8нче сыйныфлар өчен әдәбияттан эш программасы
рабочая программа (8 класс) на тему

Хайруллина Гульназ Рашитовна

8нче татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан эш программасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 8_dbiyat_esh_programmasy.doc277.5 КБ

Предварительный просмотр:

Каралды

Методик берләшмә җитәкчесе

__________ Хайруллина Г.Р.

Беркетмә №   ,  “___” ______ 2015 ел.

Килешенде

МББУ Муса Җәлил исемендәге “1 нче гимназия”

уку-укыту эшләре буенча директор

урынбасары ________Сафиуллина З.З.

“___” ____ 2015 ел.

Раслыйм

МББУ Муса Җәлил исемендәге “1 нче гимназия” директоры

        _________Әхмәтҗанова Ә.С.

__ нче номерлы боерык,

 “___” _____ 2015 ел.

Түбән Кама муниципаль районы МББУ

Муса Җәлил исемендәге «1 нче гимназия»нең

татар теле һәм әдәбияты  укытучысы

Хәйруллина Гөлназ Рәшит  кызының 8 нче сыйныф өчен

татар әдәбиятыннан эш программасы

        Педагогик киңәшмә утырышында кабул  ителде.

Беркетмә № ___ , ________________ 2015 ел.

Түбән Кама

2015-2016 нчы уку елы

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

      1.   Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2011.

2.   Татарстан республикасы Түбән Кама шәһәре муниципаль районы белем бирү учреждениесе М.Җәлил исемендәге “1 нче гимназия”нең 2015-2016 нчы уку елына укыту планы.

3.  Татарстан республикасы Түбән Кама шәһәре муниципаль районы белем бирү учреждениесе М.Җәлил исемендәге “1 нче гимназия” укытучысының эш программасы  турында нигезләмәсе  

4.Татарстан республикасы Мәгариф министрлыгының якынча эш программасын  раслау  турында язылган хаты.29.04.2010, №1763\10нчы елдан.

8 нче сыйныфта әдәбияттан гомуми төп белем бирүнең максатлары:

  1. матур әдәбият әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һэм анализларга өйрәтү;

-   төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне җиткерү һәм кулланырга күнектерү;

-   дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм халыкның мәдәни кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт тәрбияләү;

-   матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру;

-   укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

Бурычлар:

  1. Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.
  2. Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.
  3. Әдәби әсәрне өлешчә анализлау күнекмәләре булдыру.
  4. Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.
  5. Укучының мөстәкыйль фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.

  Дәреслек:     Әдәбият. 8 нче сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары  өчен уку әсбабы.   2 кисәктә. Ф.Ә.Ганиева, Ч.Р.Рамазанова. – Казан: тат.кит.нәшр., 2015.                                                                                                      

         8 нче сыйныфта әдәбияттан 70 дәрес каралган, мәктәпнең укыту планыныда һәм эш программасында уку елы дәвамында 70 дәрес үткәрү планлаштырыла.  Дәресләрдә Интернет ресурслары, интерактив китаплар, аудио-видеоязмалар, мультимедияле программалар куллану кебек эш төрләреннән киңрәк файдалану, компьютер технологияләрен күбрәк кертү планлаштырыла. Укучы шәхесенә индивидуаль якын килеп эшләү, эшне төркемнәрдә оештыру өчен, әдипләребезнең тормыш юлы һәм иҗатын мөстәкыйль рәвештә өйрәнүгә юнәлтелгән иҗади проектлар эшләтү планлаштырыла.

8 нче сыйныфта әдәбияттан гомуми төп белем бирүдә укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:

  1. татар әдәбиятындагы аерым язучылар иҗаты, әсәрләр хакында гомуми күзаллау булырга;
  2. текстларны төрле яклап (тулысынча, сюжет -композиция бирелеше ягыннан, тематика-проблематика һәм образлар бирелеше аспектында, тел-стиль ноктасыннан) анализлый һәм шәрехли алырга;
  3. әдәби төрләр һәм жанрлар,  шигырь төзелеше, тезмә һәм чәчмә сөйләм үзенчәлекләре хакында белергә;

- әдәби әсәр теориясен: әдәби образ, аның төрләре; әдәби әсәр, аның эчтәлеге һәм формасы; тема, проблема, идея; сюжет, композиция;конфликт, анын төрләре, сәбәпләре; махсус тел - сурәтләү чаралары турында белергә;

-   язучы иҗатын гомумиләштереп анализларга, бәяләргә;

  1. әдәбиятның тарихи барыш булуы хакында гомуми күзаллау булырга;

8 нче сыйныфта әдәбияттан гомуми төп белем бирүдә  формалаштырылырга тиешле күнекмәләр:

  1. төрле жанрдагы әдәби  әсәрләрне аңлап һәм иҗади, сәнгатьле уку, аларга карата укучыларда мөстәкыйль мөнәсәбәт булдыру;

-     әдәби әсәрне сюжет-композиция, образлар бирелеше, тел-стиль ягыннан  анализлау;

-    шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;

-    план төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә, сочинение элементлары белән  изложение язу;

  1. сайлап алып (яки тәкьдим ителгән) язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү;

       -    фольклор әсәрләренең жанрын һәм аларга хас үзенчәлекләрне тану;

  1. әдәби әсәрнең төрен, жанрын билгеләү һәм фикерне исбатлау;

-    төрле әсәрләрнең  проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү;

-   әдәби  әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язарга;

  1. татар, рус (яки башка халыкларның) әдәбиятларында бер төрдәге темага язылган әсәрләрне чагыштыру, милли үзенчәлекләрен ачыклау;
  2. рус телендәге әдәби текстларны татарчага һәм киресенчә тәрҗемә итү.

8 нче сыйныфта әдәбияттан гомуми төп белем бирүдә укучыларга җиткерелә торган мәгълүматлар:

  1. язучыларның тормышы, иҗаты турында (биографик);
  2. әдәбият тарихы, аның төрле этаплары( аерым  чорларда иҗат иткән сүз осталарынын иҗаты, татар әдәбиятының күренекле вәкилләре турында өстәмә;
  3. әдәби әсәрне, язучы иҗатын тирәтен анализлау өчен кирәк булган өстәмә теоретик; әдәби әсәрне чор белән бәйләп характерлаучы,

чорның уңай сыйфатларын, төп кыйммәтләрен табу өчен кирәкле.

8 нче сыйныфта әдәбияттан гомуми төп белем бирүдә предметара эшчәнлек:

  1. әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре(музыка, рәсем сәнгате) белән бәйләп, алар мисалында рухи байлыкнъң  кыйммәтен, дәрәҗәсен, матурлыкны танырга  өйрәтү, зәвык тәрбияләү;
  2. әдәбиятны татар теле белән бәйләп, татар әдәбиятының  фикер  көчен, хисләр байлыгын танырга күнектерү; әдәби әсәр теленең  үзенчәлекләрен, әсәр стиле, язучы стиле кебек  төшенчәләрне җиткерү;
  3. татар әдәбиятын  рус әдәбияты белән бәйләп, әдәбиятлар һәм халыклар  арасындагы уртак  хәзинә-рухи  кыйммәтләргә  хөрмәт, башка милләт – халыкларга   карата түземле – ихтирамлы  мөнәсәбәт (толерантлык) тәрбияләү; дөнья  культурасы, кешелек  тарихы  төшенчәләрен   үзләштерүләренә  ирешү;
  4. әдәбиятны  тарих һәм җәмгыять  белеме  предметлары  белән  бәйләп, дөнья, яшәү, кешелек  җәмгыяте турында күзаллау  формалаштыру.

8 нче сыйныфта әдәбияттан гомуми төп белем бирүдә  укучыларның шәхси үсеш—үзгәреше:

  1. укучының  активлыгын, мөстәкыйль фикерләвен, акыл һәм рухи эшчәнлеген  активлаштыру, өйрәтү, шәхес буларак формалаштыру;
  2. укучыны  үзен  тәрбияләргә, үзе белән идарә итәргә, алган белем һәм күнекмәләрен  тормышта куллана белергә, тормышта  үз урынын сайларга әзерләү:
  3. баланың  үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм граҗданлык хисләре тәрбияләү;

-   әхлак (этик) нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен  төшендерү.

Төп  әдәби-тарихи  мәгълүматлар:

     Тормышны  танып белүнең бер формасы һәм кеше рухи дөньясының байлыгьн, күп төрлелеген чагьштыручы буларак матур  әдәбият. Әдәбият һәм сәнгатьнең башка төрләре. Сүз сәнгате (әхлаклылык, миһербанлылык тәрбияләү, яшәүнең төп принципларын, дөньяга дөрес караш, эстетик зәвык формалаштыру һәм, гомумән, гомумкешелек кыйммәтләре белән таныштыру).Матур әдәбиятның иҗтимагый һәм мәдәни тормыштагы урыны. Татар әдәбиятының мили үзенчәлеге, гуманистик эчтәлеге, традицияләр дәвамчанлыгы һәм яңачалык. Татар әдәбияты мөрәҗәгать иткән тема- мотивлар, гомумкешелек кыйммәтләре.Әдәбиятның формалашуы, шартлары, сәбәпләре. Әдәбиятны чорларга бүлүнен закончалыклары. Әдәбиятның үсешендә тотрыклы сыйфатлар -традицияләр саклану; үсеш - янарыш, новаторлык. Әдәбиятны алга үстерүче сәбәпләр.Халык авыз ижаты. Халыкның мили  рухи культура хәзинәсе буларак халык авыз иҗаты. Фольклор әсәрләрендә гомумкешелек кыйммәтләренең зур урын тотуы.Халык иҗатының язма әдәбият үсешенә, әдәби телгә зур йогынты ясавы. Фольклорның төп жанрлары: әкиятләр, мәкаль һәм әйтемнәр, табышмаклар, жырлар, бәетләр, риваятьләр һәм легендалар, дастаннар.

Программаның эчтәлеге

    Дәүләт программасында 8 нче сыйныфта әдәбияттан 70 дәрес каралган, мәктәпнең укыту планыныда уку елы дәвамында 70 дәрес үткәрү планлаштырыла. Төп программада әсәрләрне өйрәнү өчен каралган сәгатьләр саны  сакланды.  Бәйләнешле сөйләм үстерү өчен каралган 8 сәгать вакыт  яттан сөйләүне оештыру өчен дә сарыф ителә.    Дәресләрдә интернет ресурслары белән эшләү (веб-квестлар белән эшләү, онлайн презентацияләр карау, аудиоязмалар, видеоязмалар карау, онлайн тестлар эшләү һ.б.), эзләнү-тикшеренү дәресе, диспут-дәресләр, экскурсия-дәресләр дә үткәрү күздә тотыла. Укучы шәхесенә индивидуаль якын килеп эшләү, эшне төркемнәрдә оештыру өчен, әдипләребезнең тормыш юлы һәм иҗатын мөстәкыйль рәвештә өйрәнүгә юнәлтелгән иҗади проектлар эшләтү планлаштырыла.

Темалар

Әсәрләрне өйрәнү

Дәрестән тыш уку

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Әдәбият теориясе

Төп программада әсәрләрне өйрәнү өчен каралган

 сәгать саны

Эш программасындагы сәгать саны

Сәнгать төре буларак әдәбият.

1

1

Мөхәммәдьяр, тәрҗемәи хәле. «Нәсыйхәт» шигыре.

2

2

Җыр, такмаклар турында төшенчә.

Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» повесте.

3

3

Сөйләм үстерү.  Төп образларга характеристика язу.

1

1

1

М.Гафуриның «Нәсыйхәт» шигыре.

2

2

XX гасыр башы әдәбияты

1

1

Габдулла Тукайның «Дустларга бер сүз», «Мәхәббәт»,  «Бер татар шагыйренең сүзләре» шигырьләре.

3

3

Ритм һәм рифма, тезмә, строфа.

Ш.Камалның «Буранда» хикәясе.

2

2

Кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту.

Фатих Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясе.

2

2

Сөйләм үстерү.  Фатих Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясенә  бәя .

1

1

1

Фәтхи Борнашның «Таһир-Зөһрә» трагедиясе.

4

4

Һади Такташның «Алсу» поэмасы.

2

2

Пейзаж, портрет.

Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте.

4

4

1

Баллада турында башлангыч мәгълүматлар.

К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасы.

4

4

Фатих Кәримнең «Сибәли дә сибәли», «Ант», «Ватаным өчен», «Теләк», «Сөйләр сүзләр бик күп алар», «Бездә яздыр», «Газиз әнкәй» шигырьләре.

3

3

ДТУ№1 Мәдинә Мәликова “Чәчкә балы”, Фәүзия Бәйрәмова “Кыӊгырау”

2

2

1

Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» автобиографик  повесте.

4

4

Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повесте

4

4

Миргазиян Юныс “Биектә калу”  (“Шәмдәлләрдә генә утлар яна”)  повесте.

4

4

1

Равил Фәйзуллинның «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга…», «Аккошлар», «Мин сиңа йомшак таң җиле…»“Вакыт”, “Якты моң”,  һәм кыска шигырьләре.

2

2

Дәрестән тыш уку№2. Татар әдәбиятында шагыйрәләр иҗаты: Л.Шагыйрьҗан, Э.Мөэминова, Н.Сафина, Р.Вәлиева, Б.Рәхимова, Э.Шәрифуллина, А.Минһаҗева.   Шагыйрәләр иҗатын өйрәнеп, проектлар яклау дәресе.

1

1

1

Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»  моңсу комедиясе.

4

4

Ф.Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» повесте.

3

3

Мөдәррис Әгъләмовның «Каеннар булсаң иде», «Учак урыннары» шигырьләре.

2

2

Ретроспекция

Йомгаклау дәресе

1

1

Дәрестән тыш уку№3. Хәзерге татар әдәбиятында яшьләр иҗаты. Проектлар яклау дәресе

1

1

1

Барлыгы

63 (БСY7)

63 (БСY7)

4

3

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ

Тема

Сәгс.

Укучылар эшчәнлегенә характеристика

Үзләштерелгән материал буенча көтелгән нәтиҗәләр

Дата

план буенча

фактик

1 чирек- 9 сәгать

1.

XV-XVI йөзләрдә әдәби һәм икдисади халәт.

1

Казан ханлыгы чоры әдәбиятының аерым вәкилләре турында кыскача мәгълүмат.

Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә әсәрне  сәнгатьле итеп сөйли, әсәргә карата дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү.

1.09

2.

Мөхәммәдьяр, тәрҗемәи хәле.

1

Болгар дәүләте һәм Алтын Урда чоры әдәбиятларыннан килә торган идея-эстетик мотивларның яңача дәвам иттерелүе.

3.09

3

Мөхәммәдьяр, «Нәсыйхәт» шигыре

1

Болгар дәүләте һәм Алтын Урда чоры әдәбиятларыннан килә торган идея-эстетик мотивларның яңача дәвам иттерелүе.

Проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

8

4

Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» повесте.

1

Төп темалар һәм проблемалар, аларның мәгърифәтчелек рухында хәл ителеше. Уңай һәм тәнкыйди юнәлешләрнең ачык төс алуы.

Проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

10

5

Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» повесте.

1

Татар әдәбиятының «күп гасырлар Шәрык тәэсире белән килгәннән соң, акрын гына Гареб тәэсире астынакерә башлавы һәм моның прозада чагылышы. Язучыларның милләт язмышы турында уйлануларында яңалыклар.

Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу. Сорауларга тулы җаваплар бирергә, әңгәмә корырга күнегү.

15

6

Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» повесте.

1

Язучының тормыш юлы, иҗатына күзәтү ясау.  «Хисаметдин менла» романы — мәгърифәтчелек реализмы әдәбиятының беренче әсәрләреннән.

Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә әсәрне  сәнгатьле итеп сөйли, әсәргә карата дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү.

17

7

М.Акъегетнең тормышы, иҗаты. “Хисаметдин менла” романын уку һәм анализлау.

1

Үзәк геройлар — шәхес иреге өчен көрәшүчеләр, аларның асыл сыйфатлары. Романның стиль үзенчәлекләре

Проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

22

8

Сөйләм үстерү.  Төп образларга характеристика язу.

1

Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

Әсәргә карата дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. Этаплап сочинение язу күнекмәләре булдыру.

24

9

М.Гафуриның «Нәсыйхәт» шигыре.

1

Татар мәгърифәтчелек хәрәкәте. Аңлы- белемле, мәгърифәтле шәхес концепциясе, аның бирелеш үзенчәлекләрен аңлату

Проблемалы сорайларга мөстәкыйль җавап таба белү

Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу. Сорауларга тулы җаваплар бирергә, әңгәмә корырга күнегү.

 29

1.10

11

Габдулла Тукайның «Дустларга бер сүз» шигыре

1

Язучыныӊ тормыш юлын, иҗатын искә төшерү, өстәмә мәгълүмат бирү.  Шагыйрь иҗатының чорларга бүленеше, һәр чорга хас сыйфатлар. Лирик төр, лирик жанр үзенчәлекләре. Лирик герой образы.

Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу. Сорауларга тулы җаваплар бирергә, әңгәмә корырга күнегү.

6

12

Габдулла Тукайның «Дустларга бер сүз» шигыре

1

Шагыйрь иҗатының чорларга бүленеше, һәр чорга хас сыйфатлар. Лирик төр, лирик жанр үзенчәлекләре. Лирик герой образы.

Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу. Сорауларга тулы җаваплар бирергә, әңгәмә корырга күнегү.

8

13

Габдулла Тукайның «Дустларга бер сүз» шигыре

1

Лирик төр, лирик жанр үзенчәлекләре. Лирик герой образы.

Проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

13

14

«Мәхәббәт»,  «Бер татар шагыйренең сүзләре» шигырьләре.

1

Шагыйрь иҗатында күтәрелгән төп мотивлар: уку-гыйлем –татар халкының наданлыгы, артталыгы өчен борчылу, бу хәлдән чыгу юллары турында уйлану; мәхәббәт – эчкерсез саф мәхәббәткә, аның кодрәтенә, хатын-кыз гүзәллегенә дан җырлау; шагыйрь – шагыйрьлек эше милли азатлык өчен көрәш идеясе белән үрелү.

ӘТ: тел-сурәтләү чаралары. Ритм һәм рифма, тезмә, строфа. Гражданлык лирикасы

Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу. Сорауларга тулы җаваплар бирергә, әңгәмә корырга күнегү.

15

15

Ш.Камалның «Буранда» хикәясе.

1

Язучының тормыш юлын искә төшерү. «Буранда» хикәясендә авторныӊ төп максаты – Мостафаның кичерешләрен аңлату. Ананың хәсрәтле тормышы, төп геройның үкенү сәбәпләре икесенә карата да кызгану хисләре уята.

Эчтәлекне эзлекле сөйләү, проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

20

16

Ш.Камалның «Буранда» хикәясе.

1

Буран образы – адаштыра торган табигать күренеше генә түгел, Мостафаның әнисенә булган мөнәсәбәтендә зур ялгышуы, адашуы, хәзерге хисләре, күңел халәте. Әсәрнең фаҗигале тәмамлануы, аеруча үкенеч белән тасвирлануы хикәяне онытылмаслык итеп истә калдыра. Әдәби төр, жанрын билгеләү. Образлар системасы: кеше, табигать яки әйбер, ясалма образлар. Кеше образлары: төп геройлар, ярдәмче геройлар, катнашучы геройлар, аталучы геройлар һәм җыелма образлар. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту.Троплар. Әсәрнең пафосы – сентименталь пафос. Язучы стиле. Әдәбиятта нәфис-бизәкле стиль.

Эчтәлекне эзлекле сөйләү, проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

22

17

Ф.Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясе.

1

Язучының тормыш юлын искә төшерү. Хикәядә авыр, кайгылы хәлләрнең сурәтләнүе. Матурлык, Яшьлек, Мәхәббәт, Бәхетнең вакытлы булуы аша тормышның мәгънәсе юклыкка төшенү.  

Проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

27

18

Ф.Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясе.

1

Әсәрнең эчке катламын музыка аша бирү:  Сөләйман карт елавы, капка, кыңгырау, бакча, сандугач тавышы, гитараның моӊлы уйнавы, карчыкның йөткерүе карга каңгылдавы. Әдәби төр, жанрын билгеләү. Образлар системасы: кеше, табигать яки әйбер, ясалма образлар. Кеше образлары: төп геройлар, ярдәмче геройлар, катнашучы геройлар, аталучы геройлар һәм җыелма образлар. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту.Троплар. Әсәрнең пафосы (сентименталь пафос), фәлсәфи фикерләр белән баетылуы. Язучы стиле: хикәя тормыш –яшәешкә ләгънәт укый, экзистенциализм фәлсәфәсен белдерә.

Проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

29

2 чирек-7 сәгать

19

Сөйләм үстерү.  Фатих Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясенә  бәя

1

Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

Әсәргә карата дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. Этаплап сочинение язу күнекмәләре булдыру.

10.11

20

Ф.Борнашның «Таһир-Зөһрә» трагедиясе.  

1

Язучының тормыш юлы белән танышу. «Таһир-Зөһрә» трагедиясен уку.

Сәнгатьле уку,

8

21

Ф.Борнашның «Таһир-Зөһрә» трагедиясе.  

1

Драма төренә анализ ясау үзенчәлекләрен искә төшерү. Конфликтын билгеләү.

Проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

10

22

Ф.Борнашның «Таһир-Зөһрә» трагедиясе.  

1

Шигырь белән язылган, дастан сюжетына нигезләнгән булуы, дөнья әдәбиятында киң таралган мәхәббәт һәм мәкер, гаделлек һәм явызлык көрәше.

Проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

15

23

Ф.Борнашның «Таһир-Зөһрә» трагедиясе.  

1

Трагедиянең пафосын (трагик пафос), язучы стилен билгеләү – әдәбиятта нәфис-бизәкле стиль

Эчтәлекне эзлекле сөйләү, проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

17

24

Ф.Борнашның «Таһир-Зөһрә» трагедиясе.  

1

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү

Проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

22

25

Һ.Такташның «Алсу» поэмасы, “Киләчәккә хатлар”

1

1920-1930  елларда әдәиятның каршылык  үсеше. Яңа тормыш төзү хакында сөйләүче әсәрләр.  

Сәнгатьле уку,

проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

24

26

Һ.Такташның «Алсу» поэмасы, “Киләчәккә хатлар”

1

Төп тема һәм проблема. Әдип һәм җәмгыять мөнәсәбәте

Сәнгатьле уку,

проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

 29

27

Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте.

1

Язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирү.

Эчтәлекне эзлекле сөйләү, проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

8.12

28

Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте.

1

Конфликт, сюжет, сюжет элементлары. Композиция: тышкы һәм эчке корылыш.

Проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

10

29

Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте.

1

Тема, проблема, идея, пафос. Идеал.  Психологизм.

Проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

15

30

Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте.

1

Язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Конфликт, сюжет, сюжет элементлары. Композиция: тышкы һәм эчке корылыш. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал.  Психологизм.

Проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

17

31

  Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестенда гаилә проблемасы куелышы

1

Мәхәббәт, гаилә кору темасын ачу. Конфликтның кемнәр арасында баруы, сәбәпләре, чишелеше ягыннан әсәрне анализлау. Төп конфликтның эчке конфликт булуына басым ясау.  Галиянең хатларны үзе өчен язуын ачыклау. Сюжет этапларын ачу. Эпистоляр повесть жанры.

Проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

22

32

БСҮ.

1

Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

Әсәргә карата дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. Этаплап сочинение язу күнекмәләре булдыру.

24

3  чирек- 9 сәгать.

33

Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасы.

1

Әдипнең тормыш юлы турында мәгълүмат бирү.  

Проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

12.01

34

Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасы.

1

Драма әсәрләренә анализ ясау үзенчәлекләре. Фаҗигале драма жанрында язылган әсәрнең сюжет-композициясен ачыклау.

Проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

15

35

Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасы.

1

Әдипнең тормыш юлы турында мәгълүмат бирү.  Драма әсәрләренә анализ ясау үзенчәлекләре. Фаҗигале драма жанрында язылган әсәрнең сюжет-композициясен ачыклау.

Проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

17

36

Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасы.

1

Кеше бәхете темасының бирелеше, драманың проблема, идеясен билгеләү . Төп образларга характеристика бирү, сәнгатьчә эшләнешен өйрәнү. Портрет. Психологизм . Язучы стиле -  фаҗигале.

Укылганның эчтәлеген тулысынча, кыскача, сайлап һәм иҗади сөйли алу, сөйләгәндә тасвирлама, фикер йөртү элементларын файдалана, цитаталар китерә белү. Сәнгатьле сөйләм күнекмәсенә ия булу

22

37

Фатих Кәримнең «Сибәли дә сибәли», «Ант», «Ватаным өчен», «Теләк», «Сөйләр сүзләр бик күп алар», «Бездә яздыр», «Газиз әнкәй» шигырьләре.

1

Тормыш юлы турында мәгълүмат. Иҗатының чорларга бүленеше. Сугыш чоры иҗатының үзенчәлекләре: җиңүгә ышаныч белән илен сакларга ант итү; лирик геройның рухи дөньясы баю; яшәү һәм үлү турында фәлсәфи уйлануы; фашизмга нәфрәт хисләре; туган ягын, якыннарын сагыну.

Сәнгатьле уку, яттан сөйләү күнекмәләре булдыру.

24

38

Фатих Кәримнең «Сибәли дә сибәли», «Ант», «Ватаным өчен», «Теләк», «Сөйләр сүзләр бик күп алар», «Бездә яздыр», «Газиз әнкәй» шигырьләре.

1

Гражданлык лирикасы, күӊел лирикасы.Сугыш чорында шагыйрь иҗатының поэма һәм баллада жанрында иң югары ноктага җитүе. «Кыңгыраулы яшел гармун» поэмасында сугышчының күңел дөньясы, хис-кичерешләрен лирик планда сурәтләү. 

Сәнгатьле уку, яттан сөйләү күнекмәләре булдыру.

 29

39

Фатих Кәримнең «Сибәли дә сибәли», «Ант», «Ватаным өчен», «Теләк», «Сөйләр сүзләр бик күп алар», «Бездә яздыр», «Газиз әнкәй» шигырьләре.

1

«Кыңгыраулы яшел гармун» поэмасында сугышчының күңел дөньясы, хис-кичерешләрен лирик планда сурәтләү. «Сибәли дә сибәли» шигырендә сугыш фаҗигасен табигать күренешләре, тел-сурәтләү чарасы сынландыру, әдәби алым кабатлау аша тасвирлау.

Сәнгатьле уку, яттан сөйләү күнекмәләре булдыру.

8

40

ДТУ№1 Мәдинә Мәликова “Чәчкә балы”, Фәүзия Бәйрәмова “Кыӊгырау”

1

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү

Сәнгатьле уку, яттан сөйләү күнекмәләре булдыру.

10

41

Г.Бәширов. “Туган ягым – яшел бишек”

1

Язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирү.

Өлешләрне анализлау

15

42

Г.Бәширов. “Туган ягым – яшел бишек”

1

Повестьта халык тормышының тулы бер панорамасы чагылу. Халыкның ерак тарихтан килә торган яшәү рәвеше.

Өлешләрне анализлау

17

43

Г.Бәширов. “Туган ягым – яшел бишек”

1

Повестьта халык тормышының тулы бер панорамасы чагылу. Халыкның ерак тарихтан килә торган яшәү рәвеше. Халык рухының чагылышы.

Эчтәлекне эзлекле сөйләү, проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

22

44

Г.Бәширов. “Туган ягым – яшел бишек”

1

Язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Повестьта халык тормышының тулы бер панорамасы чагылу. Халыкның ерак тарихтан килә торган яшәү рәвеше. Халык рухының чагылышы.

Өлешләрне анализлау

24

45

Г.Бәширов. “Туган ягым – яшел бишек” анализ.

1

Рухи байлык, әхлак кагыйдәләре. Гореф-гадәтләрне чагылдыру.

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү

 29

46

Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повесте

1

Язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Повесть жанры. Хикәяләү, сурәтләү, бәяләү катламнары. Әдәби әсәрдәге образлылык: әдәби деталь, җыелма һәм символик образларныӊ әсәр эчтәлеген ачудагы әһәмияте.

Тезмә әсәргә анализ

8

47

Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повесте

1

Язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Повесть жанры. Хикәяләү, сурәтләү, бәяләү катламнары .

Тезмә әсәргә анализ

10

48

Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повесте

1

 Әдәби әсәрдәге образлылык: әдәби деталь, җыелма һәм символик образларныӊ әсәр эчтәлеген ачудагы әһәмияте.

Эчтәлекне эзлекле сөйләү, проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

15

49

Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повесте

1

Язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Повесть жанры. Хикәяләү, сурәтләү, бәяләү катламнары. Әдәби әсәрдәге образлылык: әдәби деталь, җыелма һәм символик образларныӊ әсәр эчтәлеген ачудагы әһәмияте.

Тезмә әсәргә анализ

17

50

Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повесте

1

Повестьны эчтәлек һәм форма ягыннан анализлаганда, хронотоп, архетипны ачыклау. Тел-стиль чаралары. Әсәр исеменеӊ эчке һәм тышкы мәгънәгә ия булуы. Заманга тәнкыйди бәя. Язучы стиленеӊ үзенчәлекләре.

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү.

22

51

Миргазиян Юныс “Биектә калу”  (“Шәмдәлләрдә генә утлар яна”)  повесте

1

Язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Повесть жанры. Хикәяләү, сурәтләү, бәяләү катламнары.

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү.

24

52

Миргазиян Юныс “Биектә калу”  (“Шәмдәлләрдә генә утлар яна”)  повесте

1

Әдәби әсәрдәге образлылык: әдәби деталь, җыелма һәм символик образларныӊ әсәр эчтәлеген ачудагы әһәмияте.

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү.

28

4 чирек- 9атна

53

Миргазиян Юныс “Биектә калу”  (“Шәмдәлләрдә генә утлар яна”)  повесте

1

Язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Повесть жанры.

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү.

1.04

54

Миргазиян Юныс “Биектә калу”  (“Шәмдәлләрдә генә утлар яна”)  повесте

1

Хикәяләү, сурәтләү, бәяләү катламнары. Әдәби әсәрдәге образлылык: әдәби деталь, җыелма һәм символик образларныӊ әсәр эчтәлеген ачудагы әһәмияте.

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү.

3

55

Сөйләм үстерү.  Әдәби әсәргә бәя. Миргазиян Юныс “Биектә калу”  (“Шәмдәлләрдә генә утлар яна”)  повесте.

1

Повестьны эчтәлек һәм форма ягыннан анализлаганда, хронотоп, архетипны ачыклау. Тел-стиль чаралары. Әсәр исеменеӊ эчке һәм тышкы мәгънәгә ия булуы. Заманга тәнкыйди бәя. Язучы стиленеӊ үзенчәлекләре.  

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү.

8

56

Равил Фәйзуллинның «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга…», «Аккошлар», «Мин сиңа йомшак таң җиле…»“Вакыт”, “Якты моң”,  һәм кыска шигырьләре.

1

Шагыйрьнең тормыш юлы турында мәгълүмат бирү.  Иҗатка 60 нчы елларда килүе, яңача ритмика, рифма, образлар системасы тудыруы.

Сәнгатьле уку, яттан сөйләү күнекмәләре булдыру.

10

57

Равил Фәйзуллинның «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга…», «Аккошлар», «Мин сиңа йомшак таң җиле…»“Вакыт”, “Якты моң”,  һәм кыска шигырьләре.

1

Р.Фәйзуллин кыска формаларга мөрәҗәгать итә, аларда метафора алгы планга чыга. Лирик әсәрләргә анализ ясау үзенчәлекләре. Табигый хис-кичерешләр чагылыш тапкан шигырьләренең җырлар булып китүе. Фәлсәфи лирика.

Эчтәлекне эзлекле сөйләү, проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

15

  1. 58

Дәрестән тыш уку №2. Татар әдәбиятында шагыйрәләр иҗаты: Л.Шагыйрьҗан, Э.Мөэминова, Н.Сафина, Р.Вәлиева, Б.Рәхимова, Э.Шәрифуллина, А.Минһаҗева.  

1

Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. Шагыйрәләр иҗатын өйрәнеп, проектлар яклау дәресе.

Сәнгатьле уку, яттан сөйләү күнекмәләре булдыру.

17

  1. 59

Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»  моңсу комедиясе.

1

Әдипнең тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Драма әсәрләренә анализ ясау үзенчәлекләре.

 Туфан Миңнуллинның тәрҗемәи хәле турында мәгълүматлы булу.

22

  1. 60

Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»  моңсу комедиясе.

1

Каршылыкның төрләре: төп сюжет сызыгында тышкы каршылык Әлмәндәр һәм Әҗәл арасында,  эчке каршылык Әҗәл күңелендә; ярдәмче сюжет сызыкларында тышкы каршылык Әлмәндәр белән Өммия, Әлмәндәр белән Искәндәр арасында формалаша.  

Әсәрне рольләргә бүлеп уку. Сәнгатьле уку, күнекмәләре булдыру.

24

  1. 61

Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»  моңсу комедиясе.

1

Төп сюжет сызыгындагы эчке каршылыкның төп каршылык булуы.

Әсәрне рольләргә бүлеп уку. Сәнгатьле уку, күнекмәләре булдыру.

 29

  1. 62

Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»  моңсу комедиясе.

1

Каршылыкның төрләре: төп сюжет сызыгында тышкы каршылык Әлмәндәр һәм Әҗәл арасында,  эчке каршылык Әҗәл күңелендә; ярдәмче сюжет сызыкларында тышкы каршылык Әлмәндәр белән Өммия, Әлмәндәр белән Искәндәр арасында формалаша. Төп сюжет сызыгындагы эчке каршылыкның төп каршылык булуы.

Әсәрне рольләргә бүлеп уку. Сәнгатьле уку, күнекмәләре булдыру.

1.05

  1. 63

Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»  моңсу комедиясе.

1

Әсәрнең фәлсәфи фикерләр белән баетылуы. Әлмәндәр образының бирелеше, аның замандаш сыйфатларын туплаган, халыкчан образ-характер булуы. Комедиянең тел-сурәтләү чараларына, кинаяле тезмәләргә байлыгы. Реаль тормыш картиналарының шартлылык һәм символлар белән тыгыз кушылып китүе, шуның белән әсәрдәге төп идеяне тулырак ачуга ирешү

Әсәрне өйрәнү һәм  анализлау күнекмәсен камилләштерү.

6

64

Ф.Яруллинның  тормышы һәм иҗаты. «Җилкәннәр җилдә сынала» повесте.

1

Әдипнең тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Традицияләрне дәвам итүче әсәрләр.  Образлар системасына характеристика.

Ф.Яруллинның  тәрҗемәи хәле турында мәгълүматлы булу.

8

65

Ф.Яруллинның  тормышы һәм иҗаты. «Җилкәннәр җилдә сынала» повесте.

1

Традицияләрне дәвам итүче әсәрләр.  Образлар системасына характеристика.

Эчтәлекне эзлекле сөйләү, проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

13

66

Ф.Яруллинның  тормышы һәм иҗаты. «Җилкәннәр җилдә сынала» повесте.

1

Традицияләрне дәвам итүче әсәрләр.  Образлар системасына характеристика.

Проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү

15

67

Ф.Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» повестен уку.

1

Әсәрдә кеше образлары. Төп герой, ярдәмче герой, катнашучы геройлар, җыелма образлар.  Әсәрдә гаилә мәсьәләләре. Дөнья әдәбиятының барышы. Татар һәм рус әдәбияты арасында күптөрле бәйләнешләр.

Эчтәлекне эзлекле сөйләү, проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү  

20

  1. 68-7

Мөдәррис Әгъләмовның «Каеннар булсаң иде», «Учак урыннары» шигырьләре.

1

Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру. Классик шигырьгә йөз тотып иҗат итүе. Кешене данлау, зурлау темасының бирелеше. Лирик әсәрләргә анализ ясау үзенчәлекләре.

 Мөдәррис Әгъләмовның тәрҗемәи хәле турында мәгълүматлы булу.

22

  1. 69

Мөдәррис Әгъләмовның «Каеннар булсаң иде», «Учак урыннары» шигырьләре.

1

Лирик жанрлар: гражданлык лирикасы, күңел лирикасы. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция). Шигырь төзелеше. Язучы стиле: экзистенциаль башлангыч.

Әсәрнең эчтәлеген аңлау. Әсәргә карата дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү.

27

  1. 70-8

Дәрестән тыш уку№3. Хәзерге татар әдәбиятында яшьләр иҗаты. Проектлар яклау дәресе

1

Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. Шагыйрьләр иҗатын өйрәнеп, проектлар яклау дәресе.

Проектлар яклау.

30.05

Гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбенең 5-9 нчы сыйныфларында укучыларның ана теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары:

        1. Уку күнекмәсен тикшерү һәм бәяләү:

        5 нче сыйныфта – 100 - 110 сүз,

        6 нчы сыйныфта – 110 – 120 сүз

        7 нче сыйныфта – 130 – 140 сүз

        8, 9 нчы сыйныфларда – 140 – 150 сүз

Ятлау өчен әсәрләр:

  1. Г.Тукай “Мәхәббәт” шигыре.
  2. Һ.Такташ “Алсу”  поэмасы
  3. Фатих Кәримнең «Сибәли дә сибәли» яки «Ант» шигырьләре.
  4. Равил Фәйзуллинның “Якты моң” шигыре.
  5. Мөдәррис Әгъләмовның “Каеннар булсаң иде” яки “Учак урыннары” шигыре.

Дәрестән тыш уку өчен әсәрләр

  1. Дәресләргә әзерләнгәндә, вакытлы матбугат материалларына мөрәҗәгать итә алу.
  2. Мәдинә Мәликова “Чәчкә балы”.
  3. Фәүзия Бәйрәмова “Кыӊгырау”.
  4. Татар әдәбиятында шагыйрәләр иҗаты: Л.Шагыйрьҗан, Э.Мөэминова, Н.Сафина, Р.Вәлиева, Б.Рәхимова, Э.Шәрифуллина, А.Минһаҗева.   Шагыйрәләр иҗатын өйрәнеп, проектлар яклау дәресе.
  5. Хәзерге татар әдәбиятында яшьләр иҗаты. Проектлар яклау дәресе

Методик кулланмалар:

  1. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-6 нчы сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. - Казан: Мәгариф, 2007.
  2. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004.
  3. Әдһәмова Г.М. Әдәбият дәресләрендә укучыларны комплекслы тәрбияләү. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981.
  4. Поварисов С.Ш. Мәктәптә әдәби әсәрләрнең телен өйрәнү. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978.
  5. Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты. – Казан: “Хәтер” (ТаРИХ), 2003

Сүзлекләр:

    1.Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2007.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен әдәбияттан эш программасы

Рус мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен әдәбияттан эш программасы...

Г. Тукайның "Шүрәле" поэмасында Былтыр һәм Шүрәле образлары. 5 сыйныфлар өчен әдәбияттан дәрес план - конспекты

Укучыларны Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасы белән таныштыру.Татар сәнгатенең башка төрләренә дә этәргеч биргән әсәр булуын җиткерү....

6нчы татар сыйныфлары өчен әдәбияттан эш программасы

6нчы татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан эш программасы. Дәреслек авторлары: Ф.Ә.Ганиева, М.Д.Гарифуллина. (2014нче ел)...

Рус төркемнәрендә укучы балалар өчен татар теленнән контроль эшләр. (5-8нче сыйныфлар өчен)

ус төркемнәрендә укучы балалар өчен татар теленнән контроль  эшләр.                                   (5-8нче ...

Гыйлембайда кунакта (6-8 нче сыйныфлар өчен әдәбияттан фәнсөярләр бәйгесе)

Укучылар өчен әдәбияттан кичә-ярыш. Бәйге сорауларында укучыларның әдәбияттан алган белемнәре чагылыш таба. Балалар сәнгатьле сөйләм, хәтерне тикшерү, иҗади фикерләү   осталыклары буенча яры...

5, 6, 7 нче сыйныфлар өчен әдәбияттан еллык контроль эшләр

Татар мәктәпләрендә  укучы 5, 6, 7 нче сыйныф укучылары өчен әдәбияттан еллык контроль эшләр...