5 нче сыйныфларда "Туган көн - күңелле бәйрәм" темасына дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (5 класс) на тему
5 нче сыйныфларда "Туган көн - күңелле бәйрәм" темасына дәрес эшкәртмәсе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 29.52 КБ |
![]() | 2.72 МБ |
Предварительный просмотр:
Түбән Кама муниципаль районының «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 26 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Тема: “Туган көн – күңелле бәйрәм”
(“Минем туган көнем”
циклын кабатлау)
(5 А сыйныфы)
Төзеде: теле һәм әдәбияты укытучысы
Ильясова Эльвира Азат кызы
Түбән Кама
2015
Дәрес: татар әдәбияты
Дәрес темасы: “Туган көн – күңелле бәйрәм”
Үткәрелү датасы: 10.03.2015
Дәреснең максатлары:
- укучыларның лексик-грамматик белемнәрен, сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;
- темага карата булган белемнәрен тулылындыру, танып белү активлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләмнәрен киңәйтү;
- бер-берсенә карата хөрмәт хисе тәрбияләү.
Дәреснең бурычлары:
- укучыларның үзләштергән белемнәрен диалогик-монологик сөйләм аша тикшерү;
- сүзлек составын баету;
- бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Дәреснең принциплары:
- дидактик: укытуның тормыш белән бәйлелек принцибы, дифференцияаль якын килү;
- лингвистик: функциональ;
- гомумметодик: коммуникатив, ситуатив-тематик;
- хосусый методик: теория белән практика берлеге.
Укыту ысуллары: өлешчә эзләнү, тикшеренү, проблемалы укыту.
Укыту алымнары: әңгәмә, парлап , рәсем буенча, карточкалар белән эшләү.
Дәрес тибы: гомумиләштерү – йомгаклау дәресе.
Җиһазлау: ноутбук, мультимедия проекторы, интерактив такта, презентация, индивидуаль карточкалар.
Дәреслек: Р.З. Хәйдәрова “Татар теле”, рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек, “Татарстан китап нәшрияты”, 2011.
Дәреснең планы:
- Оештыру:
- исәнләшү;
- дежур укучы белән әңгәмә.
- Белемнәрне актуальләштерү:
- фонетик күнегү;
- дәреснең темасын билгеләү.
- Белем күнекмәләрен ныгыту:
- киңәш бирү (кроссворд чишү);
- ишетеп аңлау күнекмәсе;
- котлау язу;
- ризык исемнәрен искә төшерү;
- табышмаклар белән эшләү;
- “инфинитив + ярамый” структуралы җөмләләрне кабатлау (“Винни пух” мультфильмыннан өзек карау)
- “Ак калач” уеынын уйнау.
- Белемнәрне тикшерү:
Ситуатив күнегүләр (карточкалар белән эш).
- Йомгаклау.
- Өй эше бирү.
- Билгеләр кую.
Дәрес барышы
- Оештыру:
- Исәнләшү:
- Хәерле көн, укучылар. Хәлләрегез ничек?
- Яхшы.
- Көнегез матур үтсен өчен, бер-беребезгә карап елмаегыз һәм тыныч кына утырыгыз.
- Дежур укучы белән әңгәмә:
- Бүген сыйныфта кем дежур?
- Бүген сыйныфта мин дежур.
- Бүген ничәнче число?
- Бүген 10 нчы март.
- Атнаның нинди көне?
- Сишәмбе.
- Бүген көн нинди?
- Бүген көн салкын, кояшлы, җил исә.
- Сыйныфта кемнәр юк?
- Сыйныфта барысы да бар.
- Белемнәрне актуальләштерү:
“ө” авазына фонетик күнегү. Слайдта түбәндәге сүзләр: өстәл, сөт, гөбәдия, өчпочмак, көн, төн, “өч”ле, сөйләшә, йөри, йөз, дөрес, өй, өй эше.
Укытучы укый, балалар укытучы артыннан кабатлый. Сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.
- – Укучылар, карагыз әле, безгә Ләйсән кунакка килгән. (Слайдта фото)
- Максим, сиңа ничә яшь?
- Миңа ... яшь.
- Карина, ә сиңа ничә яшь?
- Миңа ... яшь .
- Бүген безнең кунагыбыз Ләйсәнгә 13 яшь тула.
Видео. “Сәлам, дусларым! Мин сезне бүген кичке 6 га туган көнемә чакырам! Рәхим итегез! (Туган көнгә чакыру формаларын искә төшерү).
- Димәк, дәрестә нинди бәйрәм?
- Туган көн бәйрәме.
- Әйе, без бүген туган көн турында сөйләшербез. Туган көндә нишлиләр?
- Өстәл әзерлиләр, уйныйлар, җырлыйлар, бииләр, котлыйлар.
- Әйе, без дә бүген дәрестә пешерербез, табын әзерләрбез, уйнарбыз, җырларбыз, татарча дөрес, матур итеп сөйләшергә өйрәнербез.
- Белем күнекмәләрен ныгыту этабы:
- – Безне Ләйсән туган көненә чакырды. Ә туган көнгә бүләк алып барырга кирәк. Туган көнгә нәрсәләр бүләк итеп була? Кроссвордны чишеп җавабын табыйк.
Кроссворд чишү.
- Ишетеп аңлау күнекмәсе (аудирование).
Диалог тыңлыйк:
- Марат, бүген безнең сыйныфташыбызның туган көне!
- Кемнең туган көне, Айсылу?
- Ләйсәннеке.
- Шулаймени? Ә аңа ничә яшь тула?
- 13 яшь.
- Син барасыңмы?
- Әйе, барам.
- Туган көнгә сәгать ничәгә чакыра?
- Кичке сәгать алтыга.
- Нәрсә алып барасың?
- Китап.
- Бик яхшы! Мин дә барам! Бүләк алырга кирәк! Ләйсәннәрдә очрашырбыз! Сау бул!
- Сау бул, Марат!
Слайдта сораулар:
- Укучылар, дәфтәрләрне ачып, числоны язып куйыйк. Ишеткән диалог буенча тест чишәбез.
- Айсылу ... белән сөйләшә:
а) Ләйсән;
б) Марат;
в) Айгөл.
2. Марат белән Айсылу ... .
а) сыйныфташлар;
б) күршеләр;
в) туганнар.
3. ... туган көне.
а) Айсылуның;
б) Гөлиянең;
в) Ләйсәннең.
4. Ләйсәнгә ... яшь тула.
а) 11;
б) 12;
в) 13.
5. Туган көн сәгать ... .
а) биштә;
б) алтыда;
в) җидедә.
6. Айсылу туган көнгә ... алып бара.
а) шоколад;
б) уенчык;
в) китап.
- Дәфтәрләрләрегез белән алышыгыз һәм иптәшегезнең эшен карандаш белән тикшерегез. (слайдта җаваплар). Әгәр алты сорауга да җавап дөрес булса, “бишле” билгесе куегыз, “дүртле” билгесе биш сорауга җавап дөрес булса куела. Өч-дүрт сорауга дөрес җавап биргән булса - “өчле”, бер-ике сорауга – “икеле”.
- –Бүләк булды. Ләйсәнгә котлау открыткасы язарга кирәк.
Һәр төркемгә конверт бирелә. Укучылар сүзләрдән котлау җыялар.
- – Әйдәгез, Айгөлгә табын әзерләргә булышыйк.
Слайдта ризыклар күрсәтелә, укучылар исемен әйтергә тиеш.
- Без әзерлибез табын,
Китереп бөтен ягын.
Уртага куйдык чәчәк,
Чәчәк янына — чәкчәк.
Бавырсак һәм кош теле.
Ризыклар төрле-төрле:
Сумса, бәлеш, өчпочмак,
Гөбәдия һәм коймак.
- Укучылар, табынга тагын нәрсә җитми?
- Җиләк- җимешләр.
- Әйдәгез табынга җиләк-җимешләр куйыйк. “Табышмак әйтәм – уйлап тап” уенын уйныйбыз.
- Үзе кып-кызыл, күлмәге ямь-яшел.
- Карбыз.
Слайдта җиләк-җимешләр рәсеме чыгып бара.
- Сап-сары – кояш түгел,
Эчләре бүлем-бүлем.
Кабыгын әрчеп алдык,
Өләштек телем-телем.
- Әфлисун.
- Алма дисәң дә алалар,
Нәрсә соң ул, балалар?
- Алма.
Электрон физминут.
- -Укучылар, ә сез әниегезгә ашарга пешерергә булышасызмы?
- Әйе.
- Тактага карагыз да, нәрсәләр пешерергә булышканыгызны әйтегез.
“Мин әнигә булышам” конструкциясен кабатлау.
- - Табыныбыз әзер.
“Винни пух” мультфильмыннан өзек карау.
- Винни пух үзен табын янында дөрес тотамы?
- Юк.
- Укучылар, ә сез ашаганда үзеңне тоту кагыйдәләрен беләсезме?
Табын янында үзеңненичек тотарга кирәк? ( инф.+ярамый структуралы җөмләләр төзү аша, кагыйдәләрне кабатлау.)
- Табын янында сөйләшергә ярамый;
- Авызны чапылдатырга ярамый;
- Тиз ашарга ярамый;
- Алдан ашый башларга ярамый;
- Ризыкны сайланып утырырга ярамый.
6) Туган көндә бик күп уеннар уйныйлар. Әйдәгез без дә бер җырлы уен уйныйбыз:
Ләйсәннең туган көненә
Без пешердек ак калач.
Менә шундый ул биек,
Менә шундый тәбәнәк.
Менә шундый киңлектә
Менә шундый тарлыкта.
Ак калач, ак калач
Теләгәнеңне ал да кач!
- Белемнәрне тикшерү этабы.
Ситуатив күнегү. Карточкалар белән эш.
- Хәзер мин сезгә ситуацияләр бирәм, сезгә диалоглар төзергә кирәк.
I карточка.
День Рождения.
Руслан приглашает Максима на день рождения. Максим расспрашивает, кто еще придёт на день рождения. А Руслан отвечает, что придёт Дамир, Ильдар, Алия, Гузель. Максим узнаёт, в котором часу придут они, а Руслан отвечает, что придут в 6 часов и говорит, что будет весело.
II карточка.
В магазин.
Мама спрашивает у дочки о том, куда она идёт. В ответ дочка говорит, что в магазин. Мама спрашивает, что купит она в магазине. Дочка отвечает, что купит чак-чак, открытку на день рождения. Мама интересуется, кому она берёт вкусный чак-чак, открытку. Дочка отвечает, что подруге Насте.
III карточка (“йомшак» укучылар өчен)
В магазине.
Разговор между продавцом и покупателем. Приветствуют друг друга. Продавец спрашивает, что возьмёт. Покупатель отвечает, что торт, сок, яблоки, грушу. Продавец уточняет, что ещё нужно, покупатель в ответ, что 2 кг помидора и огурцов. Продавец говорит сумму – 569 рублей, покупатель благодарит и прощается.
- Йомгаклау.
- Димәк, бүген бездә нинди бәйрәм булды?
- Бүген бездә туган көн бәйрәме булды.
- Сүзне айгөлгә бирик.
- Видео. “Дусларым! Туган көнемә килүегез, бүләкләрегез, котлауларыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә! Тагын килегез!”
- Укучылар, Ләйсәннең туган көнендә нишләдек? Туган көндә нишләдек?
- Табын әзерләдек, уйнадык, җырладык, котладык.
- Нәрсә ошады?.
Укучыларның җаваплары тыңлана.
- Өй эше бирү.
- “Минем туган көнем” темасына хикәя язып килергә (көчле укучылар өчен)
- Дәрестә “Туган көн” темасына төзегән диалогны сәхнәләштерергә) (“йомшак” укучылар өчен)
- Билгеләр кую.
-Сау булыгыз, укучылар! Уңышлы көн сезгә!
- Сау булыгыз!
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
“ө” авазына фонетик күнегү өстәл сөт гөбәдия өчпочмак көн төн “өч”ле сөйләшә йөри йөз дөрес өй өй эше
Дәреснең темасы: “Туган көн – күңелле бәйрәм”
К И Т К Д А Р Ч Ә А А И К А Ә К П Л С К Н Ч Р Ә Ә М А Д Б У С Е М Ш У У Я К Ы Ч Н Е Киңәш бирегез: Дуслар нәрсә бүләк итсеннәр?
К И Т К Д А Р Ч Ә А А И К А Ә К П Л С К Н Ч Р Ә Ә М А Д Б У С Е М Ш У У Я К Ы Ч Н Е Киңәш бирегез: Дуслар нәрсә бүләк итсеннәр?
1. Айсылу ... белән сөйләшә: а) Ләйсән; б) Марат; в) Айгөл. 2. Марат белән Айсылу ... . а) сыйныфташлар; б) күршеләр; в) туганнар. 3. ... туган көне. а) Айсылуның; б) Гөлиянең; в) Ләйсәннең. 4. Ләйсәнгә ... яшь тула. а) 11; б) 12; в) 13. 5. Туган көн сәгать ... . а) биштә; б) алтыда; в) җидедә. 6. Айсылу туган көнгә ... алып бара. а) шоколад; б) уенчык; в) китап.
Җаваплар: 1. б 2. а 3. в 4. в 5. б 6. в
“5” – 6 җавап “4” – 4-5 җавап “3” – 3 җавап “2” – 1-2 җавап
Ләйсән! Сине туган көнең белән котлыйбыз !Сиңа сәламәтлек, бәхет, уңышлар, яхшы билгеләр телибез!
Җиләк- җимешләр 1. Үзе кып-кызыл, күлмәге ямь-яшел. 2. Сап-сары – кояш түгел, Эчләре бүлем-бүлем. Кабыгын әрчеп алдык, Өләштек телем-телем. 3 . Алма дисәң дә алалар, Нәрсә соң ул, балалар?
К үзләргә физминутка
Сәламәт булыгыз!
булышам. Мин әнигә
« Ак калач»
День Рождения. Руслан приглашает Максима на день рождения. Максим расспрашивает, кто еще придёт на день рождения. А Руслан отвечает, что придёт Дамир , Ильдар, Алия , Гузель. Максим узнаёт, в котором часу придут они, а Руслан отвечает, что придут в 6 часов и говорит, что будет весело.
В магазин Мама спрашивает у дочки о том, куда она идёт. В ответ дочь говорит, что в магазин. Мама спрашивает, что купит она в магазине. Дочка отвечает, что купит чак-чак , открытку на день рождения . Мама интересуется, кому она берёт вкусные чак-чак , открытку . Дочка отвечает, что подруге Насте .
В магазине Разговор между продавцом и покупателем. Приветствуют друг друга. Продавец спрашивает, что возьмёт. Покупатель отвечает, что торт, сок, яблоки, грушу. Продавец уточняет, что ещё нужно, покупатель в ответ, что 2 кг помидора и огурцов . Продавец говорит сумму – 569 рублей, покупатель благодарит и прощается.
Өй эше бирү а)“Минем туган көнем” темасына хикәя язып килергә б) Дәрестә “Туган көн” темасына төзегән диалогны сәхнәләштерергә
Сау булыгыз !
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
![](/sites/default/files/pictures/2012/01/20/picture-49778.jpg)
: БОЕРЫК ФИГЫЛЬНЕҢ III ЗАТ ФОРМАСЫ (ТУГАН КӨН ДУСЛАР БЕЛӘН КҮҢЕЛЛЕ)
Усвоение и применение на практике русскоязычными детьми 3-го лица повелительного наклонения....
Бала күңелле шагыйрь
Ш.Галиевның тормышы, иҗаты буенча дәрес эшкәрмәсе....
![](/sites/default/files/pictures/2012/02/26/picture-62703.jpg)
100летие С.Хакима("Аккош күленең ак күңелле шагыйре")
Аккош күленең ак күңелле шагыйре.(С.Хәким иҗатына багышланган әдәби-музыкалькичә- презентация) Җиһазлау: 1) Портреты...
Конспект урока по татарскому языку на тему «Күңелле җәй, ямьле җәй»
Р.З.Хәйдәрова дәреслеге бунча үткәрелнән дәреснең конспекты. Дәрес З нче сыйныф өчен төзелде.Дәрес тибы: лексик күнекмәләрне формалаштыру(ЛКФ)...
Күңелле стартлар уены.
Укучылар мәктәпнең спорт залына җыела. Мәктәп директоры, әлеге чараны уздыруда җаваплы физкультура укытучысы котлау сүзе белән чыгыш ясый. Спорт киемнәре кигән 2 егет 2 ...