күңелле туй, шаян туй - Сабантуй
методическая разработка на тему

Платонова Дамира Данияловна

разработка школьного Сабантуя

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon saban_tue.doc185.5 КБ

Предварительный просмотр:

  Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районыКукмара поселогы муниципаль белем бирү учреждениесе 4 нче урта гомуми белем бирү  мәктәбе, I  квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары Платонова Дамира Данияловна, Йөзмөхәммәтова Динә Шәрифовна

 “ Сабан туе – хезмәт туе “

   Мәйданчык бәйрәмчә бизәлә. Балалар гармуннар белән милли киемнәрдә мәйдан түренә үтәләр.

   “Сабан туе” җыры яңгырый.

(М.Садри шигыре, халык көе.)

 Сабан туе – хезмәт туе,

 Шатлык һәм бәхет туе,

 Уйнап, биеп, җырлап, көлеп

 Бәйрәм итик көн буе.

     

 Шау- гөр килә киң болыннар,

 Кырлар һәм су буйлары,

 Котлы булсын, авылдашлар,

 Ямьле Сабан туйлары.

 

 Бәйрәм итик шатланышып,

 Туганнар, бергә- бергә,

 Безнең бергә булуыбыз

.

 

 Шатлыклар – күңелебездә,

 Ал кояш – күгебездә.

 Килегез, дуслар, кунакка,

 Сабантуй бүген бездә.

 Бүген бездә Сабантуй,

 Эшләреңнең барын куй.

 Тизрәк йөгер мәйданга,

Бәйрәм башлана монда!

Китсен бөтен гомергә.

Язгы кыр эшләре төгәлләнде, урман-болыннар яшеллеккә төренде, зәңгәр күктә тургай җыры тирбәлә. Авылларда, шәһәрләрдә, болыннарда, тугайларда, стадионнарда, спорт мәйданнарында сабан туйлары гөрли башлый.

   

  Милләтебезнең үзе кебек борынгы, гаярь, күңелле җыеннары, үзенә генә хас күркәм йолалары бар. Шуларның берсе, җаныбызга дәрт-дәрман, илһам өстәгәне, алгысытканы – Сабантуй. Кешене гомер буе газиз җиренә тартучы, үтә милли һәм моңлы, үтә дә борынгы һәм беркайчан картаймас нинди бәйрәм бар соң? Әлбәттә, Сабантуй! 

         

    Сабан туе – якыннарның, туганнарның, дусларның түгәрәкләнеп табын янына җыелу вакыты.

 

  Сабан туе – кешеләрне алдагы зур эшләргә рухландыручы, аларны осталыкка, тапкырлыкка, уңганлыкка, булганлыкка өйрәтүче олы мәктәп.

 

   Сабан туе – язның шау-шулы, ыгы-зыгылы, шатлыклы бәйрәме.

 

    Бәйрәм итик шатланышып,

    Дуслар, без бергә-бергә.

    Безнең бергә булуыбыз

    Китсен бөтен гомергә.

Котлы булсын, матур узсын сабан туйлары!

Ачыла безнең бәйрәмебез,

Түребезгә рәхим итегез.

 “Сөлге" биюе.

         

 Сабан туе ул чәчүдә, язгы кыр эшләрендә төп корал булган сабанның (суканың) эше беткәч, ягъни чәчү төгәлләнгәч үткәрелә торган туй. Безнең мәктәптә дә олы бәйрәм – Сабан туе – хезмәт туе. Хезмәт тәмамланды. Иң батырлар, иң уңганнар Сабантуй мәйданы уртасына чакырыла.(Аларга бүләкләр тапшырыла, иңнәренә тасмалар салына.) Безнең бәйрәмнең исемен җисеменә туры китерә торган бик матур бизәк бу.

 

  1. Быел безнең мәктәптә ... ...........укучы белем алды.

  1. Шуларга быел............... укытучы белем бирде.
  2. Ел әйләнә .................. техперсонал хезмәт күрсәтте.
  3. Быелгы уку елын .................. укучы гел “5”ле билгеләренә генә тәмамлады.
  4. ....................................... сыйныфлар уку елында 100% өлгереш бирде.
  5. Мәктәбебезнең ........................ укучысы район һәм республика олимпиадаларында призлы урыннарны алдылар.

  1. ................................ спорт ярышларында катнашып зур уңышларга ирештеләр.

“ Елның иң яхшы спортчы мәктәбе” дигән исем һәм күчмә кубок белән бүләкләндек.

******************

Р. Харис. “Сабантуй” поэмасыннан

 

   Эх, менә бит нинди бәйрәм

  Уйлап чыгарган халык.

   Эх, менә бит нинди бәйрәм

   Яшәтеп килә халык!

   

Ил ул җирдән генә түгел,

    Халыктан да гыйбәрәт.

    Ә сабантуй кеше аша

    Илнең рухын күтәрә,

    Ил куәтен күтәрә!

    Бер генә була елына –

    Күреп, йөреп калыгыз!

    Һәрбер хисен, кичерешен

    Йотып, отып алыгыз,

    Йөрәгегезгә көчле бер

    Тибеш итеп салыгыз!

   

   

  Җилферди чиккән сөлгеләр,

  Бүләкләр – күбебездә .

     Көрәшик тә, узышыйк та –

     Сабантуй бүген бездә.

     Сабан туенда уеннар

     Төрле була, күп була.

     Уеннарсыз сабан туе  

     Булмаган да күк була.

Уенннарны оештыручыларны өстәл янына чакырабыз.

 

Кадерле балалар!

Кадерле кунаклар!

Бүгенге сабантуйда кайда нинди ярышлар, уеннар булачагын, кемнәр оештырачагын – судьяларны белми калмагыз...

 

“ Сабан туе” җыры яңгырый.

     

     Бүген батыр калсаң, беләсеңме,

      Гомерлеккә матур каласың –

      Таң капкасы белән Сабантуйның...

      Үзебезнең туйның

      Ачыйк капкасын.

     

      Булмаса һөнәрегез,

      Читтән карап йөрегез,

      Кемдер чүлмәк ватканын,

      Кемдер канат тартканын,

      Көрәшчеләр бер-берсен

      Җилкә аша атканын.

Ярышларда башкаларны җиңәрлек көч-кодрәтле булмаганнар да мәйданга ашыксын, башкаларның көч-куәтен, осталыгын, сәләтен күзәтү үзе бер кызыклы бәйрәм. Ярыштагыларга ярдәм – көч-куәт биреп торыгыз.

Атлаган саен – уен,

Атлаган саен – кызык,

Кызык карап тик йөрисең,

Кесәңә кулың тыгып.

(Әнә Ләйсәннәр кебек)

 Карасагыз – бәйрәм бар,

Сусасагыз –  әйрән бар.

Ял итәрсез арсагыз,

 Үкенмәссез бу бәйрәмдә булсагыз.

Бәйрәмдә тәмле-тәмле ризык исе борынны кытыклый. Һәр табында татарның милли ризыклары – чәч-чәк, бәлеш, бөккән, өчпочмак, кабартма, коймак, гөбәдия... Бәйрәм көннәрендә чәй һәм тәмле аштан авыз итмәү – начар гамәл, хуҗаны хөрмәт итмәү булыр иде. Һәрвакыт тәмле телле, ачык йөзле Маша апа, Надя апаларның кунак табынына рәхим итегез.

   Берничә минуттан зур көрәш мәйданында татарча көрәш башланачак.

  -  Сабан туе! Сабан туе!

     Шундый кызык, күңелле.

     Ник чыкмаска көрәшергә,

     Мин соң егет түгелме?

- Я, егетләр, көрәшә кайсыгыз,

  Көч сынашып алыгыз.

 

- Курыкмагыз егылудан,

  Егылып аста калудан,

  Ансыз булмый Сабантуй,

  Колагыңа киртләп куй.

Көрәш.

  1. Әй-әй, таза бу! Кара ул муенны! Кара ул беләкләрне! Бот юанлыгы!
  2.  Бирмә билне , .. , бирмә!
  3. Нык бас аякларны, җиргә сеңдереп!
  4. Менә шулай! Менә шулай!
  5. Аркасын майлап чыкканмы әллә бу егет!
  6. Ай, маладис, Әхәт туган! Ай, куандырдың!
  7. Мәйданга чыгу – үзе батырлык! Чөнки мәйданга чыктыңмы – инде бөтен кешенең күзе синдә.

 

     --Егылсам да исем китми,

       Булыр еккан чаклар да.

       Бүген бәйрәм –  сабан туе

       Безнең туган якларда.

  1. Алышсаң, таш булса да ек!
  2. Батырлыгыңны мәйданда күрсәт!
  3. Егылсаң җиргә ябыш!

Көрәшәләр балалар,

Кызык тоталар алар.

Көчлеләре көчсезләрен

Егалар да салалар.

Шунда бер малай тагы

Көрәшергә сорады,

Көрәшкәч, егылган иде,

Авызын сытып алды.

Егетләр дә чыктылар,

Нинди таза, нык болар.

Шулай булса да, аларны

Бик ныклары ектылар.

Билләреннән тотышып,

Көрәшәләр икесе,

Дүрт аякланып бер кеше

Мүкәләп йөргән төсле.

                                              *******************

Кемдә нинди һөнәр бар,

Йөгерергә кемнәр бар?

Кызганмый табаннарны,

Урагыз мәйданнарны.

( әле мәктәпкә дәрескә дә бу кадәр ашыкмагансыздыр)

Йөгерешәләр бер якта

Капчык киеп аякка,

Баралар да абыналар

Китә алмыйча еракка.

Ерак китә алмыйлар

Капчыктагы кызлар-малайлар,

Аптырагач траклап та,

Мүкәләп тә карыйлар.

И-и, бер дә йөри алмыйлар.

                                ************************

Кызыклар бик күп монда,

Кайдан уйлап тапканнар,

Йөгерешәләр балалар,

Аш кашыгы капканнар.

Һәммәсе дә кашыкка, 

Салган берәр йомырка,

 Бәйләп куймаган бит аны,

Тик тормый ул, селкенә,

Селкенгәч бала көлә,

Көлгәч, төшеп ватыла да

Чыдап булмый көлкегә.

Төшеп китәр дип курка.

*********

Әнә бер җирдә тагын

Стан куйганнар кагып.

Шул “кәҗә”дә ике малай

Утырганнар атланып.

Кулга тотканнар асып,

Салам тутырган капчык,

Капчык белән чиратлашып,

Бәрешәләр шап та шоп.

Берсе бик дәү – фил хәтле,

Берсе безнең Наил хәтле,

Наил хәтлесе фил хәтлесен

Бәрде екты бик каты.

О! Багана ауган төсле,

Гөрселдәп килеп төште,

Шундый каты төште, малай,

Паркны дер селкетте.

**************

Чүлмәк ватыш уены –

Бигрәк тә кызык инде.

Әйдә, уйнап карагыз әле

Бу кызыклы уенны.

Җирдә бер чүлмәк тора,

Күзне бәйләп нык кына,

Шунда йөрүче бер абый

Кулга таяк тоттыра.

Бәйләгәчтен күзләрен,

Таякларын күтәреп,

Әй китәләр, ватабыз, дип,

Чүлмәк мескенне бәреп.

Аяз китте уң якка,

Чүлмәк калды сул якта.

Таяк ничек тисен инде,

Бер чакрым бар чүлмәккә.

Кешеләр дә көләләр,

Адашканын беләләр,

“ Җирне бәреп ярасың!” – дип,

Шаркылдашып көләләр.

Әнә ул китеп бара,

Баскан адымын санап,

Чүлмәк көлеп торган кебек

Аның артыннан карап.

Таягын ипләп тотып,

Фәрит җиргә “шап” итеп

Шундый каты сукты, малай,

Таяк сынды шарт итеп.

                        *********************

Бие, бие, Хәйбулла,

Биегән кеше бай була.

Биегән кеше бай булса да,

Кесә ягы сай була.

Биючеләр, биегез,

Матур безнең көебез,

Биегез, биегез,

 Матур булсын илебез.

Җепсез орчык эрлисез,

әрле-бирле йөрисез.

Бигрәк оста биисез,

Күз тияр дип белмисез.

Үкчәң сиртмәле мәллә?

Үзең әллә туп мәллә?

Җиргә тими биегәндә,

Тәпиең дә юк  мәллә?!

                ********************

“Сабантуй” ( Р. Миңнуллин шигыре, Рамил Курамшин көе)

Сабантуйлар берләштерә,

Сабантуйлар көрәштерә.

Җиңүләр безгә ят түгел,

Җиңелсәң дә ят түгел –

Шуңа да ул сабантуй!

     

 Булсын әйдә, булсын әйдә,

       Шаулап-гөрләп торсын   әйдә,

       Һаман бәйрәм, һаман туй,        

Күңелле туй, шаян туй –                  

Ул бит безнең Сабантуй!

Сөлгеләрен җилфердәтә,

Батырларын җилтерәтә,

Биетә дә, җырлата да,

көлдерә дә, елата да –

Шуңа да ул Сабантуй!

Колгаларга да мендертә,

Капчык белән дә йөгертә,

Таныштыра, дуслаштыра.

 Тик барыбер хушлаштыра –

Шуңа да ул Сабантуй!    


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Шаян кызлар,шук малайлар"

8март бәйрәменә  багышланган бәйге-кичә...

: БОЕРЫК ФИГЫЛЬНЕҢ III ЗАТ ФОРМАСЫ (ТУГАН КӨН ДУСЛАР БЕЛӘН КҮҢЕЛЛЕ)

Усвоение и применение на практике русскоязычными детьми 3-го лица повелительного наклонения....

Бала күңелле шагыйрь

Ш.Галиевның тормышы, иҗаты буенча дәрес эшкәрмәсе....

100летие С.Хакима("Аккош күленең ак күңелле шагыйре")

Аккош күленең ак күңелле  шагыйре.(С.Хәким иҗатына багышланган әдәби-музыкалькичә- презентация) Җиһазлау:  1) Портреты...

Презентация "Шаян песи"

Презентация "Шаян песи"...

"Шаян-шоу" кичәсе

"шаян -шоу" кичәсе сценарие А. Гыймадиевнең шаян хикәяләренә нигезләнеп тцзелде...

Шаян каләмле абый Шәүкәт Галиевнең 85 яшь тулу уңаеннан уздырылган әдәби кичә

1.Ш.Галиев иҗаты һәм тормышы турында белемнәрне тирәнәйтү. 2.Ш.Галиевнең  шигырьләре белән танышу (презентация  ярдәмендә).Уку залында китап күргәзмәсе оештырылган. Язучының портреты, к...