Тамырдаш сүзләр
план-конспект урока на тему
Предварительный просмотр:
Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе
Балык Бистәсе районы
Олы Кульга төп гомуми белем бирү мәктәбе
Татар теле. 3 класс.
“Тамырдаш сүзләр”
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хөснетдинова Гөлназ Агмалетдин кызының дәрес эшкәртмәсе.
3 нче сыйныфта татар теле дәресенә технологик карта
Укытучы: Хөснетдинова Г.А..
Тема | Тамырдаш сүзләр. |
Максат | Сүзнең тамырын билгеләү, тамырга кушымчалар ялгап тамырдаш сүзләр ясарга өйрәнү; укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү: үзара дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү. |
Планлаштырылган нәтиҗә | Сүзнең тамырын билгели белү, тамырдаш сүзләр ясап язу |
Төп төшенчәләр | Сүзнең тамыры, тамырдаш сүзләр, кушымчалар |
Предметара бәйләнеш | Рус теле, әйләнә-тирә дөнья |
Эшне оештыру төрләре | Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү, төркемнәрдә эшләү |
Чыганаклар : - төп - өстәмә | 1.Татар теле Харисов Ф.Ф. 2. Дидактик карточкалар, “Кызыклы грамматика” С.Г.Вагыйзов |
Дәрес этаплары | Дәрес этабының максаты | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре (УУГ) ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре ТБУУГ-танып белү универсаль уку гамәлләре КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре |
Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру | Укытучы өчен максат: психологик уңай халәт барлыкка китерү | Укучылар төркемнәрдә дүртәр кеше утыралар. 2 һәм 3 цифралары, укытучыга карап торырлык итеп, мэнэджмэт җайлап куелган. Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. 1 слайд. Укытучы: − Хәерле иртә, балалар! − Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк. Кара-каршы партнёрыгыз белән сәлам бирешегез, янәшә партнёрларыгызның кулын кысып уңышлар теләгез. - Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик. | Укучылар теләкләр тели: (Слайд1) − Яңа көн тынычлык алып килсен! − Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк! − әти-әниебезгә, дусларга ягымлы булыйк! − Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк! | КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү ШУУГ: үзмаксат кую |
Актуальләштерү Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру | Укытучы өчен максат: сүзнең тамыры, тамырдаш сүзләр турында элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру Укучылар өчен максат: сүзнең тамырын билгели белү, тамырдаш сүзләр төшенчәсен аңлата алу | 2-3-4 слайд. Матур язу күнегүе өстендә эшлибез. Дәфтәрләргә бүгенге числоны язабыз. Бб хәрефләрен һәм җөмләне матур итеп күчереп язабыз.. Бб Балыкчы күлдә балык тота. 2. Җөмләләр өстендә эш. - Җөмләләрне укыгыз. Нәрсәгә игътибар иттегез? -Балыкчы һәм балык сүзләрендә нинди охшашлык бар? -Нәрсә соң ул тамыр? 5 слайд. - Тамыр сүзнең кайсы урынында килә? - Болар нинди сүзләр? (авылдаш, сыйныфташ, партадаш, ) - Тамырдаш сүзләр дип нинди сүзләрне атыйлар? 6 слайд -Балык сүзенә тамырга ялганып килгән кисәк нәрсә була? -Тактадагы сүзләргә карагыз әле, аларга нинди кушымчалар ялгана? -ни өчен кибетчегә –че кушымчасы, ә сатучыга –чы кушымчасы ялгадыгыз? | . Укучыларның җаваплары тыңлана. Бу җөмләләрдә бер тамырдан ясалган сүзләр барлыгын ачыклыйлар -Сүзнең төп мәгънәсен белдергән кисәк(сүзнең үзгәрми торган өлеше) - балык - Татар телендә тамыр һәрвакыт сүзнең башында була - Тамырдаш - Бер тамырдан ясалып, яңа мәгънә белдерә торган сүзләр тамырдаш була. - Кушымча Кибет+че, сату+чы -Кушымчалар тамыр сүзнең әйтелешенә карап ялгана. Калын әйтелешле сүзләргә калын кушымча, нечкә әйтелешле сүзләргә нечкә кушымчалар ялгана
| ТБУУГ: тамыр, тамырдаш сүзләрнең төп билгеләрен аерып күрсәтеп кагыйдә формалаштыру РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу |
Уку мәсьәләсен кую | Укытучы өчен максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү | - Димәк, бүгенге дәреснең темасы нинди була?
-Без бүген дәрестә нәрсә өйрәнергә тиеш булабыз? Укытучы гомумиләштерә. -Дөрес әйттегез. Тамырдаш сүзләр турында , тамырга кушымчалар өстәп тамырдаш сүзләр ясарга өйрәнербез. 8 слайд. Физминутка Тейк оф тач даун структурасы. ( Укытучының фикерен дөрес дип санасагыз-физик күнегүләр үтибез, дөрес түгел дип уйласагыз- урында калабыз) -Сүзнең төп мәгънәсен белдергән кисәк тамыр була -Су, сулык, сулы –тамырдаш сүзләр -Татар алфавитында 33 хәреф бар -Авазларны әйтәбез һәм ишетәбез -О хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла -Апа сүзе нечкә әйтелешле сүз -Дөнья сүзендә ь билгесе аеру билгесе булып тора -Бер сүз әйтмичә дә үзебезнең белемнәрне күрсәтеп була икән. Молодцы! | Укучыларның җаваплары -Тамырдаш сүзләр -Сүзнең тамырын билгеләргә, тамырга кушымчалар ялгап тамырдаш сүзләр ясарга өйрәнербез | ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу |
Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү. | Укытучы өчен максат: сүз ясагыч кушымча турында күзаллау булдыруда ярдәм итү Укучылар өчен максат: тамырга сүз ясагыч кушымча ялганып яңа сүз ясалуын мисаллар китереп раслый белү | 9 слайд. -Ә хәзер без сезнең белән бер әкият карап китәрбез. Әкиятне игътибар белән тыңлагыз һәм тамырдаш сүзләрне истә калдырыгыз. 10 слайд. - әкияттә нинди тамырдаш сүзләр ишеттегез? 11слайд. -Бу сүзләр нәрсәне аңлата соң? Әйдәгез карап китик. Юлдаш- иптәш, дус Юлчы- юлдан баручы Юлаучы- үтеп баручы Юлбасар- юлда урлаучы кеше -Безнең дә алмагачабыз үскән. Хәзер алмагачтан алмалар җыябыз. Һәр төркемнән 2нче номерлы укучы такта янына чыгып 4 төстәге 4 алма ала һәм төркемдәге укучыларга өләшә. Һәр алма артына бер тамыр сүз язылган. Төркемнәрдә яңа сүзәлр ясап алга куелган битләргә язабыз. Моның өчен сезгә 30 секунд вакыт бирелә. -Ә хәзер үзегез ясаган сүзләрне төркемнәрдә укыйбыз. Төркемдәге 1нче укучыдан башлыйбыз. - Ә хәзер 3нче номерлы укучы такта янына чыгып үзенең сүзен тактага яза һәм тамырын билгели, ә калганнар бу эшне дәфтәрләрдә эшлиләр. - бу эшкә 2 минут вакыт бирелә. -Нинди сүзләр ясалды? -Ә хәзер берәр сүз белән җөмләләр төзеп карыйк. (1минут) -Җөмләләрне үзара укыгыз, уңышлы дип санаган җөмләгезне 4нче номерлы укучы укып күрсәтер. -Ә хәзер мин сезгә карточкалар таратам. Артык сүзне тап уенын уйныйбыз. (15 секунд) 12 слайд. Урман – урманчы – урманга – урманлы Җыр – җырчы – җырның –җырлый Гармун- гармунчы – гармунсыз – гармунда Таш –ташчы – ташка - ташлык
- Шулай итеп, нинди сүзләр тамырдаш сүзләр була инде? - Безнең нәтиҗә белән китапта язылган кагыйдә туры киләме? Китапларның 60нчы битен ачып укып алыйк әле. Димәк,без дөрес юлдан барабыз |
Тамырдаш сүзләр. Тикшерү Бер тамырдан ясалган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала. Баш, башлы, башла, башлык сүзләре-тамырдаш сүзләр. Баш-тамыр сүз. | ТБУУГ:уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда дәреслекне куллану КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү |
Динамик пауза | Микс-фриз-груп структурасы Музыкага бииләр, кушылалар. Музыка туктагач басып катып калалар.Сорау бирелә. Бер кеше дә җавапны кычкырып әйтми, ә эченнән генә уйлый. -Елның ничә фасылын беләсез ? Шул санча төркемнәргә берләшегез. Яңадан бииләр, кушылалар. Музыка туктагач басып катып калалар. Сорау бирелә. -Бүген сезнең класста ничә укучы бар? Укучы санынча төркем барлыкка китерегез. Яңадан бииләр, кушылалар. Музыка туктагач басып катып калалар. Сорау бирелә. - Аккош сүзе ничә тамырдан тора Шул санча төркемнәргә берләшегез. -Молодцы, укучылар. Сез бик игътибарлы булдыгыз.Алган белемнәрегезне күнегү ярдәмендә ныгытыйк. | 4 фасылын 2 тамырдан | ||
Яңа белемнәрне ныгыту Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү | Укытучы өчен максат: белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту мөмкинлеге булдыру Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне дәреслек кулланып камилләштерү Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру Укучылар өчен максат: сүзнең тамыры, тамырдаш сүзләр, кушымчалар турында белемнәрне практик куллана белү | Релли тэйбл структурасы (Төркемдәге янәшә партнерлар, билгеле бер вакытта, бер кәгазь битендә, бер - бер артлы язма эш башкаралар) Хәзер мин сезгә тамырдаш сүзләр язылган карточкалар таратам. Шушы сүзләрне кертеп кечкенә генә хикәя төзеп язабыз. Хикәяне А партнерлар яза башлый. 3минут вакыт бирелә. -Рәхмәт. Ә хәзер,әйдәгез әле, белеп алыйк, кайсы пар ничә җөмлә язган икән? -Җөмләләрне тыңлап китик. (Берничә өстәлдән укытырга) -Молодцы, укучылар! Сез биремне бик матур итеп үтәдегез, куелган максатка ирештегез! | Өстәл№1 бакча, бакчачы, бакчалы Өстәл№2 кибет кибетче, кибетле Өстәл№3 чаңгы, чаңгычы, чаңгылы Өстәл№4 тоз, тозлы, тозсыз | ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү |
Уку эшчәнлеген йомгаклау. | Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү Укучылар өчен максат:үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару | Рефлексия. -Ә хәзер укучылар дәрескә йомгак ясыйбыз. - Без бу дәрестә нәрсәләр белдек? -ничек белдек? -Сезгә дәреснең кайсы өлешләре ошады? -Бу дәрестә һәркем үзенә билге куйсын әле. Кем үзен 5лелек эшләде дип уйлый? -Кем үзен 4лелек эшләде дип уйлый? Кул күтәрәбез. -Өй эше 194 нче күнегү (аңлатам) һәм теләгән кешеләргә мин тагын бирем бирәм. Миннән килеп ала аласыз. - Белемнәрне бәяләү. Барыгыз да бик яхшы эшләдегез, бик зур рәхмәт сезгә! | . | ШУУГ: үз уңышларың/уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
тамырдаш сүзләр
тамырдаш сүзләр презентация...
2 нче сыйныфта татар теленнән "Тамырдаш сүзләр" темасы буенча ачык дәрес
Дәрес тибы: Яңа теманы өйрәнү.Максат: 1. тамырдаш сүзләрне табарга өйрәнү, сүзләрнең тамырларын дөрес табу һәм кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясарга өйрәтү.Бурычлар.Белем бирү: лексик-грамм...
2 нче сыйныф буенча татар теленнән "Тамырдаш сүзләр " темасы буенча презентация
Тамырдаш сүзләр темасы буенча презентация. Укучылар өчен файдалы тест....