Хуснутдинова Гульназ Агмалутдиновна

сайт учителя татарского языка и литературы

Һәр адымыңны алдан уйла. Агым буенча барырга ярамый, иртәге көн турында бүген кайгыртырга кирәк.

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Семинарларда, төрле бәйгеләрдә катнашам

Увлечения: Түгәрәкләр оештырам,төрле кичәләр үткәрәм

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Большая Кульга Рыбно-Слободского муниципального района РТ

Место работы: МБОУ "Большекульгинская ООШ"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/husnutdinova-gulnaz-agmalutdinovna

О себе

Мин, Хөснетдинова Гөлназ Агмалетдин кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим.Югары белемле, эш стажым 15 ел. Рус авылында торып, рус балаларына татар телен өйрәтәм. Укучыларым телне бик яратып өйрәнәләр, төрле бәйгеләрдә,олимпиадаларда катнашалар. Татар милләтеннән булган укучыларымда туган телебезгә мәхәббәт тәрбиялим. Туган тел- дөньяны танып белү, өйрәнү- төшенү өчен тылсымлы алтын ачкыч, могҗизалы асыл корал- үзара аралашу -аңлашу коралы ул. Туган тел буыннан-буынга күчеп килгән, саклау һәм варисларыбызга тапшыру өчен бирелгән изге әманәт. Үз телен яраткан, белгән кеше генә чит телләрне дә өйрәнә, мәгънәсенә төшенә, үзләштерә ала. Дәресләремне дә яңа мәгълүмати технологияләр кулланып укытам. Бүгенге көндә 21 нче гасыр укытучысыннан педагогик культура һәм педагогик фикер йөртү таләп ителә. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. Татар теле һәм әдәбияты буенча программада каралган материалны нәтиҗәле үзләштерүгә мин эшчәнлекнең төрле төрләре аша ирешәм. Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы барлыкка килде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Шуңа күрә семинар-дәрес, интеграль-дәрес, презентация-дәресләр үткәререгә тырышам. Дәресләремдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга аерым урын бирәм. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп индивидуаль бирергә тырышам. Татар теле дәресләрендә дә әдәбият дәреслекләрен, матур әдәбият китапларын киң файдаланам.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Кешелекнең бөтен уй- фикерләрен, бай тәҗрибәсен, гыйлемен, күпкырлы тирән мәгълүматын үзенә туплаганга белем чишмәсе- китап турында акыл ияләре бик тирән мәгънәле сүзләр әйткәннәр. "Китап- галим, телсез мөгаллим", "Китап- тормыш көзгесе", "Китапта үткәннең каны, бүгенгенең җаны, киләчәкнең таңы" кебек бик тә тирән мәгънәгә ия булган әлеге сүзләр буыннан- буынга тапшырылып килә. Китаплар алар буыннарның акылын, белемен үзләренә туплаган тиңдәшсез хәзинә. Китап ул- игелекле дус, киңәшче сердәш тә. Һәр яңа буын аңардан тиңдәшсез белем ала, аның байлыгы киләсе буыннарга да кала. Безнең татар халкында "Китапсыз өй- тәрәзәсез бүлмә" дигән мәкаль бар. Китапларны күп укыган баланың күңелендә начарлыкка да урын калмаячак, чөнки ул китаплардан яхшыны яманнан аерырга, үзендәге әйбәт һәм начар гадәтләрне бәяләргә өйрәнәчәк. Безнең мәктәп китапханәсе дә, районүзәк китапханәсе дә китапларга бик бай. Даими рәвештә, ел дәвамында яңа китаплар кайтып тора. Матур рәсемле, эчтәлекле китаплар да күп алар арасында. Хәзерге заманда төрле яшьтәге кешеләр дә укый алырлык теләсә нинди формадагы китаплар бар. Укырга кермәгән балалар өчен дә, зурлар өчен дә, эре һәм вак хәрефлеләре дә бик күп. Димәк, һәр кеше өчен китаплар укырга, аларны яратырга мөмкинлекләр бар.

Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен бик яратып укыйм.

Моё портфолио

Минем укытучы булып китүемә сәбәпче булып мәктәбебезгә практикага кайткан япь-яшь бер кыз булды дип уйлыйм да тукталып калам. Юк, ул гына түгелдер. Әниемдер,мөгаен. Үзе гап-гади бер тегүче булса да, китап дөньясына,андагы кызыклы вакыйгалар эченә ул кертеп җибәрде мине. Беркайчан да укы дип әйтмәде, ә үзенең мисалында китапка мәхәббәт уятты ул миндә. Тукай, Җәлил, Хәсән Туфан, Мөхәммәт Мәһдиев , Әмирхан Еники китапларын китапханәдән алып, булмаганнарын почта аркылы яздырып бик күп укый иде ул. Хәзер дә күп укый. Менә шул китапларны укып чыккач, сыйныф сәгатьләрендә, мин аларны сыйныфташларыма сөйли идем. Сөйләгәндә барысының да, хәтта иң тиктормас малайларның да, мине тыныч кына тыңлап утырганнарын күреп, әйтеп бетергесез рәхәтлек,горурлык хисләре кичергәнем хәтердә. Аннары укытучыбыз белән анализлый идек. Ул әсәрләрне анализлаганда хикәя, повестьларның мин белмәгән, уйламаган яклары ачыла да, мин яңадан китап дөньясына чумам. Китап укымаган кешеләрне аңламый изалана идем. Үземнән кечерәк күрше балаларына китап сөйләп үткәргән кичләрем исәпсез... Кайсы тыңлый,кайсының сабырлыгы җитмичә өенә кайтып китә. Менә шул кичләрдә мин укытучы булырга карар кылдым. Әгәр укытучы булсам тыңларга телмәгәннәргә рәхәтләнеп икеле куяр идем дә, мине барысы да тыңларлар дип уйлаганым хәтердә. Ләкин укытучының икелене түгел, киресенчә, бишле билгесен рәхәтләнеп куйганын да, икеле куеп фәнгә хөрмәт тә, кызыксыну да уятып булмаганын укып бетереп эшли башлагач кына аңладым. Ә укытырга мин кечкенә генә рус авылына килдем. Монда хәтта татарлар да русча сөйләшә иде. Татарча китап уку турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Беренче эш көне,беренче дәрес... Өлкәнрәк укытучы-коллегаларымның нәсыйхәтләрен тыңлап, үземнән 5-6 яшькә генә кечерәк егет-кызларга татар теле өйрәтергә кергәндәге хәлемне үзем генә беләм. Хәзер инде бу “балаларның” үзләренең бер яки ике баласы бар. Урамнан узган чакта һәрберсе:“Исәнмесез,хәлләрегез ничек?”-дип исәнләшеп узганда бик горурланам. Димәк , алар мине онытмыйлар! Элекке заман белән чагыштырганда хәзерге заман укытучысына бер яктан караганда авыр булса, икенче яктан караганда бик җиңел дип әйтер идем мин. Эшли башлаган чорда тематик планнар да, дәрес планнары да кулдан языла иде. Ялгыш кына бер хата китсә дә эш харап – барысын да яңадан башлап язарга кирәк. Ә хәзер хаталарны компьютер үзе күрсәтә, ялгышны тиз генә бетерәсең дә, дөресләп язасың. Әмма балаларның грамоталыгын артыру өчен һаман да шул галиҗанәп китапка мөрәҗәгать итәбез. “Китап уку беркайчан да модадан чыкмый ул”,- дип аңлатам укучыларыма да. Әгәр берәрсенең кулында китап күрсәм сабый баладай сөенәм, яшәреп киткәндәй булам. Кайбер укучыларым китапларны китапханәдән алып укыса, кайберләре планшетка, смартфоннарына йөкләп алып укыйлар. Шулар белән бер дулкында булыр өчен миңа да интернет белән “син”гә аралашырга өйрнергә туры килде. Бүгенге көндә 21 нче гасыр укытучысыннан педагогик культура һәм педагогик фикер йөртү таләп ителә. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. Татар теле һәм әдәбияты буенча программада каралган материалны нәтиҗәле үзләштерүгә мин эшчәнлекнең төрле төрләре аша ирешәм. Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы барлыкка килде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Шуңа күрә семинар-дәрес, интеграль-дәрес, презентация-дәресләр үткәререгә тырышам. Дәресләремдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга аерым урын бирәм. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп индивидуаль бирергә тырышам. Татар теле дәресләрендә дә әдәбият дәреслекләрен, матур әдәбият китапларын киң файдаланам. Яңалыклар заманы укытучысына да таләпләр катгый: бала мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен, эшен дә дөрес оештырсын, лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш тапсын. Ә укытучыга хәзерге заман таләпләренә туры килерлек итеп эшләргә кирәк. Хәзерге кеше дөнья белән үзенең белеме аркасында гына идарә итә ала. Адәм баласы күп кенә нәрсәләрдән башка яши ала, ә менә аралашмыйча яши алмый. Укучылар көн буе бер-берсенең аркасына карап утырып, ничек сөйләшә белсен, ничек бүлдермичә тыңларга, кимсетмичә тәнкыйтьләргә өйрәнсен?! Иҗади үстерелешле укыту технологиясе менә шушы каршылыкларны җиңә белергә, сөйләшергә, тыңларга, белемне үзе таба белергә өйрәтә. Укучылар төркемнәрдә эшлиләр, арадан берсе җитәкче итеп сайлана яисә билгеләнә. Төркем җитәкчесенең төп бурычы – уку эшчәнлеген оештыру, дәрес башланганчы, өй эшләре үтәлешен тикшерү, төркемнән кемнең җавап бирүен билгеләү, дәрес барышында төркем әгъзаларын активлаштыру, укуда уңышка ирешү дәрәҗәләрен күтәрүне тәэмин итү. Төркемдә минем укучыларым, бер-берсенең уй-фикерләрен тыңлап, уртак эш башкаралар. Эш барышында алар бер-берләренә нык бәйләнгәнлекләрен аңлыйлар. Балаларым актив, аралашучан, тәнкыйтьли дә беләләр, үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр. Ә бит кеше ялгышларын күрә-күрә, төзәтә-төзәтә үсешкә ирешә. Компьютер технологияләре белән бергә,башта каршылыклы фикерләр уяткан “Сингапур методикасы ” да килеп керде. Заманасы шундый,һәр яңалыкка башта шикләнеп карыйсың,аннары инде аннан аерыла алмыйча,кызыксынып эшлисең. Бу методиканың да уңышлы икәнен эшли-эшли аңлыйбыз. Дөньябызда нинди генә үзгәрешләр булса да, белем бирүнең төп чыганагы булып китап калуын без – укытучылар аңлатырга тиешбез. Китап укыган,китап яраткан бала беркайчан да тормышта югалып калмас дип ышанасы килә. Укылган әсәрләрдәге геройлар дөрес юлны табарга, һичшиксез , ярдәм итәрләр!

Мои публикации:
Материалы к аттестации
Родной язык и литература
Сценарии праздников
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: