Газиз туган телем.
план-конспект урока (5 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Газиз туган телем
Укытучы:Аглюкова А.А
Сыйныф: 5Б,В
Әлмәт-2015
Укытучы:Аглюкова Әлфия Әнәс кызы.
Тема: Газиз туган телем Максат: Укучыларның белемнәрен тирәнәйтү, белемнәрен тикшерү; биредә тупланган сораулар, уеннар аша укучыларда татар теле һәм әдәбиятына карата иҗади караш тәрбияләү, туган телне тагын да камилрәк өйрәнергә омтылыш тудыру. Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, презентация, рәсемнәр һ.б Викторина барышы:
Укытучы: Хәерле көн димен барчагызга, Кояшлы көн телим гөлләргә, Сөйкемлелек телим яшь кызларга, Ә батырлык сезгә - егетләргә! 21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне. Бу көн 2000 нче елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Татар теле –ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.Туган тел.... Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”,”әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган үскән ил-җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без туган тел ярдәмендә тойганбыз. Шул уңайдан без дә “Газиз туган телем” дигән викторина үткәрәбез. Безнең викторинада 5Б һәм 5В сыйныф укучылары катнаша. Командалар “Идел” һәм “Чулман” дигән исем алды. Жюри әгъзалары - үзебезнең мәктәп укытучылары... Татар теле диеп янып йөри, Терәк булып тора барыбызга. Үз эшенең чын остасы- ........ Укучыларга белем тарата, Үз эшен бик ярата. Мәктәбебез горурлыгы-........
Укытучы: -Башта командаларга бер-берсен сәламләү өчен сүз бирелә. “Идел” командасы рәхим итегез. 1нче укучы Татар теле - туган тел, Безнең газиз булган тел. Әти-әни,әби-бабай Безне сөя торган тел. 2нче укучы Туган җирем – Идел буе. Һәркемнең бар туган иле Туган җирем кебек назлы, Җырдай моңлы татар теле. 3нче укучы Идел суы ярты Европаны Иңләп аккан шикелле Татар телен сөюебез Безне монда китерде. 4нче укучы Идел белән бәйле безнең Бүгенгебез,тарихыбыз, Уеныбызда шул тел белән Якынрак танышырбыз. 5нче укучы Идел буенда үстек без, Идел суын эчтек без. Тырышабыз, булдырабыз, 21нче мәктәп укучылары без.
Укытучы -Сүз “Чулман” командасына бирелә.
1нче укучы Дөньядагы иң-иң матур ил, Ул- минем туган илем. Дөньядагы иң-иң матур тел, Ул- минем туган телем. 2нче укучы Туган тел ул бездән соң да Яшәр өчен туган тел. Бүгенгедән киләчәккә Дәшәр өчен туган тел. 3нче укучы Идел”,”Чулман” командалары Аерылмас дуслар иде. Бүген шушы дуслар монда Көч сынашырга килде. 4нче укучы Идел кичми ил булмастыр, Көрәш күрми ир булмас. Дуслар мәйданга чакыргач, Көч сынашмыйча булмас. 5нче укучы Дүрт елга иле- Безнең Татарстан. "Идел”дән калышмыйча, Яклыйк команда данын. 3.Уен барышы I тур.”Башын әйтәм, ахырын тап”
Укытучы: -Тел, сүз турында мәкальләрнең башын әйтәм, сез ахырын әйтеп бетерегез.
1.Авыз күрке – тел, ... (тел күрке сүз.) 2.Бауның озыны, ... (сүзнең кыскасы яхшы) 1.Әйткән сүз - ... (аткан ук) 2.Яхшы сүз – җан азыгы, ... (яман сүз – баш казыгы) 1.Картларның сүзен ... (янчыкка җый) 2.Сөйдергән дә тел, ... (биздергән дә тел) 1.Авыздагы сүзгә син хуҗа, ... (авыздан чыккач җил хуҗа) 2.Туган тел үзем өчен, ... (башка тел көнем өчен) 1.Бер авызга ике... (ике тел сыя) 2.Телен белгән .. (ил ачар) 1.Тәмле тел таш яра, ... (тәмсез тел баш яра) 2. Алтыда белгән ана телең...( алтмышта да онытылмас) II тур.”Бер исемнән күп исем ясау”
Укытучы: - Хәрефләр җыелмасы бирелгән. Шулардан нинди сүз ясап була? Кайсы команда тизрәк таба. (келсезгезти) Димәк, тигезсезлек, хәзер шул сүздән күп исемнәр ясыйбыз. Ялгызлык исемнәрен язарга ярамый.(тел, ил, тез, итек, ит, тигезлек,ел, егет, ис, киез..
III тур.“Игътибарлылык” Укытучы: -Рәсемнәр бирелә. Игътибар белән карыйсыз һәм сорауга җавап бирәбез.
IV тур.“Капитаннар бәйгесе”
Укытучы: -Сорауларга әйе яки юк дип җавап бирәбез.
1нче вариант. 1.Казан сүзендә ике сузык аваз.(Әйе) 2.”Бала-чага” - кушма сүз.(Юк) 3.Татар телендә җиде килеш бар. (Юк) 4.Аергыч- иярчен кисәк(Әйе) 5.Кабак агачта үсә.(Юк) 6.Мәскәү – ялгызлык исеме.(Әйе) 7.Син - 2нче зат алмашлыгы. (Әйе) 8.”Сертотмас үрдәк” әсәрен Габдулла Тукай язган. (Юк)
2нче вариант. 1.Шәһәр сүзендә өч сузык аваз.(Юк) 2.”Алъяпкыч” - тезмә сүз.(Юк) 3.Рус телендә алты килеш бар.(Әйе) 4.Хәбәр – иярчен кисәк.(Юк)56.Алма түтәлдә үсә.(Юк) 6.Укучы– уртаклык исем.(Әйе)7.Бишәү- җыю саны.(Әйе) 8.”Исемдә калганнар” әсәрен Габдулла Тукай язган. (Әйе)
V тур.“Мавыктыргыч уен” Укытучы: -Сорауларга [м] авазы кергән сүзләр белән генә җавап бирегез.
1нче вариант. -Синең исемең ничек? -Сезнең бакчада нинди агачлар үсә? -Син кая барырга яратасың? -Җәй көне кая барырга яратасың? -Анда нинди транспортта йөрисең? -Нинди профессияләр беләсең? -Нинди шәһәрләр беләсең? –
Сорауларга [с] авазы кергән сүзләр белән генә җавап бирегез. 2нче вариант. -Синең исемең ничек? -Син кайда яшисең? -Синең әниең кем булып эшли? -Нәрсә эчәргә яратасың? -Сезнең бакчада нинди җимешләр үсә? -Картинагыз кайда? -Абыең кайда?
VI тур.”Үз фикереңне әйт” Укытучы: -Әйдәгез, башта Габдулла Тукайның”Туган тел” шигырен искә төшерик.(Хор белән яттан сөйлиләр) Сорау: Ә син туган телең турында нәрсә әйтер идең? (Киңәшләшәләр, җавап бирәләр)
VII тур.”Шаян – табышмак сораулар” Укытучы: -Җавапларны кәгазьгә язып барабыз, аннары күрсәтеп әйтәбез.
1.Кайсы шәһәрдә аш пешереп була? (Казанда) 2.Кайсы күл кыргый дуңгыз исемендә йөри? (Кабан) 3.Татарстанның кайсы шәһәрен табада кыздырып була? (Алабуганы) 4.Нинди ике нота бакчада үсә? (фасоль) 5.Кайсы нотага бер аваз кушсаң, шәһәр исеме барлыкка килә? (Уфа) 6.Көн белән төн нәрсәгә бетә?(Н га бетә) 7.Бер сүздә 100 ә буламы?(йөзә) 8.Өтерге сүзен өч шакмакка язып буламы? ( , ге )
4.Йомгаклау. Укытучы: -Җиңүчеләрне игълан итү вакыты да җитте. Жюри әгъзаларына сүзне бирәбез.(дипломнар белән бүләкләү) Балалар, тырышып уйнавыгыз өчен зур рәхмәт.Туган телегезне яратыгыз. Туган телне белү башка телләрне өйрәнүгә юл ача.
Әдәбият: 1.Вагыйзов.С.Г. Кызыклы грамматика. -К: Мәгариф, 2002.- 207 б. 2.Гәрәева Г.Х.Уйный-уйный укыйбыз. -К: Яңалиф, 2007.- 240Б
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Внеклассное мероприятие: “Газиз туган телем”.
Интеллектуальная викторина....
Презентация интеллектуальной викторины: "Газиз туган телем".
Интеллектуальная викторина...
Туган телем-газиз гөлем
әдәби-музыкаль кичә...
И газиз туган телем
Туган тел көненә багышланган чара...
И газиз туган телем! (хикәя).
И газиз туган телем!Туган тел турында хикәя....
И газиз туган телем
Татар телем - иркә гөлем булыпЧәчәк атсын, чәчеп нурларынГорурлыгы булсын татарымныңУңган кызлар, батыр уллары....
"Туган телем-газиз телем"
Тел – кешеләрнең аралашуы өчен иң әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында гаять зур урын тота. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел – кешеләргә бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен ...