выступление "Экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте"
методическая разработка на тему

Идрисова Гульназ Файрузовна

Шәхескә юнәлтелгән укыту процессында укучыларга татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә экологик тәрбия бирү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon выступление на семинаре40 КБ

Предварительный просмотр:

Экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте

Заман алга бара дип чын күңелдән сөенәбез. Ләкин тирә-як мохит моңардан зыян гына күрүен онытып җибәрмәскә тиешбез. Кешелекнең табигать белән бәйләнеше – хәзерге заманның актуаль мәсьәләләреннән санала. Промышленностьнең үсүе табигатьнең тигезлеген югалтуга китерде: сулыкларның, һава, җир өслегенең пычрануы кеше сәламәтлегенә куркыныч яный, бигрәк тә балаларга. Күп кешеләрдә экологик белемнәр һәм экологик культура җитеп бетми. Һичшиксез бу укыту-тәрбия эшенең җитешле дәрәҗәдә булмавы илебез халкына табигатькә карата дөрес караш формалаштыра белмәү нәтиҗәсе.

        Хәзерге заман экологиясенең үсеше әйләнә-тирәне фәнни яктан танып-белүгә зур йогынты ясый. Бу үсеш исә экологик белемнәрне тиешле дәрәҗәдә бирүгә китерә. Кешедә табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә карата җаваплылык хисен үстерә һәм арттыра. Соңгы елларда белем бирү оешмаларында экологик белем һәм тәрбия бирүгә игътибар артты. Киләчәк буынга экологик белем бирүдә мәктәп мөһим роль уйный.

        Экологик тәрбия бирүнең күп төрле формалары бар: факультатив, түгәрәк, экологик лагерьлар, әлбәттә, традицион  форма буларак, татар теле һәм әдәбият дәресләре. Табигать белән аралашу хәзерге заман кешесенең иң зур мохтаҗлыгы булып санала. Ә бу аралашуны бала чактан ук тәрбияләргә кирәк. Шуңа күрә, дәресләрдә экологик материал куллану укытучының мөһим мәсьәләсе булып тора.

        Дәреслекләрнең эчтәлегенә игътибар итсәк, экологик тәрбия бирү аеруча яктыртыла. Мәсәлән, Әхмәт Халидовның “Урман сакчылары”, Фирдәвес Гарипованың “Су кадере”, Клара Булатованың “Ана сүзләре”, Сибгат Хәкимнең “Яшь юкә”, Габдулла Тукайның “Бала белән күбәләк”, “Яшь агач”, һ.б. әсәрләр. Укучыларда экология проблемасы турында белү генә түгел, аны чишү юлларын эзләү теләге уята.

        Татар теле дәресләрендә экология сүзенең мәгънәсен ачыклыйбыз, фән буларак экология турында сүз алып барабыз. Бүгенге көндә кешенең сәламәтлеге начараюын да, психикасы какшавын да – һәммәсен экологиягә бәйләп карыйбыз. Дәресләремдә табигатьнең матурлыгын сурәтләгән, байлыгын саклап калу фикере яктыртылган төрле өстәмә материаллар сайлап алам. Укучылар белән “Кеше һәм табигать” темасы буенча мәкаль-әйтемнәр җыябыз, мәгънәләрен аңлатабыз. Иҗади характердагы төрле язма эшләр файдаланам. Ул үсемлек, хайваннар дөньясы турында табышмаклар уйлап табу, “Табигать”, “Минем Башкортстаным”, “Ел фасыллары”, “Туган ягым”, “Сулыклар” темасына караган кроссвордлар төзү, табигать күренешен телдән сурәтләү, “Истәлекле урыннар”, “Кышкы сихри урманда”,  “Табигатьнең һәр мизгеле ямьле”, “Җәйге таң”, “Урман яме” исемле  сочинениеләр язу. Мондый иҗади эшләр балаларны бик кызыксындыра, биремнәрне зур теләк белән башкаралар.

        Туган телне укытуда җирле материалларның бетергесез тәрбияви әһәмиятен истә тотып, диктантлар өчен Башкортстанның гүзәл табигатенә караган текстлар сайлап алам. Мәсәлән, “Урал аша”, “Яктыкүл”, “Чәчәк гомере”, “Шүлгәннең иртәгәсе”, “Урал урманнары”, “Матурлык нәрсәдә?” һәм башкалар.

        Экологик тәрбия бирүдә “Лексика” темасы бик отышлы. 5нче сыйныфта шундый биремнәр тәкъдим ителә: рәсемнәргә карап, нинди тематик төркемнәргә бүлеп була (каен, акчәчәк, канәфер, имән, чаган, дәлия, умырзая), “Күпмәгънәле сүзләр” темасын үткәндә “тоту”, “салу”, “каты” сүзләренең күптөрле мәгънәдә куллануын тикшерү, кеше тормышы һәм табигать белән бәйләп карау (кар тоту, кулдан тоту, балык тоту, юл тоту; йорт салу, су салу, күз салу, хәтергә салу, суга салу; каты агач, каты су, каты кул, каты суык, каты буран, каты күз, һ.б.). Сүз төзелешен аңлатканда: төркемләп бирелгән сүзләр бер үк тамырдан ясалганмы, тамырдаш сүзләрне күрсәтегез кебек биремнәр үтиләр. “ Агачның чәчәген өзәргә ярамый”, “Учак – урманның дошманы” дигән темага диалог-аңлатмалар төзү, “Кошларны рәнҗетмә, каргарлар”, “Кошларга таш атма, күзең сукыраер”, “Хайваннарны кыерсытма, үзеңә килер” үгет-нәсыйхәтләрен  ничек аңлыйсыз; тыңлагыз һәм бәйләнешле текстка әйләндерегез, мәсәлән:

- Кара, нинди матур күбәләк тоттым!

- Матур икән шул. Тик беләсеңме нәрсә, Алсу, җибәр син аны. Рәхәтләнеп очып йөрсен.

- Дөрес әйтәсең: очсын. Аның болай да гомере кыска.

Тыңлагыз, төп мәгънәсен аңлатыгыз:

  • Марат, нигә син кошларны тотасың?
  • Мин аларның сайраганнарын яратам.
  • Ә нигә алар сайрамыйлар соң?
  • Белмим. Урманда алар сайрыйлар, ә миннән нигәдер оялалар.         Мондый биремнәр укучыларда мәрхәмәтле караш, табигатьнең матурлыгын тоя һәм аны саклый белү, тирә -якның ямен  югалтмаска, тагын да матурайта, үстерә төшәргә, моннан чыгып экологияне сакларга кирәклеген төшендерә.

        Әдәбият дәресләрендә шәһәребездә басылып чыга торган “Туган як” гәзите мәкаләләрен югары сыйныф укучылары белән укып фикер алышабыз. Күптән түгел “Зур сулар да корыса, дөньябызда ни кала?”  мәкаләсе белән таныштык. Ул мәкалә 22 март – бөтендөнья су байлыклары көненә багышланган иде.

“Тирә-ягың Кавказ тауларыдай,

Суларың бай чуртан балыкка.

Гүзәллегең моң чишмәсе булып,

Көч-дәрт өсти эшчән халыкка,” дип якташыбыз Ә.Бикмәтова Кандракүл турында язган. Аның матур табигате, тирән суы республикабызның гына түгел, башка өлкә халкының да игътибарын җәлеп итә. Ләкин моның икенче ягы да бар: җәйге эсседә суда һәм яр буенда кеше күп булу сәбәпле, күлебез суы пычрана һәм тирә-ягы чүп өеменә әверелә. Соңгы өч-дүрт ел эчендә күпләр аны үз файдасы өчен генә куллана, ә киләчәк буыннарга калсын дигән уйны башына да китерми.

        Хөкүмәтебез игълан иткән Тирә-як мохитне саклау елыннан башлап әйтелгән тәртипсезлекләргә юл куелмасын, Кандракүл табигать паркы коллективына ярдәм итәргә әзер торырдай берәм-сәрәм кешеләр ниһаять артсын иде,  дигән сүзләр укучыларны ныграк уйланырга мәҗбүр итә.

        Экологик тәрбия бирүдә сыйныфтан тыш эшләрнең роле  дә бик зур. Мәктәптә оештырылган чараларда да укучыларыбыз актив катнаша. Мәсәлән, экосумкалар тегү, “Чиста йорт” проекты төзү, “Җир көне” оештыру, мәктәп тирәсен тәртипкә китерү,  класс сәгате һәм линейкалар үткәрү, “Яшә, чыршы!” акцияләре оештыру, микрорайонда экологик эчтәлектәге плакатлар элү, укучылар һәм олылар арасында әңгәмәләр оештыру.

        Балалар җәйге аяз көндә нурланып кояш чыгуын, хуш исле аллы-гөлле чәчәкләр үсүен, матур-матур кошлар сайравын, язын гөрләвекләр агуын күреп олы шатлык хисе кичерәләр. Без, укытучылар, табигатьнең шундый гүзәллеген кечкенә чактан ук күрергә, сөенеп яшәргә өйрәтергә  тиешбез.

        Табигать-анабыз безне туендыручы, яшәргә көч-дәрт бирүче дә. Кеше нинди генә катлаулы машиналар уйлап чыгармасын, барыбер, туу, тереклек итү өчен җир, су, һава, кояш кирәк.

        

        

         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәбият дәресләрендә белем һәм тәрбия берлеге

научная статья, опубликованная в сборнике Министерства Образования...

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия бирүдә куллану тәҗрибәсеннән

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия...

"Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте", III Россиякүләм фәнни гамәли конференциясе җыентыгында басма (159 бит),-Казан 2015 ел;

quot;Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте", III Россиякүләм фәнни гамәли конференциясе җыентыгында басма (159 бит),-Казан 2015 ел...

"Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте", III Россиякүләм фәнни гамәли конференциясе җыентыгында басма (75 бит), Казан 2016 ел.

quot;Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте", III Россиякүләм фәнни гамәли конференциясе җыентыгында басма (75 бит), Казан 2016 ел....

"Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте", III Россиякүләм фәнни гамәли конференциясе җыентыгында басма (79бит), Казан 2017 ел.

quot;Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте", III Россиякүләм фәнни гамәли конференциясе җыентыгында басма (79 бит), Казан 2017 ел....

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында белем һәм тәрбия бирү

доклад. Бүгенге көндә гамәлгә кертелгән яңа буын стандартлары укытучылар һәм тәрбиячеләр алдына яңа бурычлар куйды. Аның гамәлдәгесеннән аермасы - бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Моңа ...