Г.Камал турында истәлекләр
план-конспект урока (9 класс) на тему

Разработка урока

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urok_a.k.docx22 КБ

Предварительный просмотр:

Гыйльманова Әлфия Кирмам кызы

Казан шәһәре Совет районы 167нче мәктәп

Татар әдәбияты, 9 сыйныф.

Дәрес темасы: “ Галиәсгар Камал турында истәлекләр”

Җиһазлар: Г.Камал портреты, аның әсәрләреннән, тәрҗемәләреннән китап күргәзмәсе, Г.Камал исемендәге театр фоторәсеме, спектакльләрдән төрле рәсемнәр, күренешләр.

Тактада Г.Камал язган драммаларның исемнәре һәм тәрҗемә иткән әсәрлзрнең исемнәре, яңа сүзләр. 9нчы сыйныф дәреслеге (Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова), сүзлекләр.

Дәрес планы:

1.Оештыру.

2.Дәреснең темасын һәм максатын әйтү. Әңгәмә.

3.Яңа материалны аңлату.

4.Мөстәкыйль эш.

5.Йомгаклау.

         I.Оештыру өлеше.

        Дәрескә әзерлекне тикшерү, уку-язу эсбапларын барлау, уңай психологик халәт тудыру. Дежур сүзе.

        Максат: 1. Укучыларны драматург, язучы, тәрҗемәче Галиәсгар Камал тормышы(бтографиясе) һәм иҗаты белән таныштыру.

                        2. Сәнгатьле укырга, тыңлап аңларга өйрәтү.

                         3. Татар театрына карата кызыксыну тудыру, ихтирам тәрбияләү.

        Бурычлар: Сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

                           Татар әдәбиятыннан алынган белемне сөйләм телендә куллана белү;

                              Үзеңнең фикереңне әйтә белү, шул ук вакытта башка кешеләрнең фикерләренә игътибарлы һәм түземле булу, конфликтсыз аралашу күнекмәләрен тәрбияләү.

        

        II. 

–Укучылар, сез Казанда нинди театрлар беләсез?

–Качалов исемендәге рус театры,курчак театры.

–Бик дөрес, тагын нинди театрлар бар?

–Татар опера һәм балет театры, Г.Камал исемендәге театр.

–Әйе, Г.Камал кем ул?

–Драматург.

–Дөрес. Ул драматург һәм тәрҗемәче.Безнең Казан шәһәрендә иң зур, атаклы драма театры Г.Камал исемен йөртә.Бу театрга сез барганыгыз бармы?

–Нинди спектакльләр караганыгыз бар?

–Тетар кайда урнашкан?

–Сезгә анда ошадымы? Ул матурмы?

–Бу театрның нинди артистларын беләсез?

–Г.Камал исемендәге театрга кем белән барганыгыз бар?(сыйныфташларыгыз белән,әти-әниегез белән...)

        III. Яңа теманы аңлату.

        –Бүген әдәбият дәресендә без сезнең белән:

 1.Г.Камалның биографиясе һәм иҗаты белән танышабыз.

2.Кәрим Әмиринең “Галиәсгар Камал турында истәлекләр” дигән әсәрдән өзек белән танышабыз(138 нче бит).

        –Галиәсгар Камалның биографиясен һәм иҗатын хронологик таблицага язып барыгыз. Тактага игътибар итегез, анда сүзләр бар.

Тактада язган сүзләр: тире эшкәртүче-мастер по выделке кожи , хезмәткәр-служащий, мәдрәсә-религиозная школа, вафат була-умирает.

–Галиәсгар Камал 1879 нчы елда Казанда, тире эшкәртүче хезмәткәр гаиләсендә туа. Сабый вакытын әнисенең туган авылы Түбән Масрада(хәзер Арча районына керә) бабалары тәрбиясендә уздыра. Алты яшькә җиткәч, шунда мәктәпкә йөри башлый, аннары казанга кайтып, укуын мәдрәсәдә дәвам итә. Мәдрәсәдә укыган елларында Г.Камал әдәбият һәм театр сәнгате белән кызыксына башлый, сәхнә өчен язылган китапларны мавыгып укый. Үзе дә яза башлый. “Бәхетсез егет”(1898ел), “Өч бәдбәхет”. Бу ике әсәр һәм тәрҗемә ителгән(Г.Камал тарафыннан) “Кызганыч бала” драмасы(төрек язучысы Н.Кәмал әсәре) 1900нче елда аерым китап булып басылып чыга.

Г.Камалның зур өлеше газет һәм журналлар чыгаруда була. Мәсәлән:        “Азат”, “Азат халык” газетлары, “Яшен” сатирик журналы.

                1906 нчы елда беренче тапкыр Г.Камал әсәре буенча спектакль куела. Бу “Кызганыч бала” (Г.Камал тәрҗемәсе буенча). Шул көннәрдән башлап Г.Камал үзенең төп игътибарын татар театрын үстерүгә бирә.

                Г.Камал Н.Гоголь, А.Островский, М.Горький, Мольер һәм башкаларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Г.Камал 1933 нче елның 16 июнендә вафат була. Беренче көннәрдән Г.Камалның әсәрләрен(драмаларын) халык яратып укый, театрларда артистлар аның драмалары буенча спектакльләр куялар.

–Укучылар, әдәгез әле сезнең хронологик таблицаларыгызны карыйбыз.

Еллар

Вакыйгалар

1.

1879 ел

Г.Камал Казанда туа

2.

Сабый

вакыты

Түбән Масрада авылы

(хәзер Арча районына керә)

3.

6 яшьтә

Шунда укырга керә

4.

Яшүсмер чагы

Казанга кайта, мәдрәсәдә укый

5.

1898 ел

“Бәүетсез егет” әсәре чыга

6.

1899 ел

“Өч бәдбәхет” драмасы

7.

1900 ел

Китап чыга

8.

1906 ел

Г.Камал әсәрләре буенча беренче тапкыр спектакль куела

9.

1933,16.06

Г.Камал вафат була

                –Таблицаларыгыз дөрес булган. Хәзер инде шушы таблица буенча Г.Камалның төрмыш юлы турында сөйләп алыйк.

                –Бик дөрес укусылар! Г.Камал-зур шәхес. Ул татар театрын үстерүгә үзенең төп игътибарын бирә.

                –Дәреслекләрдә 138нче битне ачабыз, текст белән танышабыз. “Галиәсгар Камал турында истәлекләр” дән (Кәрим Әмир)

а)Яңа сүзләр белән танышып китәбез(тексттан соң кара белән язылган).

Тактада да тексттан сүзләр бар.

Култык астына-под мышкой, картаю-стареть, эндәшмәде-не откликнулся.

Сүзләрне башта үзләре укый.

б) Сүзләрне ике укучы укый, укучылар карап баралар.

в) Укытучы текстны сәнгатьле укый, укучылар карап баралар. Максат: Укытучы укыганны аңларга, нәрсә турында сүз барганны белергә.

IV. Укучыларның мөстәкыль эше(парлап уку)

          Укучыларның укуларын тыңлау,иң сәнгатьле, матур итеп укучыларны билгеләү.

        Укыганнан соң укучылар белән әнгәмә.

        Сораулар:

        –Текстта кем турында сүз бара?

        –Г.Камал турында.

        –Г.Камал кем ул?

        –Драматург,тәрҗемәче.

        –Укылган өзектән Г.Камал турында нәрсәләр белдегез?

        –Гади тормышта Г.Камал нинди кеше булган?

        –Шаян, шат, юморлы кеше булган.

        –Ни өчен шулай уйлыйсыз?(Укучылар тексттан табып укыйлар,аңлаталар)

        –Чыннан, дөрес. Кәрим Әмир бу истәлекләрдә Г.Камалның гади тормышта нинди булуы турында яза. Драматург Г.Камал шат күңелле, шаян, кызыклы кеше булган. Аның драмалары да шундыйлардан. Аларны халык бик кызыксынып караган һәм карый,аны халык онытмый. Беренче коннәрдә дә театрда спектакльләр куела. Аның исеме мәңгелектә калыр дип уйлыйбыз. Республикабыздагы иң яхшы театр-Г.Камал исемен йөртә. Сез дә бу театрга йөрисез.

        –Укучылар Г.Камал театрында нинди спектакль караганыгыз бар?

        –“Бала” спектаклен карадык.

        –Бу әсәрнең төп проблемасы нинди?

        –Кайбер аналар үзләренең балаларын ташлап калдыралар, мондый нәрсә булырга тиеш түгел.

        –Бик дөрес балалар.

        –Сезгә бу спектакль ошадымы?

        –Әйе.

Укучылар белән бергә фоторәсемнәрне карау, спектакльләрдән күренешләрне карап китү(“Бала” спектакле)

Г.Камал язган һәм тәрҗемә иткән драмаларны күрсәтү, китаплары белән танышып китү. Тактага игътибар итү. Тагын бер тапкыр портретын карау. Тактага язылган әсәрләрен укып чыгу.

V. Йомгаклау.

–Без бүген кем турында сөйләштек?

–Сезгә дәрес ошадымы?Ни очен?

–Кайсы мәгълүмат иң кызыклы булды?

Билгеләр кую.

Өй эше: 1нче рәт- Г.Камал турында хикәя язып килү(5-6 җөмлә).

               2нче рәт- Бүгенге дәрестә белгәннәрегезне әти-әниләрегезгә сөйләргә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы

Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре....

Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы

Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре....

Философия абсурдизма и экзистенциализма (на примере творчества Кафки и Камю))

Данный реферат отражает суть творческого метода обоих писателей. В работе полностью раскрыта специфика их литературных взглядов....

Камеи.

Презентация предназначена для урока изобразительно искусства и художественного труда по теме "Камеи"....

Дәрес эшкәртмәсе. Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында”.

Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында” темасына 6нчы сыйныфта әдәбият дәресе....

Разработка внеклассного мероприятия по теме: Габдулла Тукай турында истәлекләр

Разработка внеклассного мероприятия по теме: Габдулла Тукай турында истәлекләр...

Шагыйрь Әнәс Кариның тормыш юлы турында истәлекләр

Шагыйрь Әнәс Кариның  тормыш юлы белән бәйле материалларны  эзләү, алар белән танышу....