Этап | Дәрес этабының максаты | Укытучының эшчәнлеге | Укучының эшчәнлеге | Универсаль эшчәнлек |
1. Эшчәнлеккә әзерлек (Оештыру моменты)
Мэнэдж мэт | Укучыларда уңай энергетика булдыру, дәрес тәртибенә күнектерү | Эш ритмына кертү. Укытучының сөйләме. -Исәнмесез, укучылар! Хәлләрегез ничек? Ә хәзер җилкәдәш партнерыгызны сәламләгез! -Сәлам, дустым! (кулларны кысышу) -Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую) -Син килдең! (кулларны җәю) -Мин бик шат (кочаклашу, кул кысышу) - Яхшы кәефләр белән дәресебезне башлап җибәрәбез!
| Сыйныфны эшкә әзерләү.
-Исәнмесез! | Шәхси: эшчәнлеккә әзерлек; регулятив: максат кую; коммуникатив: укытучы, укучыларның үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге. |
2. Белемнәрне актуальләштерү
рафт структурасы
| Укучыларның тема буенча нигез белемнәрен ачыклау | Белем дәрәҗәсен тикшерү. Игътибар!!!!
-Быелгы уку елында без татар теленең нинди тармагын өйрәнә башладык? -Морфология нәрсә өйрәнә? -Татар телендә сүз төркемнәре ничә? -Мөстәкыйль сүз төркемнәрен атагыз. -Бик яхшы, укучылар! Ә хәзер өй эшен тикшереп алыйк! Мин сезгә узган дәрестә “Исем” темасына рафт структурасын кулланып постер ясап килергә кушкан идем. Һәр төркемнән бер кешегә сүз бирик әле, укучылар.
| Уку эшчәнлеген оештыру өчен, төрле типтагы биремнәрне үтәү.
-Сүз төркемнәрен. -Татар телендә 12 сүз төркеме бар. - Исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык, фигыль, аваз ияртемнәре.
Постер карала.
| Коммуникатив: укучыларның укытучы һәм үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге. Танып белү: билгеләрне аерып чыгару максаты белән объектларга логик анализ. |
3. Укыту максатын кую
континиус раунд робин структурасын((обсуждение вопроса в команде) 1 минут вакыт бирелә
| Проблемалы ситуацияне китереп чыгару. | Проблемалы ситуацияне тәкъдим итү. Игътибар!!!! -Укучылар, тактадагы слайдка игътибарыгызны юнәлтегез әле. Ике баганада сүзләр бирелгән. Уку барышында континиус раунд робин структурасын куллаып, түбәндәге сорауга җавап бирегез. Төркемдә эшләү өчен 1 минут вакыт бирелә. -Әлеге сүзләр бер-берсеннән нәрсә белән аерыла? Казан | шәһәр | Алсу | кыз | Кукмара | поселок | Акбай | кушамат | Идел | елга | Сафина | фамилия |
- 3 төркемнән 1 нче номерлы укучы җавап бирә.
- Баш хәрефтән язылган исемнәр ничек дип тә, юл хәрефеннән язылган исемнәр ничек дип атала?
-Теманы ничек дип атыйбыз, укучылар? | Максатлар куя, дәрес темасын формалаштыра.
- Әлеге сүзләр язылышлары белән аерылалар.
- Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр була. Ялгызлык исемнәр баш хәрефтән, уртаклык исемнәр юл хәрефеннән язылалар
- Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.
| Регулятив: максат кую; коммуникатив: сораулар кую; танып белү: гомумуку – танып белү максатын үзлектән билгеләү; логик-проблеманы билгеләү.
|
4. Авырлыкны җиңү һәм проектны төзү
Эй ар гайд структурасын( 1 минут вакыт бирелә)
| Проблемалы ситуацияләрне чишү | Проблемалы ситуацияләрне чишү юлларын ачыклау. -Дәфтәрләрне ачып, теманы язып куябыз. Мин сезгә хәзер биремнәр язылган әзер битләр өләшәм. Эй ар гайд структурасын кулланып, тиз генә андагы билгеләмәләр белән танышып чыгасыз. Әйе | Билгеләмә Утверждение) | юк |
| Барлык исемнәр дә баш хрефтән языла |
|
| Кеше исеме, фамилиясе, атасының исеме баш хәрефтән языла |
|
| Китап, журнал, газета, спектакль, кино, группа, спорт клублары, командалары исемнәре баш хәрефтән һәм куштырнаклар эчендә языла |
|
| Авыл, шәһәр, поселок, дәүләт, елга, диңгез, океан, материк, тау, чишмә исемнәре баш хәрефтән языла |
|
| Кушаматлар баш хәрефтән языла |
|
| Ялгызлык исемнәр төрдәш предметларның һәм затларның берсенә генә бирелә |
|
| Төрдәш предметларның барысы өчен дә уртак исемнәр уртаклык исемнәр дип атала |
|
-Китапларыгызның 12 битен ачып, кагыйдәне укыгыз, һәм кабат алдыгызда яткан билгеләмәләрне карап чыгыгыз. (нәтиҗә ясала)
| Максатка ирешү планын төзиләр һәм чараларын билгелиләр ( алгоритм, модель һ.б.)
Укучылар битләрдә эшлиләр.
Модель Исем Ялгызлык уртаклык
| Регулятив: планлаштыру, прогноз ясау; танып белү: модельләштерү, логик- проблемаларны чишү, логик фикерләү чылбырын төзү, дәлилләү, гипотеза һәм аның нигезен күрсәтү; коммуникатив: мәгълүматны эзләүдә һәм сайлауда инициатив хезмәттәшлек. |
5. Беренче кат ныгыту | Аңлап кабул итүне тәэмин итү. | Аңлап кабул итүне тәэмин итү. Беренчел йомгаклау (гомумиләштерү) Игътибар!!!! -Әлеге модельне 16 нчы күнегү нигезендә ныгытабыз. Күнегүдән 3 ялгызлык һәм 3уртаклык исем язып аласыз. | Алгоритмнарны телдән кабатлап,типик биремнәрне чишәләр.
Модель тулыландырыла | Регулятив: контроль, бәяләү, төзәтмә кертү. Танып белү: гомумуку- белемнәрне структуралаштыра белү, мәсьәләләрне чишү буенча нәтиҗәле ысуллар сайлау, сөйләмне аңлап төзи белү, рефлексия чаралары һәм шартлары; коммуникатив: хезмәттәшеңнең үз-үзен тотышын контрольдә тоту, төзәтмә кертү, аны бәяләү. |
6. Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге. | Белемнең үзләштерелеш дәрәҗәсен тикшерү | Яңа белемнәрне куллану эшен оештыру. Игътибар!!!!
-Җилкәдәш дустыгыз белән дәфтәрләрегезне алмашып, күнегүне тикшерегез | Мөстәкыйль эш. Эталон буенча үзтикшерү адымнарын чагыштыру. Укучылар бер-берсенең эшен тикшерә, нәтиҗә ясала | Регулятив: контроль, төзәтмә кертү; алган белемнәрне аңлап барлау һәм үзләштерәсе белемнәрнең сыйфатының дәрәҗәсен билгеләү; шәхси: эшчәнлек. |
7. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре) модель фрэйера (2 минут вакыт бирелә)
|
| Рефлексияне оештыру. Игътибар!!!! - Бүгенге дәрес сезгә нәрсә бирде?
- Сезнең өчен нәрсә яңалык булды?
-Ә хәзер фрейер моделен кулланып, белемнәребезне тикшереп алыйк. Алдыбыздагы битләрне мин күрсәткәнчә бөклибез. Уртага ялгызлык исемнәр дип язып куйдык. Билгеләмәсен, характеристикасын, мисалларын һәм капма-каршы мисалларын язасыз . Нәтиҗә ясала. Игътибар!!!! Өй эшен алыгыз. - 14 нче күнегү(язма)
- Татарстандагы елгалар исемнәрен язып килегез
| Үз уку эшчәнлеген бәяләүне, максат һәм нәтиҗәләрне, үзләштерү дәрәҗәсен оештыру.
Эш тикшерелә, нәтиҗә ясала. | Коммуникатив: үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү; танып белү: рефлексия; шәхси: нәтиҗәләр чыгару |