Исем сүз төркеменә мөстәкыйль эш биремнәре
учебно-методический материал (6 класс) на тему
6 нчы сыйныфларның татар төркемнәре өчен исем сүз төркеменә мөстәкыйль эш биремнәре
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 16.25 КБ |
Предварительный просмотр:
ТЕСТ
6 НЧЫ КЛАСС (татар төркеме)
- Исемнәрне табыгыз, асларына сызыгыз.
Хәлвә сатучылар үзләренең хәлвәләрен мактый-мактый сатып торалар иде.
- Г. Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигырендә нәрсә? соравына җавап бирүче сүзләрне бер сызык белән билгеләгез.
Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
— Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр я өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
— Ах, җүләр маэмай! тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!
- Ясалма исемнәрнең кушымчаларын билгеләгез.
Батырлык, сүзлек, юлдаш, гөрләвек, сызык, бүлмә, себерке, кыргыч
- Ялгызлык исемнәренә бер сызык сызыгыз.
Нәгыймә белән Гайшә урындыкларга сыенганнар. Г. Тукай Арча районы Кушлавыч авылында туган. Акбай – минем яраткан этем. Җирдән Айга кадәр ераклык – 356 мең 410 километр.
- Берлек санда бирелгән исемнәргә күплек сан кушымчаларын ялгап языгыз.
Китап , урман , болыт , кәгазь , гомер , кагыйдә , таң , болын , көн , кыш , кояш , яшь .
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Исем сүз төркемен ктбатлау.(6 сыйныф рус төркеме.)
6 нчы сыйныфлар өчен исем темасы буенча дәрес эшкәртмәсе....
![](/sites/default/files/pictures/2012/03/30/picture-72800.jpg)
6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем сүз төркемен кабатлау.
6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем темасына дәрес планы....
![](/sites/default/files/pictures/2012/03/30/picture-72800.jpg)
6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем сүз төркемен кабатлау.Дәрес презентациясе.
6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем темасына дәрес презентациясе....
![](/sites/default/files/pictures/2013/05/16/picture-255164-1368693889.jpg)
Исем сүз төркемен өйрәнү өчен таблицалар
Исем сүз төркемен интерактив такта кулланып укыту өчен таблицалар 4-7 кл....
![](/sites/default/files/pictures/2017/10/22/picture-962737-1508688755.jpg)
Татар һәм рус телләрендә исем сүз төркеменең уртак һәм аермалы яклары.
Татар һәм рус телләрендә исем сүз төркеменең уртак һәм аермалы яклары....
![](/sites/default/files/pictures/2024/10/08/picture-1536545-1728367349.jpg)
Исем сүз төркемен кабатлау
6 нчы сыйныфта исем сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау өчен дәрес планы....