"Сугыш вакыйгаларын сурәтләүнең иң матур үрнәге"
презентация к уроку (11 класс) на тему
Бөек Ватан сугышы темасы поэзия өлкәсендә дә гәүдәләнеш таба. Минем аеруча фронтовик шагыйрь Фатих Кәрим турында әйтеп узасым килә. Фатих Кәрим- әдәбиятыбызда җуелмас эз калдырган шагыйрьләребезнең берсе. Иҗади эшебезне “Сугыш вакыйгаларын сурәтләүнең иң матур үрнәге” дип атадык. Иҗади тикшеренү эшемнең максаты Ф.Кәрим иҗатында Бөек Ватан сугышы темасы, аның поэзиясендә немец солдаты образын ачу.Максат түбәндәге бурычларны хәл итүне таләп итте: Ф.Кәрим иҗатында сугыш темасының чагылыш үзенчәлекләрен күзәтү. Хезмәтнең тикшерү объекты –“Гөлсем”, “Ант”, “Сагыну җыры”, “Халык үче” шигырьләре,“Тимер һәм тимерче балладасы”. Максат һәм бурычлардан чыгып хезмәт кереш, төп өлеш , йомгак һәм библиографиядән тора.
Шагыйрьнең “Гөлсем”, “Ант”, “Сагыну җыры”, “Халык үче” шигырьләрен анализлагач, без шундый нәтиҗәгә килдек: фашист, немец образын ул төрле сүзләр белән куллана: дошман, вандал, фашист, үлем. Немец солдаты образы үлем төшенчәсенә тәңгәл килә. Немец сүзен үлем сүзе җелән алыштырсаң да, сүзнең мәгънәсе үзгәрми, сүз кем турында барганлыгы беленеп тора. Без авторның иҗатын башка яктан карадык, Ф.Кәрим үзенең поэзиясендә немец солдаты образын ничек гәүдәләндерә. Шагыйрь иҗатында фашистларның ерткычлыгын, явызлыгын күрсәтә.
Миндә “Тимер һәм тимерче балладасы” турында миндә шундый уйлар туды: татар әдәбиятында ул уңышлы әсәр, чөнки патриотик хисләр уята, фашизмны шигъри ялкын белән көйдерә. Фатыйх Кәрим поэзиясенең патриотизмнын күрсәтүче мөһим моментларның берсе. Автор безгә ике дөньяны күрсәтә: немецлар таптаган җирләрне һәм Туган илебезне. Сугыш мәхшәре эчендә, ут һәм кан эчендә романтика күрү Ф.Кәримнең тормышка, яктылыкка ышанычы белән бәйле иде. Бу ышаныч сугышның иң драматик ситуацияләрендә романтик планда сурәтләү мөмкинлеге тудырды.
Иң беренче игътибарыбызны баллада героена юнәлтик. Балладаның төп герое-Саттар. Баллада алымы шагыйрьдә барлык буяуларны калку итеп бирергә, конфликтны кискен итеп сурәтләргә мөмкинлек бирә. Баллада бөтенләе белән сугышның зур гомумиләштерү белән сурәтләнгән эпизодына, яшәү рәвеше белән үлем арасындагы көрәш эпизодына эйләнеп китә. Тормышның үлемне җиңүе әсәрдә Саттарның тимер тавын җиңеп чыгуы аша җанландырыла диеп әйтелә Мәҗитов әсәрендә. Сугыш мәхшәре эчендә, ут һәм кан эчендә романтика күрү Ф.Кәримнең тормышка, яктылыкка ышанычы белән бәйле иде. Бу ышаныч сугышның иң драматик ситуацияләрендә романтик планда сурәтләү мөмкинлеге тудырды. Һәм шуңа күрә, бу әсәр сугыш вакыйгаларын сурәтләүнең иң матур үрнәге булып тора.
Сугыш һәм фаҗига. Бу ике төшенчә аерылгысыз бәйләнгән. Фатих Кәрим төшенчәсе дә шушы төшенчәләр тирәсендә кайный. Сугыш аны көрәшче - шагыйрь итте, бу фаҗига аны үлемгә этәрде. Шагыйрьнең шушы афәтне - сугышны сурәтләүгә багышланган әсәрләрен күздән кичергәч, бер олы хакыйкатькә инанасың: сугыш булмаска тиеш, фаҗигаләргә чик куелсын! Шагыйрьнең әдәби мирасының кыйммәте шушы түгелмени?!
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
fkarim.ppt | 243 КБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.
Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....
"Исемең матур, кемнәр куйган?"
Внеклассное мероприятие...
И туган тел, и матур тел
“И туган тел, и матур тел”- дигән Г.Тукай һәм шунда матурлыгын сиздереп “Әткәм-әнкәмнең теле”, - дип өстәгән. Бу сүзләрдә күңел назы, бөтен җаның-тәнең белән ярату, өзелеп әйткән тойгылар ...
Классный час "Кеше һәрьяклап матур булырга тиеш"
Этот материал можно использовать при проведении классного часа....
Проект дәрес "Кеше кайчан матур була?"
Рухи гариплек арта барган, ансат юл белән байлык туплау көчәйгән заманда, яшьләребез кайсы кыйблага табынырга тиеш? Әхлаксызлык, миһербансызлык чиреннән аларны ничек саклап к...
Ф.Кәрим “Сугыш вакыйгаларының сурәтләүнең иң матур үрнәге”
Бөек Ватан сугышы темасы поэзия өлкәсендә дә гәүдәләнеш таба. Минем аеруча фронтовик шагыйрь Фатих Кәрим турында әйтеп узасым килә. Фатих Кәрим- әдәбиятыбызда җуелмас эз калдырган ...