Х.Туфанның тоткынлык елларындагы поэзиясендә сугыш темасы
творческая работа учащихся (11 класс) на тему

Фахрутдинова Алена Ришатовна

Кеше эзләнү һәм көтү, юксыну һәм сагыну утларында янар өчен генә яратылган. Һәрвакыт каядыр,нәрсәгәдер җан тартыла,омтыла. Газабы да, ләззәте дә бергә кушылган шундый рухи халәткә кеше акылы – җаны тудырган бер тылсымлы күренеш бар. Ул – шигърият. Ул һәрвакыт якында, янәшәдә генә, күңелдә. Ләкин аңа ирешүе,аны тотып алуы кыен, ул үзгәрүчән, йөгерек. Серле бу дөнья аның үзендә, ләкин ул аны табигатьтән ,тирәсендәге кешеләрдән эзли.

Шигърият халыкның үзаңын сурәтле фикерләү чаралары ярдәмендә чагылдыра. Иң җитлеккән, камил эшләнгән әсәрләре буларак Хәсән Туфанның тоткынлык диварларында иҗат иткән шигырьләре санала. Әдәби тәнкыйтьтә хәтта Туфан бары төрмә чорында язылган шигырьләре белән генә бөекләр рәтенә баса алды, дигән  караш та яшәп килә.

Х.Туфан да гомумхалык фаҗигасенә - сугыш тематикасына битараф кала алмый. Мәгълүм сәбәпләр аркасында шагыйрь 1941-1945 еллар Ватан сугышында катнашмаса да, якыннары, дуслары, ахыр чиктә үзе (әдип беркайчан да шәхсине гомумидән аерып  карамый) тартып кертелгән афәт турында күп уйлана. «Ерактан китеп карау» вакыйга-хәлләргә киңрәк бәя бирергә мөмкинлек  тудыра [Галиуллин, 2003, 22]. «Каеннар сары иде», “Гөлләр инде яфрак яралар», «Иртәләр җитте исә», «Кырда ике ак канат ята», «Сугыш», «Ни булды бүген сиңа?», «Кем тиде?» һәм башка шигырьләрендә Х.Туфан илебез тарихындагы олы  фаҗигаләрдән булган Ватан сугышын төгәл, вакыты белән натуралистик  күренешләр, сугыш белән бәйле вакыйгагаларга карашын үзенә генә хас алымнар, фәлсәфи уйланулар аша шигъри формаларда сурәтли. Тулаем шагыйрьнең тоткынлык чор шигъриятенә түбәндәге моментлар хас:

-    шагыйрь кеше күңеленең бөтен тирәнлегенә үтеп, тоткынлыкка дучар булган шәхеснең драматик кичерешләрен нәфис шигъри формаларга төрә;

-    сугышка нәфрәт белән язылган әсәрләрендә шагыйрьнең лирик герое язмышы аша үз фаҗигале язмышы да тулырак ачыла;

-    лирик «мин”нең сөйгәненә булган мәхәббәте туган җирен, халкын ярату, өметләнү булып үсеп чыга;

-    лирик каһарман табигатьнең, галәмнең җанлы бер кисәге буларак күзаллана; матдиятлелек фәлсәфәсе алгы планга чыга;

-    шигырьләрдә лирик геройның иреккә омтылышы күңе­лендәге моң, сагыш һәм җан сыкравы булып яңгырый.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon h.tufan_.doc93 КБ

Предварительный просмотр:

Укучыларның Д.В.Вилькеев исемендәге VI шәһәр конференциясе

Татар филология секциясе

 Х.Туфанның тоткынлык  елларындагы поэзиясендә сугыш темасы

Нурхаметова Әдилә,

11А сыйныф укучысы,

37нче гимназия,

Авиатөзелеш районы, Казан шәһәре

                                                                                                 

                                                                                                            Фәнни җитәкче:

                                       Фәхретдинова А.Р., филология фәннәре кандидаты,

Багавиева В.И. 1 кв.категорияле

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Казан-2015

Эчтәлек

1.Кереш өлеш. Теманың актульлеге…………………………………….......................3-4

2. Х.Туфан “Каеннар сары иде”, “Гөлләр инде яфрак яралар”, “Иртәләр җитте исә”, “Ни булды сиңа бүген”,”Кем тиде”..........................................................................................5-10

3.Йомгак.................................................................................................................................10-12

4.Кулланылган әдәбият.............................................................................................................12

Кереш

Хезмәтнең актуальлеге: Кеше эзләнү һәм көтү, юксыну һәм сагыну утларында янар өчен генә яратылган. Һәрвакыт каядыр,нәрсәгәдер җан тартыла,омтыла. Газабы да, ләззәте дә бергә кушылган шундый рухи халәткә кеше акылы – җаны тудырган бер тылсымлы күренеш бар. Ул – шигърият. Ул һәрвакыт якында, янәшәдә генә, күңелдә. Ләкин аңа ирешүе,аны тотып алуы кыен, ул үзгәрүчән, йөгерек. Серле бу дөнья аның үзендә, ләкин ул аны табигатьтән ,тирәсендәге кешеләрдән эзли.

Шигърият халыкның үзаңын сурәтле фикерләү чаралары ярдәмендә чагылдыра.

Татар шигърияте - дөнья әдәбияты фонында ул үзе уникаль,оригиналь күренеш. Хәсән Туфан иҗаты анда аерым урын тота.Төрле кимсетелүләргә һәм эзәрлекләүгә дучар ителгән халык вәкилләре өчен аның әсәрләре шифалы дәва, дару-дәрман буларак кабул ителә.Татар тарихында әдәбиятның алдынгы сафта торуы,тирән мәгънәлелеге,эчтәлеклелеге,югары камиллеккә ирешүләре,халыкчанлыгы – барлык уңышлы яклары –Хәсән Туфандай каләм ияләренең иҗади көч чыганагына кайтып кала.

        Х.Туфан – татар поэзиясенең бай һәм олы тарихында мактаулы урыннарның берсен биләгән, үз шигъри мәктәбен тудырган сүз остасы.Хәзерге татар шигъриятенең гомуми үсешенә,аның аерым вәкилләренә Туфан исеме белән билгеләнгән юнәлешнең  тәэсире зур һәм дәвамлы.Иҗатының тирән эчтәлеге,заманчалыгы,сәнгатьчә яңачалыгы белән ул – бу сүзнең югары мәгънәсендәге халык шагыйре, акыл белән җан берлегенә ирешкән сүз остасы.

Хезмәтебездә Туфан шигырьләрендә  сугыш темасына багышланган шигырьләрен анализлауны максат итеп алынды.                      

Лирик герой мәсьәләсе: Галимнәр фикеренчә, әдәбиятның башка төрләреннән аермалы буларак, лирик әсәрләрнең төп үзенчәлекләреннән берсе- автор шәхесенең тулырак ачылуы белән бәйле. Лирик геройда чагылыш тапкан автор шәхесе фикерләрнең шәхси характерда, текстта урын алган хис- кичерешләрнең автор аңы аша “узган” булуы әдәбиятның әлеге төрен характерлаучы мөһим билгеләрдән санала. Лирик герой турыдан-туры әдип-автор белән бәйләнгән. Ә автор образы әдәби фикердә берничә юнәлештә карала ала: әсәрләрдәге автор позициясе, авторлык башлангычы ноктасыннан; “лирик герой” төшенчәсе белән бәйләнештә; иҗатчы, әсәрне иҗат итүче шәхес мәгънәсендә. Бу мәгънәләрне тулы килеш үзенә җыйган төшенчә - лирик герой.    

     Гомумиләштереп,без үз хезмәтебездә лирик геройны- реаль чынбарлыкта яшәүче шәхеснең(күп очракта шагыйрьнең) сәнгатьчә сурәтләү  нәтиҗәсендә туган әдәби образы дип карау ягында торабыз. Автор үз әсәрендә билгеле бер тормышны, яшәешне,кешеләрне чагылдыра. Иң элек ул аларны үз башыннан, хис- тойгы дөньясыннан үткәрә, бәяли, типиклаштыра шуннан соң гына иҗади куәсен эшкэ җигә. Бу вакытта ул үзен иҗади эшчәнлек субъекты сыйфатында таныта.

            Тәкъдим ителгән иҗади эшебезнең тикшерү объекты булып Х. Туфанның шигырьләре алынды.Тикшерү предметы шагыйрь әсәрләрендә лирик геройның сыйфатлары һәм аның эволюциясе.

     Хезмәтнең структурасы. Иҗади эшебез максат һәм бурычларга бәйле рәвештә кереш,  төп өлеш, йомгак, библиографиядән тора.                                                                                                       

Төп өлеш

        “Шагыйрь биографиясе, аның шәхесе авторның барлык иҗатына эз сала”, -дип яза А. Михайлов шигырь белән аны тудыручы арасындагы мөнәсәбәт хакында уйланып [Михайлов,1965,22].Нәкъ шул моментлар Х.Туфан лирикасының асылын, йөзен билгели. Аның иҗаты – реалистик иҗат. Аның бөтенлеге, бер яктан,шул чор кешеләренең күбесенә хас булган тарихи каршылыкларны гәүдәләндерүдә, ягъни өмет-хыяллар,идеаллар,шәхси теләкләр белән реаль яшәеш, тарихи чынбарлык һәм заман таләпләре арасындагы мөнәсәбәт- бәйләнешләрнең тормышчанлыгында.

Иң җитлеккән, камил эшләнгән әсәрләре буларак Хәсән Туфанның тоткынлык диварларында иҗат иткән шигырьләре санала. Әдәби тәнкыйтьтә хәтта Туфан бары төрмә чорында язылган шигырьләре белән генә бөекләр рәтенә баса алды, дигән  караш та яшәп килә.

Х.Туфан да гомумхалык фаҗигасенә - сугыш тематикасына битараф кала алмый. Мәгълүм сәбәпләр аркасында шагыйрь 1941-1945 еллар Ватан сугышында катнашмаса да, якыннары, дуслары, ахыр чиктә үзе (әдип беркайчан да шәхсине гомумидән аерып  карамый) тартып кертелгән афәт турында күп уйлана. «Ерактан китеп карау» вакыйга-хәлләргә киңрәк бәя бирергә мөмкинлек  тудыра [Галиуллин, 2003, 22]. «Каеннар сары иде», “Гөлләр инде яфрак яралар», «Иртәләр җитте исә», «Кырда ике ак канат ята», «Сугыш», «Ни булды бүген сиңа?», «Кем тиде?» һәм башка шигырьләрендә Х.Туфан илебез тарихындагы олы  фаҗигаләрдән булган Ватан сугышын төгәл, вакыты белән натуралистик  күренешләр, сугыш белән бәйле вакыйгагаларга карашын үзенә генә хас алымнар, фәлсәфи уйланулар аша шигъри формаларда сурәтли.

«Каеннар сары иде» (1942) шигыре - Туфанның турыдан-туры сугыш вакыйгалары турында язган беренче әсәрләреннән. Шигырь сабый баланың сугышка китеп кире кайтмаган әтисе турында, төп образ - бала. Әсәрдә авторның әрнү хисе беренче планга чыга. Әлеге хиснең сәбәбе булып сабыйның аяныч хәле тора. Кечкенә генә сюжет та сиземләнә. Кайгының нәрсә икәнен белмәгән сабый моң, сагыш, кайгы хөкеменә ташланган. Әйләнә-тирәдәге тормыш шартлары да кырыс: сугыш чоры, салкын, көз. Якмаган өйдә шәлләренә төренеп, әтисен юксынып, сагышланып утыра сабый. Аның күңел кичерешләре “көзнең күңелсез чагы» белән бәйле. Табигать белән кеше күңеле чынбарлык арасында аваздашлык ачык чагыла. Гөлләр кыраулы, димәк, тормыш та кыраулы, яшәештә нур сүнгән. Шигырьдә кулланылган табигать образлары шәхеснең үкенечле хисләрен куертып, тыгызландырып җибәрә. Шагыйрьнең төсләргә мөрәҗәгать итүе дә кызыклы. Сары - кайгы, сагыш һәм ялгызлык символы, баланың күзләре зәңгәр итеп бирелүе, күк төсе тынычлык, ирек билгесе булып аңлашыла. Әмма шул зәңгәр күзләр дә тормышны кырау суккач, яшьләнергә мәҗбүр булалар. «Никтер сабыйга сәлам хат китермиләр», дип шагыйрь үз хәленә дә ишарә ясый. Шул ук вакытта игътибар белән укыганда, сабый бала образы артында без авторның үзен күрәбез. Юкка гына «кайгының ни сүз икәнен белмәгән сабый бала» дигән юллар ике тапкыр кабатланмый. Автор сабыйның кайгы белмәвен түгел, ә бәлки, киресенчә олы кеше дәрәҗәсендә тирән тоюына басым ясый. Көз образы да әлеге фикерне раслый кебек.. Фикерләрен әйтү өчен, шагыйрь бала образын сайлап ала, сабый маскасы артында хәрәкәт итә. Соңгы строфаның беренче юлына күз төшерик: «синең дә бардыр, күрәсең, әрнүләр, җәлләүләрең». Автор лирик героеның аяныч язмышын әйтеп бирә дә, хәсрәтенең тагын бер сәбәбен ача. «Аның лирик герое баланың киләчәген үз язмышы белән тиңләп тә хәсрәтләнә икән!». Автор аңының мондый рәвештә бирелүен рольгә керүче герой дип билгелибез. Әсәрдә объектив эчтәлек артында яшерен, субъектив мөнәсәбәт урын алуы - бәхәссез. Автор аңының әлеге формасы Туфанның тоткынлык чорында һәм аннан соң язылган шигырьләре өчен гаять табигый һәм системалы күренеш була. Ягъни әсәрләрнең нигезен күренеп торган объектив эчтәлек тәшкил итсә дә, аның артында яшерен мәгънә субъектив эчтәлеккә урын калдырыла.

Шагыйрьнең югарыда каралган шигыреннән соң 1947 елга кадәр язылган барлык әсәрләре диярлек, теге яки бу рәвештә сугыш фаҗигасе белән бәйле. Сугыш, нигездә шагыйрь өчен үз фикерләрен, дөньяга карашын, илдәге (тәртипләргә бәя-мөнәсәбәтен белдерү өчен фон ролен үти. Шагыйрь, беренче чиратта, шәхси фаҗига аша илдә, җәмгыятьтә барган тетрәнүләр, тәртипсезлекләр, асыл кыйммәтләр, кешелек идеаллары хакында уйлана. Гомеренең соңгы көннәренә чаклы шагыйрь вәхшилекне, явызлыкны кире кагу, туган илен яратуны якын кешеңне сагыну аша сынландыру, табигать белән аның таҗы, югары казанышы - кеше арасындагы мөнәсәбәтне дә үзе өчен ахыргача ачыклау кебек иҗади кыйбласына турылыклы калды.

Х.Туфан сугыш вакыйгаларына мөнәсәбәтен бары үзенә генә хас алымнар белән, гаҗәеп тәэсирле лиризм агымы аша әйтеп бирергә омтыла. Моңа шагыйрьнең М.Җәлил һәм җәлилчеләр истәлегенә аларның батырлыгына багышлап язылган шигырьләре дәлил була ала. Җәлил циклы дип атап булырлык әлеге әсәрләрдә Туфан герой-шагыйрьнең образын тудыру белән генә чикләнми, шуңа бәйле рәвештә мөһим фәлсәфи, сәяси-иҗтимагый, этик мәсьәләләрне күтәрә. Шуңа күрә аларда сугыш кебек афәтне китереп чыгаручыларның вәхшилеген фаш итү максаты гына куелмый, ә гомумирәк, масштаблырак проблемалар күтәрелә. Иң мөһиме, болар бар да шәхес язмышы, Туфанның шәхси фаҗигасе яссылыгында ачыла.

Муса образы Туфан иҗатына очраклы гына керми. Беренчедән, ике шагыйрь дә сугышка кадәр дустанә яшәгәннәр. Икенчедән, Туфанга Җәлил язмышы якын, икесе дә - мәхбүс, фаҗигаләре дә - уртак. Туфан, тоткынлык шартларында яшәгән кеше буларак, иптәше кичергән газапларны ачыграк итеп күз алдына китерә ала. Моның үрнәк мисалы булып «Моабитны күрдем төшемдә» (1947) шигыре тора. Әсәрнең төп сюжет линиясе лирик «мин» күргән төштә бирелә. Әмма бу авторның үз фаҗигасен, үз фикерен әйтү өчен пәрдә генә. Асылда, төштә күрелгән нәрсәләр бар да өндә һәм лирик герой (ягъни тоткынлыктагы шагыйрь Туфан) төрмә тормышын үз күзләре белән күреп белә. Дөрес, үз фикерен яшерү өчен мондый тормышның бары төштә генә булып калуына теләк белдерә:

Моабитны күрдем төшемдә мин,

Фашистларны күрдем төшемдә

Күрмәсәңче, дөнья, беркайчан да,

Күрмәсәңче моны

Өнеңдә.

Автор әлеге юлларны дөньяга риторик эндәш, фаҗигале морәҗәгать рәвешендә ике тапкыр кабатлый. Шуның белән ул укучыны искәртә күк: юк, болар бар да төштә түгел, ә өндә; фашистныкына тиң явызлык белән совет иле инде күптән очрашкан. Шагыйрь хыялында бирелгән төрмәне бөтен детальләре- белән күз алдына бастырып, җир йөзендәге явызларның азатлыкны, ирекне буу юлына басуын фаш итүгә алына. Тимер пәрәвезле тәрәзәләр, кат-кат йозаклы ишекләр, урта гасыр инквизициясе допросларын яңарту, керсез җанына исерек кулын тыгып, адәм баласының иң саф «алмаз»ын - тормышка мәхәббәтен үтерергә омтылу - фашизмның кешелек дөньясын бетерүгә керткән өлеше ул. Күзгә күренеп торган эчтәлек артында укучы Туфанның үз язмышын күрә. Лирик герой тупас сүзләрдән дә курыкмый: мифик, дини образларны кулланып, вәхшиләрне «үрмәкүч», «мародер» дип атый.

Туфанның явызлыкка нәфрәт белдереп, яшәүгә дан җырлаган, җир йөзендә үз үлемеңнән соң да исемеңне калдыру мәсьәләсен күтәргән әсәрләреннән берсе - «Чәчәк сибелә җилдә» (1947) шигыре дә Җәлилгә багышланган иҗат бәйләменә керә. Шигырьдә Мусаны һәлак итү күренеше тасвирлана. Аны атарга алып баралар. Ике кулын артка куеп, тыныч кына, эштән кайткан кебек кенә үлемнән курыкмыйча  атлый ул. Күңелендә - «табигатькә - тере мәңгелеккә азаккы кат өзелеп соклану», соңгы тапкыр якты дөнья белән саубуллашу. Үтерүчеләрнең максаты бер генә - кешене яшерен юк итү. Әмма моның белән табигать килешми. Бөтен әйләнә-тирә бу җинаятькә үз мөнәсәбәтен күрсәтә, шул ук вакытта тоткынга теләктәшлек белдерә. Моңсу ай аның соңгы юлын яктырта, үксеп искән җил юлына чәчәкләр сибә, урман да  “үтерә бит кешене» дигәндәй үкереп куя, бәхилләшергә офыктан кояш килеп чыга. Табигать сурәтләре фаҗигане куерта, алар автор мөнәсәбәтен чагылдыра, аның кичереш дәрәҗәсен бирүгә буйсындырыла. Юк, кешенең үлеме яшерен кала алмый, җинаятьнең мәңгелек шаһитлары кала.

Баш иеп ул уза имән картка,

Сеңелләр күк сылу каенга.

Горизонттан кояш килеп чыга

Бәхилләшеп, күреп калырга.

«Татар әдәбиятының бай мәрсия традицияләренә таяну, баллада жанрының шартлы сурәтләре, героиканы тасвирлаган патетик сөйләм - болар барысы бергә шигырьдә гармонияле бербөтенгә кушыла». Хикәяләүче роленә кереп, автор кешене дә табигатьнең аерылмас кисәге дип саный. Аның идеясе ачык: әгәр дә кеше дөньяда вакытта изгелек кылган икән, аның эш-гамәлләре эзсез югалмый: «җир барыбер аның төсе итеп алып кала соңгы эзләрен».

Җинаятьнең иң соңгы мизгелендә автор хисләр киеренкелеген иң югары дәрәҗәсенә күтәрә:

Винтовкасын озак төзи җәллад:

Йөрәк турысын эзли шикелле... ...

Әллә шунда Кошлар кычкырдылар,

Әллә аңа шулай ишетелде:

Бик еракта, Идел буйларында,

Җавап көтеп,

үксеп, тилмереп,

Нәни балан кебек сабый бала:

«Минем әти кайда?», - ди кебек.

«Бик еракта, Идел буйларында» яшәгән, «нәни балан кебек сабый баланың» тилмереп, сагынып «Минем әти кайда?» дип өзгәләнүләре лирик герой өчен аеруча аяныч, чөнки аның күз алдына уз сабые килеп баса. Шигырь юлындагы балан - бала янәшәлеге очраклы түгел. Баштагы строфаларның берсендә автор үлемгә баручы геройның «юл буенда үскән баланны» иркәлисе килүен искәрткән, кәккүге дә «елап арыган олан күк» үксегән иде.

Атты фашист...

Урман үкереп куйды...

Үтерәләр бит кешене, - дигән күк...

Әсәрнең башында һәм ахырында кабатланучы чәчәк символы үтерелүченең һәр яктан хөрмәткә лаек, онытылмаслык шәхес булуын ассызыклый. Шагыйрь концепциясендә үлүченең кем икәнлеге ачык әйтелмәгән. Җәлилме ул, әллә Сталин сәясәте юк иткән миллионлаган  исемсез корбаннарның берсеме - анысы мөһим дә түгел. Иң мөһиме шул: ул - Кеше. Әсәрнең беренче юлларыннан ахырына кадәр «яшерен һәлак ителү белән батырлык  эзсез югаламы?» дигән проблема сызылып бара

Туфан лирикасында чагылыш тапкан хис-кичерешләр, эмоцияләр, беренче чиратта, авторның шул моменттагы халәте  хакында сүз йөртергә мөмкинлек бирә.

«Илдә ниләр бар икән?» (1944) шигыре хатын-кызларның моң-сагышларын, көтү-юксынуларын күз алдына китереп, уйлану рәвешендә язылган, шагыйрьнең хатынына багышлап язылган үлемсез әсәрләр циклын башлап җибәрә. Бер үк вакыт та ул сугыш елларындагы миллионлаган солдат хатыннарының фронттагы, төрмәләрдәге якыннарын сагынып моңлануын да күз алдына бастыра:

Уйлыйдыр ул: «Сау микән?

Эче тулы зар микән?

Хәсрәтләрен таратырга

Тәмәкесе бар микән?

Исән микән, сау микән?»

Лирик геройны (Хәсән Туфанны) каядыр еракларда яшәүче яраткан кешесенең тормышы һәм рухи халәте борчый. Ул өч строфа буена үзен сагынып, тилмереп көтүче кешесенең уйлары, өмет-хыяллары, борчу-сагынулары турында сөйли. Яраткан кешесенең ни уйлауларын, ниләр эшләвен ул бары күз алдына гына китерә, хәсрәтенең чыганагы да шул. Лирик геройның хисе дә - хатынының хәсрәте өчен борчылу. Туфан сөйгәнем мине сагына, дип аңына сеңдерә, бер хис икенчесен тудыра. Бер-берсен өзелеп сөйгән ике җанны илдәге гаделсезлек аерган.

«Лирика кешене чолгап алган чынбарлык турында сөйли, ләкин бу чынбарлык үзенчә - ул тудырган кичерешләр, рухи халәтләр аша чагылдыра». Сугыш беткәч, туган илгә кайту темасы Туфан шигырьләрендә төрле яклап яктыртылышын таба. Шагыйрь меңләгән совет солдатларының сугыштан кайту мотивларына мөрәҗәгать итә, үзенең дә шулар белән бергә булуын күз алдына китерә. Шунда шигырьләренә янә хатын-кыз образы килеп керә. Сөйгәнен ирен сагынып каршы алуы, яңадан кавышулары хакында уйлана. Шул нигездә «Илдә ниләр бар икән?», «Иртәләр җитте исә», «Син дә көттеңме?», «Нишләтик сине, йөрәк?» һәм башка шигырьләре туа.

Тулаем шагыйрьнең тоткынлык чор шигъриятенә түбәндәге моментлар хас:

  • шагыйрь кеше күңеленең бөтен тирәнлегенә үтеп, тоткынлыкка дучар булган шәхеснең драматик кичерешләрен нәфис шигъри формаларга төрә;
  • сугышка нәфрәт белән язылган әсәрләрендә шагыйрьнең лирик герое язмышы аша үз фаҗигале язмышы да тулырак ачыла;
  • лирик «мин”нең сөйгәненә булган мәхәббәте туган җирен, халкын ярату, өметләнү булып үсеп чыга;
  • лирик каһарман табигатьнең, галәмнең җанлы бер кисәге буларак күзаллана; матдиятлелек фәлсәфәсе алгы планга чыга;
  • шигырьләрдә лирик геройның иреккә омтылышы күңелендәге моң, сагыш һәм җан сыкравы булып яңгырый.

Кеше җанын тирәнтен аңлау белән бергә бу дәвердә Туфанның дөньяга карашы үткенәя. Хис һәм фикерләү аерылмас рәвештә бергә үрелеп бара. Әдипнең лирик герое нинди генә драматик коллизияләргә эләкмәсен, һәрвакыт чын Кеше, нык рухлы, югары идеаллы, корыч ихтыярлы шәхес булып кала. Шулай итеп, кеше һәм заман, явызлык-вәхшилек, мәхәббәт-нәфрәт проблемаларын күтәргәндә шагыйрь гуманистик чишелешне өстен күрә. Хаксызга күргән газаплары турында язганда да аның шигыре үзәгендә сөйгәненә халкына, милләтенә мәхәббәт, дөньяда гаделлекнең өстен чыгачагына ышаныч тойгысы ята. Ул кайда гына булмасын, гомерлек юлдашлары - ай, кояш, сандугач, былбыл, гөл-чәчәкләр аның белән бергә атлыйлар. Ул дөньяның матурлыгын күрә белә, гүзәллеккә соклана.

Йомгак

  Татар әдәбияты, татар шигърияте! Дөнья әдәбияты фонында ул үзе уникаль, оригиналь бер күренеш. Х. Туфан иҗаты анда аерым урын тота. Төрле кимсетелүләргә дучар ителгән халык вәкилләре өчен аның әсәрләре шифалы дәва, дару-дәрман буларак кабул ителә. Татар тарихында әдәбиятның алдынгы сафта торуы, тирән мәгънәлелеге,эчтәлеклелеге,югары камиллеккә ирешүләре,халыкчанлыгы-барлык уңышлы яклары-Х.Туфандай каләм ияләренең иҗади көч чыганагына кайтып кала. Әдәбиятның бер үзенчәлеге игътибарны җәлеп итә: халык тарихы белән иң тыгыз бәйләнештә яшәсә дә, татар әдәбияты башлыча ниндидер тарихи-иҗтимагый хәрәкәтнең җиңүгә ирешүе, өстенлеккә чыгуы нәтиҗәсе буларак мәйданга килмәгән. Ул аерым кешенең,шул максатка җанын фида итәргә әзер шәхеснең, аерым ялгызакларның казанышы буларак яши,бер югарылыктан яңа бер югарылыкка, яңа этапка күчә,алга бара.

   Егерменче гасырның бөек шагыйре Хәсән Туфан иҗатын лирик герое чагылышы ноктасыннан  чыгып, түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:

        Х.Туфан шигъриятенең үзәгендә кабатланмас һәм типик,
милли һәм социаль сыйфат-үзенчәлекләре, урыны-вакыты
күрсәтелгән конкрет шәхес образы тора. Автор аңының төп
формасы булган лирик герой шагыйрь шәхесен үзенчәлекле гәүдәләндерә.
Лирик герой образын ачуда биографик детальләр белән
берлектә сурәтләү чаралары, психологизм алымнары да катнаша.
Шулай итеп, Х. Туфан иҗатының чишмә чыганагы - шагыйрь-
нең тормышы, уй- фикерләре, хис-кичерешләре.

        Х.Туфан үзенең башлангыч чор иҗатында яңа җәмгы-
ять өчен көрәшүченең реалистик образын тудыру максатын куя.
Әсәрләрдә игътибар үзәгенә лирик «мин», аның рухи дөньясы
түгел, ә тормыш күренешләре, «объектив»лашкан геройлар алы-
на. 20 нче елларда язылган поэмаларында Х.Туфан поэзиясен-
дәге индивидуальлекнең ачыграк төсмерләнә баруы күренә.
Әсәрләргә шагыйрьнең үз тормыш тәҗрибәсе үтеп керә, биогра-
фиясе эзен калдыра, лирик каһарман шагыйрь образының
нигез-чыганагы һәм табигый яшәеш рәвеше булып китә. По-
эмаларда «мин» язмышы турыдан-туры илдә һәм әдип тормы-
шында барган үзгәрешләр белән тыгыз бәйләнештә ачыла. Ли-
рик каһарман белән чынбарлык аерылмас бөтенне тәшкил итә,
автор-хикәяләүче образы чор сурәтен тасвир итү максатына буй-
сындырыла. 30 нчы еллардан Х.Туфан үзенең хис-кичереш-
ләрен, тормышны һәм кешене аңлавын лирик күзлектән чы-
гып сурәтли башлый. Туфан илдә хөкем сөргән сәяси-иҗтима-
гый ситуациянең шигъри сурәтен бирү рухы белән яна. Ши-
гырьләрдә лирик каһарман - бәя бирүче дә сурәтләү предметы
да, ягъни ул бер үк вакытта объект та, субъект та.

        Х.Туфанның кырыгынчы еллардан башлап, шәхси язмышында, ил тормышында барлыкка килгән үзгәрешләр йогынтысында иҗат ителгән, тоткынлык чорында язылган әсәрләрендә хисләр гаммасы, иҗатчы образы, лирик «мин» сурәтендә җитди үзгәрешләр кичерә. Шагыйрьнең сугыш һәм кеше темасын үзәккә алган әсәрләренә фаҗиганең үзен тасвирлаудан бигрәк, аның әхлакый эчтәлеген, нәтиҗәсен шәхси кичереш аша иңләү хас. Әсәрләрне үз язмышына бәйләү гомуми күренешкә тормышчан конкретлык бирә, иҗатчы шәхесе сугышка, аның аша идеологиягә мөнәсәбәтне ачуга йөз тота. Туфанның мәхәббәт лирикасы үзәгендә моңсу сагыну хисе, юксыну, сөйгәненең тугрылыгына соклану, аның матурлыгы белән тәэсирләнү ята. Шигырьләрдә эчке кичерешләргә бай, сөйгән кешесенә мәңге тугры калган лирик каһарман сурәтләнә.

        Туфанның тоткынлык чорыннан соң иҗат ителгән шигырьләренә яшьлеккә, узган гомергә мөрәҗәгать итү, яшьлекне сагыну темасын тулырак ачу омтылышы хас. Тарихка, тарихи шәхесләргә мөрәҗәгать итеп, шагыйрь үз чорына, идеологиягә бәя бирергә омтыла. Бу әсәрләрендә күпләрне сокландыра, дулкынландыра торган эмоциональ кичерешләргә бай лирик герой һәм шагыйрь образы үзәктә тора. Иҗатының соңгы дәверендә Туфан татар халкы, туган тел, милләт өчен янып йөрүче милләтпарвәр буларак таныла. Бу дәвердә шагыйрьнең лирик «мин»е - автор образы -вакыйга-хәлләрне әйдәп баручы дәрәҗәсенә күтәрелми, сөйләм иясенең төп игътибары үз шәхесенә түгел, хис-кичерешләрнең сәбәбе булган күренешләргә юнәлтелә, нәтиҗәдә лирик герой белән автор арасында бәйләнеш ераклаша.

        Шулай итеп, Х. Туфанның күпчелек әсәрләрдә автор аңының лирик герой белән тәңгәллеге күзаллана. Бу - бигрәк      тә шагыйрьнең   шәхси   фаҗигасен      үзәккә алган     әсәрләрдә      ачык     чагыла.  Шагыйрьнең игътибар  үзәгендә Туфанның үз шәхесе түгел, ә ул күзәткән тормыш, шартлар, вакыйгалар, алына. Туфанның лирик системасында рольгә керүче герой формасы да еш кулланыла. Әлеге алым шагыйрьгә үз уй-фикерләрен, тышкы дөньяга бәя-мөнәсәбәтен башка геройларга да күчереп белдерергә ярдәм итә. Ягъни лирик геройны сурәтләү палитрасы байый.

Лирик “мин” барлык укучыларны дулкынландыра торган, үзенеке кебек кабул ителердәй уртак мөһим хисләрне сурәтли. Шагыйрь иҗат хыялы ярдәмендә үз хисләрен халыкның уртак тойгы – омтылышлары белән тоташтыра. Лирик герой белән шагыйрь шәхесенең холкы – фигыле, табигате, характеры, тормыш турында уйланулары уртак булып кала. Реаль тормышта һәр шәхестә бөтен кешелеккә хас уртак билгеләр бар. Шул ук вакытта ул миллионнар арасында берәүгә дә охшамаган, кай яклары беләндер башкалардан аерылып тора.

Шулай итеп, шагыйрьнең рухи көзгесе булган лирик геройның сыйфатлары һәм эволюциясе Х.Туфан шәхесе һәм иҗатының үсешен тулы гәүдәләндерә. Аңарда шагыйрьнең фикер – карашы һәм хис – тойгылары гына түгел, ә күпләрнең уртак, типик фикер тойгылары гәүдәләнеш тапкан

Кулланылган әдәбият

Әдәби әсәрләр:

  1. Туфан Х. Давыллы еллар лирикасы / Х. Туфан.- Казан: Тат.кит.нәшр.,1970.- 432б.
  2. Туфан Х. Стихотворения: Авториз.пер. с татарского / Х.Туфан. – М.: “Художественная литература», 1970.-207с.
  3. Туфан Х. Лирик шигырьләр. Төз. М. Гайнетдинов / Х. Туфан.-Казан: Тат.кит.нәшр.,1985.- 256 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бөек Ватан сугышы поэзиясендә вәгъдә, ант темасы.

Курс эше  БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ПОЭЗИЯСЕНДӘ ВӘГЪДӘ, АНТ ТЕМАСЫ....

Һади Такташ поэзиясендә дуслык һәм иптәшлек темасы

Һади Такташның шагыйрь буларак формалашуында аның Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев шигырьләрен уку, газета-журналлар белән танышып барулары зур йогынты ясый....

Дәрес темасы: Кичерде Туфан берүзе ... (Рус мәктәбендә укучы 7 сыйныф укучылары өчен әдәбият дәресе)

Максат.1.Укучыларны Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗат юлы белән таныштыруны дәвам итү;2.Шәхес культы чорын чагылдырган  шигырьләрен анализлау, ...

Хәсән Туфан шигырьләрендә мәхәббәт темасы бирелеше.

Дәшсәләр дә      Еллар, юллар мине      Әкияттән дә ерак-еракка,     Кармәт  офыклары киңлеге дә...

Зиннур Насыйбуллин шигырьләрендә сугыш темасы.

Использование регионального компонента во внеурочных занятиях....

Ф.Шәех иҗатында сугыш темасы

Каһәр суккан сугыш, - дип яза Фазыл Шәех үзенең “Әрнү"” дигән шигырендә. Гомумән, шагыйрь иҗатында сугыш төшенчәсе ничек ачыла?...