Рәвешләрне кабатлау.
методическая разработка (6 класс) на тему
- Нинди сүз төркеме рәвеш дип атала?
Эш яки хәлнең билгесен белдереп килә торган мөстәкыйль сүз төркеме рәвеш дип атала.
-Рәвеш нинди сорауларга җавап бирә?
Ничек? күпме? кайчан? кая? кайда? Нигә? сорауларына җавап бирә.
-Рәвеш җөмләдә кайсы кисәкне ачыклап килә?
Күбрәк фигыльне, сирәгрәк сыйфатны һәм рәвешне дә ачыклап килә.
-Башка сүз төркемнәреннән аера торган төп билгесе нинди?
Рәвеш –төрләнми торган сүз төркеме.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
r_veshl_rne_kabatlau.docx | 24.91 КБ |
Предварительный просмотр:
6 нчы сыйныф
Татар теле
Тема. Рәвешләрне кабатлау.
Максат.
1. Укучыларның рәвеш турындагы белем һәм күнекмәләрен системага салу, рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау.
2.Рәвешләрне сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллана белү күнекмәләрен ныгыту, сөйләм телен баетудагы әһәмиятен ачыклау.
3.Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.
Дәресне җиһазлау. дәреслек, шәхси карточкалар, күрсәтмә компьютер
Дәрес барышы.
I.Оештыру.
II.Актуальләштерү.
1.Телдән сорауларга җавап бирү.
- Нинди сүз төркеме рәвеш дип атала?
Эш яки хәлнең билгесен белдереп килә торган мөстәкыйль сүз төркеме рәвеш дип атала.
-Рәвеш нинди сорауларга җавап бирә?
Ничек? күпме? кайчан? кая? кайда? Нигә? сорауларына җавап бирә.
-Рәвеш җөмләдә кайсы кисәкне ачыклап килә?
Күбрәк фигыльне, сирәгрәк сыйфатны һәм рәвешне дә ачыклап килә.
-Башка сүз төркемнәреннән аера торган төп билгесе нинди?
Рәвеш –төрләнми торган сүз төркеме.
-Рәвеш җөмләдә нинди җөмлә кисәге булып килә?
Рәвешләр җөмләдә хәл, аергыч, хәбәр булып килергә мөмкин.
- Рәвешнең ничә төркемчәсе бар һәм ниндиләр?
Рәвешнең 6 төркемчәсе бар: саф, охшату-чагыштыру, күләм-чама, вакыт, урын, сәбәп-максат рәвешләре
- Рәвешләр ясалышлары ягыннан ничәгә һәм нинди төркемчәләргә бүленәләр?
Рәвешләр 5 төркемчәгә бүленәләр: тамыр, кушымчалар ялгау юлы белән ясалган, кушма, парлы, тезмә.
- Рәвеш нинди дәрәҗәләрдә килә ала?
Чагыштыру ( югарырак) һәм артыклык (иң югары) дәрәҗәләрендә килә ала
III. Алынган белемнәрне ныгыту
1.Түбәндәге җөмләләрдән рәвешләрне табарга.
Аз сөйлә, күп эшлә. (мәкаль)
Язын уңмаган, көзен уңмас.(мәкаль)
Элек үзе судан туды,
Хәзер үзе су тудыра;
Үзе ак мамыктай,
Ялтырый алмаздай. (Табышмак)
( Өй эше итеп бирелгән рәвеш кергән мәкаль һәм әйтемнәр, табышмаклар әйттерү, рәвешләрнең төркемчәләрен билгеләү)
-Укучылар, экранга игътибар итәбез
Саф рәвешләр | Салмак, тиз, тын, кинәт, ачыктан-ачык, кызу, тегеләй-болай.. |
Күләм-чама рәвешләре | Күп, аз, байтак, шактый, иртә-кич, көн-төн, вакыт-вакыт, сирәк-мирәк, озак, искиткеч |
Охшату-чагыштыру рәвешләре | Олылырча, кешечә, үзенчә, алтындай, көндәй, көзгедәй, җырдай |
Вакыт рәвешләре | Былтыр, кичә, бүген, элек, кышын, көзен, башта, күптән, бераздан, яңа гына |
Урын рәвешләре | Еракта, ары, бире, югарыда, түбәндә, якында |
Сәбәп-максат рәвешләре | Кирәктә, кирәкмәскә, бушка, юкка, юри |
2. Кирәкле кушымчаларны сайлап алып, рәвешләр ясап язарга.
-ча,-чә; -дай,-дәй;-тай,-тәй; -лап,-ләп;-лата,-ләтә;-лай,-ләй;-ын,-ен.-н.
Якын җәй тере татар
Буш кич атна бөтен
Ике бал дуслар китап
Он әйбер таш кыш
Акча аю чиләк яшь
Җавап:
Якынча җәен тереләй татарча
Бушлай кичен атналап бөтенләй
Икеләтә балдай дусларча китапча
Онлата әйберләтә таштай кышын
Акчалата аюдай чиләкләп яшьләй
3. Карточкалар буенча эш.
Бирелгән җөмләләрдә исемләшкән рәвешләрне табыгыз, аларга хас үзенчәлекләрне ачыклагыз.
Түбәндә бөтен дөнья зәңгәрсу яктылыкка өретелгән.(Җ.Д)
Ерак белән якынны йөргән белер.(Мәкаль)
Күбесе карап торды, байтагы эшләде.(Г.И.)
Югарыдан түбәнгә таба бар.(Г.И.)
Җавап: түбәндә –урын-вакыт килешендә; якынны- төшем килешендә;
күбесе, байтагы- баш килештә, берлек санда, 3 нче зат тартым белән төрләнгән;
югарыдан- чыгыш килешендә; түбәнгә- юнәлеш килешендә.
4. Рәвешләрне таблицага урнаштыр
Бирелгән рәвешләрне табарга, аларның төркемчәләрен шәхси карточкаларда билгеләргә.
Көзен, шактый, җиңелчә, шәп, әкрен, бертавыштан, югарыда, тикмәгә, әрәмгә, аз-маз, минемчә, башта, кинәт, күп, ары, берникадәр, бүген, бик,балдай, ерак, юктан, соң.
саф рәвешләр | охшату-чагыштыру рәвешләре | күләм-чама рәвешләре | вакыт рәвешләре | урын рәвешләре | сәбәп-максат рәвешләре |
Экрандагы дөрес җаваплар буенча биремнең үтәлешен тикшерү
саф рәвешләр | охшату-чагыштыру рәвешләре | күләм-чама рәвешләре | вакыт рәвешләре | урын рәвешләре | сәбәп-максат рәвешләре |
шәп | җиңелчә | шактый | көзен | югарыда | тикмәгә |
әкрен | минемчә | аз-маз | башта | ары | әрәмгә |
бертавыштан | балдай | күп | бүген | ерак | юктан |
кинәт | берникадәр | соң | |||
бик |
5. ”Кызыклы грамматика” уены.
-”Татар” сүзендәге –ар кушымчасы урынына Татарстандагы нинди район исемен өстәп рәвеш ясап була? (Татарча)
- ”Юлы”сүзенең алдына нинди санны ялгап рәвеш ясарга мөмкин? (Берьюлы)
- Өйнең кар-яңгырдан саклый торган өске катламасы исеменә нинди хәреф өстәп язсагыз, рәвеш килеп чыгар? ( Түбән)
- ”Керән”сүзендәге хәрефләрнең урыннарын алыштырсагыз, рәвеш ясала. (Әкрен)
- Рәвеш килеп чыксын өчен,”заман” сүзендәге беренче хәрефне нинди хәреф белән алыштырырга кирәк? (Һаман)
- Ә, е, и, з, к, н , р, т хәрефләрен генә кулланып, үзара антоним булган ике рәвешне ясагыз. ( Әкрен-тиз)
-”Төн” һәм “кыска” сүзләренең антонимнарын белеп, шуларны кушып рәвеш яса. ( Көнозын).
6. Тест эшләү.
- Рәвешләр нәрсәне белдерә?
- эшнең , хәлнең билгесен;
- предметның билгесен;
- предметның санын, исәбен.
- Рәвеш сорауларын күрсәтегез.
- Кайда? Кайчан? Ничек? Никадәр? Күпме?
- Нишли? Нишләгән? Нишләп? Нишләү?
- Күпме? Ничә? Ничәләп? Ничәнче?
- Рәвешләр нинди җөмлә кисәге булып килә ала?
- тәмамлык;
- ия;
- хәл, хәбәр һәм аергыч.
- Ясалышы ягыннан болар нинди рәвешләр?
Быел, бүген, бервакыт
- тамыр рәвешләр;
- кушма рәвешләр;
- ясалма рәвешләр.
- Саф рәвешне билгеләгез.
- чиста, яхшы, матур;
- яланөс, яланбаш, аягүрә;
- көндез, кичен, быел.
- Күләм-чама рәвешләрен билгеләгез.
- тиз, акрын, салмак;
- алтылап, җиде-сигез, тугызлап;
- бик, күп, аз.
- Охшату-чагыштыру рәвешләрен билгеләгез.
- кебек, сыман, шикелле, төсле;
- татарча, әйткәнчә, кояштай;
- салкынча, сызыкча, акча.
- Урын рәвешләрен билгеләгез.
- урамда, болында, бүлмәдә;
- өстендә, янында, тирәсендә;
- ерак, якын, югары.
- Вакыт рәвешләрен билгеләгез.
- бүген, кичен, иртәгә;
- дүшәмбе, чәршәмбе, җомга;
- сентябрьдә, шимбә көнне.
- Сәбәп-максат рәвешләрен билгеләгез.
- белем өчен, кайтырга дип, авыру сәбәпле;
- шатлыктан, кайгыдан, сөенеченнән;
- юкка, юри, тиккә
Экранда дөрес җаваплар күрсәтелә
1-а, 2-а, 3-в, 4-б, 5-б, 6-в, 7-б, 8-в, 9-а, 10-в.
7. Рәвешләргә морфологик анализ ясарга.
Бүген иртәнге чык бөртекләре энҗедәй ялтырыйлар. Бу - сирәк була торган бик гүзәл күренеш.
Рәвешләргә морфологик анализ ясау тәртибе:
1.Сүз төркемен билгеләргә.
2.Төркемчәсен күрсәтергә.
3. Кайсы сүз төркемен ачыклавын аңлатырга.
4.Ясалышы ягыннан төрен ачыкларга.
5.Нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә.
Җавап:
Бүген – рәвеш, вакыт рәвеше, ялтырыйлар фигылен ачыклый, ясалышы
ягыннан кушма сүз, җөмлә кисәге ягыннан хәл булып килгән.
Энҗедәй – рәвеш, охшату-чагыштыру рәвеше, ялтырыйлар
сүзен ачыклый, кушымча ялгау юлы белән ясалган, җөмлә
кисәге ягыннан хәл булып килгән.
Сирәк – рәвеш, күләм-чама рәвеше, күренеш сүзен ачыклый,
тамыр сүз, күләм-чама рәвеше, җөмлә кисәге ягыннан хәл
булып килгән.
Бик – рәвеш, күләм-чама рәвеше, гүзәл күренеш сүзен ачыклый,
тамыр, җөмләдә хәл.
IV. Йомгаклау
1. Билге кую
- Укучылар, рәвешләрне ни өчен өйрәнәбез, көндәлек тормышта аралашканда рәвешләр кирәкме?
Көтелгән җавап:
-Кирәк. Рәвешләрнең бәйләнешле сөйләм төзүдә әһәмияте зур. Алар фикеребезне тулыландыра, матурайта.
V. Өй эше:
Рәвешләр куллланып туган телгә багышланган инша язарга.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Рәвешләр иленә сәяхәт.
Урок-презентация по татарскому языку в 6 классе...
Рәвешләрне кабтлауга презентация
Рәвешләрне кабтлауЭшякихәлнеңбилгесенбелдереп, Ничек? Күпме? Кайчан? Кая? Кайда? Нигә? Сорауларынаҗавапбирәторганмөстәкыйльсүзтөркемерәвешдипатала. Рәвешкүбрәкфигыльгәиярепкилә: яхшы...
Урын, вакыт рәвешләре.Презентация
Урын һәм вакыт рәвешләре турында аңлату. Рәвеш турында белемнәрне тирәнәйтү, системалаштыру. Рәвешләрнең сөйләм телен баетудагы әһәмиятен ачыклау....
Рәвешләрне кабатлау. Татар мәктәпләренең 6 нчы сыйныфлары өчен.
Татар мәктәпләренең 6 нчы сыйныфында укучы татар баларына рәвешләрне өйрәнү өчен программада 7 сәгать вакыт каралган. Әлеге дәрес эшкәртмәсе 7 сәгатьнең соңгысы – гомумиләштерүче дәрес өчен тәкъ...
Урок татарского языка по теме "Вакыт рәвешләрен ныгыту".
Конспект урока татарского языка по теме "Вакыт рәвешләрен ныгыту"....
Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау
Татар төркеменең 6 нчы сыйныфында татар теленнән сингапур системасы кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...
Разработка урока на тему "Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау"
Тема: Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлауМаксат: 1. Укучыларның белемнәрен системалаштыру;2. Рәвешләрнең сөйләм телен баетудагы әһәмиятен ачыклау;3. Туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.Җиһазлау:...