Рәвешләр иленә сәяхәт.
презентация к уроку (6 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Тема : “ Р әвеш” темасын гомумиләштереп кабатлау. Максат : 1. Укучыларның белемнәрен системалаштыру; 2. Рәвешләрнең сөйләм телен баетудагы әһәмиятен ачыклау; 3. Туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү .
“ Сәяхәт”нең тәртибе: Алда торган максатны һәм эш – биремнәрнең үзенчәлекле булуын төшендерү; Девизны билгеләү;
Дәреснең девизы: “ Рәвеш чакыра безне тик алга, Барлык белемне ныграк ачарга .”
Стан ц ияләр: “ Рәвешләр” тавы. “ Семантик төркемчәләр” утравы. “ Рәвешләр ясалышы” сәхрәсе. “ Кызыклы грамматика” шәһәре. “ Шигыр ь дәй” елгасы “ Батырларча” күле. “ Тәмам” сазлыгы.
“ Батырларча” күле “ Тәмам” сазлыгы “ Семантик төркемчәләр” утравы “ Рәвешләр ясалышы” сәхрәсе “ Кызыклы грамматика” шәһәре “ Рәвешләр” тавы “ Шигыр ьд әй” елгасы “ Батырларча” күле
Табышмакның җавабын табу : Дүрт тәгәрмәчле әрҗә Үзе зур көчкә ия. Олы юлдан йөгерә Максатка тиз җиткерә .
Табышмакның җавабы:
Рәвеш сүз төркеме Сораулары Төркемчәләре Рәвешнең ясалу ысуллары
ничек? кайда? кайчан? күпме?
Р ӘВЕШ ТӨРКЕМ Ч Ә ЛӘ РЕ СОРАУЛАР МИСАЛЛАР Охшату-чагыштыру рәвешләре ничек? ни рәвешле? яхшы, геройларча , тиз Вакыт рәвешләре кайчан? бүген, кичә иртә белән, көзен Урын рәвешләре кайда? кая? кайдан? биредә,һәркайда, уңга Күләм-чама рәвешләре ничә? никадәр? күп,бик, шактый, гаять Сәбәп рәвешләре ник? ни өчен? кызулыктан, ачудан, сукырлыктан Максат рәвешләре нинди максат белән? ни өчен? ачу итеп, юри,юкка
Р ӘВЕШ ТӨРКЕМНӘРЕ ЯСАЛЫШ ЫСУЛЛАРЫ МИСАЛЛАР Тамыр рәвешләр — һаман, юри, шәп, гел Ясалма рәвешләр - ча/-чә -дай/дәй, -тай/-тәй -лай/ләй -лата/ -ләтэ -лап/-ләп -ын/-ен -тан/-тән, -дан/-дән кыскача, минемчә аюдай, бүредәй уттай бушлай тереләй акчалата, икеләтә яхшылап, өчәүләп кышын, көзен шатлыктан, яңадан Кушма рәвешләр бу+ел = быел, бер+ни+кадәр = берникадәр, бер+вакыт = бервакыт Парлы рәвешләр тиз-тиз, вакыт-вакыт, берәм-берәм
I. Рәвешләр тавы Бирем: “ Рәвешләр тавына” күтәрелеп, анда яшеренгән сихри биремнәрне чишеп, серләрне ачу.
Сораулар: Рәвешкә билгеләмә бирегез. Ясалышы ягыннан рәвешләр нинди төркемчәләргә бүленәләр? 3. Рәвеш дәрәҗәләрен мисаллар белән аңлатыгыз. 4. Ясалу ысулы буенча нинди рәвешләр була?
II. “Семантик төркемчәләр” утравы Бирем. Мәкаль һәм әйтемнәрне дәфтәрләргә язып алырга, рәвешләрне табып, төркемчәләрен билгеләргә
Айның йөзе тулы булып күп тормас. Күренгән тау ерак булмас. Тауга менү кыен, төшүе ансат. Шәп аккан чишмәләрнең башы якын була. Яман гадәт тиз йога. Биек күтәрелгән егылудан курка. Еракка куйсаң, якыннан алырсың. Һаман ал да гөл булмый. Бер кирәк тагын кирәк Көпә - көндез чыра яндырмыйлар .
I II . Рәвешләр ясалышы сәхрәсе Бирем. Укучылар, кирәкле кушымчаларны сайлап алып, тиешеле нигезләргә ялгап, рәвешләр ясап язалар.
- ча - чә, -дай – дәй, - тай – тәй; - лап - ләп, - лата - ләтә, - лай – ләй; ын - ен, - н, - гары, - гәре, - кары - кәре ат көз тере урта буш иртә атна бөтен ике бал дуслар китап
IV. Кызыклы грамматика шәһәре • “ Юлы” сүзенең алдына нинди санны ялгап рәвеш ясарга мөмкин. БЕРЬЮЛЫ • “ Керән” сүзендәге хәрефләрнең урыннарын алыштырып, рәвеш ясап яз. ӘКРЕН • Рәвеш килеп чыксын өчен, “заман”сүзендәге беренче хәрефне нинди хәреф белән алыштырыга кирәк? ҺАМАН
Нинди авырлык үлчәү берәмлегенә - лап кушымчасы өстәп рәвеш ясап була? ПОТЛАП Ә , е, и, з, к, н, р, т хәрефләрен генә кулланып,үзара антоним булган ике рәвеш ясап яз. ӘКРЕН – ТИЗ Сан + кеше органы исеме – лап кушымчасы = рәвеш. БИШКУЛЛАП
“ Төн” һәм “кыска” сүзләрнең антонимнарын белеп, шуларны кушып рәвеш яса КӨНОЗЫН Беренче өлеш саны, икенче өлеше“дәвер” сүзенең синонимы булганнинди кушма рәвеш бар? БЕРЗАМАН
V. “Шигыр ьд әй” елгасы Бирем. Х.Туфанның “Матур бу дөн ья ” шигыренн ән р ә вешл ә рне табып, аларга морфологик анализ яса рга.
VI. “Батырларча” күле Җөмләләрг ә , тиешле рәвешләрне куеп, күчереп язарга, рәвешләрнең нинди җөмлә кисәге булып килүен билгеләргә. Бөек шагыйребез Г.Тукай ... ... (бик аз) гомер эчендә ... (гаять) бай иҗат мирасы калдырды. Ул үзе исән чакта ук татар милләте тарафыннан аның рухи юлбашчысы итеп танылды, иҗаты ... (югары) бәя алды. Аның исеме күңелебезгә ... ... (бик якын).
VII. “ Тәмам ” сазлыгы 1. Рәвеш нинди сүз төркеме? а) предметның билгесен белдергән б) эш-хәлнең билгесен белдергән в) эш-хәл, хәрәкәтне белдергән 2. Рәвеш нинди сорауларга җ авап бирә? а) ничек? кайда? кайчан? күпме? б) нинди? кайсы? ничек? кая? в) күпме? нәрсәне? кая? нишләгәч? 3. Рәвешләрнең ничә төркемчәсе бар? а) дүрт б) алты в) җ иде 4. Рәвешләрнең үзләренә генә хас нинди билгесе бар? а) зат-сан белән төрләнәләр б) исемләшәләр в) төрләнми торган сүз төркеме
5. Рәвешләр күбрәк җөмләнең кайсы кисәге була? а) хәл б) тәмамлык в) аергыч 6. Төзелеше ягыннан нинди рәвешләр була? а) тамыр, ясалма, парлы б) кыскартылма, ясалма, тамыр в) тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә 7. Рәвешләр нинди дәрәҗәләрдә килә алалар? а) артыклык, чагыштыру, кимлек б) гади, кимлек, чагыштыру в) чагыштыру, артыклык 8. Ясалышлары ягыннан нинди рәвешләр? бервакыт, иртә-кич, күз ачып йомганчы, көмештәй, кинәт а) тамыр, парлы, тезмә, кушма, ясалма б) кушма, парлы, тезмә, ясалма, тамыр в) кушма, парлы, тезмә, тамыр, ясалма
Тест җаваплары 1. - в 2. - а 3. - б 4. - в 5. - а 6. - в 7. - в 8. - б
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Рәвешләрне кабтлауга презентация
Рәвешләрне кабтлауЭшякихәлнеңбилгесенбелдереп, Ничек? Күпме? Кайчан? Кая? Кайда? Нигә? Сорауларынаҗавапбирәторганмөстәкыйльсүзтөркемерәвешдипатала. Рәвешкүбрәкфигыльгәиярепкилә: яхшы...
Урын, вакыт рәвешләре.Презентация
Урын һәм вакыт рәвешләре турында аңлату. Рәвеш турында белемнәрне тирәнәйтү, системалаштыру. Рәвешләрнең сөйләм телен баетудагы әһәмиятен ачыклау....
Рәвешләрне кабатлау. Татар мәктәпләренең 6 нчы сыйныфлары өчен.
Татар мәктәпләренең 6 нчы сыйныфында укучы татар баларына рәвешләрне өйрәнү өчен программада 7 сәгать вакыт каралган. Әлеге дәрес эшкәртмәсе 7 сәгатьнең соңгысы – гомумиләштерүче дәрес өчен тәкъ...
Урок татарского языка по теме "Вакыт рәвешләрен ныгыту".
Конспект урока татарского языка по теме "Вакыт рәвешләрен ныгыту"....
Рәвешләрне кабатлау.
- Нинди сүз төркеме рәвеш дип атала? Эш яки хәлнең билгесен белдереп килә торган мөстәкыйль сүз төркеме рәвеш дип атала....
Урын рәвешләре. (6 нчы сыйныфның татар төркеме)
Максат: - 1) Урын рәвешләрен өйрәнү. 2)...
Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау
Татар төркеменең 6 нчы сыйныфында татар теленнән сингапур системасы кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...