ГИА
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) на тему

Батталова Рамиля Габдулхаковна

Татар төркемнәре өчен тест биремнәре (яңа җыентыктан)  

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1_nche_variant.doc52.5 КБ
Microsoft Office document icon 2_nche_variant.doc52.5 КБ

Предварительный просмотр:

Эш башкару өчен күрсәтмә

Бердәм республика тесты материалларының барлык бүлекләрендәге биремнәрне үтәү өчен, 2 сәгать 30 минут (150 минут) вакыт бирелә. Бу вакыт эчендә укучылар 2 бүлектән торган эшне башкарып чыгарга тиеш.

Беренче бүлек  20 биремне (1 - 20) үз эченә ала. Беренче бүлектәге биремнәр укылган текст нигезендә эшләнә.

1 – 20 нче биремнәрнең җавапларын эзлекле тәртиптә сүз ( сүзтезмә), саннар ярдәмендә языгыз.

Хаталы җавап язсагыз, аны сызыгыз да янына дөресен язып куегыз.

Икенче бүлек  шул ук текст нигезендә эшләнелә.

Икенче бүлектәге биремнәрне эшли башлаганчы, тәкъдим ителгән ике биремнең (21.1 яки 21.2) берсен генә сайлап алыгыз һәм дәлилле киңәйтелгән җавап языгыз.

Бу биремнәр кулланмада – махсус калдырылган буш юлларда, ә тест үтәү вакытында, җаваплар бланкында эшләнә.

Бердәм республика тесты материалларының барлык бүлекләрендәге биремнәрне үтәгәндә, орфографик сүзлектән файдаланырга рөхсәт ителә.

Биремнәрне үтәгәндә, карамаладан файдаланырга ярый. Шуны истә тотыгыз: карамаладагы язмаларыгыз эшне бәяләгәндә исәпкә алынмаячак.

Балларны бергә кушканнан соң, гомуми балл чыгарыла. Шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җавап бирергә һәм күбрәк балл  җыярга тырышыгыз.

Уңышлар телибез!

1 нче вариант

Текстны укыгыз һәм 1 – 20 биремнәрне үтәгез.

1 нче бүлек

Байлык.

      (1) Рахманның теләге – сәяхәтче булу. (2) Сәяхәт турында китаплар       укыды ул, илебез картасын биш бармагы кебек белә.

      (3) Рахман үз илебездә генә сәяхәт итәчәк. (4) Африка чүлләре, Һиндстан урманнары, Амазонка елгасы шулай ук кызыктыра, әмма үзебездә дә андый җирләрне табып була. (5) Безнең илебез бөтенесенә дә бай.

      (6)Менә шул олы сәяхәттә сынатмаслык итеп чыныктырырга кирәк үзеңне. (7)Хәер, бер дә армыйча булмас инде. (8) Йөреп-йөреп, тез буыннарың йомшагач, кулларың талгач, җиргә сузылып ятып, күкне күзәтерсең. (9) Әйе, бу дөньяда кешедән дә бәхетле зат юктыр: ул офыкны күрә. (10) Үзе баскан урыннан офыкка кадәр араны бүтән бер хайван да, бер кош та кешедәй күзәтә алмый. (11) Ә күк матур ул.

      (12) Их, болытлар өстенә менеп, сәяхәт итеп йөрсәң икән! (13) Менә бу сәяхәт булыр иде. (14) Менәрбез, тормышта яши генә башладык бит әле без. (15) Барысына да өлгерербез, хыяллар зур һәм күкләр күкрәтеп яшәрбез! (16) Рахман, сәяхәтләрдә йөреп, моңарчы билгеле булмаган байлыкларны кешелеккә бүләк итәр.

       (17) Туктагыз әле, нәрсә соң ул байлык?

       (18) Беркөнне ул әтисеннән:

        - Байлык нәрсә була ул, әти? – дип сорады.

        (19) – Кешегә кирәкле барлык нәрсә <….> байлык, улым. (20) Менә бу өстәл дә, синең китапларың да – байлык. (21)  Ә икмәк – төп байлык. (22) Әмма кешенең алыштырмас байлыгы була. (23)  Беләсең киләме шуны?

         (24) – Беләсем килә!

         (25)- Син, улым, байлык эзләп сәяхәткә чыкканда, төп байлык – сиңа ипи пешерергә иген үстерүче, сине кызарып пешкән җиләкләре  белән сыйлаучы туган туфрак турында онытма.

        (26) Әйе, онытмас Рахман моны. (27) Сагындырыр инде ул туган җир.

(М. Хуҗиннан)

1 – 20 нче биремнәрне  укылган текст нигезендә башкарыгыз. Җавапларны сүз (сүзтезмә) яки саннар белән языгыз

  1. Кайсы мәгълүмат түбәндәге сорауга җавап була ала?

Ни өчен бу дөньяда кешедән дә бәхетле зат юктыр?

  1. Кешеләрнең алыштыргысыз байлыгы була.
  2. Кешеләр офыкны күрәләр.
  3. Алар төрле байлыкларны кешелеккә бүләк итә алалар.
  4. Кешеләр барысына да өлгерә алалар..

Җавап:  ______________________________________________.

  1. Метафора булган җөмләне табыгыз.
  1. Рахманның теләге – сәяхәтче булу.
  2. Үзебезнең илдә генә сәяхәт итәчәк Рахман.
  3. Хәер, бер дә армыйча булмас инде.
  4. Хыяллар зур һәм күкләр күкрәтеп яшәрбез!.

Җавап:  _______________________________________________.

  1.  5 нче җөмләдәге әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне языгыз.

Җавап:  _______________________________________________.

  1. 7 нче җөмләдәге әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 6 нчы җөмләдән зур сүзенә синоним булган берәмлекне табып языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 3 нче җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 9 – 11 нче җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.

           

           Җавап:  ________________________________________________.

  1. 16 – 18 нче җөмләләр арасыннан туры сөйләмле җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. Аерымланган хәлгә бәйле куелган өтернең номерын языгыз.

          Барысына да өлгерербез, (1) хыяллар зур һәм күкләр күкрәтеп яшәрбез!  Рахман,(2)                    сәяхәтләрдә йөреп,(3) моңарчы билгеле булмаган байлыкларны кешелеккә бүләк итәр.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. Кереш сүзгә бәйле  куелган өтернең номерын языгыз.

Хәер,(1) бер дә армыйча булмас инде.  Йөреп-йөреп, (2) тез буыннарың йомшагач,(3) кулларың талгач,(4) җиргә сузылып ятып, (5)күкне күзәтерсең.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 4 нче җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 19 нчы җөмләдә <....> тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сүз белән языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 23 – 25 җөмләләр арасыннан инкяр җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. Эндәш сүзгә бәйле куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

- (1)Син,(2)  улым,(3) байлык эзләп сәяхәткә чыкканда,(4) төп байлык – (5)сиңа ипи пешерергә иген үстерүче, (6) сине кызарып пешкән җиләкләре  белән сыйлаучы туган туфрак турында онытма.(7)

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 5 нче җөмләдән ярлы сүзенә антоним булган берәмлекне табып языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 9 нчы җөмләдән сыйфатны табып языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен языгыз.

           Рахман, сәяхәтләрдә йөреп, моңарчы билгеле булмаган байлыкларны кешелеккә бүләк итәр.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 17 нче җөмләдән ясалма сүзне табып языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 10 нчы җөмләдән [ы]  авазы [о] лашып әйтелә тоган сүзне табып языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 22 нче җөмләдән иялек килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне табып языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

2 нче бүлек

Укылган текстны файдаланып, 21.1 яки  21.2 биремнәренең берсен генә сайлап алып үтәгез.

       21.1. Син, улым, байлык эзләп сәяхәткә чыкканда, төп байлык – сиңа ипи пешерергә иген үстерүче, сине кызарып пешкән җиләкләре  белән сыйлаучы туган туфрак турында онытма.

         Әйе, онытмас Рахман моны. Сагындырыр инде ул туган җир. Текста китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

        Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез.  Мисаллар биргәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яисә аларның номерларын күрсәтегез.

        Сочинениенең күләме 100 сүздән  ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

   

      21.2  Туган җирне ярату сүзләрен ничек аңлыйсыз? Үзегез формалаштырган билгеләмәне дәлилләгез. Үзегез язган билгеләмәне тезис итеп алып, “Туган җирне ярату” темасына сочинение языгыз. Тезисыгызны раслый торган 2 дәлил китерегез: дәлилнең берсен укылган тексттан алыгыз, икенчесен тормыш тәҗрибәгездән чыгып формалаштырыгыз.

        Сочинениенең күләме 100 сүздән  ким булмаска тиеш. Сочинениене  пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.



Предварительный просмотр:

Эш башкару өчен күрсәтмә

Бердәм республика тесты материалларының барлык бүлекләрендәге биремнәрне үтәү өчен, 2 сәгать 30 минут (150 минут) вакыт бирелә. Бу вакыт эчендә укучылар 2 бүлектән торган эшне башкарып чыгарга тиеш.

Беренче бүлек  20 биремне (1 - 20) үз эченә ала. Беренче бүлектәге биремнәр укылган текст нигезендә эшләнә.

1 – 20 нче биремнәрнең җавапларын эзлекле тәртиптә сүз ( сүзтезмә), саннар ярдәмендә языгыз.

Хаталы җавап язсагыз, аны сызыгыз да янына дөресен язып куегыз.

Икенче бүлек  шул ук текст нигезендә эшләнелә.

Икенче бүлектәге биремнәрне эшли башлаганчы, тәкъдим ителгән ике биремнең (21.1 яки 21.2) берсен генә сайлап алыгыз һәм дәлилле киңәйтелгән җавап языгыз.

Бу биремнәр кулланмада – махсус калдырылган буш юлларда, ә тест үтәү вакытында, җаваплар бланкында эшләнә.

Бердәм республика тесты материалларының барлык бүлекләрендәге биремнәрне үтәгәндә, орфографик сүзлектән файдаланырга рөхсәт ителә.

Биремнәрне үтәгәндә, карамаладан файдаланырга ярый. Шуны истә тотыгыз: карамаладагы язмаларыгыз эшне бәяләгәндә исәпкә алынмаячак.

Балларны бергә кушканнан соң, гомуми балл чыгарыла. Шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җавап бирергә һәм күбрәк балл  җыярга тырышыгыз.

Уңышлар телибез!

2 нче вариант

Текстны укыгыз һәм 1 – 20 биремнәрне үтәгез.

1 нче бүлек

Без – бер ана балалары.

      (1) Яктырганда, Босфорга килеп җиттек. (2) Бугаз эченә ничәнче керүем икән? (3) Диңгезләрне тоташтырып баручы су юлы һәр килүдә яңа йөз белән каршы ала (4) Күренешләрнең моңа кадәр кабатланганнары юк әле...

        (5) Биноклемне рубка өстенә куям. (6) Таш койманың эчке ягында төрек хатыны керләр элеп йөри. (7) Таш коймага аркаларын терәп, өч карт сөйләшеп утыра. (8) Нәрсә турында сөйләшәләр икән төрек картлары? (9) Бәлки, салымнарның һаман үсә торуы, базарда ит кыйммәтләнүе, түбә ябарга калай табып булмавы, әллә картлыкның  ашыгып килүе, гомернең узуы турындамы?

       (10) Койма янындагы куаклыктан ак кәҗә килеп чыкты. (11) Муенын сузып, картларга карап торды да үлән чемченергә кереште. (12) Балачакның кәҗә эзләп йөргән чаклары искә төште.

        (13) Мин төрекләрне аңларга тырышып карап барам. (14) Чит-ят ил, ә тормышы таныш. (15) Әнә балалар уйный. ( 16) Бер хатын кер элә. (17) Картлар койма буенда гәпләшеп утыра. (18) Көндәлек тормыш шундый гади мәшәкать-куанычлардан тора. (19) Һәркайда шулай. (20) Африка чүлләрендә яшәүче бушменнар, Һималай таулары артына яшеренгән һунза кабиләләре һәм Котып ярларында көн күрүче ненецлар – һәммәсенең яшел чирәмдә уйнаучы балалары, гәпләшеп гомер уздыручы картлары, кер юып, аш әзерләп, гаилә учагындагы җылылыкны саклап торучы хатыннары бар.(21) Барлык халыкларны берләштереп торучы мәңгелек, уртак теләк <…..> тынычлыкка омтылу. (22) Мөгаен, шушы теләк миңа төрекләрне аңларга ярдәм итә. (23) Яшел чирәмдә уйнаучы балаларның, кер элеп йөрүче хатынның, койма буендагы картларның кулларында мылтык юк, һәм алар миңа якын. (24) Без – бер ана балалары.

(М. Юныстан)

1 – 20 нче биремнәрне  укылган текст нигезендә башкарыгыз. Җавапларны сүз (сүзтезмә) яки саннар белән языгыз

  1. Кайсы мәгълүмат түбәндәге сорауга җавап була ала?

Барлык халыкларны нәрсә берләштерә?

  1. Балачакның кәҗә эзләп йөргән чаклары.
  2. Яшел чирәмдә уйнаучы балалар.
  3. Базарда ит кыйммәтләнүе.
  4. Уртак теләк – тынычлыкка омтылу.

Җавап:  ______________________________________________.

  1. Метафора булган җөмләне табыгыз.
  1. Биноклемне рубка өстенә куям.
  2. Гәпләшеп гомер уздыручы картлары бар.
  3. Тормыш көндәлек мәшәкатьләрдән тора.
  4. Картлар койма буенда гәпләшеп утыра.

Җавап:  _______________________________________________.

  1.  8 нче җөмләдәге әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне языгыз.

Җавап:  _______________________________________________.

  1. 17 нче җөмләдәге әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 7 нче җөмләдән гәпләшеп сүзенә синоним булган берәмлекне табып языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 10 нчы җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 7 – 9 нчы  җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.

           

           Җавап:  ________________________________________________.

  1. 20 – 22 нче җөмләләр арасыннан гомумиләштерүче сүз белән килгән җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. Аерымланган хәлгә бәйле куелган өтернең номерын языгыз.

Таш коймага аркаларын терәп, (1) өч карт сөйләшеп утыра. Чит-ят ил, (2) ә тормышы таныш.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. Ике җөмлә арасында   куелган өтернең номерын языгыз.

Мөгаен,(1) шушы теләк миңа төрекләрне аңларга ярдәм итә. (23) Яшел чирәмдә уйнаучы балаларның, (2) кер элеп йөрүче хатынның,(3) койма буендагы картларның кулларында мылтык юк, (4) һәм алар миңа якын. 

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 23  нче җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 21 нче җөмләдә <....> тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сүз белән языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 2 – 4 җөмләләр арасыннан инкяр җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. Кереш сүзгә бәйле куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

         Бәлки,(1) салымнарның һаман үсә торуы, (2) базарда ит кыйммәтләнүе, (3) түбә ябарга калай табып   булмавы,  (4) әллә картлыкның  ашыгып килүе, (5) гомернең узуы турындамы?(6)

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 6 нчы җөмләдән тышкы сүзенә антоним булган берәмлекне табып языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 13 нче җөмләдән исемне табып языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен языгыз.

Мин төрекләрне аңларга тырышып карап барам.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 14 нче җөмләдән парлы сүзне табып языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 18 нче җөмләдән [ы]  авазы [о] лашып әйтелә тоган сүзне табып языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 5 нче җөмләдән төшем килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне табып языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

2 нче бүлек

Укылган текстны файдаланып, 21.1 яки  21.2 биремнәренең берсен генә сайлап алып үтәгез.

       21.1. Барлык халыкларны берләштереп торучы мәңгелек, уртак теләк <…..> тынычлыкка омтылу... Яшел чирәмдә уйнаучы балаларның, кер элеп йөрүче хатынның, койма буендагы картларның кулларында мылтык юк, һәм алар миңа якын. Без – бер ана балалары. Текста китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

        Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез.  Мисаллар биргәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яисә аларның номерларын күрсәтегез.

        Сочинениенең күләме 100 сүздән  ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

   

      21.2  Тынычлыкка омтылу сүзләрен ничек аңлыйсыз? Үзегез формалаштырган билгеләмәне дәлилләгез. Үзегез язган билгеләмәне тезис итеп алып, “Тынычлыкка омтылу” темасына сочинение языгыз. Тезисыгызны раслый торган 2 дәлил китерегез: дәлилнең берсен укылган тексттан алыгыз, икенчесен тормыш тәҗрибәгездән чыгып формалаштырыгыз.

        Сочинениенең күләме 100 сүздән  ким булмаска тиеш. Сочинениене  пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.