Эзләнүчән шагыйрь
опыты и эксперименты (11 класс) на тему
Татар поэзиясенең асыл сыйфатына әверелгән 50-60 нчы елгы язучылар исемлеге Равил Фәйзуллин белән башланып китә. Шагыйрь буларак та, кеше буларак та иртә җитлеккән шәхес үргә аккан агымсу кебек; кешеләр, гадәттә, үткәннәрдән киләчәккә – яшьлектән картлыкка таба үтеп баралар, ә ул, киресенчә, киләчәктән үткәннәргә – картлыктан яшьлеккә таба хәрәкәт итә сыман. Ул татар шигъриятен күп сүзлелектән, арзан тезмәләрдән “коткару” эшенә керешкән табиб ролендә иҗат итте.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
r.fayzullin.docx | 36.58 КБ |
Предварительный просмотр:
Эзләнүчән шагыйрь (Р.Фәйзуллин иҗаты буенча)
Таш эчендә сурәтләр бар – ышанмасаң, ярып кара! Кура эчендә көйләр бар - иренеңә алып кара! Шагыйрь булсаң – кешеләрнең җанына нур салып кара!
Равил Фәйзуллин.
Татар поэзиясенең асыл сыйфатына әверелгән 50-60 нчы елгы язучылар исемлеге Равил Фәйзуллин белән башланып китә. Шагыйрь буларак та, кеше буларак та иртә җитлеккән шәхес үргә аккан агымсу кебек; кешеләр, гадәттә, үткәннәрдән киләчәккә – яшьлектән картлыкка таба үтеп баралар, ә ул, киресенчә, киләчәктән үткәннәргә – картлыктан яшьлеккә таба хәрәкәт итә сыман. Ул татар шигъриятен күп сүзлелектән, арзан тезмәләрдән “коткару” эшенә керешкән табиб ролендә иҗат итте. Шагыйрьнең күпчелек шигырьләре хәзерге заман кешесенә төбәп язылган, интеллектуаль укучыга адресланган. Ул укучы белән ихлас әңгәмә алып бара, тормыш турындагы, кешелек язмышы турындагы борчылулары, күңелен биләгән уй-хисләре, өмет-идеаллары белән уртаклаша. Тирән уй, фәлсәфи олы фикер, гражданлык пафосы - шагыйрь лирикасының төп асылын шулар билгели. Ул рациональ романтизм шагыйре, борынгыдан килгән образлы, кыска сөйләм традицияләрен уңышлы үстерүче әдип. Бу турыда язучы, тәнкыйтьче Тәлгат Галиуллин болай ди: “Хәзерге татар шигыре күләме буенча кыскара, җыйнаклана, тыгызлана бара. Бу өлкәдә Равил Фәйзуллин эзләнүләре аеруча нәтиҗәле булды. Ул кыска шигъри алымның абруен бермә-бер күтәрде. Татар һәм башка халыклар поэзиясенең ачышларына таянып, шагыйрь тыгыз калыпка тормыш фәлсәфәсен, халәти һәм фикри киеренкелекне алып керде.” Ирекле, ягъни ак шигырьнең әйдәп баручысы Равил Фәйзуллин булды. Бүгенге татар шигърияте үзе хуҗа һәм үзе шаһит: ак шигырь, ирекле шигырь шаукымы вакытлы бер мавыгу фазасы булу белән чикләнмичә, шигъри тоеп-тануыбыз офыкларын киңәйтте, укучыларыбыз зиһенен масштаблы итеп, нәтиҗәдә шигъриятебезне дөньякүләм дәрәҗәдә күптөрлелек һәм күптөслелек, Дөньякүләм дәрәҗәдә сыгылмалылыкка алып чыкты. Аның шигырьләрендә традицион поэзиягә хас тасвирчылык һәм гадәти сюжет төенләнешләре бөтенләй очрамый диярлек. Ул үзенең шигырьләрен психологик халәт, күңел тирбәлешләре, хис һәм фикердәге каршылыклар, көтелмәгән лирик борылышлар нигезенә кора. Аның шагыйрь буларак осталыгы һәм индивидуаль үзенчәлеге нәкъ менә кыска шигъри формага зур тормыш фәлсәфәсе, психологик киеренкелек һәм фикер тыгызлыгы сала белүендә ачыла. Равил Фәйзуллин - үз иҗат омтылышларының дөреслегенә фанатикларча ышанып” яшәүче, беркемнекенә дә охшамаган үз Дөньясын тудырган, тудыра алган бәхетле шагыйрь. Бу дөньяның Күге – биек, тирән; Күленең суы – чиста, саф; төсләр спектры – бизәкле, бай; нигез ташлары – ныклы, тотрыклы. Р.Фәйзуллинның әсәрләре татар телендә генә түгел, русчага да тәрҗемә ителә. Болардан тыш аерым әсәрләре алман, поляк, француз, төрек, кыргыз, эстон, грузин һәм башка телләрдә дә дөнья күрде. Аның әсәрләре күп мәртәбәләр төрле дәрәҗәдәге премияләргә лаек була. Һәр яңа шигырендә, һәр яңа китабында Равил Фәйзуллин үзенең берәр яңа ягы белән ачыла бара. Ул - эзләнүчән, үсүче шагыйрь. Һәм бу аңлашыла да, шагыйрь, бүтәннәргә тәэсир итим дисә, эзләнергә тиеш. Әгәр ул инде барысын да тапкан, барысын да белә икән һәм үзенең белгәнлеген генә күрсәтә икән – тәэсир итми ул, үз уйларына һәм хисләренә укучыны ияртә алмый. Р.Фәйзуллин иҗаты ифрат киң тармаклы. Шагыйрь Тарих – Заман – Вакыт кебек мәңгелек төшенчәләр турында уйлана, аларның эчке мәгънәсенә, фәлсәфәсенә үтеп керергә омтыла. Шигъриятендәге яңалыкларның иң мөһиме, әлбәттә, аның лирик герое. Без үзебезнең язмабызда аның лирик героена басым ясыйбыз. Р.Фәйзуллинның ялкынлы сүзгә ия, кайнар йөрәкле лирик герое баштан ук укучыларның мәхәббәтен казанды. Ул, тарихның пассив объекты булырга, “бүтәннәр сыман ук” дигән принцип белән яшәргә теләмичә, шулай яшәү мөмкинлеге алдында гыйсъян күтәргән иде. Бу аның “Көрәшчеләр” поэмасы, “Җаныңның ваклыгын...” һәм башка шигырьләрендә бәян ителә. Вакыт аңа бик акрын үтә кебек тоелып, ул вакыйгаларны ашыктыра иде. Вакыт төшенчәсенең тоташ бер агым булып кабатланып килүе, шагыйрьнең әледән-әле Яшәү турында гасабилы тойгы-кичерешләргә бирелеп алуы түбәндәге шигырь юлларында чагыла: Менгән саен, күтәрелгән саен Ачыла һаман – офык-киңлекләр!.. Ә күзләрне әкренләп үткенлекләр, томан сара. Кими бара – җетелекләр, мөмкинлекләр... Равил Фәйзуллин беренче иҗат тәҗрибәләреннән үк татар әдәбияты тормышында үзен нәкъ менә чынбарлыкның бер кеше күзенә дә ташланмаган якларын (Айның “караңгы” ягын) күрә алучы шагыйрь-рәссам итеп танытты, аның шигърияте шуның белән кызыклы да инде. Менә шундый ашкыну, активлык шагыйрь иҗатында күзгә ташланып торучы як булды. Кешегә генә хас булган бай, каршылыклы хисләрне тасвирлау өчен, шагыйрь үзенең иҗатында никадәр сүз сайлаган, иң кирәклесен сайлап, иң кирәкле урынга куярга омтылган. “Cүзнең җегәре заман басымына чыдарлык, кешеләрне әйдәрлек булырга тиеш!” дигән сүзләр бик дөрес әйтелгән.Мәсәлән, бер шигырендә шагыйрь сүзләрнең халыктан икәнен күрсәтеп болай дип яза: Тир тәмен тойган халыктан Хикмәтле сүзләр сөзәм, Күңелемдә кайнатам да Аларга тылсым өрәм.(“Карт һәм шагыйрь”) Шигырьләреннән күренгәнчә, Р.Фәйзуллин халыкның тел байлыгыннан бик иркен файдалана. Шагыйрь халыктагы аерым сүзләрне генә түгел, җанлы сөйләм теленең бөтен байлыгын эшкә җигәргә омтыла. Шигырьләрдә халыкның җанлы сөйләмендә генә табыла торган төзелмәләрне куллану интонацион төрлелек, байлык, эмоциональлек кертеп җибәрә. Р.Фәйзуллин сүзләрне теге яки бу факт, күренеш, вакыйгаларның күз алдына ап-ачык килеп басарлык итеп, поэтик деталь буларак тезә белә. Авторның куллана торган әлеге сүзләрнең һәрберсе зур эмоциналь көчкә ия. Гомумән, ул чор поэзиясенә мөрәҗәгать итсәк, якты омтылышлы хисләрнең, ашкынуларның ташып торуын күрербез. Лирик геройның шигырьдәге тормышы – тынгысыз җан тормышы, барыннан да элек, көрәшче, гражданин тормышы. “Җирнең пакьлеге өчен, илнең аклыгы өчен” көрәш – аның яшәү мәгънәсе. Ул дөньяга “тормышны күбрәк ямьләп китү”, чак кына хаксызлык күрүгә дә ачынып җан ату”, “боекса, бөек халыкның күңелен юату” өчен килгән. Шагыйрьгә яшәү кыйбат түгел, ә “ни өчен яшәү” кыйбат. Дөнья тыныч түгел, көрәш бара, һәм “гөлчәчәкле бакчабыз Җир кыл өстендә тора...” Шуңа да лирик герой тыныч кала алмый, ул көрәшкә өнди. “Дөнья фидаи җаннарның януыннан тора!” Шагыйрьнең максаты – икеләнүчеләрне кыюлыкка китерү; онытылып киткәннәрне уяту, вак җаннарны фаш итү: Җаныңның ваклыгын сылтама заманга. Куркырга, өркергә җай бар ул һаман да. Равил Фәйзуллин шигырьләрен укыганда тагын шул сизелә: лирик геройны нидер изеп тора, нидер туктаусыз шагыйрь аңына басым ясый. Зарланмаса да, хисләре артында әйтелеп бетмәгән ниндидер гамь, зар – йөрәк авазы бар. Бурыч, акыл тарафыннан басылып калган, шулар иминлеге өчен корбан ителгән хисләр авазы ул. Үз-үзеңә тугърылык гел үзгәрмичә яшәү дигән сүз түгел. Шагыйрь олыгая, лирик герой да үзгәрә. Яшьлек хисләренә кискенлек, ашкыну хас булса, хәзер инде фикер саллылыгы, тирәнлек килә. Шагыйрь дөнья турында, туган халкы, үзе турында кабат-кабат кайтып уйлый. Элеккеге хисләр ташкыны диңгез төбендәге аскы агымга әйләнә. Шул ук хисләр асылда акыл белән идарә итсәләр дә, шагыйрь инде еллар үтү белән тупланган акыллылык белән исәпләшмичә булдыра алмый. Бу – геройның горурлыгына тия, аның күңелендә сокланган яшьлек рухына кагыла. Горурлык – шул рухның җавап реакциясе. Герой – олы, чын дөреслек көрәшчесе. Ләкин “бар да бар, бар да бар бу дөньяда”, шул исәптән ялган да бар. Гыйсъян күтәреп кенә аны җиңеп булмый икән. Кешелек дөньясына күз салгач, шагыйрь анда да әлеге фикерне җөпләү күрә. Ул үзен, күңелен сүтеп, башкача корырга мәҗбүр, үзгәрергә мәҗбүр. Менә шушы үзгәреш процессы шагыйрьнең “Гадиләргә гимн” китабында чагыла. Р.Фәйзуллин – аек карашлы шагыйрь. Ләкин ул кайбер романтик хасиятләргә дә ия. Бу, мөгаен, аның табигатеннән киләдер. Аның лирик герое - тумыштан романтик герой, шуңа күрә аңа максимализм, бер чиктән икенчесенә ташланулар хас иде. Ул вакланырга, әһәмияте кечкенә категорияләр белән эш итәргә яратмый. Аңа күп һәм зур кирәк: мизгелләр, сәгатьләр, көннәр генә җитми, ул тулы бер гомер турында уйлый, алай гына да түгел, халыкның олы гомере турында, тарих турында, кешелек гомере турында уйлый. Шулай бар нәрсәдән өстен күтәрелеп, югарыдан дөньяга караш ташлау аңа кешелек язмышын туган халкы язмышы, үз язмышы белән чагыштырырга мөмкинлек бирә. Ә баксаң, шундый зурдан санап йөргән тырышулары һәм кешенең озын бер гомере дөнья, тарих алдында бик кечкенә икән ләбаса! Шагыйрь яза: Шундый кыска гына бер гомер! Килә бер көн айну! Бөек айну! Һай, тинтәк баш! Шул чүп-чарлар олы булып күренгәнме? Шул вак җаннар алла итеп йөрелгәнме? Хәтта халыкларның да күпмесе тарихның караңгы чоңгылларында бөтенләй булмагандай югалган! Дөнья фани икән. ...Вакытың үтсә, Җирең китсә аяк астыннан,- Мәңгелеккә түгел, беткәнлеккә Ишарәли икән ак комнар. – ди шагыйрь “Ком сәгате” исемле шигырендә. Әйе, кеше аз яши – “җилдә калган тузганактай”, “бер көнлек күбәләк” кебек... бары “Вакыт кына мәңге тантанада”. Җитмешенче еллар ахырында аның шигъриятенә тагын бер көчле һәм дәртле агым – мәхәббәт лирикасы килеп кушылды. Равил Фәйзуллинның мәхәббәт лирикасында кичерешләр палитрасы шулкадәр бай ки, аларда баш болытка тигәнче ашкынулар да, өзгәләнү-үпкәләшүләр дә – барысы да җитәрлек. Ул олы хисләр, кешелеклелек тарафдары. Бөтен иҗатына эчке бер илаһи яктылык сирпеп торган бу тойгы Р.Фәйзуллин иҗатын яңа баскычка күтәрә. Хәзерге татар поэзиясендә мәхәббәт турында шулчаклы тирән итеп, үз йөрәк кичерешләре белән җылытып, олылап сурәтләгән шагыйрьләр күп түгел. Иҗатында бер-бер артлы “Мәхәббәт күзсез була, ди...”, “Син – теләп алган сагышым...”, “Мәхәббәттә күпме яндык”, “Сөйдем аны, шаштым!” кебек тирән лирик аһәңле, моңлы һәм дәртле, йомшак һәм кырыс шигырьләр дөньяга килә. Бу төр шигырьләрнең үзәгендә – Кеше! Ул – сөя, сөелә, ул көя, көенә; аның өчен сөю – илаһи сәгадәт. Сөйдем аны, Шаштым! Җаным күкләргә күкрәп менде! Әйттеләр: бигрәк сүрән, басынкы бала инде... Берзаман: “Гашыйк икән!”- дип, Илгә сүз чыккан иде. Ә мин инде ул вакытта Аны оныткан идем. Гомумиләштереп әйтсәк, лирик шигырьләрендә шагыйрьнең хисләре ачык, сагышлы, фаҗигале; ритмик яктан алар ярсулы, тыгыз тәнле, камил, аһәңле. Чыннан да, Р.Фәйзуллин — безнең горурлыгыбыз. Аның иҗаты шулхәтле автобиографик ки, шагыйрь белән бөтенләй таныш түгел кеше дә, аларны укып, авторның холкын-фигылен, дөньяга карашын ачыклый алган булыр иде. Аның лирик герое — каршылыклы, күпкырлы, катлаулы характерга ия, ләкин ул нинди генә шартларда булмасын, горур, ихлас, уйчан, эзләнүчән, борчулы. Шагыйрь инде шәхси язмышын да халык язмышыннан аера алмый. Алар бер булып көчле агымны тәшкил итәләр. Шушы аһәңнең пәйда булуы белән Р. Фәйзуллин -халык шагыйренә әверелә. Шагыйрь үзенең иҗаты белән генә түгел, якташлары янында һәр хәлиткеч чараларның үзәгендә була, туган нигезен, туганнары белән һәрдаим аралаша, туган якның саф һавасы белән сихерләнергә, чаңгыда кырлар урарга да вакыт таба. Яшьләрне дә игътибарсыз калдырмый, аларга үз киңәшләрен, бәясен бирә. Яшь каләм ияләре Мансур Шаһимәрдән, Фәүзия Солтан, Нурулла Гариф, Вазыйх Фатыйхов шундыйлардан. Безнең арабызда да тыйнак кына каләм тибрәтүчеләр бар. Алар олы шагыйребезнең дәвамчылары булыр, дигән өметтә калабыз. Р.Фәйзуллин 1990-1995 елларда Татарстан Югары Советында депутат булып торды һәм республиканың мөстәкыйльлеген, дәүләтчелеген торгызу эшләренә якыннан торып катнашты. Р.Фәйзуллинның татар телендә һәм русчага тәрҗемәдә кырыклап китабы дөнья күрде. Болардан тыш аерым әсәрләре алман, поляк, француз, төрек, кыргыз, эстон, грузин һ. б. телләргә дә тәрҗемә ителгән. Равил Фәйзуллин - поэзиябезне яңа биеклеккә күтәргән халык шагыйре, поэзиябезнең биек тавы. Кайта-кайта Равил Фәйзуллинның иҗади кредосын эзли башладың исә, рус шагыйре В.Маяковскийның мәгълүм сүзләре искә төшә:”Ни дня без строчки!” Билгеле, бу гыйбарәгә төрле яктан килеп карарга мөмкин, ләкин үзеңнең җаныңны һәрдаим шигъри дулкында тоту – бу инде профессиональлек билгесе. Ә Равил Фәйзуллин, әдәбиятка мөнәсәбәтендә булсын, иҗади эзләнүләрендә булсын – чын мәгънәсендә профессионал. “Уңда, сулда, алда һәм артында шартласа да туплар, ядрәләр - ул барыбер “шигъри антына” тугърылыклы булып кала бирә. Иҗат - газаплы бәхет ул! Төрле чагым булды – ярлы, бай чагым... ә күңелдә һәрчак шатлык йөрттем яшереп тә... Ә кайчакта – бар дөньяларга кычкырып! Шул коткарды мине бүгенгәчә... – дип әйтүе белән ул мең мәртәбә хаклы. “Коткаручы” Иҗатың сүнмәсен, Шагыйрь!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Муса Җәлил - герой-шагыйрь (6 сыйныф)
Презентация Муса Җәлилнең иҗатын үткәндә кулланыла....
Бала күңелле шагыйрь
Ш.Галиевның тормышы, иҗаты буенча дәрес эшкәрмәсе....
Конспект открытого урока в 9 классе " Шагыйрь күңеле авыл күркендә".
Якташ шагыйрь Шәрәф Мөдәриснең тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү дәресе....
Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты
. Муса Җәлилнең туган илгә тугрылык белән сугарылган шигырьләрен...
100летие С.Хакима("Аккош күленең ак күңелле шагыйре")
Аккош күленең ак күңелле шагыйре.(С.Хәким иҗатына багышланган әдәби-музыкалькичә- презентация) Җиһазлау: 1) Портреты...
«Һич картаймый шагыйрь иҗаты» Г. Тукай иҗатын йомгаклау дәресе, 10 нчы сыйныф, татар әдәбияты
10 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан Г. Тукай иҗатын өйрәнүне йомгаклау дәресе. Дәрестә муьтимедиа проектор, компьютер, презентация кулланылды....
Г.Тукай - бөек шагыйрь. Урок татарской литературы в 8 классе.
Разработка открытого урока по жизни и творчеству Г.Тукая с использованием интерактивной доски, видеофайла и видеоматериала....