Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс.
план-конспект урока (6 класс) на тему
Г.Әпсәләмов «Миңа унтугыз яшь иде» әсәре буенча йомгаклау дәресе. Бөек Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан үткәрелә.
Максат: 1.Күренекле язучы, шагыйрьләр иҗатында Бөек Ватан сугышы темасының чагылышын күзәтү. Малик образына характеристика бирү.
2.Халкыбызның батырлыгы турында сөйләшү, сөйләм телен үстерү.
3.Үзебездә туган илгә, Ватанга чиксез хөрмәт һәм тугрылык тәрбияләү, батырлык хисләре уяту, җыр сәнгатенә мәхәббәт тудыру.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
g.pslmoanyn_mina_untugyz_yash_ide_sre_buencha.docx | 22.28 КБ |
Предварительный просмотр:
Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс.
(Г.Әпсәләмов «Миңа унтугыз яшь иде» әсәре буенча йомгаклау дәресе.)
Максат: 1.Күренекле язучы, шагыйрьләр иҗатында Бөек Ватан сугышы темасының чагылышын күзәтү. Малик образына характеристика бирү.
2.Халкыбызның батырлыгы турында сөйләшү, сөйләм телен үстерү.
Малик образына характеристика бирү.
3.Үзебездә туган илгә, Ватанга чиксез хөрмәт һәм тугрылык тәрбияләү, батырлык хисләре уяту, җыр сәнгатенә мәхәббәт тудыру.
Җиһазлау: 1.Җиңүгә - 70 ел стенгазета.
2.«Кирәкми безгә сугыш!» рәсемнәр күргәзмәсе.
3.«Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс» плакат.
4.«Сагыну» җыры (З.Хәбибуллин музыкасы, М.Җәлил сүзләре)
язмасы.
Дәрес барышы:
I. Дәрескә оештыру, максатны әйтү.
II. Әдәбиятта сугыш батырлык темасы.(Алдагы белемнәргә нигезләнеп, сугышта корал белән дә, каләм белән дә, батырларча көрәшкән әдипләребезне искә төшерү.)
Укытучының кереш сүзе: Быел Бөек Җиңүгә инде – 70 ел. Шулай булса да ул халык күңелендә.
1941 елның, 22 июнь иртәсендә чалт аяз җәй көнендә фашистлар Германиясе хыянәтчел төстә һөҗүм итеп, илдә Бөек Ватан сугышы башлана. Бөтен халык Ватаныбыз сагына баса. Сугыш 1414 көн дәвам итә. Сугышны беренче көненән үк Татарстанның 560 мең егет һәм кызы Ватанын сакларга күтәрелде. 300 меңгә якын сугышчы кырларда ятып калды. Татарстанның 200дән артык егет һәм кызы Герой исеменә лаек булды, 29ы – Дан орденының тулы кавалеры, 100 меңнән артык сугышчыга орден һәм медальләр тапшырыла.
Сугыш башлану белән мәшһүр язучыларыбыз да кулларына корал алалар һәм фашизмга каршы мылтык һәм каләм тотып көрәшәләр.Үзләренең ялкынлы сүзләре белән халыкка көч-дәрт, ныклык өстиләр, Ватан сагына басарга чакыралар, фашизмга нәфрәт хисе уяталар. Күбесе кире әйләнеп кайта алмый, Ватан өчен башын сала. Ләкин «алар үзләре үлсәләр дә, исемнәре кала»... Әйдәгез аларның кайберләрен искә төшереп китәбез!
1 нче укучы: Муса Җәлилнең батырлыгы турында сөйли. («Чәчәкләр» шигыре тыңлана).
2 нче укучы: Фатих Кәрим батырлыгы. («Ант», «Ватаным өчен» шигырьләре яттан сөйләнә).
3 нче укучы: Абдулла Алиш турында сөйли.
4 нче укучы: Гадел Кутуйның сугыштагы эшчәнлеге турында сөйли, «Сагыну» нәсереннән өзек укый.
Ял итеп алу: «Солдатлар» (Ф.Әхмәдиев көе, Р.Әхмәтҗанов сүзләре) җыры башкарыла.
Укытучы: Ә.Еники, Г.Әпсәләмов, Н.Дәүли, С.Хәким һ.б. сугыштан үз бурычларын үтәп, исән–сау кайта алдылар, һәм үз әсәрләрендә кабат-кабат сугыш афәтен яктырттылар.
III. Г.Әпсәләмов «Миңа унтугыз яшь иде» әсәрен йомгаклау:
1. Г.Әпсәләмов һәм сугыш темасы. (Бер укучы белешмә бирә.)
2. Сүзлек эше:
йөрәкне чеметә - йөрәкне кузгата;
тирән сукалыйсың - мәгънәле итеп сөйлисең; дөрес әйтәсең;
аңны җуяр – аңны югалтыр;
моңланган чакларында - күңелләре йомшарган, нечкәргән вакытларында;
илгә турылык – Ватанга тугрылык.
3. Төп герой Малик Газимов образына характеристика: тыныч тормышта һәм сугышта.
4. Түбәндәге сораулар буенча фикер алышу, өзектән мисаллар китерү:
а) «Сагыну» җыры Малика ничек тәэсир итә? («Сагыну» җырын тыңлау.)
б) Малик һәм аның иптәшләренә нинди сугышчан бурыч йөкләнә? Алар аны ничек үтиләр?
в) Маликнең батырлыгының нигезе нәрсәдә?
г) Хикәянең бу соңгы өлешенә нинди исем бирер идегез?
5.Укытучы: Малик кебек каһарман егетләр фашизмга каршы көрәштә гомерләрен кызганмадылар. Алар дан өчен түгел, ил, халык өчен көрәштеләр. Сугыш батырларына һәркайда һәйкәл куелган, аларның исемнәре мәрмәр ташка уеп язылган. «Мәңгелек ут» яныннан кеше эзе суынмый, аларга чәчәкләр китерәләр. Батырларның исеме гомерлек. Менә алар: Газинур Гафиатуллин, Мәгубә Сыртланова, Муса Җәлил, Барый Шәвәлиев, Илдар Маннанов, Г.Гобәйдуллин.
7. Батырлык турында мәкаль-әйтемнәрнең ахырын әйтеп бетер:
Батыр яуда… (беленер).
Батыр үзе өчен туар, кеше өчен… (үләр).
Батырлыкта - … (матурлык).
Батыр үзе үлсә дә, исеме… (үлмәс).
Батыр ут булыр, куркак… (юк булыр).
Карама беләккә, кара… (йөрәккә).
V. Өй эше бирү: «Маликнең батырлыгы», «Нәрсә ул батырлык?» яки «Сагыну җыры» дигән темаларга инша язып килергә.
VI.Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую.
Укытучы: Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләрнең әһәмияте нәрсәдә?
Укучылар: Бөек Ватан сугышы әсәрләренең әһәмияте зур: без сугышның ни икәнлеген, никадәр кайгы-хәсрәт, җәфа, авырлыклар алып килгәнлеген аңлыйбыз, алар яшәүнең кадерен белергә өйрәтәләр. Без бер-беребезгә карата шәфкатьлерәк, миһербанлырак булырга кирәклеген төшенәбез. Хәзерге тыныч, матур тормыш өчен гомерләрен дә кызганмаган һәм фронта һәлак булган каһарманнарны онытмаска чакыралар. Безнең теләгебез шул: Сугышлар башка булмасын! («Кирәкми безгә сугыш» шигыре укыла).
Укытучы: Сугышлар булмасын өчен безгә нәрсә эшләргә кирәк?
Укучы: Сугыш булмасын өчен илебез чикләрен һәм тынычлыгыбызны сакларга солдатлар кирәк. Без – булачак солдатлар. Үзебезне шушы җаваплы бурычны үтәүгә әзерләргә тиешбез.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Исемең матур, кемнәр куйган?"
Внеклассное мероприятие...
Сөйләм телен үстерү. Минем исемем.
Презентация ярдәмендә сөйләм телен үстерү...
"Адымнар "исеме астында нәшер ителүче мәктәп газетасы
3 ел инде укучылар тарафыннан "Адымнар"исемле баш астында мәктәп газетасы нәшер ителә.Газетада мәктәп, авыл тормышындагы яңалыклар,хатирәләр, кызыклы вакыйгалар, котлаулар...
Тукай туган төбәктә. Арча районында Тукай исеме белән бәйле авыллар турында әдәби-музыкаль кичә.
Шагыйрьнең туган ягы – инешле, урманлы, челтерәп аккан чишмәләргә бай булган Казан арты. Шагыйрьнең балачагы узган Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларының җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә т...
2 класс өсөн дәрес "Танышыу. Һинең исемең нисек?"
икенсе класс өсөн дәрес өлгөһө...
Үзем үлсәм исемем, җырым үлмәс, Ул яңгырар илнең кырында. дәрес- панорама
Укучылар М. Җәлилнең сугыш елларындагы тормышы һәм иҗаты турында танышалар.Архип Ефимович Митрофановның “Жизнь его песней звенела в народе” иемле мәкаләсе турында үзләренең фик...
"Әйдәгез, танышабыз. Синең исемең ничек? соравы һәм аңа җавап формасы"
:"Әйдәгез, танышабыз. Синең исемең ничек? соравы һәм аңа җавап формасы"...