Әдәбият дәресләрендә укучыларныӊ критик фикерләвен үстерү
методическая разработка на тему
«Алты эшләпә» методы критик фикер йөртүгә корылган. Икенче төрле әйткәндә, бу метод белән эш барышында укучы мәсьәләгә төрле яклап килергә өйрәнә. Ул фикер йөртү процессын 6 режимга бүлүдән гыйбарәт. Нинди төстәге эшләпә алуга карап,укучылар укылган әсәр буенча геройга карата үз фикерләрен белдерәләр, аны төрле яклап тикшерәләр, проблемаларны анализлыйлар, нәтиҗәләр чыгаралар.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
umnova-_statya.doc | 157.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Әдәбият дәресләрендә укучыларныӊ критик фикерләвен үстерү
Умнова Л.И. ТР, Тукай районы, ГББМБУ «Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелүче Мәләкәс гомуми урта белем мәктәбе»
«Алты эшләпә» методы критик фикер йөртүгә корылган. Икенче төрле әйткәндә, бу метод белән эш барышында укучы мәсьәләгә төрле яклап килергә өйрәнә. Ул фикер йөртү процессын 6 режимга бүлүдән гыйбарәт. Нинди төстәге эшләпә алуга карап,укучылар укылган әсәр буенча геройга карата үз фикерләрен белдерәләр, аны төрле яклап тикшерәләр, проблемаларны анализлыйлар, нәтиҗәләр чыгаралар. Әлеге методны К. Насыйриныӊ «Әбүгалисина» әсәре буенча карап китик. (Әбүгалисина hәм К. Насыйри портретлары куела)
Бу ике шәхесне ни бәйли соӊ? 1.Әбүгалисина да К . Насыйри да- үз заманнарыныӊ алдынгы карашлы шәхесләре, галимнәре, укымышлылары; 2. К. Насыйри, Әбүгалисинаны фантастик җирлеккә күчергән; 3. Алар икесе дә үз чорыныӊ алдынгы карашлы, укымышлы, үзләре яшәгән җәмгытькә файдалы шәхесләр булганнар.
Зәӊгәр эшләпә (Җитәкче- теманы билгели) (әлеге эшләпә төрле дәрестә төрле кешедә булырга мөмкин, әмма балалар төшенеп бетергәнче ул укытучы була.)
Бу дөньяда кеше билгеле бер тирәлектә яши. Без аны нәрсә дип атыйбыз ? (Җәмгыять) Әлеге портретлар белән җәмгыятне нәрсә бәйли соӊ? (шәхесе һәм җәмгыть арасындагы бәйләнешне табарбыз)
Ак эшләпә -Галим (Ак эшләпә кигәч, укучылар бары тик фактлар белән генә эшлиләр. Хисләр, субъектив бәяләр бирүнеӊ кирәге юк.) Ул- көнчыгышта киӊ танылган галим, реаль булган шәхес, бик зирәк һәм зиһенле ( Киез астына салынган кәгазьне сизеп: «Белмим мәктәпнеӊ түшәме төшкәнме , әллә идәне күтәрелгәнме, әмма элеккечә түгел,»-ди); 12 яшеннән башкаларга, хәтта өлкән балаларга дәрес бирә; тыйб белеме буенча, берничә елдан аӊа Бохара тирәсендә тиӊнәр булмый, ярдәмчел, намуслы (Хәлвәфрүшне кибәктән хәлвә ясарга өйрәтә хәерчелектән коткара, гади хезмәт кешесенә ярдәм итә, мәхәббәтендә булыша); Әбүгалисина тормышта үлгәннән соӊ үзенеӊ бар мөлкәтен ярлыларга тараттыра
Кара эшләпә (Балалар бу эшләпәне алгач, геройныӊ яки вакыйгаларныӊ тискәре якларын гына сөйлиләр. Геройга яки вакыйгага критик бәя бирәләр)- Мәгарәгә кереп качып кала, сихер белән шөгыльләнә, белеме ярдәмендә үзләре урынына субашныӊ башын чаптыра, Хәлвәфрүшне кибәктән хәлвә ясарга өйрәтә (мошенниклыкка) - сатып алучыларны алдый, патшаны кызы өчен борчуга сала , уч саклый-мунча эчен суыта, кар һәм бозга әйләндерә h.б.)
Сары эшләпә оптимист - (Бары тик геройныӊ яки вакыйгаларныӊ уӊай, позитив яклары гына әйтелә. Балалар ни өчен шулай уйлаулары турында аӊлаталар) 12 яшеннән башкаларга, хәтта өлкән балаларга дәрес бирә; ярдәмчел, намуслы (Хәлвәфрүшне кибәктән хәлвә ясарга өйрәтә- хәерчелектән коткара, гади хезмәт кешесенә ярдәм итә, мәхәббәтендә булыша); Әбүгалисина уӊай герой.
Кызыл эшләпә эмоциональ фикерләүне таләп итә- Әсәрнеӊ башыннан азагына кадәр Әбүгалисина яклы буласы килә. Чөнки ул гади кешеләр мәнфәгатен кайгырта. Җирдә hәр кеше бәхеткә хокуклы, Әбүгалисина үз бәхетен мохтаҗларга ярдәм итүдән таба.
Яшел эшләпә (Креативщик)Бу эшләпәне киүгә балалар иҗади фикерләүгә күчәргә тиеш.)- Әбүгалисина Хәлвәфрүшкә мәхәббәтендә, тормышында булышмаган булса, бу повесть та булмас иде. Без бу әсәрдә Шәхес һәм җәмгять арасындагы бәйләнешнеӊ тыгызлыгын күрдек. Әбүгалисина образы җәмгыяттә типик түгел, әмма андыйлар бар. Бүгенге көндә бик күп билгеле hәм билгеле булмаган кешеләр үз байлыклары белән бүлешәләр, ягъни хәйриячелек белән шөгыльләнәләр (Чулпан Хаматова, Алишер Усманов, Әсгать Галимҗанов һ.б)
Зәӊгәр эшләпә: Әугалисина идеаль түгел, әмма үз белемен кешеләр мәнфәгатенә куллану, җәмгыть файдасына яшәү аны герой дәрәжәсенә күтәрә. Аныӊ белеме башкаларга да, үзенә дә җитә. Шушы белеме хисабына ул намусы белән конфликтка кермичә муллыкта гомер кичерә. Кеше үз белемен җәмгыть файдасына кулана белсә, җәмгытьтә дә ул үз урынын таба. Ә җәмгыятьтә үз урныӊны табу- ул инде синеӊ торырга йортыӊ, эшләргә эшеӊ, эшеӊ булгач акчаӊ бар дигән сүз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әдәбият дәресләрендә иҗадилыкны үстерү.
Әдәбият дәресләрендә иҗади эшләр үткәрү....
Әдәбият дәресләрендә укучыларның белемен тикшерүнең бер методы буларак тест
Әдәбият дәресләрендә укучыларның белемен тикшерүнең бер методы буларак тест...
Укучының танып-белү активлыгын, тәнкыйди фикерләү сәләтен, эзләнү күнекмәләрен үстерү максатыннан татар теле һәм әдәбият дәресләрендә проект методын гамәлгә ашыру
Укучының танып-белү активлыгын, тәнкыйди фикерләү сәләтен, эзләнү күнекмәләрен үстерү максатыннан татар теле һәм әдәбияты дәресендә проект методын гамәлгә ашыру юллары белән танышу, дәресләрдә проект ...
Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерү юллары
Әлеге мәкаләдә автор туган тел һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерү юллары ачып бирелә...
Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү
Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү...
"Иммерсив театр алымы аша әдәбият дәресләрендә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү" темасына мастер-класс.
quot;Иммерсив театр алымы аша әдәбият дәресләрендә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү" темасына мастер-класс....
Туган (татар) тел һәм әдәбият дәресләрендә инновацион технологияләр. Сөйләм күнекмәләрен үстерү чарасы буларак, синхрон тәрҗемә итү ысуллары. Күнекмәләр
Күнекмәләр. Тәрҗемә процессында аеруча кирәк булган күнекмәләрне үстерү тәрҗемәчеләрне әзерләүнең мөһим өлешен тәшкил итә.Тәрҗемә күнекмәләрен үстерүнең үзенчәлеге шунда, алар бары тик укучыларның пра...