- мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр
методическая разработка на тему
Предварительный просмотр:
3 нче сыйныфта татар теле дәресе
Тема: -мы,-ме кушымчалы сорау җөмләләр
Максат: 1) – мы , -ме кисәкчәләренең төрле сүз төркемнәренә ялгану очракларын өйрәтү;
2) [ә] , [э] авазы кергән сүзләрне яза белү күнекмәләрен ныгыту өчен шартлар тудыру ;
3) яңа теманы үтүгә кызыксыну уяту һәм гаиләгә һәм гаилә әгъзаларына карата мәхаббәт , ихтирам , хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлау: Интерактив такта, гаилә әгъзалары сүрәтләре,презентация
Материал: Р. З. Хайдарова “ Татар теле һәм уку китабы” 3 нче сыйныф дәреслекнең 41 бите, 2-5 нче күнегү.
Дәреснең планы.
I. Уңай психологик халәт булдыру.
II. Дежурный рапорты.
III. Белемнәрне актуальләштерү
1. Актуальләштерү:
а) матур язу күнегүе;
б) [ә],[э] авазы кергән сүзләрнең язылышын карау.
2. Уку мәсьәләсе кую (2 нче класста сүзләр турында өйрәнелгәнне искә төшерү )
IV. Уку мәсьәләсен чишү:
1. а) сүзне модельга урнаштыру;
б) модельга сүз сайлау.
2. Икенче биремне үтәү:
а)”Тәрҗемәче” уены
б) дөреслеген тикшерү;
в) сорау кисәкчәләрен аера белә,төшенчәсен бирү.
3. Активлаштыру:
а) дәреслектәге билгеләмәләрне уку;
б) парларда эш: ;
в) 2нче күнегүне язмача эшләү;
г) схема буенча җөмләләр төзү;
д) төркемнәрдә эш:иптәшеңне яхшы бел!.
V. Рефлексия.
VI. Өйгә эш: 5 нче күнегүне язып килергә
Дәреснең барышы.
I. Уңай психологик халәт булдыру.(1 слайд)
Елмай әле, син елмайсаң,
Яратыр олы-кече.
Дөньяда иң матур кеше
Елмайган, көлгән кеше..
II. Дежур рапорты
III. Уку мәсьәләсе кую.
1. Актуальләштерү: (2 слайд)
Кирәк.
Җәен кунакка барганда Иң кирәкләрнең кирәге-
Әби-бабайлар кирәк. Әниебез бигрәк.
Муенга атландырганда Нигә икәнен санарга
Әти дә аз-маз кирәк. Бармаклар бик күп кирәк.
Һәммәсенә әни кирәк.
Ә әнигә кем кирәк?
Әниләргә без кирәк...
- - монда сүз кемнәр турында бара?
- -гаилә әгъзалары турында
(тактада гаилә әгъзаларының рәсемнәре эленә)(3 слайд)
- “гаилә”
- сүзе килеп чыкты
а) матур язу күнегүе( 4 слайд)
Өченче декабрь.
Сыйныф эше.
Җомга.
б) [ә] авазы кергән сүзләрнең язылышын карау:
[әни], [әти], [әби], [бабай], [абый],[апа] , [энем], [сеңел]
(Гаилә әгъзаларын язу)
Тел шомарткыч
Ни-ни-ни
Бу минем әни
ти-ти-ти
Бу минем әти
бай-бай-бай
Бу минем бабай
ңел-ңел-ңел
Бу минем сеңел
нем-нем-нем
Бу минем энем
ам- ам-ам
Бу минем апам
бый-бый-бый
Бу минем абый.
2. Уку мәсьәләсе кую.
- “Детектив “ уены
(такта каршына бер укучы чыга , ул бер фотосүрәтне ала, калган укучылар аның кем икәнлегн татар телендә сорарга тиеш)
(Тулы җаваплар кабул итү)
IV. Уку мәсьәләсен чишү:
1. нинди сүзләргә сорау куйдык?
- әби, әти, бабай,апа,
- нинди сорау куйдык?
- -мы, -ме кисәкчәләре ярдәмгә килде.
(5 слайд)
(җөмләләрне дәфтәргә язабыз , кисәкчәләрне билгелибез)
Ысул! - мы, -ме кисәкчәләренең кайсы очракта –мы, кайсы очракта –ме ялгануын ачыклап китәбез
б) модельга сүз сайлау:(5 слайд)
_____мы, _____ме
2. Икенче биремне үтәү:
а) “Тәрҗемәче” уены
-син үзеңнең әти- әниең яратуыңны иптәшеңнән ничек сорарсың?
(Парларда эш.)
б) дөреслеген тикшерү:
(бер укучы тактада эшли)
-Син әниеңне яратасыңмы?
-Әйе,мин әниемне яратам.
в) –сорау кисәкчәсе ярдәмендә без нәрсә беләбез?
- предметның төгәллеген ( әтиме?, бабаймы?)
-эшнең төгәл үтәлешен( барасыңмы? эшлисеңме?)
-мы , -ме кисәкчәсе төрле сүзлзргә ялгана
- Нинди яңалык булды?
Ял минуты
3. Активлаштыру:
а) дәреслектәге билгеләмәләрне уку;
б) парларда эш: сорау кисәкчәсе ярдәмендә ,сораулар уйларга
- -мы кисәкчәсенә сүзләр әйттерү;
- фигыльләр әйттерү
в) 2 нче күнегүне язмача эшләү; төшеп калган ә, е хәрефләрне тиешле урынга яз, истә калдыр
Тикшерү. Парларда тикшерү
г) схема буенча җөмләләр төзү.
д) төркемнәрдә эш:
иптәшеңнән сора
-Мин малай. Син малаймы?
- Юк, мин кыз. Син кызмы?
-Әйе,мин кыз. .............
V. Рефлексия.
- Без бүген дәрестә нәрсә эшләдек?
- Нәрсәгә карап белдек?
- Ничә төркем килеп чыкты?
- Мин сезгә бер сүз әйтәм (кызыл). Бу сүзгә дөрес сорау куй.
- Ни өчен?
- Димәк, без әле тагын дәрестә сәйләшмәгән сүзләрдә калган икән .Алдагы дәресләрдә без сөйләшүебезне дәвам итәрбез .
Дәрес өчен үз-үзеңә бәя кую.
VI. Өйгә эш: Бүген өйрәнгәннәрне әти-әниләргә сөйләргә, 5нче күнегүне язып килергә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Презентация "Сорау алмашлыклары"
"Морфология" бүлегендә "Алмашлык төркемчәләре" темасын үткәндә куллану өчен...
6 нчы класс. Хайдарова Р.З. дәреслеге буенча "Сорау алмашлыклары" темасы
Дәрес тулысынча укытучы өчен белем бирү максаты, тәрбия бирү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе), тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе) һәм дәреснең белем бирү максатлары белән төзелгән. Д...
Сорау җөмләләр.
Сорау җөмләләр темасына багышланган дәрес планы....
Сорау җөмлә
"Сорау җөмлә" темасы буенча 5нче класста үткәрелгән ачык дәрескә презентация....
“Фигыльләрсез раслау һәм сорау җөмләләр. [къ] авазы һәм бу аваз кергән сүзләр”.” Сөнгатуллина Р.Ф., Әхмәдуллина Р.Ф “Мәгариф Татар теле №3/2016, 26-27 битләр.
http://magarif-uku.ru/megarif-tatar-tele-2016-ii/...
Сорау алмашлыклары. 3нче сыйныф
Знче сыйныфта үткәрклгән дәрес эшкәртмәм....
3нче сыйныф .Сорау алмашлыклары.
3нче сыйныф .Сорау алмашлыклары темасына презентация....