[р]авазы, Рр хәрефләре.
план-конспект урока по теме
[р]авазы, Рр хәрефләре белән таныштыру, [р]авазы булган калын һәм нечкә кушылмаларны билгеләү, уку.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
r_kherefe.docx | 20.76 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема. [р]авазы, Рр хәрефләре.
Максат. 1.[р]авазы, Рр хәрефләре белән таныштыру.
2.[р]авазы булган калын һәм нечкә кушылмаларны билгеләү, уку.
3.[р] авазы кергән сүзләрне уку күнекмәләре булдыру.
4.Сүз байлыгын арттыру.
5.Тырышлык, хезмәт сөю тәрбияләү.
- Оештыру өлеше.
1. Исәнләшү.
- Исәнмесез, укучылар!
- Хәерле көн!
- Кәефләрегез ничек?
-Бүген атнаныӊ нинди көне?
-Хәзер елныӊ нинди фасылы?
2. Фонетик зарядка ясау.
Кара әйтә карр-карр,
Нәни чеби барр,барр,
Берсен генә алыр идем,
Сакчылары барр-барр.
II. Актуальләштерү.
1.Әңгәмә.
- Сөйләм нәрсәдән тора ? (җөмләләрдән)
- Җөмлә нәрсәләрдән төзелә ? (сүзләрдән)
- Сүзләр нинди кисәкләргә бүленә ? (иҗекләргә)
- Иҗекләр нәрсәләрдән тора ? (авазлардан)
- Авазлар нинди була ? (тартык һәм сузык авазлар)
- Татар телендә сузык авазлар нинди була ? (калын һәм нечкә сузыклар)
2.Фонетик зарядка.
Сузык авазларны парлап әйтү.
[ а-ә, у-ү, ы-э, о-ө, ый-и.]
3.»Нәрсә артык?” уены .
Буратино гөмбәләр җыйган, ләкин араларында агулы гөмбәләрдә бар.Безгә аларны аерып алырга кирәк.Кайсы гөмбә артык икән?
м, н, с, ш, а ә, и, у, а, с
- Беренче кәрзиндә нинди хәреф артык? ( а хәрефе)
-Ни өчен? ( а – сузык аваз хәрефе )
- Икенче кәрзиндә нинди хәреф артык ( с, чөнки тартык аваз хәрефе)
4. Табышмак чишү.
Укымадым, мин надан,
Ә үзем гомер буе язам. ( ручка)
(Не училась, я необразованная,
А сама всю жизнь пишу.)
Мылтык түгел- ата,
Аны һәркем ярата.(чәчәк)
5. Чәчәк сүзендә нинди аваз ишеттегез? ([ч])
- Ул нинди аваз? (Тартык аваз?)
- Яӊгырау авазмы,саӊгырау авазмы? (саӊгырау аваз)
- Әйе, [ч] - саңгырау тартык аваз.Әйдәгез, бергәләп укыйк әле:
ча, чу, чи, чә
Сүзләр уку,мәгънәләрен аӊлату:
чан,чум,чиш,чәч
Чан - большая бочка, или ёмкость для воды
Чум - ныряй
Чиш - решай ,рязвяжи
Чәч - волосы
6.Тизәйткеч.
-Без узган дәрестә тизәйткеч өйрәндек, кем сөйләп күрсәтә?
(ике укучы сөйли, аннан сыйныф белән кабатланыла)
7. Физкультминутка.
III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
1.
Бар-ри барр-ган икән баррга, барр-да бар икән барр да!
-Нинди аваз кабатлана ?( [р])
-Ул нинди аваз? ( яӊгырау тартык аваз)
2. Аудирование.
[р] авазы кергән сүз ишетсәгез, кул чабыгыз.
Са-ра а-ла ил-ә са-на ка-ра
у-ра ба-ра би-рә ро-за Рим
ча-на ки-лә
[р] авазы “эр” хәрефе белән белдерелә.(Укытучы баш һәм юл хәрефләрен күрсәтә.
3.“Утларны яндыр!” уены
Р хәрефе белән иҗекләрне уку.
Р
Ә У И А
С М
4.Сүзләр схемасы.
-Тактада сүзләрнең схемасын ясау? (ясыйлар)
ΙVБелем һәм күнекмәләрне ныгыту
1.Дәреслектәге рәсем буенча эш.
-Рәсемдә кемнәр? (Кыз һәм малай)
-Алар нишлиләр (Рам ясыйлар)
-Алар кайсы дәрестә? (Хезмәт дәресендә).
-Сез әти-әниләрегезгә булышасызмы?
-Ничек булышасыз?
2.Дәреслек буенча уку.
у-ра әр-чи Са-ра
а-... ...-ни са-ла
3. Сүзлек эше
ара - растояние
әр-ни - болит
әр-чи - чистит
4.Физкультминутка.
5. Рр хәрефләрен дәфтәрдә язу.
6. “Җиде таҗлы чәчәк “уены.
СА-НА
ЧА-НА
МУ-СА
У-РА
А-НА
СА-РА
РА-МА
V. Йомгаклау.
- Без дәрестә нишләдек?
- [р] авазы яӊгыраумы,саӊгыраумы?
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тартык [җ] авазы һәм Җ.җ хәрефләре
2 cыйныфның татар төркеме өчен дәрес эшкшртмәсе....
[ш] авазы hәм Ш, ш хәрефләре
1нче сыйныфта әлифбадан дәрес эшкәртмәсе...
[ш] авазы hәм Ш, ш хәрефләре , дәрескә презентация
1нче сыйныфта әлифбадан дәрескә презентатация...
[б] авазы, Б, б хәрефләре
рус мәктәпләренең татар төркемендә әлифбадан дәрес эшкәртмәсе...
[Һ] авазы һәм Һ,һ хәрефләре.1 нче сыйныф.Татар төркеме.
Укучыларны [Һ] авазы һәм Һ,һ хәрефе белән таныштыру,бер дәрәҗәле сүз модельләре нигезендә ,бу авазларны дөрес әйтергә өйрәтү; аваз-хәреф сүз модельләре нигезендә, сүзнең ...
Презентация.[Һ] авазы һәм Һ,һ хәрефләре.
Укучыларның сөйләме, логик фикерләвен ,фонематик ишетеп таный белүен,игътибарлылыкларын үстерү; уку хезмәте культурасы ,кызыксынучанлык тәрбияләү...
Шш авазы,Шш хәрефләре
Тема: Тартык [ш] авазы һәм Шш хәрефләре. Максат: 1) [ш] авазы һәм Шш хәрефе белән танышу;2) Сүзләрне иҗекләргә бүлә белү һәм иҗекләрне укый белү;3)Дәрестә проблемалы ситуацияләр тудырып, ук...