Сыйфат фигыльне кабатлау
план-конспект урока (7 класс) на тему
"Сыйфат фигыльне кабатлау" темасы буенча 7нче сыйныфның татар төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Сыйфат фигыльне кабатлау. 7нче сыйныф. Татар төркеме | 22.03 КБ |
Предварительный просмотр:
1 кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шамсивалеева Рәзилә Минвалеевна
Тема: сыйфат фигыльне кабатлау
Максат: 1. Укучыларның алган белемнәрен ныгыту һәм тирәнәйтү.
2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
3. Фәнгә карата кызыксыну уяту.
Җиһазлау: дәреслек, карточка, плакат, кыш темасына рәсем.
Дәрес барышы
- Оештыру моменты
- Өй эшен тикшерү
“Әдәбият” дәреслегеннән язып алган җөмләләрен укыту һәм сыйфат фигыльнең заманын әйттерү
- Төп өлеш.
- Сыйфат фигыльнең заман кушымчаларын искә төшерү һәм вариантлап бирем үтәү.
Iв – сыйфатларны ачыклаучы сүзе белән,
IIв – сыйфат фигыльләрне ачыклаучы сүзе белән язып бара.
Кызыл алма, кызарган алма, ак кар, агарган җир, киң яфрак, өзелә торган яфрак, кадерле кунак, киләсе кунак, матур сүз, әйтер сүз.
- Җөмләләр эченнән сыйфат фигыльне ачыклаган исеме белән табу.
Кунакка килгән кешене өйгә алып керәләр. (Г.Әпс.)
Ишектән керүче кыз зиһенемне алды. Аның кыяфәте киноларда күренә торган усал типларны уйнаучы артистларны хәтерләтә иде. Укыган кешеләрне бик яратабыз без. Аңа әйтер бер сүз дә таба алмадым. Монда эчәсе суым эчеп, йотасы утым йотылып бетмәгән.
- Җөмләне җөмлә кисәге ягыннан тикшерү
Кунакка килгән кешене өйгә алып керәләр.
Сыйфат фигыльгә морфологик анализ ясарга.
Килгән (кешене) – сыйфат фигыль, үткән заманда, барлыкта, исемләшмәгән, затланышсыз, тамыр нигез, җөмләдә аергыч.
- Сыйфат фигыльләрне исемләштереп укы.
Моны һәркем белергә тиеш!
Су коену йөрәкнең эшчәнлеген яхшырта, нерв системасын һәм сулыш алу органнарын ныгыта. Ләкин коенучы кешеләр бату куркынычы барлыгын да онытмаска тиешләр.
Йөзә белмәүче кешеләр күбесенчә саксызлык һәм ваемсызлык аркасында баталар. Ләкин яхшы йөзә белүче кешеләрнең дә батуы ихтимал. Су җылынып җитмәгән чакта коена башлаган кешеләр белән дә шулай була.
- Тексттан сыйфат фигыльләрне билгеләп бару. (Бер кат эчтән укып чыгалар. Аннан соң укытучы укый).
1236нчы елга кадәр Идел һәм Чулман елгалары буенда Болгар дәүләте яшәп килә. Исеме дөньяга танылган бу дәүләт матди тормыш, хәрби һәм фән-мәдәният үсеше ягыннан нык үеш ала. Аның башкаласы – Казан шәһәре. Казан шәһәре койма белән әйләндереп алынган. Казанның халык яши торган бистәләрендә йортлар нигездә агачтан эшләнгән. Кешеләр үз туган телләрендә сөйләшкән. Ислам дине кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне билгели торган төп канун булып киткән.
Шәһәр үзәгендә, Казансу өстендәге калку урында, хан сарае урнашкан.
Әлбәттә, Кремльдәге иң биек булып торган бина – Сөембикә манарасы. Җиде катлы бу бина әллә кайлардан ук күренеп тора.
Манараның эченнән, тар һәм текә баскычларга баса – баса, өске катларга күтәрелергә мөмкин. Тәрәзәләрдән гаҗәеп матур күренеш ачыла. Идел буйлап килүче көймәләр әллә кайлардан ук күренә.
Канун – закон.
- Сез тагын Казанның нинди урыннарын беләсез?
- Казанда тагын нәрсәләр бар?
- Казанның ничә еллыгын билгеләп үттек?
(Танылган (дәүләт), яши торган (бистәләрендә),билгели торган( канун), килүче (көймәлә)р.)
- Ял минуты.
“Казан кичләре” дигән җырны тыңлау һәм җырлау.
- “Кыш” темасына, сыйфат фигыльләрнең төрле заманнарын кулланып, хикәя төзергә.
- Рәсемдәге кар бөртегенә карата сыйфат фигыльләр уйлау. Алар белән җөмлә төзү.
- Мәкальләрне тутырып язарга.
Әйт... сүз, ат... ук.
Укы... үлмәс, укыма... көн күрмәс.
Кал... эшкә кар ява.
Дус кил... көн – бәйрәм көн.
- Сыйфат фигыльләрне таблицага тутыр.
Хәзерге заман сыйфат фигыль | Үткән заман сыйфат фигыль | Киләчәк заман сыйфат фигыль |
Сайрар кошлар, чиккән сөлге, килүче кеше, сайраган тургай, очраган кеше, уздырылачак җыелыш, алынасы хат, үскән чәчәкләр, баскан эз, бирәсе киңәш, чәчәк атмый торган гөл.
Йомшак укучылар хәзерге заман сыйфат фигыльнең гади һәм тезмә формасын аерып яза.
Баручы кеше, укый торган китап, күренми торган хезмәт, җырлаучы апа, керүче кыз.
- Өй эше.
“Кыш” темасына яза башлаган хикәяне тагын да тулырак итеп язып килергә.
- Йомгаклау.
- Бүген нәрсә турында сөйләштек?
- Бу кушымчалар кайсы заманныкы? Мисал китер.
-учы/-үче
-а, -ә, -я; -ый/-и + торган
-ган/-гән, -кан/-кән
-ар/-әр, ыр/-ер/-р
-асы/-әсе, -ыйсы/-исе
-ачак/-әчәк, ячак/-ячәк
- Билгеләр кую
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау. Презентация
Рус мәктәпләренең татар төркемендә татар теле дәресенә презентация...
6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау.
Татар төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....
"Хәл фигыльне кабатлау" ачык конкурс дәресе ("Ел укытучысы-2013")
Хәл фигыльне кабатлау (10 нчы сыйныфта рус телле укучылар өчен ачык конкурс дәресе)....
Сыйфат темасын кабатлау
I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тема: Татарстан- минем Ватаным.Максат: 1. Сыйфат турында алган белемнәрне ныгыту һәм Татарстандагы район,...
Сыйфат темасын кабатлау
Бу презентацияне рус төркемнәрендә сыйфат темасын кабатлаганда кулланырга була....
Сыйфат темасын кабатлау
Сыйфат темасын кабатлау...
Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльне кабатлау
Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльне кабатлау дәресе өчен план-конспект...