Сыйфат темасын кабатлау
план-конспект урока на тему
I квалификация категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Тема: Татарстан- минем Ватаным.
Максат: 1. Сыйфат турында алган белемнәрне ныгыту һәм Татарстандагы район, шәһәр исемнәрен искә төшерү, аларны сөйләмдә куллану;
2. Укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерүгә шартлар тудыру;
3.Туган якка хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү;
Бурыч: Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру, аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.
УУЭ
Регулятив:
- укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;
- кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;
Танып белү:
-тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;
-төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау;
Коммуникатив:
- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;
- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.
Шәхси:
Ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.
Җиһазлау: компьютер, Татарстан картасы, карточкалар, презентация, интерактив такта,
Дәреснең тибы: кабатлау
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 26.78 КБ |
Предварительный просмотр:
Хәйруллина Айсылу Расим кызы
I квалификация категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Тема: Татарстан- минем Ватаным.
Максат: 1. Сыйфат турында алган белемнәрне ныгыту һәм Татарстандагы район, шәһәр исемнәрен искә төшерү, аларны сөйләмдә куллану;
2. Укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерүгә шартлар тудыру;
3.Туган якка хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү;
Бурыч: Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру, аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.
УУЭ
Регулятив:
- укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;
- кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;
Танып белү:
-тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;
-төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау;
Коммуникатив:
- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;
- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.
Шәхси:
Ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.
Җиһазлау: компьютер, Татарстан картасы, карточкалар, презентация, интерактив такта,
Дәреснең тибы: кабатлау
Дәрес барышы
I Оештыру өлеше
Уңай психологик хәләт тудыру. ( Мэнэждж мэт)
- Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез, хәерле көн!
Матур үтсен көнебез!
Көләч булсын йөзебез!
Булыйк һәрчак әдәпле,
Отыйк матур гадәтне.
Дөрес, матур утырыйк,
Тырышып җавап бирик.
2.Укучылар белән танышу
-Укучылар, әйдәгез танышыйк әле. Мин татар теле укытучысы. Мин Айсылу Расимовна. Синең исемең ничек?
3. Һава турында сөйләшү
-Укучылар, әйтегез әле бүген ничәнче гыйнвар?
Урамда көн нинди?
Кар явамы?
II.Актуальләштерү
1.Хат белән танышу.
-Укучылар, мин бүген хат алдым.Хатның кемнән икәнен беләсегез киләме?
-Игътибар белән тыңлагыз әле.
Исәнмесез, 3Б сыйныфы укучылары!
Мин Татарстанда Арча районы урманнарында яшим.Сездән миңа ярдәм кирәк.Минем Татарстан табигате турында сөйлисем килә, ләкин кайбер сүзләрне оныттым.Миңа сездән ярдәм кирәк.
-Укучылар, хат кемнән? (Шүрәледән)
-Ә сез аны беләсезме?
-Шүрәле әкиятен кем язган?
III.Дәрескә максат һәм бурычлар кую
2.Биремнәрне эшләү
Район һәм шәһәр исемнәрен искә төшерү
-Укучылар бу нәрсә? (карта)
-Картада нәрсәләр юк? (авыллар, районнар, шәһәрләр)
- Әйдәгез әле, түгәрәк буенча Татарстан районнарын һәм шәһәрләрен искә төшерик әле. 2нче номерлы укучы башлый.( Roun Robin)
Сорауларга җавап язу
Ә хәзер район һәм шәһәр исемнәрен кулланып сорауларга җавап язабыз.
(1 нче номерлы укучы яза, ә 2 нче номерлы укучы тыңлый, хатасыз булса мактый.3нче номерлы укучы яза. 4 нче номерлы укучы тикшерә) Rally Coach
- Син кайда яшисең?
- Шүрәле кайда яши?
Фонетик зарядка
-Зә-зә-Зәй.
-Ча-чал-Чаллы.
-Чи-чиста-Чистай.
-Бө-бөгел–Бөгелмә.
- Та-татар-Татарстан.
- Минем Ватаным – Татарстан.
- Әйе, укучылар , безнең Ватаныбыз – Татарстан. Ул нинди?
-Укучыларның фикерләре тыңлана.
- Значит мы сегодня с вами о какой части речи будем разговаривать?(прилагательное)
-Прилагательное татарча ничек була? ( Сыйфат)
-Сыйфат нииди сорауга җавап бирә? ( нинди)
IV.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
-Шүрәлегә булышуыбызны дәвам итәбез.
1. Сыйфатларыбызның антоним парларын табыйк әле.
( Командалардагы Һәр укучы дәфтәрдә сүзләрнең антоним парларын табалар һәм дәфтәрләрен күршеләренә бирешеп тикшерәләр) ( Симал-тиниус-раунд тэйбл)
2. Физкультминутка
Бездә дуслык.
Бер- кулларны алга сузабыз.
Ике-кулларны күтәрәбез.
Өч- кулларны як-якка сузабыз.
Дүрт- кулларны төшерәбез.
Бер, ике,өч- бездә дуслык, бездә көч.
3.Текстагы төшеп калган сыйфатларны куеп тексты уку.
Текстка төшеп калган сүзләрне язалар.(Бер укучы гына яза. Калганнары аңа булыша)
-Һәр төркемнең җаваплары тыңлана.
Без Татарстанда яшибез. Татарстан – зур, бай республика.Татарстанда зур шәһәрләр, матур авыллар, яшел урманнар,елгалар һәм күлләр бик күп.Урманнарда хәйләкәр төлкеләр,җитез куяннар, усал бүреләр, көчле пошилар яши.
V.Рефлексия
-Урок подходит к концу.Мы не только думали о себе и помогли Шүрәле..
-Шүрәле сезгә рәхмәт әйтә.
-Оцените свою работу следующими знаками:
-Если кому-то на уроке не до конца было все понятно, если вы иногда сомневались и вам нужна моя помощь, то нарисуйте на снежинке вопросительный знак.
-А если нет вопросов, все понятно, можете научить своих друзей правильно, то нарисуйте восклицательный знак.
-Өй эше: ? 32 бит 4 нче күнегү
! сыйфатлар белән 5җөмлә н язарга
-Дәрес бетте. Сау булыгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау. Презентация
Рус мәктәпләренең татар төркемендә татар теле дәресенә презентация...
Сүз төркеме буларак сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау
.Сыйфат темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең макстлары: Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу,укучыла...

“Сыйфат” темасын гомумиләштереп кабатлау (дәрес-уен)
“Сыйфат” темасын гомумиләштереп кабатлау(дәрес-уен)...
Сыйфат темасын кабатлау
Бу презентацияне рус төркемнәрендә сыйфат темасын кабатлаганда кулланырга була....