Хаталар өстендә эш алымы
материал (5 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Дөрес язам | Аӊлатам | Мисаллар |
Әгәр дә | Дә− кисәкчә, чөнки һәм сүзе белән алмаштырып та, кайда? соравы куеп карап та булмый. | Әни дә күрде, дустыма да әйттем. Үзбәя. |
табигате | [ғ] итеп уку өчен, а хәрефе языла. | Кәгазь, гадәт Үзбәя. |
ямьләндерә | Ь хәрефе иҗекне нечкәртү өчен кирәк. | Яшьлек, ятьмә Үзбәя. |
хәтта | Алынма сүзләр татар теле кагыйдәләренә буйсынмый, шуӊа күрә язылышларын истә тотарга! | Һәлак, сәламәтлек Үзбәя. |
Дөрес язам | Аӊлатам | Мисаллар |
Урыннарын зәп-зәӊгәр кислород | урын-нар-ы-н; сүз н хәрефенә тәмамлана, һәм кушымча да н хәрефенә башлана, шунлыктан ике н хәрефе янәшә языла. зәп – сыйфатныӊ артыклык дәрәҗәсен ясаучы кисәкчә, ул сыйфатныӊ беренче иҗегенә охшаган, шуӊа күрә сызыкча аша языла. сүз ахырында яӊгырау [д] тартыгы саӊгыраулаша, ләкин бу язуда чагылмый. | болыннар, урманнар, каеннар Үзбәя. ямь-яшел, сап-сары, кап-кара Үзбәя. завод, пароход, парад Үзбәя. |
2. Күп нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп язарга.
моӊл…, …кеан, омт…л…ш, …ыял, сәл..мәтлек, п..ртфель, клу…, ям…ле
Дөрес язам | Аӊлатам | Мисаллар |
Гөл-нур | Ь хәрефе куелмый, чөнки [ө] — нечкә аваз, [л] авазын үзе нечкәртә. | Гөлназ, Илназ
|
сәгатьләре | [ғ] итеп уку өчен, а хәрефе языла. | Галәм, гади |
якынлашкан | [йақыннашқан]— уӊай ассимиляция күренеше: алда торган борын авазы[н],үзеннән соӊ торган [л] тартыгына тәэсир итеп, аны үзенә охшашландыра. | Алтынланган, кыенлашкан |
Шомлырак, томшыгы | [шомлорақ ], [томшоғо]— ирен гармониясе: о һәм ө хәрефләре беренче иҗектә генә языла ала, ә калган иҗекләрдә ы һәм е хәрефләре язарга кирәк. | Болытлы, төнге |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Хаталар өстендә эш.
Диктант язганнан соң, хаталар өстендә эш үткәрү....
![](/sites/default/files/pictures/2013/01/30/picture-192389-1359560786.jpg)
Рус телле укучылар белән хаталар өстендә эш төрләре.
Укучының программа кысаларында, тел үзенчәлекләрен үзләштерү дәрәҗәсен тикшереп бәяләү өчен төрле язма эшләр дә каралган. 2-11 нче сыйныф укучылары белән өйрәтү характерындагы язма эшләрдән алып, тикш...
![](/sites/default/files/pictures/2016/04/09/picture-779600-1460189316.jpg)
Презентация "БРТ.Укучыларның эшләрендә күзәтелгән типик хаталар, кимчелекләр"
Презентация"БРТ.Укучыларның эшләрендә күзәтелгән типик хаталар, кимчелекләр"...
![](/sites/default/files/pictures/2016/04/09/picture-779600-1460189316.jpg)
Чыгыш "БРТ.Укучыларның эшләрендә күзәтелгән типик хаталар, кимчелекләр"
Чыгыш "БРТ.Укучыларның эшләрендә күзәтелгән типик хаталар, кимчелекләр"...