Бәйлек төркемчәләре
методическая разработка (6 класс) на тему

Шафигуллина Гузель Фаритовна

Урок татарского языка в 6 классе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dares.doc138.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                             

Апас районы  Чүри - Бураш  төп мәктәбе

                                    Укытучы: Шәфигуллина Гүзәл Фәрит кызы

Дата           25.04.2014                                    Татар теле                                 Сыйныф  VI

Тема: Бәйлекләрнең төркемчәләре.

Максат: укучыларга бәйлекләрнең төркемчәләре турында мәгълүмат бирү; бәйлекләр  буенча беренчел белемнәрен ныгыту;  якташ шагыйрьләребез иҗатына карата кызыксыну уяту, күренекле шәхесләргә карата ихтирам хисе тәрбияләү.
Әдәбият: 1. Тумашева Д. Юсупов Ф.Зиннатуллина К.Татар теле. 6 нчы сыйныф өчен дәреслек. - Казан: ”Мәгариф”,2006.  2. Сафиуллина Ф.С. Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. - Казан: ”Мәгариф”,2006. 3.Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. - Казан: ”Мәгариф”,2006.

Җиһазлау: проектор, презентация, йомшак уенчык, төсле конвертлар, карточкалар.

Укыту методлары: өлешчә эзләнү, күрсәтү, аңлату.

 Дәрес төре:  яңа теманы аңлату дәресе.

                                                               Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру - ориентлашу.

1. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

-Хәерле көн! Хәлләрегез ничек? Укучылар, әйдәгез, бер-беребезгә елмаешыйк та, хәерле көн телик.

-Сәлам, дустым! (,,биш”не бирү)

-Хәлләр ничек?  (җиңелчә җилкә кырыена кагу)

-Кайда булдың?(колак яфрагыннан тоту)

-Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)

-Син килдең! (кулларны җәю)

-Мин бик шат !(кул кысышу)

- Менә шундый җылы сүзләр, изге теләкләр белән башланган  дәрестә безгә сынатмаска, алган белем - күнекмәләребезне файдалана белүебезне күрсәтергә кирәк булачак. Без бүген бәйлекләр турында белемнәребезне ныгытып, аларның төркемчәләрен  өйрәнербез. 1 слайд

2.Өй эшен тикшерү.

а) Әйдәгез әле, укучылар, өй эшен тикшереп үтик. Бәйлекләрне кабатлап килергә диелгән иде.

ТЭЙК ОФ - ТАЧ ДАУН (встать-сесть) – “бас”-“утыр” . Укучылар дөрес дип тапкан җавапларына басалар.

  1. Бәйлек –мөстәкыйль сүз төркеме. (юк)
  2. Бәйлек – бәйләгеч сүз төркемнәренең берсе. (әйе)
  3. Бәйлекләр сүзләрне һәм җөмләләрне бәйләү өчен хезмәт  итә (әйе)
  4. Мөмкин сүзе – бәйлек. (юк)
  5. Белән, аша, буенча сүзләре – бәйлек. (әйе)
  6. Бәйлекләр килеш белән төрләнә. (юк)
  7. Белән бәйлеге кем? соравына җавап бирә. (юк)
  8. Көрәк белән казу сүзтезмәсендә белән бәйлеге исемнән соң килә. (әйе)

                                                (үзбәя)

3.Уку мәсьәләсен кую 
1.
- Хәзер дәфтәрләрегезне ачып бүгенге числоны һәм матур язу күнегүен язабыз.

    Мансур ага Крыймов олы шәхесләр белән аралашып яшәгән. Бөек Октябрь революциясен солдат булып каршылый, Врангельгә каршы көрәшләрдә катнаша. Гражданнар сугышыннан соң шагыйрь Мәскәү янындагы Люберцы шәһәрендә заводта, 1923 елда Мәскәүдә «Кызыл Шәрыкъ» типографиясендә эшли.

2. - Бәйлек сүз төркеме турында сөйләшүебезне дәвам итәрбез. Ләкин иң элек, әйдәгез,  куе урманнан килгән кунагыбыз белән танышыйк (йомшак уенчык күрсәтелә). Ул безгә юкка гына килмәгән. Урман хуҗасы аңа биремнәр биргән һәм шуларны үтәмичә урманга кире кайтырга рөхсәтем юк, дигән. Ул ярдәм сорап безнең янга килгән. Булышабызмы ?

- Әйе.

 II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

  1. Әйдәгез, башта куянның ак конвертын карыйк. (Уенчыкка кыстырылган ак конверттагы  кәгазьләр балаларга таратыла.) Нинди  төркемдәге бәйлекләр язылган икән бу кәгазьләргә? Яңа тема булганга, бу сорау сезгә авыррак. Шуңа күрә ярдәм итим әле үзегезгә. Бәйлек алдында торган сүзнең нинди килештә торуыннан чыгып , бәйлекләр төрле төркемчәләргә бүленә. Уйлар өчен 30 секунд вакыт бирелә. (Сүзләрне  эчтән укыйлар. Бер-берсенә әйтәләр. Соңыннан  укытучы сораган укучы кычкырып әйтә.) (ТАЙМД -ПЭА-ШЭА)

(Матур язуда бирелгән беренче җөмләдән бәйлекне табу. Алдында килгән сүзнең килешен ачыклау) 4 слайд

  • Белән бәйлеге ияргән сүз кайсы килештә килгән?
  • Белән бәйлеге ияргән  сүз баш килештә килгән.
  • Димәк, үзеннән алдагы сүзнең кайсы килештә килүен сорый?
  • Үзеннән алда килгән сүзнең баш килештә килүен сорый.
  • Шул бәйлек алдыннан алмашлык куеп әйтеп карагыз әле.
  • Синең белән, минем белән.
  • Димәк, бу бәйлек тагын кайсы килешне сораган?
  • Иялек килешен сораган.
  • Мондый бәйлекләрне нинди бәйлекләр дип атыйбыз?
  • Мондый бәйлекләрне баш һәм иялек килешен сораучы бәйлекләр дип атыйбыз.

  • -Дәфтәрләргә теманы языгыз. Бәйлек төркемчәләре. Өч  якка ук төшереп ,бер ук башына баш килешне сорый торган бәйлекләр дип язып , мисаллар өстәгез. (Дәфтәрдә эшләү : модельләштерү) (үзбәя)

- Укучылар, әйдәгез ,кызыл конвертны ачып  карыйк. (Шулай ук укучыларга сүзләр язылган кәгазьләр таратыла).Уйлар өчен 30 секунд вакыт бирелә .(Сүзләрне  эчтән укыйлар. Бер-берсенә әйтәләр. Соңыннан  укытучы сораган укучы кычкырып әйтә.)

(Матур язуда бирелгән икенче җөмләдән бәйлекне табу. Алдында килгән сүзнең килешен ачыклау) 5 слайд

  • Икенче  ук башына юнәлеш килешен сорый торган бәйлекләр дип язып , мисаллар өстәгез.   (дәфтәрдә эшләү: модельләштерү) (үзбәя)

Әйдәгез, яшел конвертны  ачыйк. (Конверттагы сүзләр язылган кәгазьләр укучыларга таратыла.)Уйлар өчен 30 секунд вакыт бирелә .(Сүзләрне  эчтән укыйлар. Бер-берсенә әйтәләр. Соңыннан  укытучы сораган укучы кычкырып әйтә.) (Матур язуда бирелгән өченче  җөмләдән бәйлекне табу. Алдында килгән сүзнең килешен ачыклау) 6 слайд

-Өченче  ук башына чыгыш килешен сорый торган бәйлекләр дип язып , мисаллар өстәгез.              (дәфтәрдә эшләү : модельләштерү) (үзбәя)

                                                        Бәйлекләрнең төркемчәләре 7 слайд

                                                                               

                                                                                                                       

                                     

  • Димәк, үзләре бәйләнгән сүзнең нинди килештә килүенә карап, бәйлекләр нинди төркемчәләргә бүленәләр?
  • Бәйлекләр үзләреннән алда килгән сүзнең нинди дә булса килештә килүен сорый һәм, шуннан чыгып, өч төркемгә аерылалар: баш һәм иялек килешен, юнәлеш килешен, чыгыш килешен сораучы бәйлекләр.
  • ИСКӘРМӘ!!!!!!!!!!!!!!!
  • ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР структурасы буенча физкультминут.
  • Укучылар бер – бер артлы тезелеп баса. (Бию көе яңгырый.) Алда баскан укучының хәрәкәтләрен арттагылар кабатлый. Музыка туктагач, алдагы укучы артка күчә, кабат бию көе җибәрелә, икенче укучы лидер була, уен шулай дәвам итә.

  1. Карточкалар өстендә эш. Уку. Күчереп язу. Бәйлекләрне табып, төркемчәләрне билгеләү.

                 Мансур Крыймов

Кайвакытта күкрәгемне

Ягалар утлар белән. (“Өрмәгез”)

Без яшибез яңа җырлар белән,

Без үсәбез сездән башка да! (“Юл бирегез”)

Таңнан кичкә кадәр станокта

Күкрәк киереп киндер тукучы. (“Авыл кызы”)

                                                        (үзбәя)

III. Рефлексия.  

ә)Үтелгәнне кабатлап алабыз. Басасыз һәм музыкага бии-бии әйләнәсез. Музыка туктагач, бер урында басып каласыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бирәм, сез шул сорауның җавабын төркемнәргә берләшеп күрсәтергә тиеш буласыз.(МИКС – ФРИЗ – ГРУП ) (үзбәя)

1. Бәйлекләр  ничә  төркемчәгә  бүленә ?

          а) 3

          ә) 4

          б) 6

2. Бу шигъри юлда ничә бәйлек бар? 

Сагынып кайтам туган авылга,

Елга су белән тулган вакытта.

Рифкать Маннапов (“Кайтам һәр язда”) 

3. Серле күзләр кебек күлләрең дә,

    Шадраланды матур йөзләре.

                    (Мансур Крыймов)

 IV. Йомгаклау

  • Димәк, үзләре бәйләнгән сүзнең нинди килештә килүенә карап, бәйлекләр нинди төркемчәләргә бүленәләр?
  • Бәйлекләр үзләреннән алда килгән сүзнең нинди дә булса килештә килүен сорый һәм, шуннан чыгып, өч төркемгә аерылалар: баш һәм иялек килешен, юнәлеш килешен, чыгыш килешен сораучы бәйлекләр.

2. Өй эш бирү. (Өй эшен көндәлекләргә язу) Сезгә 3 вариантта өй эше тәкъдим итәм. Беренчесе мәҗбүри, калган икесе ихтыярый.

1. Репродуктив  эшчәнлеккә,   ягъни  үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр таләп ителгән эш. Карточка №  яки №  .(Сайлап алына)

2. Конструктив эшчәнлеккә - ярым иҗади, ягъни, белем һәм күнекмәлерне аз гына яңа шартка күчерүне таләп иткән эш. Бәйлекләрнең  һәр төренә якташ шагыйрьләребез әсәрләреннән  мисал табып язарга.

3. Иҗади эшчәнлеккә, ягъни белем һәм күнекмәлерне яңа җирлектә куллану өчен бирелә. .. кечкенә генә бүләк ясарга тәкъдим ителә.(Урманга кайтып,безнең якташларыбыз турында сөйләсен әле) Төрле бәйлек төркемчәләрен мөмкин кадәр күбрәк кулланып ,якташ шагыйрьләребез турында 6-7 җөмләдән торган  кечкенә генә хикәя языгыз. Бәйлекләрне күрсәтеп астына сызыгыз һәм карандаш белән өстенә  төркемчәсен күрсәтегез.

5.-Укучылар, бүгенге дәресне “5”легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя? ( Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя.)

Искәрмә: Универсаль критерий 

-Нәрсә эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларга

а) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып  сөйләп бирә алса - «3»;

б) терәк конспекттан файдаланмыйча сөйли алса - «4»;

в) терәк конспекттан файдаланмыйча, сүзсез (в уме)  үз-үзенә сөйли алса - «5».

6.- Кадерле укучылар, дәресебезне йомгаклап шуны әйтәсем килә: күркәм холыклы, янәшәдәге талант ияләре үрнәгендә, әти-әнигә хөрмәтле, укытучы абый-апаларыгызга ихтирамлы булып, үз Ватаныбызның лаеклы шәхесләре булырсыз дип ышанасы килә. Йөзегез ямьле, сүзегез тәмле булсын.Сау булыгыз.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бәйлекләрнең төркемчәләре

"Бәйлекләрнең төркемчәләре" темасына дәрес планы....

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр

"Бәйлек һәм бәйлек сүзләр" темасына презентация....

Азот төркемчәсе темасы буенча кабатлау

Сезнең  игьтибарга  9 сыйныфта химиядән “ Азот төркемчәсе” темасы буенча гомумиләштерү дәресе эшкәртмәсен тәкьдим итәм...

Бәйлек һәм аның төркемчәләре

Тема:        Бәйлек һәм аның төркемчәләреТип:          белем һәм күнекмәләрне камилләштерүӨйрәтү максаты:  бәйлек һ...

Бәйлек. Бәйлек сүзләр (Предлог.Послелог. Послеложные слова. )

Рустелле (удмурт ) мәктәбенең 10 нчы сыйныфлары өчен Бәйлек. Бәйлек сүзләр (Предлог.Послелог. Послеложные слова. ) темасы буенча актив эш алымнарына нигезләнгән дәрес эшкәртмәсе....

БӘЙЛЕК ҺӘМ БӘЙЛЕК СҮЗЛӘР

БӘЙЛЕК ҺӘМ БӘЙЛЕК СҮЗЛӘР(Татар теле. 5 сыйныф, рус төркеме) Гыйләҗева Ә. К.,ТР Бөгелмә муниципаль районыМБГУ икенче лицейныңтатар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат:Рус телле балаларны татарча мат...

БӘЙЛЕК ҺӘМ БӘЙЛЕК СҮЗЛӘР

БӘЙЛЕК ҺӘМ БӘЙЛЕК СҮЗЛӘР(Татар теле. 5 сыйныф, рус төркеме) Гыйләҗева Ә. К.,ТР Бөгелмә муниципаль районыМБГУ икенче лицейныңтатар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат:Рус телле балаларны татарча мат...