Фатих Кәрим "Ант" шигыре.
план-конспект урока (7 класс) на тему
укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән белән таныштыру, шигырьләре турында фикер йөртә белергә өйрәтү,аның туган иленә тугрылыклы, патриот- шагыйрь булуына басым ясау;
2) шагыйрьнең татар халкы күңелендә онытылмавы, батырлыгы мәңгелек булуы, патриотик шигырьләренең халыкка тугрылык хисе тәрбияләү өчен хезмәт итүләрен күрсәтү;
3) укучыларда кыюлык, батырлык, туган илгә бирелгәнлек, аны саклый белү сыйфатлары тәрбияләү.
Җиһазлау: Фатих Кәрим портреты, Ф. Кәрим китапларыннан күргәзмә, магнитафон, мультемедиа.
Дәреснең тибы: кереш дәрес
Дәрес методы: әңгәмә
Алымнар: сәнгатьле уку
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
f.k_dres_plany.doc | 51 КБ |
Предварительный просмотр:
ТР Кайбыч муниципаль районы Зур Русак урта
гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Тема: Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты. “Ант”
шигыре.
(7 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан дәрес
эшкәртмәсе).
Эшләде: татар теле һәм әдәбияты
Укытучысы Сафиуллина Зөлфия
Кашафетдин кызы
Тема: Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты. “Ант” шигыре.
Максат: укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән белән таныштыру, шигырьләре турында фикер йөртә белергә өйрәтү,аның туган иленә тугрылыклы, патриот- шагыйрь булуына басым ясау;
2) шагыйрьнең татар халкы күңелендә онытылмавы, батырлыгы мәңгелек булуы, патриотик шигырьләренең халыкка тугрылык хисе тәрбияләү өчен хезмәт итүләрен күрсәтү;
3) укучыларда кыюлык, батырлык, туган илгә бирелгәнлек, аны саклый белү сыйфатлары тәрбияләү.
Җиһазлау: Фатих Кәрим портреты, Ф. Кәрим китапларыннан күргәзмә, магнитафон, мультемедиа.
Дәреснең тибы: кереш дәрес
Дәрес методы: әңгәмә
Алымнар: сәнгатьле уку
Дәреснең планы:
I.Оештыру өлеше: эпиграф уку; II.Белемнәрне актуальләштерү:
- укытучының кереш сүзе
- Бөек Ватан сугышында катнашкан шагыйрьләр, язучылар турында әңгәмә.
III.Яңа материал:
- Ф Кәримнең тормыш юлы;
- Шагыйрьнең иҗаты;
- Слайдлардан шигырьләр уку;
- “Ант” шигыре өстендә эш;
IV. Белемнәрне ныгыту:
Сорауларга җаваплар бирү;
Явызлык һәм гаделлек турында әңгәмә;
V.Йомгаклау.Дәрескә йомгак ясау.Билгеләр кую.Нәтиҗә ясау.
Дәрес барышы.
Оештыру өлеше.Уңай психологик халәт тудыру.
Слайд I.Эпиграф:
Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган.
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан.
Сугыш ... ничә миллион кешеләрнең гомерен өзгән, күпме балалар ятим калган, аналар тол калган.Хәтәр сугыш елларында илебезне сакларга Татарстаннан 560 меңнән артык кеше китте. Туган илебезне яклап меңнәрчә ир- егетләр чит җирләрдә ятып калдылар. Күренекле язучыларыбыз, шагыйрьбез Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй,Нур Баяннар һәм башка асыл затларыбыз илебез азатлыгы хакына гомерләрен корбан иттеләр.( укучылар каһарман шагыйрьләр турында
сөйлиләр).
Шулар арасыннан татар шигъриятенең Йөзек кашларыннан саналган патриот шагыйрь Фатих Кәрим дә бар.
Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла.
Илең турында уйласаң –
Гомерең озын була.
Әлеге шигьри юлларны Фатих Кәрим язган.Ул олы хакыйкатьне үзенең бөтен гомер юлы, бөтен иҗаты белән раслаган.
Укучылар, сез алдагы сыйныфларда аның иҗаты белән таныштыгыз? Нинди шигырьләре, поэмалары күңелегезгә кереп калды?
Көтелгән җаваплар.
Бүген без Фатих Кәримнең иҗаты белән тулырак танышырбыз.
Слайд II. Ф. Кәримнең фотосы.
. Фатих Кәрим 1909 елның 9 гыйнварында Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында туган. Ямьле Дим буйлары, шау чәчәкле болыннар, балыкка бай елгалар, яшел урманнар Туган илнең гүзәл бер почмагы булып күңеленә кереп кала.
Слайд III. Туган йорты күренеше.
Кәрим кече яшьтән үк белемгә омтыла, поэзиягә булган мәхәббәте дә ата-ана нигезендә үк сиземләнә башлый. Шагыйрь үзе дә бу хакта бо-лай дип язган: « Әдәби әсәрләр язу теләге бала чагымнан ук йөрәгемә кереп урнашты. Егет чагыннан ук тома сукыр әтиемнең үзе өчен язган шигырьләрен безгә укыштырганын ишетү, апам Мәрьямның үз дәфтәренә Дим буе табигатен тасвирлап язган күп кенә шигырьләрен башкалардан яшереп кенә миңа укуы, абыем Ярлы Кәримнең матбугатта чыгып барган шигырьләрен уку – иҗат эшемә төп этәргеч булдылар.»
Ф.Кәримнең әдәбият белән кызыксынуы әтисе үлгәч башлана. Ул һәр көнне, әнисен елата-елата,аңа «Сак-Сок бәете»н укый.Ә Бәләбәй педагогия техникумында укыганда исә шигырьләрен кулъязма журналга кертә. 1924 елны Казанга килгәч, аларның кайберләрен балалар матбу-гатында бастыра. Тора-бара бөтенләй газета-журналларда эшләүгә күчә.
Ләкин 1937 елда Ф.Кәрим кулга алына, Мулла улы буларак, имеш, ул сыйнфый көрәшкә зыян китергән: үзенең нинди катлам кешесе икәнен яшереп, комсомолга кергән.
Бу вакытта аңа әле 30 яшь тә тулмаган була.
Төрмәдә утырганда да ул иҗат итүдән туктамый. Шигырьләрен күңелендә ятлап саклый. Мөмкинлек булу белән папирос кәгазенә вак-вак хәрефләр белән язып, кием җөйләрендә яшереп тота. Бу шигырьләрдә тоткын хәле бик ачык чагыла. Алай гына да түгел, шигърият аңа яшәү көче бирә, кешелеген сакларга,сыгылып төшмәскә ярдәм итә. Слайд IV. «Кадрия» шигыреннән өзек. Бер укучы сәнгатьле итеп укый.
Слайд V.Ф Кәримнең хатыны Кадрия белән төшкән фотосы.
Слайд VI. Кызлары Ада, Ләйлә.
Фатих Кәрим кулына корал тотып, сәфәргә кузгала. Сугышка китү - шатлык түгел, әмма Ф.Кәрим моңа чиксез куана. Чөнки ул хәзер ил алдындагы бурычын чын ирләрчә үти ала. Шулай итеп,1941 елда Ф.Кәрим үзе теләп фронтка китә.
Юлбасарлар таптый җиребезне,
Ватан сугышына мин китәм.
Менә - балам. Син әнкәсе аның
Балабызны тотып ант итәм:
Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм.
Сизә бала,карый күзләремә:
“Сакла безне!“- ди ул күңеленнән.
Ана күкрәгеннән суырып алган
Сөт тамчысы алсу иренендә.
Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм.
Магнитофонда “Герман көе” җыры.
Слайд VII. Фронтта ул - сапёр, разведчик һәм взвод командиры була. Мәскәүдән алып Көнчыгыш Пруссиягә кадәр араны солдат булып, җиңеп үтә, зур батырлыклар күрсәтә. Ул ике тапкыр каты яралана, шуңа карамастан, яңадан сугышка омтыла. Ватанны дошманнан азат итү аның намус эшенә әверелә.
Сугыш елларында Фатих Кәрим кебек бай әдәби мирас калдыр-ган башка каләм остасын табу кыендыр. Ул үзенә яшәү өчен бирелгән ел-ларның санаулы икәнен белә, күңелендәгесен тиз-тиз язып калырга тыры-ша. «Гөлсем», «Идел егете», «Тирән күл», «Партизан хатыны» «Өмет йолдызы» поэмаларында илебез кешеләренең сугыш чорындагы батыр-лыгын, шул ук вакытта фашистларның канечкеч вәхшилеген гәүдәләндерә.
Бөек Ватан сугышы елларында язылган «Разведчик язмалары» һәм «Язгы төндә» повестьлары проза әсәрләре арасында аеруча әһәмиятле урын алып тора. Аларда сугыш-чыларның җиңүебезгә олы ышаныч белән яшәүләре, шушы изге максат өчен бөтен көч-ихтыярларын туплаулары сурәтләнә.
Ул балалар өчен дә шигырьләр. Поэмалар, хикәяләр язган. «Гармунчы аю белән җырчы маймыл», «Пионерка Гөлчәчәккә хат»»Үлем уены», «Тирән күл» һ.б. әсәрләре- балалар әдәбиятының гүзәл үрнәкләре.
Ф.Кәримнең балалар өчен язылган шигырьләренә композиторларыбыз көйләр дә язган. «Яз җитә», «Ике дус», «Күбәләк», «Атлылар җыры»- шундыйлардан
Кызганыч, Ф,Кәримгә җиңү шатлыгын кичерергә туры килми. Ул 1945 елның 19 нчы февралендә Көнчыгыш Пруссиядә һәлак була. Ләкин шагыйрьнең йөрәк ялкыны сугыш кырында сүнеп калмады. аның батырлыгы онытылмый.
Слайд VIII. Ф.Кәримнең кабере.
Ф.Кәримнең исеме дә телләрдән төшми, киресенчә, еллар үткән саен,күңелләргә якыная бара.
- Ә хәзер, укучылар, шагыйрьнең “Ант” шигырен сәнгатьле итеп укыйбыз.(Беренче укытучы укый, аннан соң укучылар).
- Укучылар “ант” сүзен сез ничек аңлыйсыз?
- Көтелгән җавап.
Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән сүзнең аңлатмасын уку.
Ант- 1) ил, халык алдында биргән тантаналы вәгъдә.
2) изге дип саналган әйберне ( җир,кояш, ипи, ана,ил) шаһитлеккә чакырып әйтелгән вәгъдә сүзе, нәрсәне дә булса үтәргә ышандыру сүзе.( дәфтәрләргә язып кую).
- Укытучы.Шигырьнең исеменә тагын бер кат игътибар итегез әле.Сезнең үзегезнең ант биргән вакытларыгыз бармы? Кайчан һәм нинди очракларда?
- Укучылар җавабы.
- Укытучы.Шагыйрь туган илен, халкын, хатынын, баласын яратуын ничек белдерә?
- Укучылар җавабы.
- Укытучы.Шигырьнең лирик герое нинди хисләр кичерә?
- Укучылар җавабы.
- Укытучы.Сугышка китүче солдат ни өчен баласын тотып ант итә?
- Укучылар җавабы.
- Укытучы.Сабыйның күз карашы нәрсә дип әйтә кебек?
- Укучылар җавабы.
Шигырь безне нәрсәгә өйрәтә?
Белем күнекмәләрне ныгыту.
- Укытучы. Укучылар, безнең солдатлар 1941-1945 елларда гаделлек өчен көрәште, ә фашистлар безнең илебезгә сугыш башлап дөрес эшләделәрме?
- Укучылар җавабы.
Гаделлек һәм явызлык бу сүзләрне ничек аңлыйсыз? Сугышчылар мисалында ачыклап бирегез.
- Укучылар җавабы.
Йомгаклау.
Шулай итеп, без бүген Фатих Кәрим иҗатын карадык.Ул нинди жанр өлкәсендә күп көч куйган?
- ( шигърияттә)
- Димәк, ул кем?
- ( шагыйрь)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Фатих Кәрим - мәхәббәт һәм җиңү җырчысы
о жизни творчестве Фатиха Карима, вечер встречи с дочерью поэта Лейлой Каримовой...
Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәре.
Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәрен өйрәнү өчен дәрес конспекты....
Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәре.
Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәрен өйрәнү өчен дәрес конспекты....
Интересные фаты о математике
Подбор фактов о математике из серии "А знаете ли Вы...", которые можно использовать как в предметном уголке, так и на внеклассных мероприятиях....
Фатих Кәримнең тормышына багышланган презентация
Фатих Кәримнең тормышына багышланган презентация. Дәрестә, сыйныфтан тыш чараларда кулланырга мөмкин....
Фатих Әмирханның “Хәят” повестенда эчке каршылык
Тема: Противостояние героев повести “Хәят” Фатиха Әмирхана.Цель: Уметь рассказать о внутренних переживаниях героев и оценить их поступки. Развивать умение выражать свои мысли, формирование р...
Солдат шинеле. (Фатих Кәримнең “Разведчик язмалары” повестендә сугыш фаҗигасе чагылышы.)
“Разведчик язмалары” повестендә шагыйрьнең тормышы белән уртак моментларны табу, фашистлар вәхшилеген исбатлау, Ф. Кәримнең иҗаты, сгыштагы батырлыгы турында мәгълүмат бирү; Сугыш чорын су...