Әмирхан Еники -әдипләр остазы.
статья по теме

Минем иң яраткан  әдибем - Әмирхан Еники. Мин аның иҗатын бик яратып укыйм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mirkhan_eniki.doc50 КБ

Предварительный просмотр:

Ә.Еники –минем өчен тере классик, матур сүз остасы. Әйтер идем: ул –проза белән яза торган шагыйрь. Аның әсәрләре- кеше йөрәгенә ята торган әсәрләр. Аңа ул табигате белән нечкә күңелле булуы белән ирешә .Шул яклап- ул            миңа өлкән дус та ,остаз да.  

                                                                                               Наҗар Нәҗми.

      Аксакал язучыбыз, олпат морза нәселле ил агасы, халык язучысы, әлбәттә, барлык жанрларда каләм тирбәтүчеләр өчен дә остаз-укытучы, үрнәк әдип. Мин Әмирхан аганың үзен дә олуг, кабатланмас бер язучы дип саныйм. Әйе, әйе, нәкъ менә Г. Исхакый, Г. Ибраһимовлар кебек әдип итеп. Менә,аның “Әйтелмәгән васыять” хикәясенә колак салыйк әле.

“Йомшак кына җәйге җил исә...

    Бу үзе үк күңел кылларын кузгатып, тибрәтеп алучы көчкә ия булган башлам бит! Ә инде әсәрнең үзенә дә килеп кергәч, аның гаҗәеп бер халыкчан моң белән сугарылган икәненә ышанасың. Әйе, моң һәм, сурәтле фикерләр, хәтта әсәрнең геройлары – Акъәби, Миңлебай карт (аның: “Учагы сүнмәсен, учагы... Кайтыр ул, кайтыр!” диюе үзе генә дә ни тора!), бүгенге заманның чын манкортлары булып барган яшьрәк буын вәкилләре. Мәңгелек мирас – халык күңеленнән асыл җәүһәрләр, ил халкы, тәҗрибәсе, гореф-гадәтләре кемгә калыр? Дәвам бармы? Әгәр бу сорауларга җавап үгет-нәсыйхәт, мораль уку белән бирелсә, ул матур әдәбият әсәре булыр идеме? Ә болай ул бары тик Әмирхан Еники генә яза алганча, торганы белән проза, юк, поэма! – үзәкне өзә торган тарихи моң булып яңгырый.

“Әйтелмәгән васыять” повесте үзәгендә Акъәби образы. Акъәби –иң кешелекле, иң шәфкатьле, бала җанлы ана .Ул әсәрдә халыкның  рухи байлыгын, гореф-гадәтләрен, туган җиргә мәхәббәтен символлаштыручы образ дәрәҗәсенә күтәрелә. Бу “Әйтелмәгән васыять” әсәрендәге Акъәбигә тиңдәш итеп үзебезнең Мөслимдә иҗат итеп ятучы прозаик һәм драматург Фоат Садриевнең “Таң җиле” романындагы  каһарман- Нуриәсма. Татар хатын- кызларына хас байтак күркәм сыйфатлардан тыш, Акъәби кебек, катлаулы язмыш кичергән шәхес ул.

      ... Нуриәсма түземсезлек белән таңны көтте. Ул гомере буе таң белән торды, таң белән ятты. Җир йөзендә таңнан да матуррак нәрсә юк. Таң атканда бөтен нәрсә- сулар- һавалар да, үләннәр, чәчәкләр, җиләк-җимешләр дә шифалы. Барлык тереклек ияләренең җан җылысы җир өстендә җәелгәндә таң җиле булып үсә. Нуриәсма Маратны җиде мәртәбә Ык буена алып төшеп, таң суы белән юындырды, таң суы эчерде. Таң суы, таң чыгы, таң җиле күңел чирләрен дә дәвалый...

     “Матурлык” хикәясендә дә шул ук дала, авыл юлы, киңлекләр, тургай җыры белән чыңлап, яңгырап торган җәйге һава Һәм шунда ук гасыр башындагы фәкыйрь, кара тормышлы авыл өйләре. Бөтен яшәеше, җаны-тәне белән нечкә хисле, әдәпле, денле икәнлеге мәгълүм ярлы шәкертнең гаиләсе... Әмма, карасана, нинди бай күңелле, якты күңелле, иманлы кешеләр яши биредә! Үзара мөнәсәбәтләре шундый җылы! Һәм менә безнең шәкертнең үз әнисенә - балачакта бөтен йөзен чәчәк бозып, ямьсезләнеп, хәтта котсызланып калган Анага мөнәсәбәте, чын мәхәббәте. Нинди мөлаем һәм бәхетле бу мөнәсәбәттән – тыштан караганда ямьсез, ә бөтен эчке дөньясы тоташ нур белән тулган матур, әйе, матур, бәхетле Ана. Әсәрнең исеме дә шулай бит -  “Матурлык”! Шундый ук гаҗәеп табигать һәм Кеше берлеге, матурлыгын “Туган җир туфрагы”, “Җиз кыңгырау” хикәяләрендә дә күреп сокланасың. Җир-туфрак ,авыл яшәешен чын сәнгать дөреслеге белән гәүдәләндерүче монда да Фоат Садриевне күрәбез .

        Яки менә искиткеч нечкә хисләр белән, гаҗәеп психологик хикәя – “Шаяру” кыйссасы. Гади генә пароход танышлыгы, эч пошканнан гына уйнау-көлү, “ядәч” уены... ә нинди матур, мәгънәле бу хикәянең һәр җөмләсе, һәр сүзе, яңгыраучы теле!

        Әмирхан аганың һәр әсәре менә шундый. Бөек Сәйдәшебезнең яшьлек елларын, хәтта искиткеч саф, матур мәхәббәтен сурәтләгән “Гөләндәм туташ хатирәсе” турында әйтми кала алмыйм. Бу- чыннан да, поэма кебегерәк яңгырый, бәлки, музыкаль бер поэмадыр әле ул. Аның да моңы, агышы, матурлык һәм милли язмышлар бирелеше белән әдәбиятыбызның алтын хәзинәсенә керүе бәхәссез! Шундый ук әсәр, мөгаен, әдипнең туган җире, халык һәм үз чорының үзенчә бер энциклопедиясе, кабатланмас бер җирсүе булып дөньяга килгән ”Соңгы китап”тыр. Анда без сокланган табигать күренешләре, кичерешләр, халык өметләре үзгәреше – кайта-кайта тасвирлана. Мәхәббәт дигән могҗиза , күк капусы ачылгандай, үзенең серләрен безгә сөйләп бирә сыман. Шул серләр сине әсир итә, сихерли һәм җаныңның сафлана баруын тоясың.

    Бу Нәбирә Гыйматдинованың әсәрләрендә һәрдаим чагылып китә “Бер тамчы ярату” ,”Сәвилә” повесть-хикәяләрендә дә табигать һәм кеше,мәхәббәт һәм нәфрәт, изгелек һәм мәкер... Язучы шул хакта уйлана, шул хакта борчыла.”Парлы ялгыз”әсәрендә изге күңелле,чибәр һәм мәрхәмәтле мәхәббәт хакына барысын да эшләргә әзер торучы,хатын-кыз образлары белән беррәттән,тәвәккәл,көчле,эш сөючән,чын йөрәктән ярата белүче ир-ат образы.

         “Бер тамчы ярату” әсәреннән өзек:

      ...Тормыш-озын-озын сәфәр,ә адәм баласы-юлчы, үлем генә чакырымнарны кыскарта.Димәк,Аллаһы бүлеп биргән елларга сөенеп яшәргә дә яшәргә әле.”Гашыйк..Тагын гашыйк...Чү,йөрәк чынлап та, сорый , үтенә,ялвара:”И хатын-кыз, мәхәббәт давылында бөтерелеп бер ярат инде син !”

  Ә”Мәхәббәттә гөнаһ бар “әсәрендә язучы, үз кыйбласына тугры калып,Намус,Вөҗдан,Кешелеклелек ,Җан һәм Мәхәббәт турында уйлана.

 Әсәрдән мисал китерәсем килә:

”...Дөрес кызларның һәрберсе үзенчә ярата:Нурсөя-эчтән сызып, бөтен наз-нурын бердәнбер кешесенә бөркергә әзер булып ,ә Халидә -кыска мәхәббәтенә нәфрәт кушып,җирәнеп-чирканып.Андый ярату да бар икән шул...”Бу охшашлык  укучыны битараф калдырмас дип ышанасы килә.

     Тормыш күренешләрен һәм кеше характерларын анализлауда психологик тирәнлеккә омтылу илленче-җитмешенче еллар арасында әдипкә тагы да зуррак иҗади уңышлар алып килә. Язучының «Саз чәчәге» (1955), «Йөрәк сере» (1957), «Матурлык» (1964), «Төнге тамчылар» (1964), «Әйтелмәгән васыять» (1965), «Курай» (1970), «Тынычлану» (1978) кебек хикәяләре, кешеләр арасындагы төрле катлаулы мөнәсәбәтләрне реалистик рухта яктыртуы һәм заманны борчыган әхлакый- этик проблемаларны кыю рәвештә күтәрүе белән бергә, сәнгатьчә камил эшләнүләре җәһәтеннән дә аерым игътибарга лаеклар.

           Аваздаш итеп Фәнис Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәрендә авырлыклар алдында тез чүкмәүче ,тормышта үз урынын яулар өчен язмыш белән аяусыз көрәшүче һәм искиткеч көчле итеп ярата белүче кеше -Фәнияр белән Ә.Еникинең “Саз чәчәге” повестендагы әкрен генә “ут чәчәгенә”кызыгып тормыш сазлыгына кереп баручы Шакир Мостафинны  капма-каршы куяр идем. Тормышта һәркемнең үзе сайлап алган,теләгән һәм омтылган максатлары яшәү биеклеге була.Таудан түбән тәгәрәү җиңелрәк,аның өчен тырышлык кирәкми,үз хәлең белән килешү, ризалашу җитә.Ләкин ул килешү-чигенү,үз көчсезлегеңне тою дигән сүз.Мостафин хәтта борчылу чиген дә үтеп, битараф рәвештә,йокымсырап яши башлый.Бу дәрәҗәгә төшкән кеше кемдә дә теләктәшлек уятмый.Без моннан гыйбрәтләр генә алабыз. Әсәрдә тасвирланган көчле Фәнияр һәм мескен, көчсез Мостафин язмышы турында уйланып, нәтиҗәләр ясыйбыз.

          “   ...  Язмыш синең тез астыңа китереп сукса-егылмас өчен якасына ябыш.Утларга салса-үзең аннан да көчлерәк ян,шул вакыт аның кызуын сизмәссең.Суларга ташласа күбек булып өскә күтәрелмә-асыл таш булып төпкә бат,ялтыравыңны күреп чумып алырлар .Тузан итеп һавага күтәрсә-яңгыр тамчыларына кушылып җиреңә төш.Карурманнарда  адаштырса-кояшка карап юл сайла.Ташлар белән бастырса-чишмәгә әверелеп иреккә чык.Җиргә күмсә-орлык шикелле тишелеп чык.Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар.Түземнәр генә бәхеткә лаек.”

                                                                                      Фәнис Яруллин

  Геройның күңел серләренә тирән үтеп керә белү осталыгы, фикернең фәлсәфи үткенлеге һәм драматик киеренкелеге, форманың пөхтә һәм җентекле эшләнүе, тел-сурәтләү чараларының төрле стилистик буяуларга, образлы фикерләүдәге милли үзенчәлекләргә бай булуы, остазлык — болар Ә.Еники һәм Фәнис Яруллин талантының төп сыйфатларын тәшкил итәләр.      

Әдәбиятта язучы остазлыкны кабул иткән.

     “Ә шагыйрьләрнең берсе дә олуг морза-әдипкә битараф түгел. Әлеге “Кылганнар йөгерә” дигән җөмлә белән дә әллә күпме шигырьләр язылды: мин белгәне генә - С.Хәким, Н.Нәҗми, Ә.Атнабаев, Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт шигырьләре. Үзем дә “Ядәч” шигыремне әдипнең “Шаяру” хикәясен укыгач язган идем.”

              Мәсәлән, моның мәгънәле һәм тәэсирле Ф. Садриевнең, Ф. Яруллинның, Н.Гыйматдинованың әсәрләрендә күрергә мөмкин. Аларның әсәрләре иң күп укыла торганы, китапларын эзләп тә таба алмыйсың. Ә. Еники мәктәбен алучылар дип, менә шуңа күрә мин аларны сайладым да инде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әмирхан Еники әсәрләрендә эчке монолог

       Перо А.Еники удивительно тонко и чутко      чувствовало и понимало красотучеловеческой  души и изображало ее с совершенством непос...

Әмирхан Еники

Әмирхан Еники хикәяләре хакында...

Әмирхан Еники "Әйтелмәгән васыять" хикәясе

Бу дәрестә Акъәбинең  үз балаларына җиткерергә теләгән өч васыятенә басым ясыйсым килә.  Буыннан -буынга бирелә торган  изге төшенчәләр (Туган җир, нәсел, ата-баба туфрагы) белән бәйлән...

Укыту һәм тәрбия процессында Әмирхан Еники әсәрләренең тәрбияви көче

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, тәрбия процессында укучыларга әдипнең программа һәм программадан тыш әдәби мирасы турында өстәмә материал бирү....

Әмирхан Еники әсәрләрендә мәхәббәт бирелеше

Максат: 1. Ә. Еники әсәрләрендә мәхәббәт төрләрен билгеләү (ана һәм бала, туган җир, яшь йөрәкләр арасындагы мәхәббәт хисләре), образларның характер сыйфатларын ач...

Әмирхан Еники әсәрләрендә мәхәббәт темасы.

Әмирхан Еники әсәрләрендә мәхәббәт темасы....

Әмирхан Еники хикәяләре.

Әмирхан Еники хикәяләре....