Туган җирем - яшел бишек.
план-конспект урока на тему
Татарстан һәм аның табигате турында балаларның белемнәрен ныгыту, диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.
Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, сөйләмдә исем , сыйфатларны дөрес кулланырга өйрәтүне дәвам итү;
Балаларда туган якка мәхәббәт, табигатьнең матурлыгына соклану хисләре, үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
(Укучылар өчен ) :
Өйрәнелгән лексиканы активлаштыру. Ситуатив күнегүләр аша уңай һәм тискәре җавап бирү күнекмәләрен диалогик сөйләмдә камилләштерү. Эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра , сорау һәм җавап бирә, кире кага , раслый белү.
“Татарстан” темасы буенча лексик материалны өйрәнү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tatarstan_tabigate.doc | 43 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Татарстанның табигате . Дәрес –сәяхәт. 3кл
Дәрес максатлары: (Укытучы өчен) :
- Татарстан һәм аның табигате турында балаларның белемнәрен ныгыту, диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.
- Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, сөйләмдә исем , сыйфатларны дөрес кулланырга өйрәтүне дәвам итү;
- Балаларда туган якка мәхәббәт, табигатьнең матурлыгына соклану хисләре, үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
(Укучылар өчен ) :
- Өйрәнелгән лексиканы активлаштыру. Ситуатив күнегүләр аша уңай һәм тискәре җавап бирү күнекмәләрен диалогик сөйләмдә камилләштерү. Эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра , сорау һәм җавап бирә, кире кага , раслый белү.
- “Татарстан” темасы буенча лексик материалны өйрәнү.
Җиһазлау:
Карта, презентация, агачлар, чыршылар (урман), чәчәкләр.
1) агачлар, яфраклар рәсемнәре.
Дәреснең барышы.
I. Оештыру
– Исәнмесез, балалар! – Исәнмесез. – Хәлләрегез ничек ?
– Рәхмәт, кояшлы көн кебек! – Бик яхшы, бүген чыннан да матур, кояшлы көн. Балалар, минем бер серем бар, әгәр сез мин биргән сорауларга дөрес җавап кайтарсагыз, мин серемне сезгә ачам.
II. Төп өлеш. “Сорау – җавап” уены.
– Балалар, әйтегез әле без кайсы республикада яшибез?
– Без Татарстан республикасында яшибез.
– Татарстанның башкаласы кайсы шәһәр?
– Казан шәһәре.
– Татарстан республикасында нинди халыклар яши?
– Татарстан республикасында татарлар, руслар, марилар, удмуртлар, башкортлар, чувашлар, мордвалар яшиләр.
– Халыклар үзара ничек яшиләр?
– Халыклар дус, тату яшиләр.
– Татарстан республикасы нәрсәләре белән бай?
– Татарстан республикасы урманнары , елгалары , күлләре , таулары , чишмәләре, төрле кошлары , кыргый хайваннары , гөмбәләре , җиләкләре белән бай.
– Татарстан урманнарында нинди кыргый хайваннар яши?
– Татарстан урманнарында аю, бүре, куян, тиен, поши, төлке, керпе, кабан яшиләр.
– Булдырдыгыз, балалар, рәхмәт. Татарстан урманнары бик ерак һәм зур, шуңа күрә без анда поезд белән барабыз. Менә сезгә, кызлар, билетлар. Билетларда кыргый хайваннар сүрәтләнгән. Сез шул хайваннар турында табышмаклар уйлап әйтерсез , ә малайлар табышмакларның җавабын табып әйтергә тиеш булалар.
“Табышмак әйтәм – җавабын тап” уены.
– Колак озын, туным йомшак, кишер ашасам, туям.
Үзем куркак , шуңа ахры , исемем минем... (куян);
– Нечкә билле, көлтә койрыклы... (төлке);
– Ыржайган теш , курка аннан көчсезләрнең һәрбере.
Бозау, сарык, куян аулый, ач күзле ерткыч... (бүре);
– Үзе бүрек кебек кенә, кигән туны энәле, бу ни була,
Кайда яши, берәрегез беләме?.. (керпе);
– Балалар, сез бик зирәкләр, рәхмәт сезгә. ( Кошлар тавышы яңгырый). – Менә инде балалар матур урман аланына килеп тә җиттек. Бик матур итеп кошлар сайрый. Әйдәгез, бераз кошлар тавышын тыңлап алыйк әле.
“Кем игътибарлы” уены.
– Нинди кошлар тавышын ишеттегез, балалар? (балалар кошларның рәсемнәрен күрсәтәләр)
. – Күке тавышын.
– Мин тукран тавышын ишеттем.
. – Ерактан сандугач тавышы ишетелде.
. – Мин чикерткәләр тавышын ишеттем.
– Әйе, балалар, урманны кошлар, бөҗәкләр тавышы бизи. Ә менә бал корты выжылдаганын ишетмәгәнсез. Әйдәгез әле тыңлыйк!
“Минем арттан кабатла” уены. ([Җ] авазы өстендә эш)
– Балалар, ничек бал корты выжылдый?, - Жжж-жжж-жжж
– Әйе, әти бал корты Жжж-жжж-жжж – ди. Ә әни бал корты Җҗҗ-җҗҗ-җҗҗ – ди.
“Җырлый, җырлый Наҗия, урманда җиләк җыя
Сызганган ул җиңнәрен, өзә кура җиләген.” (балалар кабатлыйлар)
Хәрәкәтле ял минутлары.
Аю бара урманнан – бер-бер артлы баралар Курка икән аюдан – башларын яшерәләр
Утын җыя учакка – алга таба иеләләр. Куян, куян курыкма – сикерәләр
Усак артында куян – чүгәлиләр Аю тими ул сиңа – кул чабалар.
– Утырышыгыз, балалар, шушы матур аланда әйдәгез әле сөйләшеп алыйк. Поездда барганда мин бинокльдән тукран күрдем. Тукран - урман кошы (рәсем күрсәтә). Ул һәрвакыт хәрәкәттә. Тукран үзенең көчле, озын томшыгы белән агачлардан бөҗәкләр эзли. Очлы тырнаклары ярдәмендә агачта нык утырып тора. Тукранны “урман докторы” дип тә атыйлар. Ә менә син, Булат , нәрсә күрдең?
– Мин тиен күрдем (рәсем күрсәтә).
– Тиен нинди?
– Тиен бик җитез. Аның йоны кызгылт сары төстә. Аның койрыгы зур, йомшак.
– Тиен нәрсә ярата?
– Тиен чикләвек, гөмбә, җиләк ярата.
– Дөрес, рәхмәт. Ә Диләрә нәрсә күрде икән?
– Мин куян күрдем (рәсем күрсәтә). Куян соры төстә.
- Әйе, куян җәй көне соры, ә кышын ак төстә була. Уйлап карагыз әле, ни өчен шулай икән?
– Кыш көне ак куян кар өстендә күренми, шулай ул бүредән кача.
– Әйе, бик дөрес, шулай итеп куян дошманнардан саклана.. – Куян матур, йомшак, җитез һәм куркак.
– Булдырдың, Ләйсән , куян турында күп беләсең икән.
– Апа, ә мин керпе күрдем (рәсем күрсәтә). Керпе бәләкәй , аның туны энәле. Керпе гөмбә, тычканнар ашый.
– Ә Айдилә нәрсә күзәтте икән?
– Мин бик күп агачлар күрдем. Аларның яфраклары төрле-төрле.
. – Ә нарат һәм чыршы яфраклары нинди?
– Нарат һәм чыршы агачларының яфраклары юк, аларның энәләре бар.
. – Балалар, карагыз әле, мин агач төбендә бер конверт таптым, нәрсә икән анда? Урман хуҗасы конвертка төрле-төрле яфраклар салган, ул безне сынап карарга уйлаган.
“Бу яфрак нинди агачтан?” уены.
(бу имән яфрагы, бу каен яфрагы, бу усак яфрагы, өрәнге, юкә, миләш һ.б.)
– Булдырдыгыз, балалар. Агачларны һәм аларның яфракларын таныйсыз икән, урман хуҗасы риза булып калыр инде. Балалар, карагыз әле без утырган аланда бигрәк күп матур чәчәкләр үсә. Ә бу чәчәкләрнең исемнәрен беләсезме соң?
. – Бу зәңгәр чәчәк – кыңгырау чәчәге. Бу ак чәчәк – ромашка чәчәге. Бу сары чәчәк – сары мәтрүшкә.
– Балалар, сары мәтрүшкә матур чәчәк кенә түгел, ул бик файдалы чәчәк тә.
Аланда, аланда ал чәчәкләр үсәләр.
Ал чәчәкләрне тирбәтеп, җылы җилләр исәләр, – дип язган татар халык шагыйре Хәй абый Вахит. – Әйе, балалар, чәчәкләр безнең тормышны бизи, кәефне күтәрә. Табигать чәчәкләрне, җирне матурлау өчен үстерә. Кешеләр табигать матурлыгын бозмаска, сакларга тиешләр. Ә сез, балалар, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен беләсезме? Әйдәгез, аларны искә тешерик әле.
– Урманда учак ягарга ярамый;
– Урманны чүпләргә ярамый;
– Кошларның ояларын туздырырга ярамый;
– Урман хайваннарын өйгә алып кайтырга ярамый, чөнки алар урман балалары;
– Җиләкләрне, чәчәкләрне, гөмбәләрне тамыры белән өзәргә ярамый, чөнки киләсе елга алар үсеп чыкмый.
– Рәхмәт , балалар.
III. Йомгаклау.
– Ә хәзер күзләрне йомабыз да, уннан бергә кадәр саныйбыз. Менә бакчага кайтып та җиттек. Сәяхәт сезгә ошадымы?
– Әйе, рәхмәт апа. – Сау булыгыз, балалар! – Сау булыгыз, апа!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.
1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ....
"Туган ягым - яшел бишек" темасына фәнни-тикшеренү эше
Урман-кырлар, тау-калкулыклар, елга-күлләр... Һәр төбәкнең төрле атамалар белән исемләнгән, халык теленә кереп калган аерым тарихы, легенда-риваятьләре белән анда-күңелдә яшәгән урыннары бихисап...
Гомәр Бәширов "Туган ягым - яшел бишек" йомгаклау дәресе
8 нче сыйныфта Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәре өйрәнелә. Укучыларда үз халкының гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен өйрәнү, халыкның күркәм сыйфатлары нигезендә уңай гадәтләр булдырун...
Гомәр Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.
1. “Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау;2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формал...
Дәрес- презентация "Туган ягым -яшел бишек"
Конспект урока татарского языка для русскоязычных учащихся в 4 классе (на татарском языке). Автор учебника Сафиуллина Ф.С.,Фатхуллова К.С. Цели урока: экологическое воспитание,использование в речи пов...
"Туган ягым- яшел бишек"
Календарно- тематическое планирование кружка "Родной мой край, зеленая колыбель"...
Туган җирем - яшел бишек.
Татарстан һәм аның табигате турында балаларның белемнәрен ныгыту, диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, сөйләмдә ис...