Сүзләр кушылу ысулы.5нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе.
план-конспект урока (5 класс) по теме
5 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе.Сүзләр кушылу ысулы.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
dres_eshkrtmese.suzlr_kushylu_ysuly.docx | 19.65 КБ |
Предварительный просмотр:
Татар теле,5 нче сыйныф
Тема:Сүз ясалышы ысуллары.Сүзләр кушылу ысулын кабатлау.
Максат:1.Сүз ясалышының сүзләр кушылу ысулын кабатлау,белемнәрне ныгыту.
2.Кушма, парлы, тезмә сүзләрнең дөрес язылыш үзенчәлекләре турында сөйләшү ,аларны сөйләмдә кулланырга өйрәтү. Җөмлә төзү күнекмәләрен камилләштерү.
3.Габдулла Тукай иҗатына мәхәббәт уяту.
Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.
Җиһазлау: презентация, Габдулла Тукай шигырьләреннән өзекләр язылган карточкалар,тест биремнәре.
Дәрес барышы.
Оештыру моменты.
-Исәнмесез,балалар!Хәлләрегез ничек?Татар теле дәресен башлыйбыз.
I Актуальләштерү.
Дәресебезне якташыбыз Каюм Насыйри сүзләре белән башлап җибәрәсе килә: “Әй улым! Һөнәрләрнең иң күркәме – сүз һөнәредер. Шуны аңла һәм матур сөйләшергә өйрән, һәрвакыт йөзең мөлаем, сөйләгән сүзләрең мәгънәле булсын.” “Тел күрке-сүз,-”ди халык мәкале.
-Без сезнең белән нинди зур бүлекне өйрәнә башладык?(Сүз ясалышы)
- Сүз ясалышы ысуллары дип телнең үз чаралары ярдәмендә яңа сүзләр ясау юлларын, алымнарын атыйлар.Нинди ысуллар белән сүзләр ясала икән? (слайд)
-Бүген без нинди ысул турында сөйләшербез икән?Менә бу кечкенә генә кроссвордны чишсәгез,теманы белерсез.
1,2-сүзләрнең мәгънәле кисәкләре .(тамыр,кушымча)
3-сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә ясалган сүзләр ничек дип атала?(ясалма)
4-халкыбызнын бөек шагыйре,апрель аенда аның туган көне.(Г.Тукай)Без бүген аның әсәрләреннән, аның турында, аңа багышлап башка язучылар язган текстларны кулланырбыз.
Бүгенге тема нинди булды инде?(Сүзләр кушылу ысулы)Без бүген бу теманы кабатлыйбыз.Сәзгә өйдә кагыйдәләрне искә төшереп, кабатлап килергә кушылган иде.
II Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
-Сүзләр кушылу ысулы белән нинди сүзләр ясала?(Кущма, парлы,тезмә)
-Кушма сүзләр дип нинди сүзләргә әйтәбез?Алар ничек ясала,ничек языла?Мисаллар китерегез.(Кагыйдә искә төшерелә)
Бирем.Түбәндәге сүзләрдән кушма сүзләр ясагыз, алар белән җөмләләр төзегез.
1нче төркем: ак,туй, боек, күмер.
2 нче төркем: җимеш,агач,яулык,Идел
-Парлы сүзләр дип нинди сүзләргә әйтәбез?Алар ничек ясала,ничек языла?(Кагыйдә искә төшерелә)
Бирем.Һәр төркемгә Габдулла Тукай әсәрләреннән өзекләр таратыла.Шулардан парлы сүзләрне табарга,ничек ясалышын аңлатырга.
Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар диләр,
Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар диләр,
Һич гаҗәп юк, булса булыр, бик калын, бик күп бит ул;
Күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул!(“ Шүрәле”)
Күп эшләде иренмичә; бара-бара
Чыгарды ул матур-матур балалар да.
Ачыксалар Карлыгачның балалары,
Чебен-черки тотып кайта аналары.(“Карлыгач”)
Ишеттем мин кичә: берәү җырлый
Чын безнеңчә матур, милли көй;
Башка килә уйлар төрле-төрле,
Әллә нинди зарлы, моңлы көй.
Өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирә
Татар күңле ниләр сизгәнен;
Мескин булып торган өч йөз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен.(”Милли моңнар”)
Төнлә белән бакчада бер аллы-гөлле күбәләк,
Очкалап йөргәндә уйнап, анда-монда чүгәләп,
Күрде кырда: бик матур бер әллә нәрсә ялтырый,
Нурлана,җем-җем итә йолдыз шикелле, калтырый.(“Һәр ялтыраган алтын түгел)
-Тезмә сүзләр дип нинди сүзләргә әйтәбез?Алар ничек языла?(Кагыйдә искә төшерелә)
Бирем.Тезмә сүзләрне табарга.
Тукайлы ил — Татарстан,
Бүген бездә Тукай көне,
Бәйрәм итә Татарстан.
Кошлар моңлы сайрый бүген,
Кояш көлеп карый бүген.
Кояш кебек Тукай рухы
Назлый бүген илем күген.(Резеда Вәлиева. Тукайлы ил-Татарстан)
Ничә яшьтә Тукай, дигәндә,
Туган телем әйтер җавапны —
Хак Тәгалә аны өммәтнең
Җаны белән бергә яралтты(Шәүкәт Галиев.Ничә яшьтә Тукай?)
Күңелләрдә озак еллар, озак еллар
Янып торган, уйнап торган нурларың бар;
Туган илнең ташларына хисең белән
Ядкарь итеп уеп язган юлларың бар.( Гамил Афзал.Йөрәгемдә йөртәм сине)
Әбиләр дә килә синең янга,
Ил улының хәлен белергә:
«Еллар үткән... ләкин син һаман яшь,
Син һаман сау безнең күңелдә...»
Туган илнең тирән ихтирамын
Әверелдереп гөлгә, чәчәккә,
Туган көнең белән котлап килү
Керсен иде гомум гадәткә.(Хәсән Туфан .Чәчәкләр китерегез Тукайга)
Физминутка.
-Тезмә сүзләр белән сүзтезмәләрне ничек бутамаска?(Кагыйдә искә төшерелә)
Бирем.Сүзтезмәләрне һәм тезмә сүзләрне 2 баганага аерып язарга.
Тимер юл, тимер таяк, каен җиләге, каен сыну, чәчәк ату, чәчәк җыйды, Бөек Ватан сугышы, бөек кешеләр, Хезмәт Герое, хезмәт дәресе.
Тактада М.Шәймиевнең Г.Тукайга багышлап язган сүзләре бирелгән.Текстта кайбер сүзләр арасында йолдызчыклар куелган.Бу сүзләрне дөрес итеп язып,текстны күчереп язарга.
Барлык төрки һәм шәрекъ дөньясындагы татарлар өчен Тукайның ни*кадәр кадерле булуын әйтеп бирерлек сүзләр юктыр, мөгаен. Аның шигъриятендә халкыбызның җаны*рухы чагыла, ә милләт рухы, мәгълүм булганча, бер*кайчан да үлми һәм бизмәннәрдә үлчәнми. Димәк, Габдулла Тукайның да иҗаты үлемсез һәм иксез*чиксез, ул татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән аерылгысыз.
Минтимер Шәймиев.Тукай турында.
Шәрекъ-көнчыгыш
Бизмән-үлчәү
III Йомгаклау.
-Без бүген нәрсә турында сөйләштек?(Сүзләр кушылу ысулы)
-Сүзләр кушылу ысулы белән нинди сүзләр ясала?(Кушма,парлы,тезмә)
-Алар ничек языла?(Кушылып, сызыкча аша,һәр сүзе аерым)
Тест.
1.Тезмә сүзләр күрсәтелгән рәтне билгеләгез.
а)ара(тирә), аш(су), хатын(кыз)
ә)тар(юл),зур (агач),мәктәп (бакчасы)
б)җир(җиләге), ял(ит),туган(ил)
2.Кайсы рәттә парлы сүзләр бирелгән?
а)төн(боек),өч(аяк),ис(киткеч)
ә)ата(ана),кием(салым), бала(чага)
б) юл(чы), утын(лык), оял(чан)
3. Кушма сүзләр күрсәтелгән рәтне билгеләгез.
а)кул(яулык), тере(көмеш), таш(күмер)
ә)ак(кар),җылы(җәй),биек(тау)
б)туган( көн), очкылык (тоту), бал (корты)
IV.Өйгә эш.Кушма, парлы,тезмә сүзләр кергән мәкальләр язып килергә.Тема-туган җир,туган ил
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.
Максат. Табигать темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү; белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...
Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф
5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....
Сүзләр кушылу ысулы.5нче сыйныф өчен презентация
5 нче сыйныф.Сүзләр кушылу ысулы.Презентация....
Cүзләр кушылу ысулы. 5 сыйныф өчен презентация.
Cүзләр кушылу ысулы. 5 сыйныф өчен презентация. Әлеге перезентацияне сүзләр кушылу ысулы темасын үткәндә кулланырга мөмкин. Презентация сингапур технологиясен кулланып төзелгән....
"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)
8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....
"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)
Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате...
"Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?"сыйныф сәгате. (6 сыйныф)
Укучыларга кәрәзле телефонның хәзерге тормыштагы ролен аңлату, сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген дә искәртү. Укучыларга файдалы киңәшләр бирү....