Презентация Казани.
методическая разработка (5 класс) по теме
Казанның тарахи һәм истәлекле урыннары турында презентация.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
prezentatsiya_kazani.pptx | 1.58 МБ |
kazannyn_tarikhi_hm_istlekle_urynnary.docx | 33.71 КБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Казан Кремле Башкалабызның үзәгендә Кремль урнашкан. Ул ак төстәге таш крепость-койма белән уратып алынган. Элек анда хан сарайлары һәм мәчетләр булган. Хәзер биредә Татарстан Республикасы Президенты сарае, Сөембикә манарасы, Благовещение соборы, Кол Шәриф мәчете һәм башка биналар бар.
Кичке Казан
Кремль каршында герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл куелган. Ул әсирлектә дә үлемсез шигырьләр язган, батырларча һәлак булган. Без аның шигырьләрен яратып укыйбыз.
Сөембикә манарасы Манараның биеклеге 58 метр. Ул кызыл кирпечтән төзелгән. Бу манара җиде катлы. Манараның эчендә тар баскыч ясалган. Тирә-якка нур бөркеп торучы бу манара Казанның йөзек кашына һәм гүзәл тарихи символына әйләнде. Сөембикә − татар халкының горурлыгы, иминлек билгесе, иманы, кыйбласы ул. Ул − бик борынгы корылма.
Авып баручы Сөембикә манарасы – бик борынгы корыл-ма. Ул Кремль территориясендә урнашкан.
Спас манарасы Кремльгә кергән юлда ап-ак Спас манарасы урнашкан. Аны сәгать бизи. Спас манарасы бик матур. Капка өстенә нигезләп төзелгән Спас Нерукотворный чиркәве урнашкан Спас манарасы Казан Кремле территориясенә керә торган төп кунак капкасы булып тора. Манара 1556-1562нче елларда Постник Яковлев һәм Иван Ширяй тарафыннан төзелә.
Кол Шәриф мәчете. Мәчеткә 1996нчы елда нигез салынды. Сигез почмаклы. Манараларда ярымай куелган. Ул искиткеч матур һәм зур мәчет. Бу мәчеткә татар халкы һәм килгән кунаклар бик яратып йөри. Бу мәчет – татар халкының горурлыгы.
Благовещение соборы Борынгы чиркәү Кремл ь эчендә урнашкан.
Президент сарае. Бу – Татарстан Республикасы Президенты сарае. 1991нче елның 12 нче июнендә Татарстан халкы беренче Президенты итеп Минтимер Шәрип улы Шәймиевны сайлады. Бүгенге көндә Татарстанның президенты – Миңнеханов Рөстәм Нургали улы.
Татарстан Республикасының җитәкчеләре Минтимер Шәймиев Рөстәм Миңнеханов Фәрит Мөхәммәтшин
Казан университеты Россиянең иң борынгы һәм иң зур университетларының берсе. Аны галим Н. Лобачевский ача. Ул Кремль урамында урнашкан. Монда төрле елларда атаклы галимнәр укыганнар һәм эшләгәннәр. Алар зур фәнни ачышлар ясаганнар. Татарстан халкы университет белән горурлана.
Опера һәм балет театры Театр - халкыбызның яраткан урыны. 1935-1938нче елларда Татар опера студиясен оештыручы Муса Җәлил опера театрының әдәби бүлеге җитәкчесе була. Театр бүген дә аның исемен йөртә. Биредә ел саен опера җырчысы Фёдор Шаляпинга, биюче-балет остасы Р.Нуриевка багышланган төрле фестивальләр уза.
М. Җәлил Казанда беренче Татар опера студиясен оештыручы була.
Казандагы сәнгать музее
Казан шәһәренең символы Зилант еланы һәйкәле Казан шәһәренең символы булып санала. Легендалар сөйләвенчә, шундый канатлы елан тауда яшәгән. Шәһәргә нигез салганда, төзүчеләр еланнарны яндыралар. Аннан соң алар үлеп бетә. Бу скульптура Бауман урамында, метроның "Кремлёвская" тукталышына керү урынында урнашкан. Һәйкәл 2005 нче елда – Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү хөрмәтенә куелды.
Зилант еланы скульптурасы Бауман урамындагы "Кремлёвская" метро тукталышында урнашкан.
Казанда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга куелган һәйкәл. Халкыбыз Тукаена һәрвакыт чәчәкләр китерә.
Казан кичләре С. Садыйкова көе, Х.Туфан сүзләре. Кил әле , Иделнең җиләс җиле , Юлларга чәчәкләр сип әле . Ак булып , саф булып истә калсын Казанның кадерле кичләре. Туган ил чакырган зур юлларга Китәрбез таңнарда без моннан . Озатып калырсың безне , Казан, Баласын очырган кош сыман .
Предварительный просмотр:
4 нче сыйныф өчен (рус төркеме)
Ачык дәрес темасы:
Казан шәһәренең тарихи һәм истәлекле
урыннары
Әзерләде: татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Галиева Миләүшә
Мирфәез кызы
2013- 2014 нче уку елы
Максат: укучыларның Казан шәһәрендәге тарихи һәм истәлекле
урыннар турындагы белемнәрен тирәнәйтү,Татарстан
Республикасының дәүләт символларын кабатлау; укучыларның
тыңлап аңлау, аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү,
балаларны актив аралашуга тарту, өйрәнгән сүзләрне
бәйләнешле сөйләмгә кертү; Туган ил , Ватан
белән горурлану, ярату хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер, экран, проектор,магнитофон, аудиокассета;
җөмлә төзү өчен сүзләр язылган карточкалар,
крассворд, тест сораулары язылган битләр.
.
Материал: 4 нче сыйныф өчен дәреслек (Авторы: Хәйдәрова Р.З.)
Дәрес тибы: кабатлау дәресе
Дәрес барышы.
I. Оештыру.
1. Исәнләшү.
Дежур укучы белән әңгәмә.
- Кәефләрегез ничек?
- Рәхмәт,яхшы.
2.Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.
- Без сезнең белән Казан шәһәре, аның тарихи урыннары турында сөйләштек. Бүген сөйләшүне дәвам итәрбез, белемнәребезне ныгытырбыз.
II. Актуальләштерү.
1. Фонетик күнегү башкару. Таблицада язылган сүзләрне күмәк рәвештә дә, аерым укучылардан да кабатлату. Бу сүзләрне тәрҗемә итү ( Милләт, Ватан, милли, дәүләт, борынгы, сурәтләнгән, Сөембикә, горурланабыз, тарихи, галим, ачышлар, һәйкәл.)
Бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр төзү(борынгы дәүләт, борынгы шәһәр, ак барс сурәтләнгән, Сөембикә манарасы, Туган ил белән горурланабыз һ.б.)
Җөмләләрне дәвам итегез:
Безнең туган илебез – ... (Татарстан)
Казанда музейлар, театрлар ...(күп)
Без Татарстан белән ...(горурланабыз)
Татарстан – бай һәм ... ( көчле республик).
2. Презентация белән эшләү.
1нче слайд. Безнең туган илебез – Татарстан.
- Нәрсә ул туган ил? Бу сүзне ничек аңлыйсыз? (Ул - синең әтиең, әниең, абыең ... .Ул - синең туган йортың, урамың, шәһәрең)
- Әйе, Туган ил ул – кешенең туган җире, шәһәре.Ә күңелгә иң якыны – ул яши торган йортыбыз һәм гаиләбез. Безнең барыбыз өчен дә Туган илебез – Татарстан Республикасы.
- Ә хәзер басып көй тыңлыйк.Нинди көй икәнен тыңлагач әйтерсез.
Татарстан гимны.
3. (Татарстанның гимны яңгырый)
- Укучылар, ни өчен бу көйне басып тыңладык?
- Бу – Татарстан Республикасы гимны.
- Аның музыкасын кем язган?(Рөстәм Яхин)
- Җырның сүзләрен кем язган?(Рамазан Байтимеров)
- Тагын Татарстан Республикасының нинди символлары бар?
- Дәүләт флагы.
- Дәүләт флагында нинди төсләр бар?
- Яшел төс нәрсә символы?
- Кызыл төс нәрсә символы?
- Ак төс нәрсә символы?
- Авторы кем?
- Тавил Хуҗиәхмәтов.
- Татарстанның дәүләт гербында нәрсә сурәтләнгән?
- Барс нәрсә аңлата?
- Гербның авторы кем?(Риф Фәхретдинов)
- Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?
- Укучылар сезнең уйланганыгыз бармы, ни өчен шәһәргә “ Казан “ дигән исем бирелгән? (Укучыларның фикерләре тыңланыла)
4. Өй эше тикшерү. Укучылар Казан турында язган хикәяләрен укыйлар, ясап алып килгән рәсемнәрен күрсәтәләр. Рәсемнәрдән альбом төзелә.
III. Төп өлеш. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү
- А сейчас продолжаем путешествовать по Казани.
1.Монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү
2 нче слайд – Казан Кремле.
1 нче укучы. Башкалабызның үзәгендә Кремль урнашкан. Элек анда хан сарайлары һәм мәчетләр булган. Хәзер биредә Татарстан Республикасы Президенты сарае,Сөембикә манарасы, Благовещение соборы,Кол Шәриф мәчете һәм башка биналар бар.Кремль каршында матур мәйдан бар. Анда герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл куелган.
3 нче слайд – Сөембикә манарасы.
2 нче укучы. Бу – Сөембикә манарасы. Манараның биеклеге 58 метр. Ул кызыл кирпечтән төзелгән. Бу манара җиде катлы. Манараның эчендә тар баскыч ясалган.
3 нче укучы. Бер риваять бар. Рус патшасы Иван ханбикә турында ишеткән. Ул Казанга илчеләр җибәргән һәм Сөембикәне хатынлыкка сораган. Горур Сөембикә баш тарткан. Патша зур гаскәр белән Казанга һөҗүм иткән. Гүзәл Сөембикә манарага менгән һәм түбәнгә ташланган, имеш. Шуннан соң халык манараны Сөембикә исеме белән атый башлаган.
4 нче слайд– Спас манарасы.
4 нче укучы. Бу – Спас манарасы. Ул ак төстә.Аңа сәгать куелган. Спас манарасы бик матур.
5 нчы слайд – Кол Шәриф мәчете.
5 нче укучы. Бу - Кол Шәриф мәчете. Аңа 1996 нчы елда нигез салынды. Сигез почмаклы. Бу мәчет – татар халкының горурлыгы.
6 нчы слайд. Благовещение соборы.Ул Казанның тарихи истәлеге тарихи урыны булып санала.
7 нче слайд – Президент сарае.
7нче укучы. Бу – Татарстан Республикасы Президенты сарае.1991нче елның 12 нче июнендә Татарстан халкы беренче Президенты итеп Минтимер Шәрип улы Шәймиевны сайлады.
Бүгенге көндә Татарстанның президенты Миңнеханов
Рөстәм Нургали улы.
8 нче слайд.
Казан университеты.
8 нче укучы. Казан университеты – Россиянең иң борынгы һәм иң зур университетларының берсе. Ул Кремль урамында урнашкан. Монда төрле елларда атаклы галимнәр эшләгәннәр. Алар зур фәнни ачышлар ясаганнар. Татарстан халкы университет белән горурлана.
2. Дәреслек белән эшләү.
нчы бит, нче күнегү. Җөмләләрне русчадан татарчага тәрҗемә итү.
3.Ял итү. Дежур укучы физкультпауза үткәрә.
4. Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.
Ситуация тәкъдим ителә. Әйтик , безгә, Казанга Англия
татарлары килгән, алар Казан шәһәре турындагы сораулары
белән мөрәҗәгать итәләр. Укучылар ике төркемгә бүленеп
сөйләшү оештыралар.
- Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?
- Татарстанның башкаласы – Казан.
- Казанның үзәгендә нәрсә урнашкан?
- Казанның үзәгендә Кремль урнашкан.
- Кремльдә нәрсәләр бар?
- Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты сарае, Сөембикә манарасы, Благовещение соборы, Кол Шәриф мәчете һәм башка биналар бар.
- Казан шәһәрендә тагын нәрсәләр бар?
- Казанда театрлар, музейлар, китапханәләр, университетлар, институтлар бар.
- Казанда нинди халыклар яши?
- Казанда татарлар, руслар , марилар, чуашлар һәм башка халыклар яши.
- Алар ничек яшиләр?
- Алар дус һәм тату яшиләр.
5. Карточкалар белән эшләү.Балаларга конвертлар бирелә. Конвертларда җөмләләр төзү өчен сүзләр язылган карточкалар салынган. Укучылар җөмләләр төзиләр һәм русчага тәрҗемә итәләр.
Казан – тарихи һәйкәлләргә бай шәһәр.
Сөембикә манарасы кызыл кирпечтән төзелгән.
Казан дәүләт университеты Кремль урамында урнашкан.
6.”Казан” кроссвордын чишү.
Сораулар:
- Татарстан урмынындагы кыргый хайван исеме һәм Казандагы күлнең исеме.(Дикое животное лесов Татарстана и название Казанского озера).
- Казанда бердәнбер җәяү йөри торган урам.(Единственная пешеходная улица Казани).
- Сан.(Число).
- Риваятьләр буенча “казан “төшкән елга ничек атала.(Как называется река, в которую по преданию упал « казан» (котёл)).
- Казан шәһәренең гербында нәрсә сурәтләнгән?(Кто изображён на гербе города Казани?)
к | а | б | а | н | ||||
Б | а | у | м | а | н | |||
с | и | г | е | з | ||||
К | а | з | а | н | с | у | ||
е | л | а | н |
7. Тест сорауларына җавап бирү.
Туган ягым – Татарстан.
1.Казан университеты кайда урнашкан?
а) Бауман урамында б) Пушкин урамында в) Кремль урамында.
2.Казан Кремле каршында нинди һәйкәл бар?
а) Г.Тукай һәйкәле б) А.С.Пушкин һәйкәле в) М.Җәлил һәйкәле
3.Туристлар Казанда нинди урыннарда булалар?
а) тынгысыз б) тапкыр в) тарихи
4.Татарстанныйң Дәүләт гербында нәрсә сурәтләнгән?
а) ак аю б) ак барс в) ак чәчәк
5.Казан шәһәренең үзәгендә нәрсә урнашкан?
а) Шишкин музее б )КамАЗ в) Сөембикә манарасы
6.Сөембикә манарасы ничә катлы?
а) 7 катлы б) 5 катлы в) 10 катлы
7.Казанның бердәнбер җәяүлеләр(пешеходов) урамы?
а) Ленин урамы б) Бауман урамы в) Кремль урамы
8.Татарстанның иң зур байлагы?
а) газ б) нефть в) торф
9.Татар халкының герой-шагыйре?
а) М.Җәлил б) Ш.Галиев в) С.Сәйдәшев
I V. Йомгаклау.
1. –Дәрестә без нәрсә турында сөйләштек?
- Без сезнең белән ни өчен Татарстанның истәлекле урыннары турында сөйләштек? (Үз илебезне яратырга, Ватаныбызның тарихын белергә һәм татар телендә сөйләшергә кирәк).
2. Билгеләр кую.
3. Өй эше: бит. укырга; эчтәлеген сөйләргә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Презентация : "Казаным- башкалам"
Презентация "Казаным-башкалам"...
презентация Казань!
достопримечательности Казани...
Казан тутие (Тетушка из Казани).
Воспоминания Крюковой ( Бикмайкиной Алии Асымовны ),родственницы жены татарского писателя Шарифа Камала. Посвящается 130- летию со дня его рождения ....
И Казан! Серле Казан!
Башкалабыз Казанның тарихын өйрәнү максатыннан үткәрелгән чараларга йомгак ясау өчен кулланма....
"И Казан, нурлы Казан!" темасына үткәрелгән интеллектуаль уен
"И Казан, нурлы Казан!" темасына үткәрелгән интеллектуаль уен ...
"Казан! Казан! Мәңге тыныч булсын, Якты булсын туар таңнарың!" Әдәби-музыкаль кичә өчен сценарий
Әдәби-музыкаль кичә өчен әлеге сценарий башкалабыз Казанның тарихи сәхифәләре, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйли.Укучыларның нәфис сөйләм телен үстерү белән беррәттән, аларда туган җирне ярат...
Тема “Иске Казан каласының корылуы” риваяте яки Казанның беренче ханы
Тема “Иске Казан каласының корылуы” риваяте яки Казанның беренче ханы...