Татар теле атналыгына багышланган кичә.
учебно-методический материал (7 класс) по теме

Файзрахманова Ризида Саттаровна

Бу кичә укучыларның татар теле фәненнән алган белемнәрен ныгыту максатыннан чыгып үткәрелде.Бәйгедә 7нче класс укучыларының 2 командасы катнашты. Алар лексика, фонетика, морфология өлкәсенә караган сорауларга җавап бирделәр.Шулай ук ярыш араларында 2нче сыйныф укучылары чыгыш ясады.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kich.docx28.29 КБ

Предварительный просмотр:

          Татар теле атналыгына багышланган кичә.

  Рус мәктәпләрендәге татар балаларына ачык чара.

Фәйзрахманова Ризидә Саттаровна, Казандагы 110нчы лицейның беренче квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Максат:Укучыларның татар теле фәненнән алган белемнәрен ныгыту; бәйләнешле сөйләм телен, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү; укучыларның дөньяны күзаллауларын киңәйтү; танып- белү һәм иҗади активлыгын арттыру; укучыларда коллективлык, бер- беренә ярдәм итү сыйфатларын тәрбияләү.

 Алып баручы.    21 нче февраль – Халыкара туган тел көне

                               Бер мөкатдәс хис белән

                                Һәрбер кеше хәйран бүген.

                                Уйный сазым да минем.

                                Бәйрәм көен,

                                Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген.

           Бүген бәйрәм! Туган тел, татар теле бәйрәме. 21 нче февраль «Бөтендөнья телләр көне» дип игълан ителде.

      Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.

Сәхнәгә 2нче  А классы укучылары чыга.

1 нче укучы. Дөньяда иң – иң матур ил,    

                       Ул - минем туган илем.

                       Дөньяда иң матур тел,

                       Ул - минем туган телем.

2 нче укучы. – Балам!- диеп туган телдә

                       Эндәшә миңа әткәм.

                      Әнкәем!- дип, әниемә

                     Мин туган телдә әйтәм.

3 нче укучы. Туган телдә сөйләшеп

                       Яшим мин туган илдә,

                      Туган ил дигән сүзне дә,

                       Әйтәм мин туган телдә.

 4 нче укучы.   Тел дигән дәрья бар,      

                     Дәрья төбендә мәрҗән бар.

                    Белгәннәр чумып алыр,

                    Белмәгән карап калыр.

                     

 5 нче укучы.    Татар теле – туган тел,

                       Безнең газиз булган тел

                        Әти-әни, әби-бабай

                      Безне сөя торган тел.          

 6 нчы укучы.    Туган җирем – Идел буе,

                     Һәркемнең бар туган иле

                     Туган җирем кебек назлы,

                     Җырдай моңлы татар теле.  

               7 нче укучы.                  

Туган телем син- кояш яктысы,                                                                                                                                                         Туган телем син- өмет чаткысы,                                                                                                      Туган телем син- изге чишмәбез,                                                                                                           Туган телем син- шигъри тезмәбез.

            8нче укучы. Күзләремне ачты минем,

                              Иркәләде үз телем.

                              Үз телем яктыртты юлны,

                              Үз телем бирде белем.

                              Әткәң-әнкәң телен белсәң,

                              Адашмассың кайда да...

                              Туган телемдә эндәшәм

                              Кояшка да, айга да.

Кулына «Әлифба» китабын тотып, 2нче А сыйныфы укучысы Гомәрова Зарина чыга. «Әлифба» җырын башкара.

Алып баручы. Бүген без татар теле атналыгына багышланган бәйгегә җыелдык. Безгә кунаклар да килде. Башта жюри белән таныштырып үтим.(жюри белән таныштыру). 

        Ярышта катнашу

                Үзе бер җиңү ул.

 Зур бәйрәмгә

 Җыелдык бүген без.

 Йөзләребез көләч,

  Күңелләребез аяз.

  Бүген ике җиденче класс укучыларыннан төзелгән командалар ярышта катнаша. Беренче команданың исеме-“Бөркетләр”.  Икенче команданың исеме- “Тамчылар”

 Хәзер дуслар көч сынашыйк,

    Батырлар юлга чыксын.

Һәр укучы ярышта

Зирәклеген, белгәнлеген,

Булганлыгын күрсәтсен.

Без ярышны башлыйбыз. Сезгә бу бәйгедә уңышлар телим.

1нче тур. Танышу. (Һәрбер команда үзе белән таныштыра)

2нче тур.Үз уеның. Татар теленнән лексика, морфология, фонетика тармакларына караган сорауларга җаваплар бирү. Тагын төрле сорауларга җавап бирү. Командалар чиратлап җавап бирәләр.

Лексика

  1. Юеш сүзенең антонимын табыгыз.
  2. Котлау сүзнең синонимын табыгыз.
  3. Төшеп калган сүзне куй.

Яхшы тел яз кебек, .......  тел көз кебек.

4. Боз өстенә балыкчылар сибелгән.

 Балыкчылар сүзенең лексик мәгънәсен табарга.

а)Исем, күплек санда,баш килештә, җөмләдә ия;

ә)Балык тоту белән шөгыльләнүче кешеләр;

б)Хәрәкәтне белдерә;

в)Яалма исем.

5. Сай йөзү фразеологизмының мәгънәсен табыгыз.

а) кимсенү, читенсенү;

ә)тирән булмаган суда йөзү;

б)белмәү;

в)йөзә белмәү;

6. Җөмләдә аерып бирелгән сүзләрнең төрен күрсәтегез

  Авыртмасын дисәң эч, кайнаган су гына эч.

а)синонимнар;

ә)антонимнар;

б)күчерелмә мәгънәдәге сүзләр;

в) омонимнар.

Морфология

  1. Татар телендә ничә мөстәкыйль сүз төркеме бар?
  2. Затланышлы фигыльләр.
    а) хәл, боерык, сыйфат фигыльләр;
    ә) хикәя, боерык, шарт фигыльләр;
    б) исем,  хикәя, хәл фигыльләр;
    в) инфинитив, сыйфат, шарт фигыльләр.

3. Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатларны табыгыз.

          а)кызыл, кара, салкын;
         ә)кызгылт,карасу, салкынча ;
        б)кызылрак, карарак, салкынрак;
         в) кып-кызыл,кап-кара, иң салкын.

4.  Аерып бирелгән исемнең килешен билгеләгез: Мәрьям абыстай, улына сыенып, акрын гына елый иде.(Ә.Енеки)

 а) чыгыш килешендә;

 ә) төшем килешендә;

 б) юнәлеш килешендә;

 в) урын-вакыт килешендә.

5. Бу алмашлыклар кайсы төркемчәгә карый: бу, теге, шул.
а) зат;
ә) билгесезлек;
б) күрсәтү;
в)тартым.

6. Бизәлү фигыленең юнәлешен дөрес билгеләгез.

а) кайтым юнәлешендә;

ә) уртаклык юнәлешендә;

б) йөкләтү юнәлешендә;

в) төшем юнәлешендә.

Фонетика.

  1. Татар телендә барлыгы ничә тартык аваз бар ?
  2. Рәт гармониясенә буйсынмаган сүзне табыгыз.

  Тукай сүзе дога кебек -                                        

  Милләтебез намазы.                                      

   Милләтемә багышланган,

   Аның шигъри иҗаты.                                                              

            (“Тукай сүзе”)

  1. Быел минем җәйге ялым авылда узды. Җөмләдән хәреф-аваз саны туры килмәгән сүзләрне табыгыз.
  2. Яңгырау тартык авазлар гына кергән сүзне билгелә.
    а) рәхмәт
    ә) милләттәш
    б) дөньяда
    в) дәүләт
  3. Шигырьдән ирен  гармониясе күзәтелгән сүзләрне тап

Син тугач та, ана сөте белән

Иренеңә тамган туган тел.

Туган телең җуйсаң, әнкәеңне

Онытуың булыр, балам, бел!

                 (С. Әхмәтҗанова.)

6. Бирелгән сүзләрнең кайсысында борын ассимиляциясе күзәтелә?

а) түшәмнән

ә) бүлмәдә

б) мине

в) шәһәрләр

Төрле сораулар.

  1. Кәҗәнең башында нәрсә бар?
  2. Шушы рәсемгә  фразеологизм уйлап әйтегез.
  3. Нинди сүзләр.

Кием түгел, шулай да син аны

Кия дә, сала да аласың.

Бер хәрефе үзгәрсә, аңардан

Теләгән сүзеңне табасың.

  1. Кушма сүз ясагыз.

5.  Бер тамырдан булмаган сүзне табыгыз.

а) Су
ә) Сусыз
б) Сумала
в)Сулык

6. Кайсы күчерелмә мәгънәле сүз.

Жюри нәтиҗә ясаганчы, без ял итеп алабыз. Хәзер сезнең алда икенче класс укучысы Аглямова Алина “Казаным”  дигән җыр башкарачак.

3нче тур. Кем күбрәк сүз яза?  Үзбушаткыч дигән сүздән сүзләр ясарга.(исемнәр һәм сыйфатлар гына)

4нче тур.Фразеологизмнар. Һәрбер команда сүзсез генә икенче командага  фразеологизмнарны күрсәтергә тиеш. Икенче команда фразеологизмны

белергә тиеш.

5нче тур.Һәрбер команда үзенең  һөнәрен күрсәтә.

6нчы тур. Кем беренче җыя? Бирелгән сүзләрдән җөмлә җыярга.Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.

7нче тур.  Блиц – турнир  “ Капитаннар ярышы”. Хәзер капитаннарга сораулар бирәбез, ә алар әйе, юк дип җавап бирергә тиеш булалар.

  1. Татар телендә 6 килеш бар. (әйе)
  2. Көн һәм төн сүзләре синоним. (юк)
  3. Юньле сүзендә 4 аваз. (юк)
  4. Дүшәмбе – русча среда. (юк)
  5. Җөмләнең баш кисәкләре ия һәм хәбәр.( әйе)
  6. Беренче,  бишенче, алтынчы – тәртип саннары. ( әйе)
  7. Кызылрак, озынрак, яшелрәк – сыйфатлар кимлек дәрәҗәсендә.( юк)
  8. Бүген, татарча, кышын – бу сүзләр рәвеш. (әйе)
  9.  Минеке, синеке, аныкы – зат алмашлыклары. (юк)
  10. Бару, килү, сөйләү – исем фигыль. (әйе)

  1. Татар телендә 6 фигыль төркемчәсе бар. (юк)
  2. Матур, гүзәл, ямьле. Бу сүзләр синонимнар .( әйе)
  3. Дөнья сүзендә 5 аваз бар. (әйе)
  4. Сишәмбе – русча среда. (юк)
  5. Сыйфатның сораулары – кем?, нәрсә? (юк)
  6. Алтышар, җидешәр, унар – чама саннары. (юк)
  7. Кап-кара, бик матур, иң җитез – сыйфатлар артыклык дәрәҗәсендә. (әйе)
  8. Җәен, күпләп, бушлай, аюдай – бу сүзләр исем. (юк)
  9. Әнә, менә, ул, бу, шул – күрсәтү алмашлыклары. (әйе)
  10.  Укырга, сөйләргә, язарга – инфинитив. (әйе)

2нче А сыйныфы укучылары башкаруында «Очрашу» җырын тыңларбыз.

Командалар ярышы

Калдыра безне хәйран.

Тик, кадерле балалар

Иртәгә хәтле түгел бәйрәм.

Шуңа күрә шушы җирдә

Туктатабыз уенны.

Жюри әйтер кемнәр алды

Иң беренче урынны.

Җиңүче, борыныңны чөймә!

Җиңелүче,  борыныңны салма!

Безнең ярышларда җиңелсәң дә

Тормыш ярышында җиңелмә.

2нче А сыйныфы укучылары башкаруында “Туган тел” җыры.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус теле атналыгына багышлап чыгарылган газета, 7 класс, 2010

Рус теле атналыгына багышлап чыгарылган газета, 7 класс, 2010...

9 нчысыйныфта татар теле дәресе "Татар теле диалектлары"

Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч туркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур. Безнең сөйләш...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

Доклад Тема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе”

ldquo;Биектау 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”ДокладТема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе&rdquo...