Ш.Галиевнең”Саумысез,арышларым!”шигыре.(6нчы сыйныфта әдәбият дәресе)
план-конспект урока (6 класс) по теме
6нчы сыйныфта (татар төркеме) әдәбият дәресе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
achyk_dres_sh.galiev.docx | 20.55 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле белем бирү учреждениесе – лицей№2
2нче сыйныфта Әдәби уку дәресе.
(татар төркеме)
Тема. Ш.Галиевнең”Саумысез,арышларым!”шигыре.
Югары кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Алексеева Миләүшә Роберт кызы
6нчы сыйныфта әдәбият дәресе.
Тема. Ш.Галиевнең”Саумысез,арышларым!”шигыре.
Максат. 1. Шигырьне сәнгатьле итеп укырга өйрәтү.
2. Укучыларның дикъкатен һәм уку осталыгын үстерү.
3.Әсәрнең идея-эчтәлеге аша туган якка, аның җанга газиз туфрагына, иген басуларына, табигатенә ихтирам тәрбияләү .
Җиһазлау. Әдәбият дәреслеге, Ш.Галиевнең шигырьләре, әсәрләре, китаплары; портреты; шагыйрь турында чыккан газета һәм журнал материаллары; иген басуы сурәтләнгән картиналар, рәсемнәр; мәкальләр, табышмаклар китабы, таблица, тест биремнәре.
I.Оештыру өлеше.
1.Уңай психологик халәт тудыру.
-Исәнмесез, балалар!
-Исәнмесез, укытучы апа!
-Хәерле көн!
- Хәерле көн!
-Хәлләрегез ничек?
- Яхшы, рәхмәт!
2. Өй эшен тикшерү.
5нче сыйныфта үткәннәр буенча Шәүкәт Галиевнең тормыш юлы искә төшерелә.
Игә белгән икмәк ашар.
(мәкаль)
Укучыларга иген кырлары сурәтләнгән сюжетлы рәсемнәр күрсәтелә. Лотфулла фәттаховның “Игеннәр өлгерде” картинасына игътибар юнәлтелә. Сораулар ярдәмендә, рәсемдә сурәтләнгәннәргә күзәтү ясала.
- Сез рәсемдә ниләр күрәсез?
- Игеннәр нинди төскә кергән?
- Бу кайсы вакыт? Игеннәр кайсы вакытта өлгерә?
- Рәсемдә кемнәрне күрәсез?
- Алар нәрсә турында киңәшәләр дип уйлыйсыз?
- Тагын иген эчендәрәк кемне күрәсез? Ул нишләп йөри икән?
II. Яңа дәрес материалы өстендә эш.
- Бүген дәрестә Ш.Галиевнең “Саумысез, арышларым!” шигырен өйрәнербез. Шигырьдән соң күрсәтелгән сүзләргә аңлатма биреп үтәрбез.
Нихәтле – күпме, никадәр, ничаклы
Агай – абый, олы кеше
Сусадым - су эчәсем килде
Аунаса да – җирдә кадерсез ятса да
Ятсынмагансыз – онытмагансыз, читләшмәгәнсез
Куенга – кочакка
Бөтенләйгә – мәңгегә (навсегда, насовсем)
Тәңгәллек куеп – тиңләп, охшатып, берләштереп
Шигырьне укытучы сәнгатьле итеп укып чыга, әсәрне аңлата, аның сәнгатьлелек үзенчәлекләрен анализлау эшен башлый:
- Шигырьдә лирик герой кемнәр яки нәрсәләр белән сөйләшә?
- Ул үзе өчен кечкенәдән таныш булган кырлар, арыш басулары белән сөйләшә. Озак вакытлар авылыннан читтә яшәсә дә, туган җирен онытмый, шул яклардан кем генә килсә дә, аның турында сораша. Игеннәрнең хәле ничек, яңгырлар бармы, шулар белән кызыксына.
- Лирик геройның туган якка булган хисләре кайсы юлларда чагыла?
- Ул, чит якларда йөреп тә туган ягын, кырларын, арыш басуларын бер генә минутка да истән чыгармый, “Сез мине онытмагансыз, куенга үреләсез”, -дип, арышларның хуш исен тоя. Юлда аунап яткан бер генә башакны күрсә дә сызлана. Туган ягына бөтенләй кайтасы килә.
- Әле генә әйтелгән фикерләрне шигырь юлларыннан табып, укып күрсәтегез әле.
- “Бөтенләйгә булсын иде
Бу кайтып барышларым!”
- Сынландыруларны табып, укып күрсәтегез.
- Сусадым, сызландым, сагындым.
- Автор белән лирик герой арасына бу шигырьдә тәңгәллек куеп буламы?
III. Дәрес материалын ныгыту. Сәнгатьле уку күнекмәләре.
IV. Йомгаклау.
- Игенче кем ул, кемнәрне игенче дип атап була?(Укучыларның фикерен тыңлау) Сез кайтып йөргән авылларда да игенчеләр бар бит, сез аларны таныйсызмы?Зур уңыш җыеп алу өчен, игенчеләр нинди эш башкаралар? Иген батыры дип кемнәргә әйтәләр? Аларны бигрәк тә, кайсы бәйрәмнәрдә зурлап хөрмәтлиләр?
V. Өйгә эш. Дәреслектә “Игенче” темасына сораулар бирелгән, шуларга җаваплар әзерләп килергә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
9 нчы сыйныфта әдәбият дәресе Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәре- татар әдәбиятының күренекле ядкәре
Дәрес Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәрен өйрәнүнең йомгаклау дәресенең бер варианты буларак татар теле һәм әдәбияты укытучыларынатәкдим ителә....
7 сыйныфта әдәбият дәресе “Халыкның язмышы Дәрдемәнд иҗатында” темасына
Урок татарской литературы в 7 классе на тему «Судьба народа в творчестве Дардеманда»...
(5 нче сыйныфта әдәбият дәресе)
Г.Тукай. «Шүрәле” поэмасы....
А.Алишның “Ялкаулык –хурлык, тырышлык-зурлык” әсәре.(6нчы сыйныфта әдәбият дәресе)
6нчы сыйныфның татар төркемнәрендә укучылар өчен әдәбияттан ачык дәрес конспект-планы....
Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повесте. 8 нче сыйныфта әдәбият дәресе.
Традицион укыту системасыннан аермалы буларак, коммуникатив технологияләр нигезендә (федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп ) Аяз Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” әсәре буенча 8 сыйныфта т...
5нче сыйныфта әдәбият дәресе М.Җәлилнең "Бүреләр"шигыренә анализ
М.Җәлилнең "Бүреләр" шигыренә анализ...
6 сыйныфта әдәбият дәресе "Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем"
6 нчы сыйныфта Габдулла Тукайның "Туган авыл" шигырен өйрәнү дәресе...