5нче сыйныфта әдәбият дәресе М.Җәлилнең "Бүреләр"шигыренә анализ
план-конспект урока (5 класс) на тему

М.Җәлилнең "Бүреләр" шигыренә анализ

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5nche_syynyf_dbiyatdres_eshkrtmse.docx21.09 КБ

Предварительный просмотр:

Акхуҗа урта   мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәрдәнова Әлфия Равил кызының 5нче сыйныф татар әдәбияты дәресеннән дәрес эшкәртмәсе.

Тема. Муса Җәлилнең “Бүреләр” шигыренә анализ.

Максат һәм бурычлар.1. М.Җәлилнең “Бүреләр” шигыре белән таныштыру.

2.Шигырьне укып анализлау. Тропларны табу.

3. Шигырьдәге бүре образының  бирелеше, әсәрдә аның тоткан ролен күрсәтү.

4.Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

5.Бүреләрдән дә явызрак булган фашистларга нәфрәт тәрбияләү, җиңү өчен барган авыр көрәш турында сөйләү, солдатның үз антына тугры калуын күрсәтү

Дәрес тибы .Рефлексия дәресе.

Җиһазлау.  Сугыш турында иллюстрацияләр, бүреләр рәсеме, аудиоязмалар.

I . Мотивлаштыру. Сәламләшү, хәерле көн теләү.

-Укучылар, табышмак әйтәм, тыңлагыз

Сорыдыр төсе,

Үткендер теше.

Урманда йөри,

Бозаулар эзли.

-Бу нәрсә булыр? (Бүре) Әйе, табышмак дип без нәрсәне атыйбыз әле?

Табышмакның кагыйдәсен әйтәләр.

             -Бүре турында мәкаль, әйтемнәр беләсезме?

-Бүрене аяклары туйдыра. Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый.

-Дөрес, ә мәкаль дип без нәрсәне атыйбыз?

Мәкальнең кагыйдәсен әйтәләр.

II. Актуальләштерү

-Өйдә мин сезгә ике әсәр укып килергә кушкан идем. Кемнәр укыды?

-Әйдә, кыскача эчтәлеген сөйләп үт әле, авторын, әсәрнең исемен атап кит.

- Мин Г.Гыйлмановның “Бүреләр  һәм Себастьян Бах” хикәяен укыдым....

-Рәхмәт. Димәк, малай бүреләрдән курыкканмы? Нигә курыккан?Тагын кем нинди хикәя укып килде?

- Әйдә, кыскача эчтәлеген сөйләп үт әле, авторын, әсәрнең исемен атап кит.

-Мин өйдә М.Мәһдиев әсәрен укыдым. Анда да Рәкәкә кушаматлы атка бүре сикерә.

- Үз өстенә колхозның ат көтүен алган малай бик куркамы?

- Нигә курка?

-Димәк, ике әсәрдә дә бүре белән очрашу, анардан бик курку сурәтләнгән, димәк безнең якларда иң куркыныч ерткыч хайван - бүре икән. Башкаларга да мин бу әсәрләрне укып чыгарга тәкъдим итәм. Ничек уйлыйсыз, без бүген нинди әсәрне өйрәнәбез икән? Кем әйтә?

- М.Җәлилнең “Бүреләр” шигырен укыйбыз.

 III. Яңа материалны аңлату. Проектор кабызыла. Слайдта тема. Сугыш һәм бүре иллюс-ре чыга.

-Әйе. Әйдәгез иң элек бүре тавышын һәм актер Нур Хөсәеневнең бу шигырьне укып китүен аудиоязмадан тыңлыйк  әле.

- Әсәрдә кайсы вакыт турында сүз бара?

- Сугыш вакыты турында.

-Сугыш турында сез нәрсә әйтә аласыз?  Сез аны ничек күз алдына китерәсез?(сугыш турында әңгәмә)

-Яхшы, әйдәгез актерга охшатып, сәнгатьле укырга тырышып, шигырьне үзегез укып чыгыгыз әле.(Башта эчтән, аннары кычкырып, чылбырлап укыту)

-Ә хәзер бергә укып карыйк. Сәнгатьле укырга кирәклеген онытмыйк. (Укуның төрле формаларын куллану).

ФИЗМИНУТКА

IV. Материалны  ныгыту (6-7мин)

  • Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?
  • Сугыш узган җирдә алар нишләп йөриләр?
  • Сугышчы янына килгән бүре нигә иснәнеп кире китә?
  • Яралы егетне нәрсәләр кызгана?
  • Шул урынны табып укып китик .
  • Кешеләр килеп, яралы егеткә  нинди начарлыклар эшлиләр?

V. Материалны   кабатлау һәм ныгыту (6-7мин)

-Бүре образы әсәргә нинди максат белән кертелгән?

-Аның урынына башка хайван була аламы? Мәсәлән, кабан дуңгызы?

-Ә менә ни өчен нәкъ бүре алынган?

Көтелгән җавап:

Бүре - ерткычлык символы, усал, куркыныч хайван, ә фашистлар тагын да еркычрак, вәхширәк. Бүре дә табигатькә файдалы, ул үлгән хайваннарны ашый, урман санитары ролен үти.

VI. Рефлексия (2-3мин)

-Бүреләр сүзенә я хайку, я синквейн төзибез. Хайку төзи беләбез инде. синквейн тәртибен тагын бер кат исегезгә төшерәм:

1нче юлда 1 сүз. Теманы ачыклаучы сүз, исем.  

                                                      (Кем? Нәрсә?)

2нче юлда 2 сүз. Теманы сурәтли торган 2 сыйфат

                                  (Нинди?)

3нче юлда 3 сүз. Темага хас булган 3 фигыль. (Нишли?)

4нче юлда 4 сүз. Темага карата үз мөнәсәбәтеңне белдерүче фраза, җөмлә (афоризм, мәкаль, цитата)

5нче юлда 1 сүз. Темага карата 1 синоним сүз (нәтиҗә, ассоциация).

Шигырьләрен тыңлау. Бәяләү.

Өй эше .1.”Бүреләр” шигыренә рәсем ясарга  һәм өйдәгеләр белән бергә бүреләр турында берәр хикәя  язып карарга, дәрестә әйтелгән әсәрләрне укымаганнарга укырга. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчы сыйныфта әдәбият дәресе Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәре- татар әдәбиятының күренекле ядкәре

Дәрес Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәрен өйрәнүнең йомгаклау дәресенең бер варианты буларак татар теле һәм әдәбияты укытучыларынатәкдим ителә....

7 сыйныфта әдәбият дәресе “Халыкның язмышы Дәрдемәнд иҗатында” темасына

Урок татарской литературы в 7 классе на тему «Судьба народа в творчестве Дардеманда»...

(5 нче сыйныфта әдәбият дәресе)

Г.Тукай. «Шүрәле” поэмасы....

А.Алишның “Ялкаулык –хурлык, тырышлык-зурлык” әсәре.(6нчы сыйныфта әдәбият дәресе)

6нчы сыйныфның татар төркемнәрендә укучылар өчен әдәбияттан ачык дәрес конспект-планы....

Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повесте. 8 нче сыйныфта әдәбият дәресе.

Традицион укыту системасыннан аер­малы буларак, коммуникатив технологияләр нигезендә (федераль дәүләт белем бирү стан­дартларына нигезләнеп ) Аяз Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” әсәре буенча 8 сыйныфта т...

6 сыйныфта әдәбият дәресе "Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем"

6 нчы сыйныфта Габдулла Тукайның "Туган авыл" шигырен өйрәнү дәресе...