Сыйфат турында төшенчә
методическая разработка по теме

Тазиева Рузалия Равгатовна

3 нче татар төркемендә татар теленнән ФГОС буенча дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kurska_dreslr.docx25.02 КБ

Предварительный просмотр:

3 нче татар төркемендә татар теленнән дәрес планы. Укытучы Таҗиева Р.Р.,40 мәктәп.

Тема: Сыйфат турында төшенчә.

Максат.

1.Сыйфат сүз төркеме турында гомуми төшенчә формалаштыру, сыйфатларга сорау куя белергә һәм җөмләдән сыйфатларны таба белергә  өйрәнү.
2.Алган белемнәргә таянып ,үз фикерләрен дәлилли белергә өйрәтү.

3. Укучыда әхлак  сыйфатлары тәрбияләү

Дәрес тибы: уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

Җиһазлау.дәреслек.Ф.Ф.Харисов,Г.Р. Шакирова, РК. Сәгъдиева, Л.К.Хисмәтова. татар теле(рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 сыйныфы өчен дәреслек; татар теле буенча эш дәфтәре.

Дәреснең тибы: яңа материалны үзләштерү.

 Дәрес барышы.

I.Ориентлаштыру-мотивлаштыру этабы.

1.Оештыру.  Сыйныфта уңай-психологик халәт тудыру. Дәресне өйрәнүгә игътибарны юнәлтү.

-Исәнмесез, укучылар!  Хәерле көн!

- Исәнмесез! Хәерле көн!            

-Хәерле көн алсу таңнарга,

-Хәерле көн сайрар кошларга,

 -Хәерле көн якты күлләргә,

-Хәерле көн якын дусларга

-Хәерле көн матур кызларга,  

 -Хәерле көн батыр улларга.

-Рәхмәт, укучылар. Сез бик матур итеп хәерле көн тели беләсез. Балалар, сез тылсымлы сүзләрне кемнәргә, нәрсәләргә теләдегез әле, нинди матур сүзләр кулландыгыз?

-Алсу таңнарга ,сайрар кошларга, якты күлләргә, якын дусларга, матур кызларга, батыр улларга.

-Яхшы.Әйе, чыннан да көнебез хәерле булсын, дәресебез уңышлы булып, яңа белемнәр алып китик. Бүген дәрестә яңа сүз төркеме турында сөйләшербез. Дәрестә сезнең акыллы. матур, эчтәлекле сүзләр куллана белүегез сорала,сез һәр дәрестәгечә,актив булырсыз дип ышанам.

2.Белемнәрне актуальләштерү.

-Укучылар, узган дәреснең  уку мәсьәләсен искә төшерик әле.

- Узган дәресләрдә без исем темасын кабатладык, исемнәрнең сан һәм килеш белән төрләнешен ,килеш сорауларын, килеш кушымчаларын,килешләрнең телебездәге роле турында өйрәндек.

-Исем нәрсәне белдерә?(көтелгән җавап)

- Исем нәрсәләр белән төрләнә? (көтелгән җавап)

- Исем нинди җөмлә кисәге булып килә?(көтелгән җавап)

-Нинди исемнәр була?

-Исем моделен кем тактада ясап күрсәтә?

                                   

          Кем? нәрсә?                                                                  Ялгызлык, уртаклык

        

   Предметны, затны белдерә

                                                Сан                   килеш белән төрләнә

                                -лар,-ләр, -нар,-нәр                                                                                                                                                                                                                                     Нәтиҗә ясау. (Үзбәя)

3.Ярым иҗади һәм иҗади өй эшен тикшерү.

1)145 нче күнегү.Бирем: нокталар урынына урын-вакыт килеше кушымчаларын куеп яз, ия белән хәбәр астына сыз. Үзбәя.(2 биремне дә дөрес үтәгән-“5”,1 биремне генә үтәгән-“4”ле, биремнәрдә хата бар-“3”ле куела)

2)Төрле килештәге исемнәрне кертеп “Минем шәһәрем”темасына инша язарга.Үзбәя(инша темага туры килә, төрле килештәге исемнәр кулланылган,орфографик , стилистик яктан грамоталы икән-“5”ле, инша темага туры килә,ләкин исемнәр төрле килештә кулланылмаган- “4”, орфографик , стилистик хаталар бар, исемнәр төрле килештә түгел- “3” куям.)

Төркемнәрдә эш.(эш алгоритмын искә төшерү)

1 нче төркем- чәчәк, абага сүзләрен килешләр белән төрләндерү; (үзбәя)

2 нче төркем -бирелгән җөмләләрдә исемнәр янында төшеп калган килеш кушымчаларын кую. Урам...  ап-ак кар ява. Кар балалар...  алсу битләре...  куна. Балалар тау... шуалар.Урам ... рәхәт.(үзбәя)

3 нче төркем-авыл, урам, тал, төн, көрәк, апа сүзләрен күплек санга куярга.

Эшләрне тикшерү. Нәтиҗә ясау. Үзбәя.

      Актуальләштерүгә нәтиҗә ясау. Димәк, исемнәр турында нәрсә белдек?(көтелгән җавап) үзбәя.

  • Укучылар ,исемнән башка тагын  сүз төркемнәре бармы әле?(җавап)
  • Әйе, сүз төркемнәре берничә. Без бүген икенче сүз төркемен өйрәнербез. Аңа сорау куя белергә, җөмләдән таба белергә өйрәнербез. Әйтегез әле, сүзләрне нинди билгеләр буенча төркемлибез?
  • Сораулары һәм нәрсәне белдерүләре буенча.

4.Уку мәсьәләсен кую. Аны адымлап чишү.

Төркемдә утырган балаларның берсе тактада язылган шигырьне укый.

1 нче бирем:Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә сораулар куярга.

Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья якты булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк. (Р.Миңнуллин.)

(шигырьнең  авторы,эчтәлеге буенча берничә җөмлә белән фикер алышу )

-Җаваплар тыңлана, һәр төркемнең җавабын чагыштырабыз,дөрес җавапны билгелибез(үзбәя)

Димәк , бу сүзләр нинди?соравына җавап булалар.

-Яхшы. Ә хәзер экрандагы бу җөмләне укып китик:

 Әдәпле кеше һичкайчан тупас сөйләшми, ямьсез сүзләр әйтми.

-Укучылар, Бу гади җөмлә генәме?  Мондый эчтәлекле җөмләләр ничек атала?(әйтем)

-Әйе, сезнең бу әйтемне укыганыгыз бармы?(көтелгән җавап –үткән дәрестә уку китабыннан укыдык)

-Яхшы. Бу әйтем нәрсә турында әле?(көтелгән җавап-кешедәге яхшы сыйфатлар турында)Үзбәя.

-Әйе, Гадел, саф күңелле, тәмле телле,сабыр, игелекле булу кешене бизи торган матур сыйфатлар.

-Шушы әйтемнән  нинди соравына җавап булган сүзләрне табып әйтегез.(җавап.),Бу сүзләр кайсы  сүзләрнең билгеләрен ачыклый?

-Нинди кеше?-әдәпле.

-Нинди сүзләр?-ямьсез

-Димәк, без өйрәнә торган сүз төркеме нинди сорауга җавап бирә икән? Андый сүз төркемен без ничек дип атарбыз?( көтелгән җавап –сыйфат)

-Шулай. Без бүген сыйфат турында өйрәнә башларбыз. Аны җөмләдән ничек табарбыз?(көтелгән җавап)

Сыйфатның моделен ясау.  

                                  Предметның билгесен                        нинди? соравына җавап бирә

                                    белдерә.

5.Гомуми ысулны кулланып, алган белемнәрне практикада  куллана белү өстендә эшләү.Дәреслек белән эш.

-Дәреслектән Фәрит абыйның Руслан белән сыйфат сүз төркеме турындагы сөйләшүен уку.

-укучылар ,бу сөйләшүдә  сыйфат турында без әйтмәгән, белмәгән  нәрсә  калмаганмы? Тагын нәрсә белдек?

-Сыйфатлар кайсы соравына да җавап бирәләр икән.

-Сыйфатлар предметның төрле билгеләрен белдерәләр-төсен, тәмен, формасын, характерын.

(Укучыларны күп белүләрендә мактау.)

-Сыйныфтагы балалар  ял итәләр. Бу җөмләдә сыйныфтагы сүзенә сорау куегыз әле.

(кайсы?)

Физкультминут. Чыгып музыка астында бииләр, Сорау – Бу җөмләдә ничә сыйфат бар? Зур бакчада ак, кызыл, зәңгәр чәчәкләр үсә. Шул санда төркемнәргә басалар.

-Ничә сыйфат предметның тәмен белдерә? Әни зәңгәр  вазага тәмле алмалар, әче лимоннар,ә тәлинкәгә тозлы кыяр куйды.

-Ничә сыйфат төсне белдерә? Яшел, зәңгәр, кызыл, сары буяу карандашлары белән матур рәсем ясап була.

Дәфтәрләргә числоны. Теманы язу

Бирем -тактадагы сүзләрне ачыклаган сыйфатлар язарга.

Алма- (тәмле, кызыл)

Лимон-әче, түгәрәк  

җәй –(җылы)

Кар –(йомшак,каты)

Бүре-(усал)

Туп-(түгәрәк).

-Димәк,предметның нинди билгеләрен таптыгыз?(төсен,формасын, характерын) Үзбәя.

-Дәреслектәге 147 нче күнегүне телдән эшләү.(текстта калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә сораулар куй, алар нәрсәне белдерә?)Һәр укучы берәр җөмлә укый, дөреслеге бергәләп тикшерелә. Нәтиҗә ясау.Үзбәя.

-151 нче күнегүне эшләү(бирелгән сыйфатларны, уртак билгеләре буенча берләштереп, төркемнәргә бүлеп язарга)1 укучы тикшерә Үзбәя.

-148 күнегүне парларда эшләү (телдән) Үзбәя.

6. Рефлексия.

-Укучылар, бу дәрескә нинди уку мәсьәләсе куйган идек?

-Көтелгән җавап.Яңа сүз төркеме сыйфат турында белемнәр  алу.Үзбәя.

-Максатка ничек ирештек?

- Сүзләргә сораулар куйдык, нәрсәне ачыклавын таптык, сыйфатларны җөмләдән таба белергә өйрәндек.

- Сыйфатларны белү кирәкме? Кирәксә,  ни өчен  кирәк?. Бүген без сыйфатны нинди максатларда кулландык?(Көтелгән җавап) .Үзбәя.

Дәрескә гомуми бәя. Укучыларны мактау.

7. Өй эше.

1. Мәҗбүри эш.Кагыйдәне укырга, 152 күнегү.

2.Сыйфатлар кергән 5 җөмлә уйлап язарга.

2. Иҗади эш.Төрле сыйфатлар кулланып,кыш турында кечкенә инша язарга.

.

  

Табышмаклар

Мәкальләр аңлату. Ак алъяпкыч таптым, җир өстенә яптым

Иҗади сүзлек диктанты.

Сүзләргә антонимнар язарга

Кечкенә

  2 баганадагы сүзләрдән сүзтезмәләр төзү

Физкультминут

Чыгып музыка астында бииләр, сорау бирәсен.- Без мәктәпкә барабыз- ничә сүз. Шул санда төркемнәргә басалар

 Кара-каршы басалар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Сан “ сүз төркеме турында төшенчә” дигән темага дәрес эшкәртмәсе. 5 нче сыйныф.

Сан” сүз төркеме турында аңлату; укучыларның сөйләм язма телләрен үстерү; белемнең кирәклеге турында әхлакый тәрбия бирү....

Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә турында төшенчә

8нче сыйныфта берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне өйрәнү өчен мисаллар тәкъдим итәм....

Сингапур методикасын кулланып,шарт фигыль турында төшенчә.

Тема: Сингапур методикасын кулланып,Шарт фигыль турында төшенчә бирү.Дата:19.12.13.Сыйныф: 6бМаксат:1. Укучыларга шарт фигыль һәм аның мәгънәсе турында төшенчә бирү. Шарт фигыльнең мәгънәсе...

Сыйфат турында гомуми төшенчә.

Тема: Сыйфат турында гомуми төшенчә. Дәрес -экскурсия     Максат: Укучыларны  сыйфат  сүз төркеме  белән  таныштыру, белемнәрне системага салу. Укучыларның логи...

Сүзтезмә турында төшенчә.

Әлеге дәрес планы 7 сыйныф өчен төзелде....

Дәрес конспекты "Сыйфат турында төшенчә"

6 нчы сыйныф өчен "Сыйфат турында төшенчә" темасы буеча дәрес конспекты...

6нчы сыйныф татар төркеме өчен "Сыйфат турында төшенчә" темасына технологик карта

6нчы сыйныф татар төркеме өчен "Сыйфат турында төшенчә" темасына  технологик карта...