“Казаным-башкала”
план-конспект урока по теме
5 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен ачык дәрес эшкәртмәсе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kazanym-bashkalam.doc | 63 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: “Казаным-башкала”
(5 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен)
Максат:
- Казан шәһәренең тарихы белән танышу, мәгълүмәт бирү һәм шул турыда фикер алышу.
- Халкыбыз тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту, горурлык хисе тәрбияләү.
- Төрле милләт халыклары белән дус яшәү.
Җиһазлау: Казан шәһәре турында рәсемнәр, журналлар, гәҗитләр, дәреслекләр, магнитофон, проектор.
Дәрес тибы - ныгыту
Дәрес формасы - әңгәмә
- Дәрес барышы.
-Исәнмесез, кадерле укучылар, укытучылар, килгән кунакларыбыз. Барчагызга да хәерле көннәр, исәнлек-саулык, тынычлык, сәламәтлек, күтәренке кәефләр телим.
-Кәефләрегез ничек?
-Авырмыйсызмы?
-Кем кизү?
-Бүген сыйныфта кемнәр юк? Ни сәбәпле?
-Ничәнче число? Һава торышы ничек?
- Актуальләштерү.
-Укучылар, безнең бүген дәресебезнең темасы “Казаным-башкалам”. Дәресебездә Казан шәһәренең тарихы белән танышырбыз. Тарих дәресләрендә, татар теле дәресләрендә Казан шәһәренең тарихы турында алган белемнәребезне ныгытырбыз, аларны истә калдырырбыз. Шул уңайдан безгә әңгәмә алып барышырга тарих укытучысы Гөлнара Талгать кызы Гайфуллина булышыр.
- Ныгыту.
Билгеле булганча, татар халкы үз тарихында аеруча катлаулы юл үткән. Бик ерак тарихка кереп тормастан, бары тик аның шактый соңгы елларына гына күз салыйк. Сүзне тарих укытучысы Гөлнара Талгать кызы Гайфуллинага сүз бирәбез. Рәхим итегез, Гөлнара Талгатовна.
1236 нчы елга кадәр Идел һәм Чулман елгалары буенда Болгар дәүләте яшәп килә. Идел Болгары исеме белән дөньяга танылган бу дәүләт матди тормыш, фән һәм мәдәният үсеше ягыннан нык алга китә. Ләкин 1236 нчы елда аны Алтын Урда дип аталган гаять зур илләр берләшмәсенә кертәләр. XV гасыр урталарына исә бу берләшмә аерым ханлыкларга таркала: Казан ханлыгы, Әстерхан ханлыгы, Себер ханлыгы, Кырым ханлыгы, Касыйм ханлыгы. Болар барысы да татар ханлыклары. Күргәнебезчә, без Алтын Урдага Болгар иле хәлендә кергәнбез, ләкин аннан аерылып чыкканда, Казан ханлыгы исеме белән атала башлаганбыз. Аның башкаласы – Казан шәһәре. Мөстәкыйль яшәгән йөз елдан артык вакыт дәвамында (1445 – 1552) Казан ханлыгы зур уңышларга ирешкән, халкы мул, ирекле, бәхетле яшәгән, мәгърифәтле булган. Татар телендә бик күп әдәби әсәрләр, фәнни хезмәтләр язылган, биредә бай китапханә булган.
-Казан шәһәре, Хан сарае ни рәвешле ныгытылган булган?
Казан шәһәре койма белән әйләндереп алынган, аңа керү – чыгу юллары нык сакланган. Шәһәр үзәгендә, Казансу өстендә калку урында, Хан сарае урнашкан. Әлеге сарай аерым койма белән уратылган. Ул ике рәт имән бүрәнәләрдән ясалган, алар арасына таш һәм балчык тутырылган. Бу ныгытма эчендә Хан сараеннан тыш, таш сарайлар, мәчетләр, мавзолейлар булган. Шәһәрнең халкы утыз меңгә җиткән. Ул вакыт өчен бу шактый зур сан.
Казанның халкы яши торган бистәләрендә йортлар нигездә агачтан эшләнгән. Эреле – ваклы остаханәләр төзелеп киткән. Һөнәрчеләр савыт – саба, бизәнү әйберләре, өс һәм аяк киемнәре һәм башка күп нәрсәләр эшләгәннәр. Биредә берничә базар булган. Казан ханлыгы Көнчыгыш һәм Көнбатыш илләре белән мәдәни, сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырган.
Казан ханлыгы халкы төзелеш, архитектура өлкәләрендә дә зур уңышларга ирешкән. Йортларны, башка корылмаларны да матур һәм мәһабәт итеп төзергә тырышкан. Сәүдә пулатлары, кәрвансарайлар, мунчалар да күп булган.
Күрше рус дәүләте Казанга еш – еш һөҗүм оештырып тора. Шуңа күрә шәһәрне саклау чараларын күререгә кирәк була. Менә ни өчен Кремльне калын диварлар, хәрби манаралар белән ныгытуга игътибар ителә.
Хан сарае Кремльнең төньяк өлешендә урнашкан. Анда керү өчен кирпечтән салынган биек манара капкасыннан үтәргә кирәк була.
-Мәскәү дәүләте Казан ханлыгын кайчан сугышып ала? Татар халкына басып алучылар нинди мөнәсәбәт күрсәтәләр?
1552 нче елның 2 нче октябрендә рус патшасы шушы тыныч кына яшәп яткан ханлыкны, йөз меңле гаскәр белән килеп, явызларча басып ала. Шәһәрнең күп биналары яндырыла, меңнәрчә-меңнәрчә татарлар вәхшиләрчә үтерелә. Казан шәһәре, бигрәк тә аның Кремль туфрагы, ата– бабаларыбызның изге каны белән сугарыла. Халык рус басып алучыларына каршы көрәштә каһарманлык күрсәткән күрсәткән Япанчы, Кол Шәриф кебек асыл ирләрен онытмый.
Руслар Кремль диварларын гына түгел, бистәләрнең саклану корылмаларын да җимерәләр, манараларны шартлаталар.
( Тарих укытучысы сөйли)
Дүрт елдан соң үзләре үк Кремльне төзекләндерү эшләрен башлап җибәрергә мәҗбүр булалар. 1556 нчы елда Кремльдә булган биналарны исәпкә алу кенәгәсеннән күренгәнчә, бу вакытта анда Хан сарае, Ширин кенәзләренең сарае, Хан мәчете, Нургали мәчете, җимерелгән мавзолейлар була. Руслар, мәчетләрне җимереп, христиан дине храмы салалар. Сөембикә манарасы янындагы Нургали мәчетен дә сарай чиркәвенә әверелдерәләр. Төзелеш өчен таш кулланалар. Кремль диварлары 4–5 метр киңлектә, биеклеге урыны – урыны белән 8–12 метрга җитә. Кайбер урыннары имән бүрәнәләр кулланып эшләнә. XVIII гасыр башында (1730) агачтан ясалган урыннар таш белән алыштырыла. Казан Кремле патша армиясенең терәк пункты булып әверелә. 1774 нче елда Е.Пугачев явы анда кереп качкан патша гаскәрләрен штурмлап карый. Пугачев гаскәрендәге татар халкының батыр улы Бәхтияр Канкаев җитәкчелегендәге татар берләшмәләре уңышка ирешә алмыйлар.
-Кремльнең төп бинасы турында нәрсә беләсез?
Кремльнең төп биналарыннан берсе – Спас манарасы. Ул шулай ук ак таштан эшләнгән, дүртпочмаклы, ике яруслы. Әлеге манара XVI гасырда салынган. Биеклеге 46,6 метр. XVIII гасырның беренче яртысында анда суга торган сәгать куела. 1780 нче елда сәгать тагын алыштырыла, ул инде сукмый торган була. 1963 нче елдан бирле анда телләренә алтын йөгертелгән, суга торган электр сәгате эшли.
-Сөембикә манарасын кемнәр, кайчан салган дип уйланыла? Кем ул Сөембикә? Шул турыда сөйләп узарбыз?
Әлбәттә, Кремльдәге иң мәһабәт бина – Сөембикә манарасы.
Сөембикә үзе кем булган соң? Ул тумышы белән Нугай ханы Йосыф кызы. XVI йөзнең утызынчы елларыннда Казан ханлыгы белән идарә итүче Җангали исемле ханга Сөембикәне кияүгә бирәләр. Мәскәү дәүләте алдында яхшы булып күренергә теләгәне өчен монда Җангалине яратып бетермиләр. Шуңа күрә 1536 нчы елда аны үтерәләр. Сөембикә Сафагәрәй ханга кияүгә чыга. 1547 нче елда аның улы туа. Аңа Үтәмешгәрәй дип исем кушалар. Балага ике яшь тулганда, кинәт әтисе үлеп китә. Шушы сабый хан дип игълан ителә. Үтәмешгәрәй үсеп җиткәнче, әнисе Сөембикә ханлык белән идарә итәргә тиеш була.
1553 нче елның 5 нче гыйнварында Үтәмешгәрәй чукындырыла, аңа Александр дигән исем бирәләр. Сөембикәне исә Касыйм ханы Шаһигалигә кияүгә бирәләр. Сөембикәнең шуннан соңгы язмышы турында анык кына мәгълүматлар юк.
Җиде катлы бу бина әллә кайлардан ук күренеп тора. Ислам дине өйрәтүләре буенча, күк җиде каттан тора. Алла тәхете җиденче күктә. Җәннәт тә шунда диеп аңлатыла мөселман динендә. Аның биеклеге 58 метр. Ул, нигезе тигез булмау сәбәпле, 1 метр 89 сантиметрга көнчыгышка авышкан. Әле 1960 нчы елда авышлык 1 метр 69 сантиметр иде. XX гасырның соңгы елларында, авышуны туктату өчен, нигезне ныгыту эшләре алып барылды.
Манараның эченнән, тар һәм текә баскычларга баса–баса, өске катларга күтәрелергә мөмкин. Тәрәзәләрдән гаҗәеп матур күренеш ачыла. Идел буйлап килүче көймәләр әллә кайлардан ук күренә. Ослан таулары, шәһәрне уратып алган урман–сулар, Кабан күле, Казан шәһәре уч төбендәгедәй синең алда җәйрәп ята.
-Укучылар, сезгә бик зур рәхмәт. Бик матур итеп сөйләдегез. Без сезнең белән Казан Кремле, Сөембикә манарасын һәм аларның архитектурасын искә төшереп уздык. Казан ул бик борынгы, бик бай шәһәр. Аның истәлекле урыннары Казан Кремле, Сөембикә манарасы белән генә чикләнми, алар бик күп.
Билгеле булганча, Казан ханлыгы тарихы турында язма чыганаклар безнең чорга хәтле бөтенләй диярлек килеп җитмәгән. Күбесе Казанны алган вакытта янган, кайберләрен Иван Грозный ялчылары Мәскәүгә алып китеп юк иткәннәр. Әмма тарих эзсез югалмый. Бик күп тарихи вакыйгалар халык күңелендә уелып калган, буыннан-буынга, телдән-телгә күчеп килгән риваять һәм легендаларга салынган. Әйе, мондый риваятьләр, легендалар бихисап. Нәрсә дигән сүз соң ул риваять? Аңлатмалы сүзлектән риваять сүзен карыйк әле.
Риваять – борынгыларда буыннан – буынга сөйләнеп ( күчеп) килгән хикәя, тарих.
Легенда – тарихи вакыйгалар яки аерым шәхесләр турында борынгыдан калган шигъри риваять яисә фантастик хикәя.
Нинди риваятьләр һәм легендалар беләсез? Сөйләп карагыз әле.
- Казан кайда корылган?
Элек-электән Болгар дәүләтенә төрле яулар һөҗүм итеп торганнар. Зур көрәшләр, сугышлар булган. Бу сугышларның күбесендә болгарлар җиңеп чыкканнар. Әмма көннәрдән бер көнне бик зур яу килеп, Болгар шәһәрен яндырган. Исән калган кешеләр Идел буйлап бик югары менәләр дә, сөйләшәләр: “Әйдә, суга йомычка салабыз. Йомычка кайда әйләнә, бөтерелә, шунда утырабыз,”- диләр. Йомычка хәзерге Казан тирәсендә бөтерелә, һәм шунда кала корып, яши башлыйлар.
- Казан кайнаган урын.
Бер заманны хан кала корырга булган. “Кайда кала корыйк?” - дип кешеләре белән киңәшкән.
Берсе әйткән:
-Арбага казан куйыйк, казанга су салыйк, астына ут ягыйк, атларны чаптырып куыйк. Казан кайда кайнап чыкса, шунда кала корырбыз, - дигән.
Шулай иткәннәр. Казан хәзерге Казан шәһәре урынында кайнап чыккан. Шуннан кала корганнар, ди.
- Шәһәр нигә Казан дип аталган?
Казан бикләреннән берәүнең бер хезмәтчесе булган, Ул су алыр өчен бакыр казан белән елгага килгән. Елганың кырые текә ярлы, су алыр өчен уңайсыз икән. Ул, шундый уңайсыз җирдән су алам дип азапланганда, кулындагы бакыр казанын су төбенә төшереп җибәргән.
Менә шуннан соң бу елга Казан дип аталган икән. Казан елгасы буена корылган шәһәр дә, шур ук исем белән - Казан дип аталган.
- Сихерче кыз.
Иске Казан бик текә тауда урнашкан булган, шуңа күрә Казанка елгасына төшү бик авыр икән. Ниндидер патша заманында бер кыз, Казанкадан су алып менгәндә, арып, тауның уртасында туктаган да шәһәргә начар урын сайлаган өчен патшага ачу белдергән. Шушы вакытта гади кеше киеменнән йөрергә чыккан патша бу гүзәлнең зарын ишеткән дә, чыннан да шәһәрнең урыны, бигрәк тә суга йөрү өчен, җайсыз икәнен әйткән.
- Син күрсәткән урын чыннан да шәп, - дигән патша, - әмма анда куркыныч еланнар оялаган.
- Алар, әфәндем, шәһәр төзүгә комачаулый алмый. Мин сихри көчкә ия. Әгәр әмер бирсәң, аларны кырып бетерә алам. Ә син урманны кисәргә һәм корырга куш.
Патша кызның киңәшен тыңлаган һәм ана еланнарны бетерергә кушкан. Кыз хәзерге Казан урынына барып, берничә урынга чокыр казыткан, салам, чыбык-чабык әзерләткән. Бөтенесе әзер булгач, ул берничә сихерле сүз әйткән. Еланнар ояларыннан чыгып, аңа таба шуыша башлаганнар. Кыз аларның бөтенесен өяргә һәм чокырларга салырга кушкан да, саламны яндырып җибәргән. Шулай итеп, барлык еланнар кырылып беткән. Тик берсе, унике башлы очар елан, котычкыч тавыш чыгарып, һавага күтәрелгән. Әмма ул да көйдергән булганга, Казаннан унике чакрым бер авыл янына егылып төшкән.
- Иван Грозный ничек Казанга сугыш ачкан?
Казан патшалыгы һәр эштә Мәскәү князенә комачаулык итеп килә икән. Иван Грозный: “Ничек итеп кенә бу Казанны җимереп ташларга инде, нинди сәбәп табарга,”-дип баш вата икән. Бу хакта хезмәтчеләре белән дә киңәшкән. Шунда бер якыны әйткән: “Җибәр мине, князь, Казанга, скандал оештырып кайтам, ә син сугыш ачарсың,”- дигән. Бу кеше Казанга барган да, хан янына кереп, үзенә Казанда тире җәярлек кенә җир сораган. Казан ханы рөхсәт язуы биргән моңа. Мәскәү кешесе базарга барып, андагы бөтен тиреләрне алып, тегеп, бик зур җәймә ясаган да, Казанның иң үзәк, иң матур урынына шул тирене җәеп утырган. Бик күп мәйдан биләп утыра, ди, бу шулай. Казан кешеләре ачуланып, аптырап: “Нишләп монда утырасың, кит моннан!” - диләр икән, ә бу кеше рөхсәт язуын гына күрсәтә, ди. Шуннан киткән скандал, киткән тавыш.
Талашны басарга, үз кешесен якларга зур гаскәр белән Иван Грозный килеп җиткән. Җай чыгуга сөенеп, руслар бөтен Казанны җимерттергән, ди.
- Бик матур риваятьләр һәм легендалар сөйләдегез. Балалар, Рамиль сөйләгән риваятьне күз алдына китереп карыйк әле. Бу риваятьтә Иван Грозныйның якын кешесе - бер хезмәтчесе: “Җибәр мине, князь, Казанга, скандал оештырып кайтам, ә син сугыш ачарсың,” - ди.
- Ул дөрес юлдамы?
-Скандал сүзе нәрсәне аңлата?
-Кычкырышу ул әйбәт эшме?
-Мондый алымнар (кычкырышу) белән тормышта эш итәргә мөмкинме?
- Бу риваятьтә рус һәм татар халыклары турында сүз бара. Безнең Татарстан Республикасында төрле милләт кешеләре яши. Алар ничек яшиләр?
- Бу халыклар бердәм яшәп нинди матур шәһәрләр, мәдәният-сәнгать үзәкләре, бик күп төрле югары уку йортлары төзеделәр.
-Хәзерге Казан нинди матур?! Аңа карап сокланасың, горурланасың. Дус булып яшәп кенә шундый уңышларга ирешергә мөмкин. Балалар өй эше итеп “Мин Казанның киләчәген ничек күз алдына китерәм?” дигән темага сочинение язып килерсез.
–Дуслык турында нинди мәкальләр беләсез?
(Әйтеп, мәгънәсен аңлатып бирергә)
- Кош- канаты белән, кеше дуслыгы белән көчле.
- Бердәмлектә көч.
- Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.
- Күмәк күтәрсә - күлне күчерер.
-Балалар, тактага карагыз әле. Тактада мәкальләрнең бер өлеше язылган, калган өлешен язып бетерергә кирәк. ( Бер укучы тактада эшли, калганнары дәфтәрләрдә эшлиләр)
а) Туган җирдәй җир булмас, туган илдәй ил булмас.
б) Илдә яшисең икән – илеңә хезмәт ит.
Казан турында шигырь сөйләү.
–Укучылар, әйдәгез әле, хәзерге Казан буйлап сәяхәт итәбез.
Кроссворд чишү.
- Йомгаклау.
-Укучылар, без сезнең белән дәресебездә Казан шәһәренең тарихы белән танышуны дәвам иттек. Без Татарстан Республикасының башкаласы- Казан шәһәре белән горурланабыз, аны яратабыз. Һәрвакытта да без анда еш булырга тырышабыз. Яшәсен Казан, яшәсен дуслык, яшик без!
Бүген дәрестә катнашкан укучыларның барысына да билгеләр куям, Бик зур рәхмәт сезгә. (Билгеләр әйтелә).
-Кунаклар, игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт. Исәнлектә күрешик, хәерле юллар сезгә!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Мәңге яшә ,мәңге чәчәк ат, бай тарихлы Казан-башкала!"
Реферат на тему"Казань"...