"Мәңге яшә ,мәңге чәчәк ат, бай тарихлы Казан-башкала!"
материал (9 класс) по теме

Реферат на тему"Казань"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon keshe_uzenen_kilep_chygyshyn.doc63.5 КБ

Предварительный просмотр:

                           Яр Чаллы шәһәре

        9 нчы урта  гомуми  белем бирү мәктәбе

      Мәңге яшә , мәңге чәчәк ат ,

Бай тарихлы Казан – башкала !

Башкарды: 9  в  сыйныф

укучысы Прудникова

Александра Виктор кызы  

Җитәкче: Габдрахманова

Наилә Нәсим кызы

                         2014 нче ел

Максат.

 Казан ,аның тарихи истәлекле урыннары турындагы белемнәрне тирәнәйтү.

 

                   Э ч т ә л е к

1. Кереш өлеш.                                                    3-   бит

2.Төп өлеш                                                            5- бит

        - Казан тарихына күзәтү

       -Кремль

       -Кол Шәриф мәчете

      - Бөек ханнар

     - Сөембикә манарасы

3.Йомгаклау                                                        10- бит

4.Кулланылган әдәбият                                   11-бит

1.

       Кеше үзенең килеп чыгышын ,тарихын белергә,киләчәк буынга түкми-чәчми тапшырырга тиеш(үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк).Ә тарихның беренче кануны – бернинди ялган сөйләмәскә ;аннары –бернинди  хакыйкатьне дә яшереп калдырмаска ;аннары ,язганда ,яклау яисә дошманлык турында һичнинди шик туарга тиеш түгел .

      Татарстан элек-электән үк төрле цивилизацияләр ,мәдәниятләр аралашкан урын булган , биредә борынгыдан ук , бер-берсен рухи баетып , төрле халыклар вәкилләре яшәгән һәм хәзер дә яши.

     Татарстан халыкларының уртак хезмәте белән булдырылган бар нәрсә ,алар арасындагы даими яхшы мөнәсәбәт , милләтара татулык традицияләре- безнең бик кыйммәтле уртак хәзинәбез ул.

   Тарих җилләре исәләр дә исәләр. Көннәр арты айлар , еллар ,гасырлар үтә .Тарих юллары бормалы.Халкыбыз тарихы гыйбрәтле.Элек-электән үк үз дәүләте ,үз иманы , рухи мәдәнияте булган борынгы бабаларыбыз –безнең горурлыгыбыз.

    Бүгенге дәүләтебезнең борынгы исеме – Болгар дәүләте .Ул мең еллар элек ,Идел һәм Чулман елгалары буенда барлыкка килә .12-13 нче гасырларда үсә , ә 1236 нчы елда җимерелә.

Казан Болгар тарафыннан 10-11 нче гасырларда салынган.Казан ханлыгының башкаласына әйләнгәнче , аның 450 еллык тарихы булган .Ул 14 нче гасырның уртасына Идел буе шәһәрләре арасында иң эреләреннән саналган .

   Шәһәр 2 өлештән торган .Казансу елгасы буенда биек урында ныгытма (крепость) урнашкан ,шунда ук   хан йорты булган .Ныгытмадан соң сату ,сәүдә итү урыннары ,шулай ук бистәләр (слобода) тезелеп киткән.

   Казан крепостен бер яктан- үтеп чыкмаслык Болак елгасы ,икенче яктан – Казансу елгасы ,өченче яктан сазлыклар һәм күлләр уратып алган . Хәтта Явыз Иван Кремль стеналарының ныклыгына шаккаткан .Юан имән бүрәнәләрдән ясалган диварларның калынлыгы 6 метр булган.

   Башкалабызның “ Казан” дип аталуы турында да төрле фикерләр йөри:

-“Казан “дип аталган елга буенда урнашканлыктан ;

-казанга охшаган түбә өстендә утырганлыктан ;

-Казанны башлап салдыручының исеме Казан хан булганлыктан ;

-Бату ханның шул тирәдә җәйләү урыны булып ,бервакыт Казан елгасына ялгыш аш казаннарын төшергәннәр ,имеш.Соңыннан бу урынны халыкта “Казан урыны “ ,”Казан төшкән урын “ дип йөртә башлаганнар.

   Без бай тарихлы шәһәребез белән горурланабыз.

   2.

 Ә  хәзер аның үткәненә күз салыйк әле . Тарих безгә ниләр сөйләр икән.?

                Үткәнемне таба алырмынмы

Хәрабәләр буйлап эзләсәм?!

Саркып чыга кабер ташларыннан

Ерак бабамнарның моңнары.

Һәрбер ташка уеп язылган күк ,

Халыкларның түккән моң-зары.

     9-10 нчы гасырлар арасында Көнчыгыш Европада шул заманның иң зур дәүләтләренең берсе- Идел Болгары төзелә. Аның тарихында Урта Идел буе һәм Кама буе халыкларының ,бигрәк тә татар халкының бик зур тарихы гәүдәләнә.

      Идел Болгары – чын мәгънәсендә хәзерге татарларның ата-бабалары яшәгән беренче дәүләт .

   Безнең якларга болгарлар беренче мәртәбә 7 нче йөзнең ахырында -8 нче йөзнең  башында килеп чыгалар.

  Урта Иделдә иң беренче болгарлар башта традицион ярымкүчмә тормыш белән  яши .

  10-11 нче гасырлар чигендә Казансу янында хәрби кальга һәм сәүдә  торулыгы –киләчәктә республикабыз башкаласы буласы Казан калкып чыккан.

  Казан ханлыгы башкаласына әверелгәнче , шәһәрнең инде берничә еллык тарихы булган . 16 нчы гасыр уртасында Казан  Идел буендагы иң эре шәһәрләр исәбенә кергән.

 

 Шәһәр ике өлештән торган.Казансу елгасы тамагында кальга (Кремль) урнашкан ,аның төньяк яртысын хан сарае алып торган.                                                                                                                                                                                                                                                                                         Хан сараен әле 12 нче гасырда ук ак таштан ясалган дивар камап торган. Сарайдан көнбатышка таба матур манарасы белән Нурали мәчете һәм аның янәшәсендә биек Сөембикә манарасы  калкып торган . Төрбәләр дә шунда ук булган , аларның  икесе инде археологлар тарафыннан өйрәнелгән . Аларда Мәхмүд хан һәм Мөхәммәд Әмин хан күмелгән . Хан сарае артында ,көнчыгышка таба бакырдан төрле эшләнмәләр коючы һөнәрче остаханәсе һәм ашлык саклау амбарлары табылган .

    Казан крепостенда, хан сараеннан читтәрәк , берничә мәчет булган. Алар арасында ак таштан салынган күп манаралы  Кол Шәриф мәчете һәм мәдрәсәсе үзенең матурлыгы һәм зурлыгы белән аерылып торган.

       Шәһәрнең төп мәчете  танылган акыл иясе , шагыйрь, сәед (хөкемдар)Кол Шәриф исемен йөртә .Ул мөселман руханиларының башлыгы ,Казанның өлкән сәеде була.Казан ханы исеменнән илче сыйфатында Мәскәүгә йөри , сөйләшүләр алып бара. Кол  Шәрифне татар халкы “әмир “(җитәкче, юлбашчы ) дип йөртә.Аны пәйгамбәрләр нәселеннән чыккан изге кеше  дип

уйлаганнар. Тарихи чыганаклар буенча  аның 1551 елның октябрендә өлкән сәед булганлыгы билгеле. Бу вакытта  Кол Шәриф күренекле  дәүләт эшлеклесе була. Ул чыгышы белән  Кырым сәедләр нәселеннән , югары белемле , әдәбият , астрономия , тарих өлкәсендә гыйлемле кеше була. Мәрҗани ,риваятьләргә нигезләнеп , аның турында болай дип язып калдырган :”Казанга һөҗүм вакытында ул , үзенең яраннарын вә иярченнәрен янына җыеп , мәдрәсәгә кереп ,аның түбәсе өстендә каты сугыш кылып , мәдрәсә түбәсеннән чәнчеп төшерелеп , шәһид булды “.

     Шәһәрдә һәм аның тирә- юнендә берничә дистә мең кеше яшәгән . Казанда тормыш дәрәҗәсе шактый югары булган .Ә бу аңа һәм мул тормышлы шәһәр  дигән дан китергән. Тау өстендәге мәһабәт крепость , хан сараеның зиннәтле биналары , полихромлы чынаяк плитәләр белән капланган мәчетләр һәм аларның югарыга омтылган биек манаралары шәһәргә үзенә бер төрле көнчыгыш төсе биреп торган . Чит ил кешеләре Казанны  юкка гына ул “искиткеч шәһәр “ , “Көнчыгышның башкаласы “ димәгәннәрдер , күрәсең.

     Казан илнең рухи , мәдәни тормышының үзәгендә торган.

   Дини мәктәпләрдә шәкертләр ,дини белем белән беррәттән , дөньяви белем дә алганнар , фән нигезләрен өйрәнгәннәр.

  Татар (болгар-татар ) әдәбияты , аеруча шигърият , үсешен дәвам иткән. Мөхәммәдьяр , Мөхәммәд Әмин , Кол Шәриф шигъриятнең иң күренекле вәкилләре булганнар.

   Әлбәттә , Казан ханлыгы халкы арасында “Идегәй “ дастаны киң таралган булган.

Риваятьләр сөйли , риваятьләр...

Казан  ханлыгының  ханнарын .

Мөхәммәд хан булган беренчесе ,

Мәхмүд хан һәм Хәлил хан соңрак.

Ибраһим хан белән Илһам (Гали )

Мөхәммәд Әмин килгәнме соңлап ?

Габдел Латыйф , Сәхиб Гәрәй ханнар,

Сафа Гәрәй белән Җан Гали .

Унынчы хан булып тәхетеңнән

Урын алган юньсез Шаһ Гали .

Зур өметең булып киләчәккә

Сөембикәң килгән тәхеткә.

Кансыз бәндәләргә азык булдың ,

Ирешә алмадың, Казан , бәхеткә.

Язмыш җиле бәлкем кире искән ,

Җиңә алмаган яхшы яманны .

Ханбикәңне дошман әсир иткән ,

Ятим итеп шанлы Казанны.

    Сөембикә исеме “кешеләргә шатлык китерүче “ дигән мәгънәне аңлата.Сөембикә акыллыгы , белеме , матурлыгы белән бик күпләрне шаккаттыра.

       Явыз Иван да Сөембикәнең матурлыгын күреп таң кала. Ул ,үзенә кияүгә чыгарга ризалык сорап , Сөембикә янына илчеләр җибәрә. Ханбикә бу тәкъдимне кире кага .Мәскәү патшасы Казан ханлыгына каршы сугыш ача. Шуннан соң Сөембикә ризалыгын белдерә һәм туй бүләге итеп җиде көн эчендә манара төзүне сорый . Төзелеш башлана . Җиденче көнне манара төзелеп бетә. Сөембикә , халкы белән саубуллашу өчен , манараның өске катына менәргә рөхсәт сорый. Казан шәһәрен күреп ,ул үз ватанына хыянәт итә алмаячагын аңлый  һәм аска ташлана.Менә шуннан соң инде бу манараны Сөембикә исеме белән атый башлаганнар.

     Еллар үтә ,гасырлар үтә...Казан каласы күпме сугыш күрә,күпме сынаулар үтә...Казан ханлыгы Казан губернасына әйләнә.

    1920 елда Татарстан  Республикасы(ТАССР) төзелә.Республика үзенең шушы статусын 1990 елның августына кадәр саклый. Казан –республикабызның башкаласына әверелә . Ә 1990 нчы елның 30 нчы августында Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турындагы Декларациягә кул куела һәм дәүләтебез мөстәкыйльлеккә ия була.

             

 

3.

Казан... Зур Иделгә коючы Казансу елгасы буенда урнашкан бу шәһәр җимерелүләр кичергән , янган һәм яңадан торгызылган. Шәһәр урамнарының тигез булмавы да аның рельефының үзенә генә хас үзенчәлеген күрсәтә .

   Борынгы Кремль ... Ул Казансу елгасының сулъяк ярындагы биек калкулыкта ерактан ук балкып тора.

    Халкыбызның горурлыгы булган Казан Кремле болытларга ашып , нур бөркеп торган Сөембикә манарасы белән бергә , башкалабызның йөзен билгеләүче гүзәл тарихи символга әйләнде .

    Казанның бай тарихы ,үткәне бөек шагыйрьләребезне  иҗатка дәртләндерә ,рухи көч бирә. “ И Казан ! Дәртле Казан! Моңлы Казан ! Нурлы Казан ! “...Г.Тукайның бу шигъри юллары  үз эченә күпме мәгънә сыйдырган .

   Без  тарихны үзебез язабыз бит . Бай тарихлы ,киң мәдәниятле милләт буласы бик килә . Тик аның өчен газиз бабаларыбыз истәлекләренә , алар  калдырган тарихи  ядкәрләргә  дә кадер-хөрмәт белән карау , алар  үткән юлны  энәсеннән җебенә кадәр барлап яши белү дә кирәк шул ул.

              К у л л а н ы л г а н   ә д ә б и я т

 

1.Татарстан тарихы:Төп мәктәп өчен уку әсбабы. Казан :ТаРИХ ,2001 .-544 бит.

2.”Мәгариф “  журналы .июнь-2005 нче ел.59 нчы бит; апрель-2003 нче ел .72 нче бит .

3.Имамов В.Ш.Безнең төбәк тарихы . Чалыш көзге. Тарихи һәм  публицистик язмалар җыентыгы . Чаллы ,552 бит. 2008 ел.

                                                           

   

    Казан тарихы һәм аның истәлекле урыннары турындагы белемнәрне тирәнәйтү.

   Эзләнү-тикшерү,фикер йөртү сәләтен үстерү.

   

Бурычлар . Үз дәүләтеңнең тарихына кызыксындыру уяту. Тарихи чыганаклар белән эшләү, фәнни эзләнү ,басма әдәбияттан куллана белергә өйрәтү.

 

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Чал тарихлы мәктәпкә -100 ел!

Мәктәп – белем учагы... Балаларга белем һәм тәрбия бирүче шушы җылы учакның Актанышыбызда мәгърифәт нуры  таратуы гасырлар белән исәпләнә.Районда гына түгел, республикада танылган, бай тарихы бул...

“Казаным-башкала”

5 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен ачык дәрес эшкәртмәсе...

Чал тарихлы авылым

Яна Маты керэшен авылы тарихы, кешелэре...

"Бай тарихлы туган ягыбыз"

Качкын авылы тарихы...

Бай тарихлы Болгар шәһәре.

Соңгы елларда татар халкының һәм аның борынгы бабаларының, республикада яшәүче башка халыкларның тарихи –мәдәни мирасын торгызу һәм саклау мәсьәләләре милли үсешнең мөһим факторы итеп карала. Мә...