Сыйныфтан тыш чараларның сценарийлары
методическая разработка по теме
Предварительный просмотр:
ТУГАН ТЕЛЕМ – ТАТАР ТЕЛЕ
( әдәби- музыкаль кичә)
1 нче укучы. Без- татарлар, туган телебез татар теле.
Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә камилләшкән, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган- сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле! Бүгенге кичәбезне сиңа багышлыйбыз.
2 нче укучы. Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән?!
И минем җандай кадерлем,
И җылы, тере телем.
Кайгылар теле түгел син,
Шатлыгым теле бүген.
3 нче укучы. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе- анасы өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый.
Җыр”Туган тел”
4 нче укучы. Әйе, мәшһүр шагыйребез Г.Тукай үзенең туган теленә булган ихтирамын әнә шулай матур итеп әйтеп биргән
Бөек әдип Тукай телне ярата белеп яраткан. Телне ул матур сүзләр җыелмасы итеп кенә карамаган, аны иң элек аралашу, аңлашу, тәрбия коралы итеп тә караган. Шуңа күрә дә телне халыкча итеп, “туган тел”, “матур тел”, “әткәм-әнкәмнең теле” дип атаган.
Без –татарлар!(шигырь)
5 нче укучы. Без- татарлар!
Татар исемен без
Горур йөртә торган бер халык.
Без- татарлар!
Шулай диеп белә
Безне бөтен дөнья илләре.
Без- татарлар.
Батыр халык дигән
Зур даныбыз әле сүнмәде.
Без- татарлар!
Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе бер бәхет
Без- татарлар!
Яшибез без җирдә
Бар халыклар белән гөрләшеп.
Җыр”Кояшлы ил”
6 нчы укучы. Дөньяда иң-иң матур ил-
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел-
Ул минем туган телем.
“Балам”,- диеп туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
“Әнкәем”,- дип әниемә
Мин туган телдә дәшәм.
7 нче укучы. Туган телемдә сөйләшеп
Яшим мин туган илдә.
“Туган ил” дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.
8 нче укучы. Мин сөйлим анам телендә
Яшим атам җирендә.
Бу бәхет миңа бирелгән
Туган йорт бишегендә.
Тәүге кабат аяк басып
Сукмактан киттем йөреп.
Әйттем анам теле белән:
-Мин җирдә кеше!- дип.
9 нчы укучы. Туган тел- иң татлы тел,
Туган тел- иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма-
Туган телне онытма!
Халкым бер тумыш көндә дә
Тукаен онытмады.
Без-“Туган телд”дән туганнар
Без- Тукай оныклары.
Җыр”Мин яратам сине, Татарстан!
10 нчы укучы. Татар дигән исемнең тарихы да бик борынгы. Төрле чор галимнәре аны төрлечә аңлатканнар. Кайберәүләр аны “тар-тар” сүзеннән алынган дип уйлыйлар
11 нче укучы. Бу фикер безнең халыкка туры килә, чөнки ул сүз бөтен авырлыкны тартыр дигәнне аңлата.
12 нче укучы. Туган җирем- Идел буе,
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сценарийлар
Класстан тыш чаралар өчен материал...
Сыйныфтан тыш чара. Нәүрүз - түрдән уз. Сыйныфтан тыш чара.
Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән ...
“Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында милли тәрбия бирүдә дәрестән тыш чараларның әһәмияте”
Үзем укыта торган сыйныфлар арасында рус төркемнәрендәге рус телле укучылар да бар. Татар балалары белән беррәттән, нәкъ менә шул балаларга да дәресләрдән тыш тәрбия эшләре алып бару —төп белем ...
Габдулла Тукайның 130 еллыгына, туган көненә багышланган декада көннәрендә үткәреләчәк чараларның эш планы.
Габдулла Тукайның 130 еллыгына ,туган көненә багышланган декада көннәрендә үткәреләчәк чараларның эш планы....
21 нче февраль - халыкара туган телләр көненә үткәреләчәк чараларның планы.
21нче февраль-халыкара туган телләр көненә үткәреләчәк чараларның планы....
“Туган телне укытуда hәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш чараларның роле”
Без мәгълүматлар чолганышында яшибез һәм яңа мәгълүмати технологияләрдән башка аларны үзләштерә дә, җәмгыять үсеше өчен файдалана да алмаячакбыз. Шуңа күрә, иң беренче чиратта, без шуны үзебез аңларга...
2021-2023 нче елларда үткәреләсе чараларның концепциясе
рәхим итегез...