"Син Тукайны беләсеңме?" (интерактив - мультфильмлы заманча дәрес)
план-конспект урока (5 класс) по теме
Класс: 5
Дәрес: әдәбият
Тема: Тамчы - шоу "Син Тукайны беләсеңме?".
Дәреснең максатлары:
1. Г. Тукай һәм “Бала” сайты турында белемнәрен ачыклау, тулыландыру.
2. Сәнгатьле уку, сөйләү күнекмәләрен үстерү.
3. Г. Тукай әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү. Үзара дуслык, татулык мөнәсәбәтләре булдыру.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
dres_konspekty.docx | 33.55 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы “Түбән Сон урта гомуми белем мәктәбе” Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Тема: Тамчы – шоу “Син Тукайны беләсеңме?”
( Интерактив – мультфильмлы заманча дәрес)
(5 нче сыйныфта әдәбият дәресе)
Эшләде: Нәҗмиева Энҗе Миннехан кызы,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Дәрес темасы: Тамчы – шоу “Син Тукайны беләсеңме?”
( Интерактив – мультфильмлы заманча дәрес)
Дәрес төре: Белемнәрне гомумиләштерү һәм тикшерү дәресе.
Дәреснең максатлары:
- Г. Тукай һәм “Бала” сайты турында белемнәрен ачыклау, тулыландыру.
- Сәнгатьле уку, сөйләү күнекмәләрен үстерү.
- Г. Тукай әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү. Үзара дуслык, татулык мөнәсәбәтләре булдыру.
Җиһазлау: Г. Тукай портреты, әдипләрнең Г. Тукай турында әйткән сүзләре, Г. Тукай әсәрләренә укучыларның ясаган рәсемнәре, китап күргәзмәсе, сораулар язылган карточкалар, компьютер, проектор, Г.Тукай шигырьләренә, әкиятләренә, татар халык әкиятләренә мультфильмнар, интерактив такта, “Бала һәм мультфильм” сайты.
Дәрес барышы.
- Оештыру өлеше.
Хәерле көн, укучылар. Барыбыз өчен дә бүгенге көн хәерле булсын, шатлык-куанычлар гына алып килсен. Күңелебездә иман нуры балкысын. Шундый яхшы теләкләр белән дәресебезне башлыйбыз. Бүгенге дәресебез “Тамчы-шоу” бәйгесе тәртибендә барачак .
Бәйге ике өлештән тора: беренчесе татар халкының йөзек кашы булган сөекле шагыйребез Г. Тукайга, икенчесе шәхси кабинетларыгызда урнаштырылган “Бала” сайтына багышлана.
- Белемнәрне актуальләштерү.
Ә хәзер Г. Тукай турында презентация карап китик, тормышы һәм иҗаты турында искә төшерик. (1 слайд)
Һәр халыкның үзенең яраткан шагыйре була. Борынгы Грециядә - Гомер, Англиядә – Шекспир, Германиядә – Гёте, Россиядә – Пушкин. Татар халкы өчен аның күңеленә якты юл салучы шагыйрь Тукай булган.
Кар сулары шаулап, гөрләвекләр булып аккан чакта, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган вакытта безнең яраткан шагыйребез – Г. Тукай туган. Кечкенәдән үк ул моңлы булып, шигырьләр, әкиятләр, халкыбызның җырларын тыңлап үскән. Үсә төшкәч, үзе дә шигырьләр, әкият, поэмалар язган. Аның әсәрләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне сакларга өнди.(2 слайд)
Әтисе – Мөхәммәтгариф, әнисе – Мәмдүдә исемле була. (3 слайд)
Г. Тукайның балачагы бик авыр була. Сабыйга биш ай тулганда әтисе үлеп китә. Ике елдан соң әнисе Мәмдүдә Сасна авылы мулласына кияүгә чыга. Ләкин озак та үтми, Габдулла әнисез дә кала – 1890 елның гыйнварында егерме биш яшендә әнисе үлеп китә. Дөм ятим калган бала авылдан авылга, гаиләдән гаиләгә, кулдан кулга күчеп йөри.
(4 слайд)
Башта Габдулла бабасының зур гаиләсе белән Өчиле авылында яши. 1891 елда, ачлыкка түзалмыйча, малайны Казанга озатып, Печән базарында «саталар»:аны асрамага Яңа бистә һөнәрчеләре гаиләсе ала. Мөхәммәтвәли белән Газизә малайны бик кадерләп тәрбиялиләр. Ләкин авырып китүләре сәбәпле, баланы ике елдан соң тагын бабасы өенә Өчилегә кайтаралар. (5 слайд)
Өчиледән Габдулланы Кырлай кешесе Сәгъди абый алып китә. Аның алдагы тормышында, язучы булып китүендә Кырлайның роле зур була.
Габдулла тугыз яшенә хәтле авылда яши. Авыл малайлары белән су буенда, балыкта. Печәнеҗитсә — ул да печәндә. (6 слайд)
1895 елда Габдулла Җаекка, Уральск шәһәренә, әтисе ягыннан туган Газизә апасы һәм аның ире Галиәсгар җизнәсе янына күчеп килә. Уральск шәhәрендәге “Мотыйгыя” мәдрәсәсендә укуын дәвамитә. (7 слайд)
Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам
Әкрен- әкрен генә югарыга үрләп барам…дип яза үзе Г.Тукай .
Ул рус классында укып, рус әдәбияты белән таныша hәм Пушкин, Лермонтов, Толстой әсәрләре белән рухланып, зур иҗатка аяк баса.(8 слайд)
Габдулла Тукай әсәрләрен күп псевдонимнар астында бастырган: Шүрәле, Тукаев. Аларның берсе - Апуш. Сез беләсезме, ни өчен Тукай үзенә шундый исем сайлаган?
Апуш–бу псевдоним икеисемнәнясалган. Александр исеменнән «а» хәрефен, ә Пушкинның фамилиясеннән беренче иҗекне алган. Шулай итеп Г.Тукай «Апуш» исемен сайлаган.(9 слайд)
Балалар өчен Тукай беренчеләрдән булып яза башлый. Аның һәр шигыре, әкияте, мәсәле безне тәрбияли, яхшы эшләр генә эшләргә өнди, әсәрләре аша акыллы киңәшләрен бирә. (10 слайд)
Һәркемгә таныш «Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белән Сарык», «Кызыклы шәкерт» әсәрләрен сез яратып укыйсыз, өйрәнәсез, сәхнәдә уйныйсыз.(11 слайд)
Тукай безнең күңелләрдә, йөрәкләрдә яши, ул безнең арада. Сезнең алдыгызда аның исемен мәңгеләштерү максатыннан төзелгән музейлар.(12 слайд)
Габдулла Тукай истәлегенә күп әдәби һәм мәдәни чаралар үтә, оешмалар аның исемен йөртә. Шулар арасында:1. Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе. 2.Казан шәһәренең Габдулла Тукай мәйданы. 3. Тукай исмендәге теплоход. (13 слайд)
Габдулла Тукай һәйкәлләре. (14 слайд)
III . Укучыларның белемнәрен гомумиләштерү һәм тикшерү максатында “Тамчы – шоу” бәйгесе.
Ә хәзер бәйгебезне башлыйк. Сезнең алдыгызда “Сандугач” һәм “Карлыгач” командалары көч сынаша.
Хәзер дуслар көч сынашыйк,
Кыюлар алга чыксын.
Һәр укучы “Тамчы-шоу”да
Зирәклеген, тапкырлыгын,
Булганлыгын күрсәтсен.
Әйдәгез, танышып алыйк. Командалар бер-берсен сәламләсен әле. “Сандугач” командасы “Карлыгач” командасын сәламли:
Тукай бабай шигырьләрен
Өйрәнәбез дәрестә.
Тырышлык һәм зирәклек
Юлдаш булсын һәр эштә.
“Карлыгач” командасы “Сандугач” командасын сәламли:
Кирәк икән – җырлыйбыз,
Кирәк икән – сөйлибез.
Тукай бабай шигырьләрен
Бик яратып укыйбыз.
I тур.“Син – миңа, мин – сиңа” дип атала. Һәр команда каршы як командага Г. Тукай турында бишәр сорау әзерләп килде. Хәзер шуларга җавап бирергә тиеш буласыз.
- Г. Тукай кайчан туа? (1886 ел, 26 апрель)
- Әтисе үлгәндә аңа ничә ай була? (5 ай)
- “Кадалмас әле килмешәк!” дигән сүзләрне Тукайга кем тарафыннан ишетергә туры килгән? (Шәрифә карчык)
- Кырлайда Тукай кем гаиләсендә яши? (Сәгьди абый)
- Г. Тукайның әнисенең исеме ничек? (Мәмдүдә)
- Г. Тукай кайсы авылда туа? (Кушлавыч)
- Г. Тукайның әтисенең исеме ничек? (Мөхәммәтгариф)
- Г. Тукай кайсы авылны “Иң беренче күзем ачылган урын” дип атый? (Кырлай)
- Кечкенә чагында аны ничек атыйлар? (Апуш)
- “Үги әбинең алты күгәрчене эчендә мин бер чәүкә идем” дигән юллар Тукай кайдагы тормышы турында сөйли? (Өчиле)
II тур. “Шигырьне таны!” Бирелгән шигырьнең исемен язып бетерергә.
“Гали белән ____________”. “Шаян ____________”. “Туган __________”. “Пар ______”.
“Кәҗә белән ________ “. “Кызыклы _____________”. “Фатыйма белән __________”.
“Су _________”. “Бәйрәм _____________”.“Эшкә _________”.
III тур. “Шигъри тәлгәшләр”.
-Укучылар сезгә өй эшенә Г. Тукай шигырьләрен өйрәнергә биргән идем. Тыңлап китик әле.
Укучылар Г. Тукай шигырьләрен сөйлиләр һәм сәхнәләштерәләр.
IV тур. “Серле сандык”
Ишек шакыйлар. Укытучы ишек артыннан сандык күтәреп керә. Аны Кәҗә белән Сарык калдырып киткән. Сандык эчендәге предметларга карап шигырьне яки әкиятне белергә.
Балта - “Шүрәле”, капчык, бүре башы - “Кәҗә белән сарык”, алма – “Эш беткәч уйнарга ярый”, алтын тарак – “Су анасы”.
V тур.“Бездән табышмак – сездән җавап”.(15 слайд)
Һәр командага икешәр табышмак бирелә.
- Су буендачәчентарап
Еш кына ул утыра.
Әкиятнең бу героен
Я, әйтегез, кем белә?
- Нәкъ кеше кебек үзе,
Бар маңгаенда мөгезе.
«Былтыр кысты»,-дип кычкыра,
Туганнарын чакыра.
- Туннарга киендерә,
Җылыта, сөендерә.
Тоягы булла ярык,
Исеме аның ….. .
- Сакалы бар, акылы юк дип,
Халык бит дөрес әйтми.
Бүрене бит бүрене
Акылсыз җиңә алмый.
VI тур. “Бу юллар кайсы әсәрдән?”(19 слайд)
- И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан” Нурлы Казан! (Пар ат)
- Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр...(Шүрәле)
- И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә эш. (Эшкә өндәү)
- Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр.
Барчасы юк сүз аларның булганы юктыр гомер. (Сабыйга)
VII тур. Блиц турнир. (Капитаннар ярышы).
“Сандугач” командасы капитанына сораулар:
- “Шүрәле” әкиятендәге Егет кайсы авылда яши? (Кырлай)
- “Шүрәле” әкиятендәге йорт кошларының кайсысы яхшы җырлый белә? (тавыклар)
- Су анасының тарагы нинди төстә? (алтын)
- Юл өстендә Кәҗә белән Сарык нәрсә табалар? (бүре башы)
- Кәҗә капчыкта ничә бүре башы бар дип әйтә? (12)
“Карлыгач” командасы капитанына сораулар:
- Малайны куганда Су анасы нәрсәләрдән курка (этләрдән)
- Тукайның шигырендә Бала кайсы бөҗәк белән сөйләшә? (күбәләк)
- “Кызыклы Шәкерт” шигырендә эт баласының исеме ничек? (Акбай)
- Тукай шигырендәге Гали кайсы йорт хайваны белән дус? (кәҗә)
- “Пар ат” шигырендә шагыйрь нинди ат җиктерә? (пар)
VIII тур. Интеллектуаль бәйге. Ә хәзер бәйгебезнең икенче өлешенә күчәбез. Сезнең һәрберегезнең шәхси кабинетларыгыз бар. Анда “Бала” сайты урнаштырылган, мультфильм да карарга мөмкин, китапханәсенә керсәгез, кирәкле дә, кызыклы да мәгълүматлар ала аласыз. Сез моны барыгыз бик яхшы беләсез. Шулай микән, әйдәгез, белемнәрегезне тикшереп алыйк әле.
Мин сезгә мультфильмнарның өзеген күрсәтәм, сез аларның исемнәрен әйтергә тиеш буласыз.
IX тур. Бала китапханәсе буенча тест.
“Сандугач” командасына Каюм Насыйриның “Комсыз эт” мәсәле буенча тест сораулары:
Эт суда нәрсә күрә?
- Кармак
- Песи
- Шәүлә
- балык
Эт нигә суга сикерә?
- Икенче эт артыннан
- Кызу булганга
- Балыклар белән качышлы
- Сөякне эзләп
Эт нәрсәне төшерә?
- Тешен
- Тубын
- Кармакны
- Сөякне
Эт сезгә ошадымы?
- Әйе
- Юк
- Ул комсыз
- Эт бик әйбәт
Комсызлык яхшы сыйфатмы?
- Бик әйбәт сыйфат
- Юк
- Миңа ошый
- Минем дә комсыз буласым килә
“Карлыгач” командасына “Төлке белән каз” татар халык әкияте буенча тест сораулары:
Әкият ни турында?
- Төлке белән каз
- Аю
- Алмагач
Каз ник боегып кала?
- Күршесен югалтканга
- Ашарга ризыгы булмаганга
- Төлке аны ашарга тели
Каз төлкедән нәрсәгә рөхсәт сорый?
- Су коенырга
- Биеп калырга
- Ашап калырга
Казның биюе төлкегә ошыймы?
- Әйе
- Белмим
- Юк
Казның хәйләсе нидә була?
- Бии-бии очып та китә
- Төлкене капкынга эләктерә
- Оясына кереп кача
IV. Йомгаклау.
Безнең бәйгебез тәмам. Нәтиҗәләр чыгару өчен сүзне жюри әгъзаларына бирәбез.
V. Укучыларның белемнәрен бәяләү. Бүләкләр тапшыру.
VI. Өйгә эш бирү.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү
Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...
татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү
Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...
Әдәби әсәргә заманча анализ
әсәрне заманча анализлау...
"Татар телен чит тел буларак өйрәтүдә заманча технологияләр" (Инновационные технологии при изучении татарского языка и литературы).
Татарстан Республикасында ике дәүләт теле - татар һәм рус телләре. Хәзерге көндә рус балаларына татар теле өйрәтү өчен мәктәп программалары һәм дәреслекләре бастырылды; методик кул...
Татар телен укытуда заманча технологияләр
татар телен укытуда заманча технологияләрдән файдалану...
Әдәби әсәргә заманча анализ, мастер – класс
“Сәнгать төре булган әдәби әсәр укучы тарафыннан төрлечә кабул ителү, аңлау-шәрехләнү мөмкинлегенә ия. Шуңа күрә дә әдәби әсәрне анализлауның төгәл схемасын булдыру бик авыр. Бигрәк тә мәктәптә, әдәби...
ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ЗАМАНЧА ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ
Бүгенге көндә балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Шуңа күрә укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларның игътибарын җәлеп итү максатыннан мөгаллим дә әлеге мәгълүмати те...