Татар теленнән яңа формада дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү
материал для подготовки к егэ (гиа) по теме
Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятны нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгълүм: бу фәннәрне тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы.
Бүгенге көндә белем бирү системасы алдында җәмгыятьтә яңа карашлы, үзгәчә фикер йөртә алырдай кешеләр тәрбияләү, менталитетны үзгәртү - заман таләбе булып кала.Бүгенге укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү.
Дәүләт йомгаклау аттестациясе.Бердәм дәүләт имтиханы. Бу мәсьәлә укытучыларга да, ата-аналарга,укучыларга да билгеле инде. Без, укытучылар, балаларны имтиханга әзерләргә тиешбез.Мин бу эш этаплап барырга тиеш дип уйлыйм.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
doklad_na_temu_gia.doc | 95 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы
Татар теленнән яңа формада дәүләт йомгаклау аттестациясенә |
әзерләнү
Әбсәләм төп гомуми белем
бирү мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Шамсуллина Гөлнара Шат кызы
2013 ел
Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятны нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгълүм: бу фәннәрне тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы.
Бүгенге көндә белем бирү системасы алдында җәмгыятьтә яңа карашлы, үзгәчә фикер йөртә алырдай кешеләр тәрбияләү, менталитетны үзгәртү - заман таләбе булып кала.Бүгенге укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү.
Дәүләт йомгаклау аттестациясе.Бердәм дәүләт имтиханы. Бу мәсьәлә укытучыларга да, ата-аналарга,укучыларга да билгеле инде. Без, укытучылар, балаларны имтиханга әзерләргә тиешбез.Мин бу эш этаплап барырга тиеш дип уйлыйм.
Мин “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә төрле технологияләр кулланып, белем сыйфаты белән идарә итү” дигән тема өстендә эшләдем.
Бүген җәмгыятьтә барган үзгәрешләр тормышыбызның барлык өлкәләрендә дә яңа технологияләр куллануны таләп итә. Бүгенге мәктәп заман белән бергә атларга тиеш. Димәк, заман укытучысы- үз эшендә төрле информацион технологияләр кулланучы, югары белемгә ия профессиональ педагог.
Минем төп максатым - уйлый белергә сәләтле, һәр эшкә җаваплы караучы, куйган максатына ирешүче, алган белемен тиешле дәрәҗәдә куллана белүче шәхес тәрбияләү.
Укучыларның белем сыйфаты түбәндәгеләрдән тора: белемнең тулы, тирән, системалы, эзлекле, оператив, төгәл, ачык, гомумиләштерелгән, киңәйтелгән, аңлы һәм ныклы үзләштерелүе.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләре үз эченә бик күп төрле мәсьәләләрне ала. Бу дәресләр аша без укучыларга тиешле һәм ныклы белем үзләштерергә; әхлак, дини, эстетик һәм башка бик күп төрле тәрбия бирергә; яңа чыккан әдәби әсәрләр яки вакытлы матбугат битләрендәге язмалар белән таныштырып барырга; төрле профессия кешеләре турында мәгълүмат бирергә; җирле- милли регион компонентлар аша туган ягыбызга, аның күренекле кешеләренә карата мәхәббәт тәрбияләргә һәм укучыларны тормышка әзерләргә тиеш булабыз.
Хәзерге заман таләбе - баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү. Белгәнебезчә, укыту өлкәсендә сәләтле балаларны табу һәм аларның эшчәнлеген үстерү - хәзерге көндә төп бурычларның берсе булып тора. Без баланың сәләтен никадәр тизрәк күреп алабыз, үстерәбез, уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алабыз.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле укучылар белән эшләү бу фәннәр өлкәсендә укучыларның белемнәрен киңәйтә, сәләтле укучыларның мөстәкыйль рәвештә үз белемнәрен һәм үзүсешләрен арттыруга этәргеч ясый, алга таба шул юнәлештә үсеп китәргә ярдәм итә. Сәләтле балалар белән эшләү ысуллары күп төрле. Шуларның берсе - проект эшләре. Без укучылар белән бу эш өстендә моннан өч элек эшли башладык. Иң беренче эшебез булып "Халык авыз иҗаты” дигән темага зур күләмле эш ,”Туган ягым " һәм башка темаларга проект эшләре башкарылды.
Билгеле булганча, әдәбият укытучысының бурычы программада каралган әсәрләрне аңлап үзләштерүдән, аның идея-эчтәлеген аңлатудан, язучының осталыгын бала аңына үткәрүдән, укучыда эчке матурлыкка омтылу кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләүдән, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирә белергә, үзлегеңнән белем алуга өйрәтүдән гыйбарәт.
- программа материалын бик яхшы үзләштерү;
- бәйләнешле сөйләм үстерү;
- фикерләү сәләтен үстерү;
- анализ үрнәкләрен белү;
- өстәмә чыганаклардан файдалану;
- татар халкының үткәне, бүгенгесе турындагы материалларны өйрәнү, гореф - гадәтләре белән кызыксыну, хөрмәт итү, вакытлы матбугат белән танышып бару, радио, телевидениедән татарча тапшыруларны даими карау;
- "Якты юл”, "Мәгърифәт” газеталары, "Мәгариф”, балалар өчен чыгарыла торган газета- журналларда бирелгән бәйге конкурсларда катнашу;
- милли бәйрәмнәребезне өйрәнү;
- татар халкының күңел бизәкләре – милли сәнгать үрнәкләре белән таныштыру тора.
Мәгариф өлкәсендәге җитди үзгәрешләр, укыту программаларын сайлап алу мөмкинлеге, фәннәрне тирәнтен өйрәнү балаларның табигый сәләтен үстерүгә, чын мәгънәсендә талантлы шәхесләр тәрбияләүгә юл ачты. Билгеле, укучы фәннәрнең барысын да бертигез дәрәҗәдә үзләштерә алмый. Ләкин төрле фәннәр арасыннан берсе аеруча кызыксынып, яратып өйрәнелә. Балаларның нәрсәгә сәләтле булуларын, кызыксынуын игътибарсыз калдырырга ярамый. Сәләтне үстерү өчен тиешле шартлар булдыру әһәмиятле. Чөнки сәләт бары тик дөрес оештырылган эшчәнлектә генә үсә.
(Слайд 2) Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри: "Табигый сәләтлелек ул очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри көч булып хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчән булу тора,” – дигән. Чыннан да билгеле бер эш белән җитди һәм эзлекле шөгыльләнгән баланың сәләте тиз ачыла, кызыксынучанлыгы арта.
Класстан тыш чаралар оештырганда сәләтле укучыларның фикерләрен, кызыксынучанлыкларын исәпкә алып яңа төр эш формалары булдыру.
Ел дәвамында дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда сәләтле укучылар белән индивидуаль эшләүне оештыру, БДИга әзерләнү.
Укучыларның мәсьәләләр чишү алымнарына контроль ясау.
Югары уку йортларына керергә әзерләнү өчен программалар һәм сораулар белән танышу, мәсьәләләр чишү.
Укучылар өчен конкурслар, бәйге-ярышлар, фәнни-гамәли конференцияләр, олимпиадалар оештырыла. Укучыларның ни дәрәҗәдә белемле булуын, иң сәләтлеләрен ачыклау максатыннан төрле фәннәрдән олимпиадалар уздыру матур традициягә әверелде. Олимпиадага әзерләнү һәм анда катнашу белем алуда зур әһәмияткә ия. Чөнки олимпиадалар укучыларның танып белү активлыгын камилләштерергә һәм үстерергә, фәнни-популяр һәм башка төр өстәмә әдәбият белән җентекләп эшли белергә ярдәм итә. Бәйге-ярышларда катнашу тырышлык, максатка омтылучанлык, мөстәкыйль фикер йөртә белү кебек мөһим шәхси сыйфатлар тәрбияләргә дә булыша.
Балалар белән эшләгәндә, яңа мәгълүмати технологияләрдән файдаланып, аерым эш планы булдырырга, балаларга иҗади биремнәр әзерләргә һәм мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр системасын булдырырга кирәк. Укытучы үзе дә, балалар да иҗади эзләнергә тиеш. Шул максаттан чыгып мин дәресләрдә 7 нче сыйныфтан башлап иҗади биремнәргә, мөстәкыйль эшләргә зур игътибар бирәм. Көндәлек дәрес планнарын компьютерда җыеп, сәләтле балалар өчен аерым биремнәр, мәсьәләләрне туплап, тамгалап барам. Дәрестә үтелгән материал буенча, барлык укучыларга да сәләтенә карап, "7-9 сыйныфлар өчен физикадан мәсьәләләр җыентыгы”ннан төрле катлаулылыктагы күнегүләр, лаборатор эшләр вакытында өстәмә биремнәр бирәм. Әкеренләп укучылар катлаулырак эзләнү эшләренә тартылалар. Иншалар, докладлар, кроссвордларны укучылар бик теләп язалар, иҗат итәләр. Физика атналыкларында теләп катнашалар. Укучылар белән эшләү өчен, әлбәттә, гамәлдәге дәреслекләр генә җитми, бик күп өстәмә материал, электрон дәреслекләр таләп ителә. Укытучыга фәнни-популяр журналлардагы язмалар белән даими танышып барырга кирәк. Шулай ук интернетта зур ярдәм итә. Сәләтле балалар белән эшләгәндә кулланыла торган әдәбиятнең кыскача исемлеген тәкъдим итәм, үзем эш тәҗрибәмдә күбрәк шуларга таянам.
Татар телен укыту серләре белән таныштыру. Файдалы ресурслар туплау (автор эшләре): дәрес планнары, рефератлар, докладлар, фәнни эшләр, мәкаләләр, хикәяләр, укучылар эшләре, эш программалары, электив курслар программалары, сценарийлар һәм башка файдалы укыту-методик материаллар.
Бердәм дәүләт имтиханы. Бу мәсьәлә менә берничә ел инде укытучыларга да, ата-аналарга да һәм билгеле инде, укучыларның үзләренә дә тынгы бирми. Шуңа да карамастан без, укытучылар, балаларны имтиханга әзерләргә тиешбез. Мин бу эш этаплап барырга тиеш дип уйлыйм.
I этап урта сыйныфларда башлана. 5 нче сыйныфтан алып укучыларны тест төшенчәсе белән таныштыра башларга кирәк. Моны уен формасыннан башлау дөресрәктер. Мәсәлән “Йолдызлы сәгать”, “Кемнең миллионер буласы килә?”, “Тамчы-шоу” уеннарында укучылар бик теләп катнаша. Алар анда сорауга җавапны сайлап алырга өйрәнә. Соңрак тестны укучыларның программа таләп иткән минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшерү ысулы буларак кулланырга кирәк. Соңгы елларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану өчен тестлар җыентыклары һәм дисклар чыгарылды. Шулай ук “Маi тест» программасы ярдәмендә үзем тестлар төзи башладым. Бу очракта сыйныфның белем дәрәҗәсен күз алдында тотам. Эш барышында ачык һәм ябык тестлар кулланам. Ачык тестларда җавап бирелми, укучы үзенең белем һәм күнекмәләренә таянып җавап яза. Ябык тест берничә вариант җавапны үз эченә ала.
Тест эшләргә өйрәтүнең беренче принцибы -“алга, алга, алга” – укучы белмәгән яки кыенсынган биремне калдырып торырга, соңрак кире әйләнеп кайтырга өйрәнергә тиеш. Икенче принцип – игътибарлылыкны арттыру. Моның өчен күбрәк хәтер диктантлары яздырырга тырышам.
Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек тест эшләргә өйрәнү генә түгел бит әле. Икенче этапта татар теле кагыйдәләрен үзләштерүгә зур игътибар бирергә кирәк. Бу очракта терәк схемалар ярдәмгә килә. Терәк схемалар куллану исә укучыга сөйләм предметын сайлаганда туа торган кыенлыкны киметә, чөнки схемада җавап өчен төп мәгънәви терәкләр күрсәтелеп бирелә. Терәк схемаларны әдәбият һәм татар теле дәресләрендә дә кулланам. Мәсәлән үзләштерү өчен кыенрак булган “Сан” темасына тукталып китәм. Бу темага да шулай ук терәк схема төзелә. Сан, барыбызга да мәгълүм, үзенчәлекле сүз төркеме: аны сүз белән дә, гарәп һәм рим цифрлары белән дә биреп була. Рим цифрларының дөрес язылышы кыенлык тудыра. Күп очракта, бигрәк тә вакытлы матбугатта, телевизор экраннарында да саннарны куллануда хаталар күзәтелә. Шуны искә алып, санның дөрес язылышына аеруча зур игътибар бирергә тырышам.
Имтиханга әзерләнүнең III этабы укыту планына үзгәреш кертү белән бәйле. Бу – электив курслар. Монда укучылар ике төркемгә бүленә, шулай итеп индивидуаль якын килеп эшләү мөмкинлеге туа. Электив курсларда мин күбрәк С вариантын эшләүгә басым ясыйм. Төп максат – укучыларны үз фикерен дөрес һәм матур итеп, телдән һәм язмача белдерергә өйрәтү. Төп эш – инша язарга өйрәтү. Мәсәлән, “Кайсы һөнәр яхшырак?” дигән электив курсны 9нчы сыйныф укучылары белән уздырам. Әлеге курсның төп максаты: балаларның нәрсәгә сәләтле, һәвәс булуын искә алып, тиешле һөнәр сайлау, киләчәктә эчке халәтенә туры килә торган эшчәнлек белән шөгыльләнү өчен юнәләш бирү, тормышта үз урыннарын сайлауга комплекслы әзерлек.
Эшне башкару өчен күрсәтмә
Татар теленнән имтихан эшен башкаруга 3 сәгать (180 минут) вакыт бирелә. Имтихан эше 3 өлештән тора.
Беренче өлеш 31 биремне үз эченә ала (А1 – А31). Һәр биремгә китерелгән 4 варианттагы җавапның сез берсен, ягъни дөресен сайлап алырга тиеш.
Икенче өлеш 8 биремне үз эченә ала (В1 – В8) hәм текст буенча башкарыла. Бу биремнәргә җавапны сез мөстәкыйль рәвештә формалаштырырга тиешсез.
Өченче өлештә сезгә бер бирем (С1) тәкъдим ителә: сез тәкъдим ителгән текст буенча зур булмаган язма эш (инша) язарга тиешсез.
Биремнәрне тәкъдим ителгән тәртиптә үтәргә киңәш итәбез. Биремнәрне үтәү барышында сезнең өчен кыенлык тудырганнары килеп чыккан очракта, әлеге биремне калдырып торып, алдагыларына күчәргә мөмкин. Сез бу биремнәргә, вакытыгыз калган очракта, кабат әйләнеп кайта аласыз.
Дөрес җаваплар, катлаулылыкларыннан чыгып, 1 яки югарырак баллар белән бәяләнәләр. Инша югары 20 балл белән бәяләнә. Әлеге балларны бергә кушканнан соң, сезгә гомуми балл чыгарыла. Шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес жаваплар бирергә һәм күбрәк баллар җыярга тырышыгыз.
Бүгенге укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү.
Бүгенге балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Мәктәп баласы булган өйдә компьютер булмыйча калмый. Әгәр дә элек мәктәп баласы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала. Шуңа да хәзерге педагоглар үсмерләрне үз фәне белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен төрле хәйләләр уйлап табарга — шул ук мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тиеш. Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Дәреслек нинди генә булмасын, зурмы ул, әллә кечкенәме, рәсемлеме, рәсемсезме, авторы кем, теге, я булмаса бу галимме, барыбер көткән нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Баланың берсе укытучы әйткән сүзне шул мизгелдә үк “эләктереп” алса, икенчесенә берничә тапкыр кабатларга кирәк, ә өченчесе исә, күнегүләр эшләү, проблемалы ситуацияләрне чишеп кенә теманы аңлауга ирешә. Шуның өчен дәрес темасын аңлатканда төрле алымнар кулланырга кирәк. Мин дә дәресне төрлечә оештырырга, аны балалар күңелендә эз калдырырлык, кызыксыну уятырлык үткәрергә тырышам. Педагогик эшчәнлегемдә традицион белем бирү юлы белән беррәттән заманча белем бирү методларын кулланып эш итәм. Дәрестә киң куллана торган эш формалары булып: төркемнәрдә эш, парлап эшләтү, индивидуаль, уен, проект яклау, семинарлар үткәрү тора. Шулай ук төрле методлар кулланып эш алып барам. Бу эзләнү методы, иҗади проект яклау, проблемалы, чагыштыру һәм нәтиҗә ясау методлары. Гомумән, дәрес нинди генә формада үткәрелмәсен, ул фәнгә кызыксыну, белемгә омтылыш уятырга һәм укучыларны тирән белемле кеше,иҗади, актив шәхес итеп тәрбияләүгә булышырга тиеш дип уйлыйм. Педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын үзләштерүнең иң уңышлы вариантын кулланып эшләү
Шәхсән үзем, урта сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, уен - дәрес, практикум - дәресләрне ,проект яклау дәресләрен отышлы дип тапсам, югары сыйныф укучылары өчен дәрес- дискуссия, конференция, семинарлар, шулай ук проект яклау югары нәтиҗәгә ирешүнең бер юлы дип саныйм. Укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм һәм язма телләрен баету максатыннан , балаларга индивидуаль якын килеп, төрле авырлыктагы биремнәр әзерлим. Мин моны нинди максаттан чыгып эшлим соң? Бер үк сыйныфта белем дәрәҗәләре төрле булган балалар утыра: көчлесе дә, уртача сәләтлесе дә, йомшак үзләштерүчесе дә.Бу балалар белән ничек эшләргә, аларга ничек ныклы белем бирергә?
Сыйныфтагы укучыларны шартлы рәвештә өч төркемгә бүләм: югары, уртача, түбән әзерлекле укучылар.Моны, әлбәттә, укучылар белергә тиеш түгел.Ул бүленеш укытучының үзе өчен генә.Шул мәгълүматлар нигезендә түбән әзерлекле укучыларны уртачалар дәрәҗәсенә, уртачаларны исә яхшы әзерлеклеләр югарылыгына күтәрүне бурыч итеп куям. Иң элек ,әлбәттә, түбән дәрәҗәдәге дип саналган укучыларның активлыгын күтәрергә. Үзләренә бирелгән биремнәрне ахыргача кадәр үтәп чыгуларына ирешергә тырышам. Бу исә аларда үз көчләренә ышаныч тудыра. Дәреснең актуальләштерү өлешен аларга сорау бирү белән башлыйм, ягъни бу укучыларга җиңелрәк сораулар, гадиерәк эшләр бирәм, аннан уртача әзерлекле балалардан мисаллар, дәлилләр таптырам, ә көчле укучылар нәтиҗә, йомгак ясый,тулыландыра. Шулай эшләү дәрестә һәр укучының катнашуына китерә.
Һәр дәрес яңа күнекмәләр һәм эш алымнары формалаштырудан гыйбарәт. Яңа теманы өйрәнгәндә көчле укучыларга, ә ныгыту һәм кабатлау өлешендә йомшаграк укучыларга игътибар итәргә кирәк.
Татар теле дәреслекләрендә төрле күнегүләр бирелгән.Аларны урынлы сайлап алып эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була.Мәсәлән, 8 нче сыйныфта, җөмлә кисәкләре темасында, мондый биремле күнегүләр бар. Ия белән хәбәрне табып, хәбәрләрнең төрен билгеләргә кушылган. Бу эшне көчле укучылар бик тиз эшли, ә йомшаграк укучыга бу биремне үтәү өчен күбрәк вакыт кирәк, шуңа күрә күнегүдәге 1- 3 җөмләне генә эшләргә тәкъдим ителә.
Шулай ук текст өстендә эшләгәндә дә моны истә тотарга кирәк. Мөстәкыйль үти алмаучы укучыларга сүзлекләр яки аерым сүзләрнең тәрҗемәләре язылган карточкалар бирелергә тиеш.
Тел дәресләрендә мөстәкыйль эшләргә дә киң урын бирелә. Әлеге алымны гадидән катлаулыга, җиңелдән авырга бирү принцибын күздә тотып оештырганда гына тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.Әйтик, карточкалар белән эш. Аларны мин өч дәрәҗәдә төзим ( А- йомшак укучыга, Б –уртача укучыга, С- көчле укучыга). Укучыларга эш төрләрен сайлап алу мөмкинлеге дә тудырам. Укучы үз көчен сынап карый.
Укучыларның белемнәрен тест сорауларына җавап бирү юлы белән дә тикшерү отышлы. Тестлардан зуррак темаларны тәмамлаганнан соң файдалану уңай нәтиҗә бирә.Тестлар ярдәмендә кыска гына вакыт эчендә күпчелек укучыларның, аерым очракларда бөтен сыйныфның белемнәрен тикшерергә мөмкин. Тестлар-биремнәрнең үтәлүен яки үтәлмәвен билгеләү белән бергә танып белү эшчәнлегендәге уңай якларны һәм җитешсезлекләрне, укучыларның индивидуаль үзенчәлекләрен, килеп чыккан кыенлыкларның сәбәпләрен ачыклауга да ярдәм итә.
Тестлар шулай ук 3 дәрәҗәдә төзелә.” Җиңелдән - авырга” принцибы саклана. Тест җаваплары берничә вариантта бирелә. Дөрес җавпны билгеләгәндә, укучы бер генә вариантын сайлап алырга тиеш.
Тестларның башка төр күнегүләрдән өстенлеге аларны башкаруның һәм тикшерүнең тизлегендә генә түгел, аларны әле башка традицион язма эшләрдә дә, компьютер программаларында да кулланып була. Бик күп фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханнарының (ЕГЭ) нәкъ менә тест формасында башкарылуын да исәпкә алып бу эш төрен еш кулланам. Беренчедән, бу алым БДИ имтиханнарына әзерлек булса,икенчедән интернетта чыккан конкурсларда катнашу өчен дә файдалы. Татар телендә дә"Без-Тукай оныклары", " Зирәк тиен" дигән конкурслар игълан ителде.Бала компьютер артына утыргач, аны конкурс итеп түгел, уен итеп кабул итә. Ә нәтижәдә, үзенә күп файдалы мәгълүмат ала. Бу конкурсларда укучыларым теләп катнашалар.Тест балаларның белемнәрен һәм күнекмәләрен ачыклауга гына түгел, ә алар ирешкән биеклекне дә билгеләргә ярдәм итә.Укучының дәрескә нинди әзерлек белән килүен һәм нәрсә үзләштереп китүен, ничә баланың һәм кемнәрнең белемнәр сыйфатының нинди дәрәҗәгә күтәрелүен дә билгели алабыз. Дәрестә һәр укучыга иҗади якын килеп эшләгәндә генә укучыларның белем алуга кызыксынучанлыгы арта, гомуми күнекмәләре генә түгел,бәлки аерым сәләтләре үсә.
Шулай ук төркемнәрдә эшләү алымын да еш файдаланам.Төркемдә минем укучыларым, бер-берсенең уй-фикерләрен тыңлап, уртак эш башкаралар. Эш барышында алар бер-берләренә нык бәйләнгәнлекләрен аңлыйлар. Балаларым актив, аралашучан, тәнкыйтьли дә беләләр, үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр.Ә бит кеше ялгышларын күрә-күрә, төзәтә-төзәтә үсешкә ирешә
Презентацион программалар төзеп дәрес үткәрү шулай ук зур нәтиҗәләр бирә, чөнки укытучы аның эченә бик күп материал: төрле схемалар, рәсемнәр, фотосурәтләр кертә. Мондый программа белән танышканда , укучы үзен кино караучы итеп хис итә. Чөнки ул аның алдында бер-бер артлы кадрлар булып чыга. : “Сөйлә миңа – мин онытырмын, күрсәт – истә калдырырмын, кызыксындыр - өйрәнермен”.-дигән гыйбәраны күзалдында тотып эш итәм .Балаларның компьютер,интернет челтәре белән бәйләнеше зур ,шуны истә тотып кызыксынуларын фәнне өйрәнүдә ярдәм итү чарасы итеп кулланырга тырышам. Менә 2 ел инде “ Укучыларның иҗади эзләнү эшчәнлеген үстерүдә проект методын куллану”дигән методик тема өстендә эшли башладым. Проектлар төзү, аларны яклау укучыга өстәмә мәгъүмат алу чарасы. Иҗади проект төзү – укучыларның фикерләү эшчәнлеген активлаштыручы методларның берсе дип саныйм.Ул укучыларның фикерләү, иҗади эшләү сәләтен үстерергә, укыту – тәрбиядә югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Слайдларны укучылар белән бергәләп әзерлибез. Мәсәлән, 9нчы сыйныфта әдәбият дәреслегендә Самат Шакирның “Үлемнән көчлерәк “очеркы укыла. Бу очерк шагыйрь Хәйретдин Мөҗәйнең тормыш юлына багышланган. Дәреслектә аның бала чагы ,батырлыгы турында кыска мәгълүмат бирелгән. Шагыйрь турында күбрәк мәгълүмат туплау максатыннан Х.Мөҗәйгә багышланган проект эшен үтәү тәкъдим ителә, эзләнү эшенең юнәлеше аңлатыла.Эзләнү эше барышында укучы үзенең белемен арттыра, күбрәк мәгълүмат туплый. Иҗади проектлар төзү конкурсларга, конференцияләргә әзерләнгәндә дә бик отышлы алым. Укучылар үзләре сценарияләр төзиләр. Фәнни гамәли конференцияләргә әзерләнгәндә фәнни эшләренең темасы буенча мәгълүматлар туплап проектлар ясыйлар. Проект методы укытучы һәм укучыларның яхшы әзерлеген, сыйныфның һәм иҗади төркемнәрнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә. Проект турында сөйләшүдә катнашып, укытучы да тигез хокуклы фикердәшкә, ярдәмчегә әйләнә. Проектны гамәлгә ашыру барышында укучылар әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак тел табып эшләргә, фикерләрен дәлилләргә өйрәнә.
Аерым язучылар иҗаты буенча электрон дәреслекләр, компакт-дисклар, аудио һәм видео язмалардан файдаланып үткәрелгән дәресләрнең нәтиҗәлелеге зур. Заманча технологияләр куллану белән беррәттән мин укучы һәм укытучы арасындагы җанлы әңгәмәне берни дә алыштыра алмый дип саныйм Чамасын белеп кулланганда гына заманча технологияләрнең белем бирүдә ярдәме һәм файдасы зур була. Бала дәрестә утырганда ялыкмаска тиеш .Мин дәресемне уздырганда шуларны да күзалдында тотып эш итәргә тырышам
Укыту методларын дөрес сайлап алу һәм оста чиратлаштыру, тәрбия методларыннан уңышлы файдалану, сәләтле укучыларны күреп алып аларның сәләтләрен тагын да үстерү,йомшак өлгерүчеләргә теләсә кайсы моментта ярдәм итәргә әзер булу, аларда үз көчләренә ышаныч тудыру, эшкә дәрт уяту, элеккечә авторитар (мәҗбүр итеп эшләтү) түгел, ә демократик стильдә (В. Ф. Шаталов, Е. И. Ильин, И. Х. Бикбулатова тәҗрибәләрендәге кебек) эш итү – болар барысы да дәреснең яхшы сыйфатлы булуы өчен мөһим шарт булып тора дип саныйм .Һәм һәр дәрес балага белем бирү белән беррәттән тәрбия чарасы да булып торырга тиеш дигән фикердә .Татар теле һәм әдәбияты дәресләре балаларга тәрбия бирүче дәресләр дип тә саныйм. Белем бирүдән тыш татар тормышы, яңалыклары, мәдәнияты, сәнгате белән танышу максатыннан укучыларым белән еш театрларга, концертларга, музейларга йөрибез. Габдулла Тукайның Казанда һәм Кырлай авылында урнашкан музеенда барлык укчыларым белән булдык .Муса Җәлил ,Каюм Насыйри, Шәриф Камал музейларын да калдырмыйбыз. Музейлардан соң укчылар белән дискуссияләр уздырам. Белем бирүдә бу да нәтиҗәле алым булып тора.
Сочинение — укучылар, бигрәк тә чыгарылыш сыйныфы укучылары, югары уку йортларына керүчеләр һәм укытучылар өчен иң катлаулы һәм җаваплы мөстәкыйль язма эшләрнең бер төре. Сочинение — үзең яза торган теманы аңлап, фикерләреңне билгеле тәртиптә, эзлеклелектә, ачык итеп язмача бирә белү. Укучының мөстәкыйль фикер йөртә белүен, сүз сәнгатеннән файдалана алуын, дөньяга карашын язган сочинениесе аша тоярга мөмкин. Тәҗрибәле укытучылар сочинениеләр өстендә эшләүне белем һәм тәрбия бирүдә аеруча нәтиҗәле алым итеп карый, чөнки ул укучының рухи дөньясын аңларга һәм аңа тиешле юнәлеш бирергә ярдәм итә.
Методик кулланмада түбәндәге мәсьәләләр яктыртыла:
- — сочинение язарга өйрәнүнең башлангыч чоры;
- — эшне планлаштыра белү;
- — тема сайлау;
- — материал туплау;
- — сочинениене язу һәм редакцияләү;
- — үрнәк сочинениеләр.
Иң мөһиме шуны истән чыгармаска кирәк, үрнәк сочинениеләр күчерү өчен түгел, ә сочинение язарга өйрәнү процессында куллану өчен, ягъни уңышлы дип табылган җөмләләр, фикерләр, кызыклы дип табылган композиция элементларын һәм башка ачышларны билгеләп, шуларны үзегезнең хезмәтегездә файдалану өчен. Димәк, сочинениене уңышлы язу өчен гомуми таләпләрне белү белән беррәттән, мөстәкыйльлек һәм тагын бер мәртәбә мөстәкыйльлек дигән фикерне дә истән чыгармаска кирәк.
Дүртенче этап – мониторинг. Һәр укучының эш нәтиҗәсен билгеләмичә нәтиҗәгә ирешеп булмый.
Барыбыз да беләбез, дөрес татарча сөйләмне укучылар дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда гына ишетә. Шуңа күрә ата-аналар җыелышында кайбер сүзләрнең һәм сүзтезмәләрнең дөрес әйтелеше һәм язылышы күрсәтелгән карточкалар таратырга мөмкин. Бу карточкаларны өйдә, күренә торган урынга элергә тәкъдим ителә. Бераздан соң карточкалар икенчесенә алыштырыла. Карточкалар күләме буенча зур булырга тиеш түгел, төрле төстә булса бик яхшы. Ата-аналарга бу сүзләрне һәм сүзтезмәләрне үз сөйләмнәрендә дә дөрес кулланырга тәкъдим ителә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
“Татар теленнән практикум. Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек” түгәрәгенең эш планы
Әлеге түгәрәк 8 нче сыйныфтан ук укучыларны ДЙА әзерләү максатыннан оештырылды....
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЙОМГАКЛАУ АТТЕСТАЦИЯСЕНӘ ӘЗЕРЛӘНҮ МАТЕРИАЛЫ
МАТЕРИАЛ ДЛЯ ПОДГОТОВКИ К ИТОГОВОЙ АТТЕСТАЦИИ ПО ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ ДЛЯ УЧАЩИХСЯ 9 КЛАССАХ...
3 А сыйныфы (татар төр.) өчен татар теленнән еллык йомгаклау контроль эше
3 А сыйныфы (татар төр.) өчен татар теленнән еллык йомгаклау контроль эше ...
Укучыларны Дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләүнең алшартлары.
БҮЛЕК. УКУЧЫЛАРНЫ ДӘҮЛӘТ (ЙОМГАКЛАУ) АТТЕСТАЦИЯСЕНӘ ӘЗЕРЛӘҮНЕҢ АЛШАРТЛАРЫ1.1. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең торышы ..........................61.2....
Рус мәктәбенең 4 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше
Грамматик биремле контроль диктант....
XI сыйныфта татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшыруга әзерләнү (татар мәктәпләре өчен)
11 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән имтихан тапшыру өчен күрсәтмә вариант буларак тәкъдим итәм. Шулай ук имтихан тапшыручы укытучыларга да файдасы тияр дип уйлыйм....
Татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясенең эшләп карау этапларына анализ.
Татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясенең әзерлек өлешендә алып барыла торган анализ....