5 класс, әдәбият.
рабочая программа (5 класс) по теме

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

ӘДӘБИЯТТАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5_kl.edebiyat_uzgrtelgen.docx71.53 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы

Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбе

        

“Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе:

__________  Гарипова Г.Х.

Беркетмә №1,

 “_31__” __август_________ 2011 ел.

“Килешенде”

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары: ___________ Хәйриева Г.Г.

“5___” __сентябрь_________ 2011 ел.

“Расланды”

Мәктәп директоры:

  _________ Кәримов Р.Ф.

107 нчыномерлыбоерык,о/д

2011 ел.

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ

5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

ӘДӘБИЯТТАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Төзүче: Гарипова Гүзэлия Хәбибрахман кызы,

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы                                                                                                                                                                                                                                

Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

Беркетмә №2

2011 - 2012 нче уку елы

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

5 нче сыйныф өчен программада әдәбиятка 102 дәрес каралган, эш программасында уку елы дәвамында 70 дәрес үткәрү планлаштырыла. Шул сәбәпле тема өйрәнү, класстан тыш уку дәресләрен өлешчә кыскартырга туры килде. Дәресләрдә Интернет ресурслары, интерактив китаплар, аудио-видеоязмалар, мультимедияле программалар куллану кебек эш төрләреннән киңрәк файдалану, компьютер технологияләрен күбрәк кертү планлаштырыла.

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
  2. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
  4. Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Казан, 2008.
  5. Вагыйзов С.Г., Ягъфәрова Р.Х. Башлангыч гомуми белем бирү программалары. Татар һәм рус телләре (Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе өчен. 1-4 нче сыйныфлар). - Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
  6. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

5-8 нче сыйныфларда татар әдәбиятыннан урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары

  • Әдәби әсәрләрне бала күңеленә сеңдерү, аларның мәгънәсен, нәфислеген төшендерү.
  • Укучыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә булышу.
  • Әсәрләрне күбрәк укырга теләк уяту һәм тәрбияләү.

Бурычлар

  1. Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.
  2. Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.
  3. Әдәби әсәрне өлешчә анализлау күнекмәләре булдыру.
  4. Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.
  5. Укучының мөстәкыйль фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.

Формалаштырылган белем-күнекмәләр (уку елы башына)

Башлангыч гомуми белем бирү этабын үткән укучылар аңлап, дөрес, сәнгатьле, кычкырып һәм эчтән уку күнекмәләренә ия.

Укучы:

  • укылган текстның эчтәлеген аңлый һәм аның темасын билгели ала;
  • әсәрнең мәгънәле кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклап, төп фикерне билгели, аны үз сүзләре белән әйтеп бирә;
  • укылганга тулы, кыска һәм рәсемле план төзи;
  • укылганның эчтәлеген тулысынча, кыскача, сайлап һәм иҗади сөйли ала; сөйләгәндә тасвирлама, фикер йөртү элементларын файдалана, цитаталар китерә;
  • хикәянең башламын, мөмкин булган дәвамын һәм ахырын уйлап чыгара ала;
  • текстта автор һәи катнашучыларның сүзләрен, табигать һәм көнкүреш тасвирламаларын аерып күрсәтә;
  • мөстәкыйль рәвештә яки укытучы ярдәмендә әсәрнең төп геройларына бик гади характеристика бирә ала;
  • укытучы һәм сыйныфташлар укыган әсәрнең, сабакташ җавабының эчтәлеген аңлап һәм тулы үзләштерә;
  • һәртөрле башкарылган эшнең, биремнең үтәлешен бәяли ала;
  • яттан 15 тән дә ким булмаган шигырь белә;
  • 2-3 зур күләмле әсәрнең (фольклор һәм мәшһүр язучыларның әсәрләре) исемен, темасын әйтә, сюжетларын бәян итә ала;
  • 6-7 халык әкиятенең эчтәлеген, 10 нан артык мәкаль һәм әйтем, 2-3 тапкыр тәгъбир (аларның мәгънәсен аңлап, ситуациядә урынлы кулланып) белә;
  • бер минутка 85-95 сүздән торган текстны дөрес итеп укый, эчтәлеген аңлый һәм сөйли ала.

Формалаштырылырга тиешле белем-күнекмәләр (уку елы ахырына)

  1. Сүз сәнгатенең образлы табигате турында күзаллау булу.
  2. Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү.
  3. Өйрәнелгән төп әдәби-теоретик төшенчәләрне белү.
  4. Әдәби текстның сюжетын сөйли белү.
  5. Өйрәнелә торган әсәрнең аерым эпизодын (яисә күренешне) анализлый алу.
  6. Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклый белү.
  7. Әдәби әсәрләрне чагыштыра белү.
  8. Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә өйрәнелгән әсәрләрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку.
  9. Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерү.
  10. Рус һәм татар телендәге уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгеләү, әхлакый кыйммәтләрнең чагылышын чагыштырып бәяләү.
  11. Татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерү, аларга бәя бирү.
  12. Диалогта яисә бәхәстә катнашу.
  13. Сүз сәнгатенең аерым күренешләре белән мөстәкыйль танышу һәм аларның эстетик кыйммәтен бәяләү (класстан тыш вакытта әсәр укуга ихтыяҗ булу).
  14. Татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

Укыту-методик комплекты

Дәреслек: Җәләлиева М.Ш., Әдһәмова Г.М., Сибгатуллина Д.Ш. Әдәбият: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек. - Казан: Мәгариф, 2006.

Методик кулланмалар:

  1. Жәләлиева М.Ш., Сибгатуллина Д.Ш. 5 нче сыйныфта әдәбият: укытучылар өчен методик кулланма. - Казан: Мәгариф, 1999.
  2.  Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-6 нчы сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. - Казан: Мәгариф, 2007.
  3. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004.
  4. Әдһәмова Г.М. Әдәбият дәресләрендә укучыларны комплекслы тәрбияләү. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981.
  5. Поварисов С.Ш. Мәктәптә әдәби әсәрләрнең телен өйрәнү. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978.
  6. Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты. – Казан: “Хәтер” (ТаРИХ), 2003
  7. Әхмәтҗанов М.З. Якташ әдипләребез. – Актаныш: Актаныш типографиясе дәүләт унитар предприятиесе, 2002.
  8. Баһаутдинов Ф.Н. Без Мөслим балалары: күренекле райондашларыбыз турында язмалар. – Казан: “Идел-Пресс”, 2006.

Сүзлекләр:

  1. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2007.
  2. Харисов Ф.Ф. Татар мәдәнияте сүзлеге: кыскача аннотацияле татарча-русча мәктәп сүзлеге. – Казан: “Хәтер” нәшрияты, 1997.

Электрон әсбаплар

Төре

Әсбап

Сыйныф

Мультимедияле

программа

“Г.Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты”, “Effecto studio” тарафыннан   ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән, 2005.

5-11 нче сыйныфлар

Фонодәресләр комплекты

“Нәҗип Җиһанов”, “Алмаз Монасыйпов”, “Салих Сәйдәшев”, НПК “Школьник”, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән.

5-11 нче сыйныфлар

DVD-video (мультфильм)

“Ана бәйрәме”, Казань, Татарстан-синема, 2006.

5-8 нче сыйныфлар

10 CD тан торган комплект

“Күренекле шәхесләр”, “Аксу” студиясе тарафыннан  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән, 2006.

5-11 нче сыйныфлар

Мультимедияле

программа

“Фәнис Яруллин. Тормыш юлы һәм иҗаты”, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән.

5-11 нче сыйныфлар

Мультимедияле

программа (татар, рус һәм инглиз телләрендә)

“Гасырларда калыр батырлык” (М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты), “Мастер” ҖЧҖ тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән, 2006.

5-11 нче сыйныфлар

6 CD тан торган комплект

Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия, “Аксу” студиясе тарафыннан  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән, 2008.

5-11 нче сыйныфлар

3 DVD и  1 CD тан торган җыентык

“Габдулла Тукай”, “Вамин” Татарстанның мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү фонды, 2009.

5-11 нче сыйныфлар

Мультимедияле

программа

“Сабантуй”, “Мастер” ҖЧҖ.

5-11 нче сыйныфлар

DVD-video

Д.Аппакованың “Тапкыр егет” әкияте буенча куелган Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры спектакле, “Барс-рекордз”, 2007.

1-6 нчы сыйныфлар

DVD-video - җыентык

“Татар театрының 100 еллыгы”, II том, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.

1-11 нче сыйныфлар

Календарь-тематик план

Сәгать саны: атнага – 2 сәгать (елына – 70 сәгать). Шулар арасында: әсәрләр өйрәнү – 50 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү – 12 сәгать (7се - сочинение язу), класстан  тыш уку -  5 сәгать, кабатлау – 1 сәгать, спектакль карау, язучылар белән очрашу өчен резерв дәресләр – 2 сәгать.

Дәреслек: Җәләлиева М.Ш., Әдһәмова Г.М., Сибгатуллина Д.Ш. Әдәбият: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек. - Казан: Мәгариф, 2006.

Кулланылган кыскартылма сүзләр: КТ – контроль төре, ИР – Интернет ресурсы, МТК – милли-төбәк компоненты, ӘТ - әдәбият теориясе,

* - катлауландырылган бирем, КТЧ – класстан тыш чара, МК – методик кулланма (Жәләлиева М.Ш., Сибгатуллина Д.Ш. 5 нче сыйныфта әдәбият: укытучылар өчен методик кулланма. - Казан: Мәгариф, 1999).

Дәреснең темасы

Сәгать саны

Срок

Үтәлеш

Җиһазлау

Дәрес тибы

Укучылар эшчәнлеге яки укыту эшчәнлеге төрләре

Материал үзләштерүнең көтелгән нәтиҗәләре

Контроль төре

Өйгә эш, индивидуаль биремнәр

1 нче чирек (9 атна – 18 сәгать)

1

Кереш дәрес. Матур әдәбият – сәнгатьнең бер төре. Халык авыз иҗаты.

1

2.09.

2.09

МК: 4-6 нчы битләр.

Халык педагогикасын куллану // “Мәгариф” – 1997, №6.

Кереш дәрес.

Дәреслек-хрестоматия белән танышу. Әдәбият дәфтәре башлау. Дәрестән тыш уку өчен әсәрләр исемлеген яздыру.. Лекция-әңгәмә. Билгеләмәне һәм жанрларны дәфтәргә язып кую. 30-31 нче б.мәкаләне уку.

Матур әдәбиятны сәнгатьнең бер төре буларак кабул итә белү. Фольклор һәм аның жанрлары турында мәгълүматка ия булу.  

КТ: Сорауларга җавап алу.

ӘТ: Халык авыз иҗаты турында төшенчә.

Әти-әниләрдән, әби-бабайлардан әкиятләр сөйләтергә, язып килергә.

2

“Таңбатыр” әкияте. I бүлек.

1

7.09

7.09

МК: 6-7 нче битләр.

Әкият тексты, аудиоязма, иллюстрацияләр.

Әдәби текст белән танышу дәресе.

Фонохрестоматиядән өзекләр тыңлау. Әкиятне интонация төсмерләренә әһәмият биреп укыту, текстка якын итеп сөйләтү. Уку дәвамында сораулар ярдәмендә эчтәлекне ачыклап бару. Иллюстрация белән эшләү.

Беренче бүлектән сурәтләү чараларын таба белү.

КТ: Әкияттә катнашучыларның исемлеген язу.

I бүлекне укып бетерергә. 18 нче бит: 2 нче сорауга җавап бирергә.

3

“Таңбатыр” әкияте. II бүлек.

1

9.09

9.09

Әкият тексты, аудиоязма, иллюстрацияләр.

Әдәби текст белән танышу дәресе. Әкиятне укыту, текстка якын итеп сөйләтү.

Сәнгатьле уку күнекмәләренә ия булу.

2 нче бүлекне укып бетерергә, 31 нче биттәге сорауларга җавап бирергә, иллюстрация ясарга.

4

“Таңбатыр” әкияте.

1

14.09

14.09

МК: 7 нче бит. Әкият тексты, аудиоязма, иллюстрацияләр.

Анализлау дәресе. Әкият героеның сыйфатларын, тылсым элементларын билгеләү.

Әкияттәге тылсым элементларын күрсәтә белү. Әкиятнең төзелеш үзенчәлекләрен күрсәтә алу.

ӘТ: Әкиятләр. Алардагы фантастик, тылсымлы сюжетлар.  Әкият төрләре. Гипербола, литота.

“Үги кыз” әкиятен сәнгатьле укырга әзерләнергә.

5

“Үги кыз” әкияте

1

16.09

16.09

МК: 7-8 нче бит. Иллюстрацияләр.

Әдәби текст белән танышу дәресе.

Рольләргә бүлеп, сәнгатьле итеп уку.

Герой холкындагы гаделлек, тугрылык турында аңлата алу.

ӘТ: Эндәш сүзләр, кабатлаулар, диалог турында төшенчә.

КТ: Әкият эчтәлеген ача торган мәкальләр туплап язу.

“Гөлчәчәк” әкиятен укырга, иллюстрация ясарга,

6

Класстан тыш уку. “Гөлчәчәк” әкияте.

1

21.09

21.09

МК: 8 нче бит. “Гөлчәчәк” симфоник әкияте (композитор Илһам Байтирәк), диафильмга нигезләнеп эшләнгән презентация.

Класстан тыш уку дәресе.

Сәнгатьле уку.

Әкият белән мөстәкыйль танышу. Әкиятләрнең эстетик кыйммәтен бәяләү күнекмәсенә ия булу.

Шигъри сөйләм, эндәш сүзләрнең образ тудырудагы әһәмиятен аңлау.

КТ: 43 нче бит: 1-3 нче сорауларга җавап бирү.

43 нче бит: 5 нче бирем. Әкият китаплары алып килергә.

7

Хайваннар турында әкиятләр

1

23.09

23.09

Аудиоязмалар, ноутбук, әкият китапларыннан күргәзмә.

Әдәби текст белән танышу һәм анализлау  дәресе. Хайваннар турында әкиятләрне сәнгатьле итеп сөйләү, анализлау. Әңгәмә.

Әкиятләрдә кешегә хас сыйфатларның һәм фикер йөртүнең хайваннарга, табигать җисемнәренә үзенчәлекле төстә күчерелүен белү.

Көнкүреш әкиятләренә ясалган иллюстацияләр тупларга.

8

Көнкүреш әкиятләре.

1

28.09

28.09

Әкият китапларыннан күргәзмә.

Әдәби текст белән танышу һәм анализлау  дәресе. Көнкүреш әкиятләрен сөйләү. Башка төр әкиятләрдән аермасын табу. Әңгәмә.

Тапкырлыкка корылган әкиятләрдә тормышчанлык, акыл көченең өстенлеген күрсәтә белү. Тормышның мәгънәсе һәм кызыклыгы байлыкта гына түгеллеген раслау. Көнкүреш әкиятләренең тәрбияви көчен аңлау.

Яраткан әкиятеңнең эчтәлеген сөйләргә яки сәнгатьле укырга өйрәнергә  һәм рәсемен ясарга.

9

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Әкиятләрне сәнгатьле уку. Әкият сөйләү.

Башка халыклар әкиятләре.

1

30.09

30.09

Х.К.Андерсен әкиятләре. “Ялкын” журналы тупланмалары. Иллюстрацияләр

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.“Әкиятчеләр конкурсы” үткәрү. Укучылар сөйләменең аудиоязмасы белән эшләү. Уку тизлеген тикшерү.

Тылсымлы, хайваннар турындагы һәм тормыш-көнкүреш әкиятләре арасындагы аерманы белү.

Язачак әкиятеңә сюжет уйлап килергә, төп геройга исем бирергә.

10

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Әкият язу.

1

5.10

5.10

Балалар әкиятләре тупланган папка.

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Төп һәм ярдәмче гаройлар, әкият сюжетын үстерү юллары, сурәтләү чаралары турында әңгәмә. Авыр үзләштерүче укучыларга хайваннар турындагы әкиятнең дәвамын уйлатып яздыру.

Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

Акка күчереп язарга.

11

Мәзәкләр.

1

7.10

7.10

“Мәзәкләр”,альбом.

“Мәгариф” журналы: 1991 - №2, 1998 - №8.

Әдәби текст белән танышу дәресе.

Мәзәкләр турында төшенчә бирү, татар халык мәзәкләрен сәнгатьле уку, сөйләтү.

Мәзәкләрдәге тапкырлык, юмор, кимчелекләрне тәнкыйтьләү, тирән мәгънә, хикмәтлелек турында күзаллау булу.

Проект эшенә материаллар тупларга.

12

Бәйләнешле сөйләм үстерү.“Мәзәкләр” темасы буенча проект эше башкару.

1

12.10

12.10

Укучыларның проект эшләре.

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Иҗат эше: төркемнәрдә эшләү, индивидуаль ярдәм. Проект эшен яклау: чыгыш ясау.

Өстәмә материаллар белән эшләү күнекмәләре булу. Тупланган материалны системага сала белү. Монологик һәм диалогик сөйләм күнекмәләренә ия булу, үз фикереңне дәлилләп сөйли алу.

Әти-әниләрдән мәзәкләр сөйләтергә, иң кызыклысын язып алырга, чыганакны ачыкларга, сыйныфташларга сөйләргә әзерләнергә.

13

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Балык бистәсе төбәге

1

14.10

14.10

Ноутбук,проектор,экран.

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

“Мәзәкчеләр конкурсы”.

Мәзәк жанры үзенчәлекләрен туган як фольклоры мисалларында күрә алу, аның һаман да үсеп, даими яңарыш кичереп торучы жанр булуын аңлау, халык авыз иҗаты әсәрләрен туплау һәм  өйрәнүгә ихтыяҗ булу.

Абдулла Алиш турында белгәннәрне искә төшерергә. Китап күргәзмәсе өчен китапларын алып килергә.

* Сайт өчен материал туплауны дәвам итәргә.

14

Абдулла Алишның тәрҗемәи хәле.

1

19.10

19.10

Презентация, китап күргәзмәсе.

Язучының тәрҗемәи хәле белән танышу дәресе.

Язучының биографиясе турында тулырак мәгълүмат бирү, башлангыч сыйныфларда үткәннәрне искә төшерү.

Язучының тормыш юлы турында тулы күзаллау булу.

А.Алишның биографиясен кыскача итеп дәфтәргә язып куярга.

“Сертотмас үрдәк” әкиятен рольләргә бүлеп укырга өйрәнергә.

15

Бәйләнешле сөйләм үстерү.А.Алиш “Сертотмас үрдәк” әкияте.

1

21.10

21.10

Курчаклар.

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Әсәрне курчаклар ярдәмендә сәхнәләштерү. “Иң яхшы актер” конкурсы үткәрү.

А.Алиш әкиятләре турында гомуми фикерләр булу, аның халык авыз иҗатына якынайткан якларын күрсәтә белү. А.Алиш әкиятләрендәге образлар системасы, төп мотивлар, детальләр байлыгы, җанлы һәм җансыз табигатькә мәхәббәт тәрбияләү чаралары турында мәгълүматлы булу.

* “Сертотмас үрдәк” әкияте буенча сценарий язарга. (Мультфильм, спектакль, я кинофильм өчен). * Бал кортлары тормышы турында кызыклы материаллар тупларга.

16

А.Алиш “Нечкәбил” әкияте.

1

26.10

26.10

Иллюстрацияле китаплары. Ноутбук, микрофон.

Әдәби текст белән танышу дәресе.

Сәнгатьле уку. Укучылар сөйләменең аудиоязмасы белән эшләү.

70 нче бит, 5 нче сорауга җавап бирергә. Иллюстрация ясарга.

17

А.Алиш “Койрыклар” әкияте.

1

28.10

28.10

Иллюстрацияләр

Әдәби текст белән танышу дәресе.

Видеоөзекне карау, калган өлешләрен сәнгатьле уку. Әкият эчтәлегенә салынган мәгънәне ачыклау.

Әкияттәге образлар системасы, төп мотивлар, детальләр байлыгы, җанлы һәм җансыз табигатькә мәхәббәт тәрбияләү чаралары турында мәгълүматлы булу.

КТ: А.Алиш әкиятләре буенча тест эшләү.

Г.Тукай турында белгәннәрне искә төшерергә: биографиясен 10 җөмлә белән язарга.

18

Габдулла Тукай. “Исемдә калганнар” автобиографик повесте.

1

2.11

2.11

Веб-фотоальбом: Г.Тукай әдәби-мемориаль музее (Кырлай) .

Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле һәм әдәби текст  белән танышу дәресе.

Йөгерек уку күнекмәләре булдыру (уку тизлеген тикшерү).

Г.Тукайның биографиясендәге төп моментлар турында мәгълүматлы булу.

ӘТ: Биография һәм автобиография турында төшенчә.

1 нче бүлекне укып бетерегә, 82 нче биттәге 4 нче сорауга җавап бирергә.

2 нчечирек (7 атна – 14 сәгать)

19

Г.Тукай  “Исемдә калганнар”.

1

11.11

11.11

Әдәби текст.

Әдәби текст белән танышу дәресе.

2-3 нче бүлекләрне сәнгатьле уку, укылган өлешләрнең сюжетын кыскача бәян итү.

Укылган өлешне кыскача сөйләү, сәнгатьле уку күнекмәләренә ия булу. Авыр язмышның оптимистик рухта сурәтләнүенә игътибар итү.

4 нче бүлекне укырга (89-91 нче битләр), 1-2 нче сорауларга җавап бирергә.

20

Г.Тукай “Исемдә калганнар”.

1

16.11

16.11

“Г.Тукай. Тормышы һәм иҗаты” ,фотогалерея. Әдәби текст.

Әдәби текст белән танышу дәресе.

5 нче бүлекне сәнгатьле уку, укылган өлешнең сюжетын кыскача бәян итү.

99-100 нче битләрдәге мәгълүматны укырга. Тукайның язмышы һәм, гомумән, ятимлек темасына өйдә әти-әниләр белән әңгәмә корырга.

21

Бәйләнешле сөйләм үстерү. М.Казаковның “Үксез бала” рәсеме буенча иҗади эш.

1

18.11

18.11

Кырлайдагы музейдан фотолар.

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.Габдулланың күз карашын характерлап сөйләтү. Тәэсирләр белән уртаклашып язу.

Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү.

Язма эшне акка күчереп бетерергә. “Шүрәле” исемле татар халык әкиятен укырга, сөйләргә өйрәнергә.

22

Г.Тукай “Шүрәле” поэмасы.

1

23.11

23.11

“Г.Тукай. Тормышы һәм иҗаты” .

Әдәби текст белән танышу дәресе.

Мифлар турында сөйләшү. Поэманың 1 нче бүлеген сәнгатьле укырга өйрәнү

Сәнгатьле уку, сөйли алу. Поэманың әкиятләр җирлегендә иҗат ителүен белү.

Шүрәленең рәсемен ясарга, I бүлекне ятларга.

23

Г.Тукай “Шүрәле” поэмасы.

1

25.11

25.11

“Сөйкемле Шүрәле” – презентация. “Г.Тукай. Тормышы һәм иҗаты” .

Анализ дәресе. Поэманың 1 нче бүлеген яттан сөйләтү. Башка бүлекләрне укып бетерү. Әсәргә өлешчә анализ ясау.

Ф.Яруллиннның “Шүрәле” балетыннан өзекләр карау, Н.Җиһановны “Кырлай” симфоник поэмасыннан өзекләр тыңлау. “Сөйкемле шүрәле” бәйгесе турында мәгълүмат бирү.

Авыл егетенең тапкырлыгын күрсәтүче вакыйгалар, сурәтләү чараларын табу. Табигать күренешләренең тасвирланыш үзенчәлекләрен күрү. Поэманы гүзәл иткән элемент-чараларны таба белү.

Әсәрнең Ф.Яруллиннны – “Шүрәле” балетын, Н.Җиһановны “Кырлай” симфоник поэмасын иҗат итәргә илһамландыруын белү.

ӘТ: Чагыштыру, эпитет.

Халык авыз иҗатында очраган мифик затлар, алар белән бәйле төрле ышанулар турында өйдә әңгәмә корырга. Иң кызыклысын язып алырга, чыганагын ачыкларга һәм сыйныфташларыңа сөйләргә әзерләнергә.

* Татар теле һәм әдәбияты атналыгында  Г.Тукай әсәрләре буенча кулдан ясалган эшләнмәләр күргәзмәсендә катнашырга.

24

Г.Тукай “Пар ат” шигыре.

1

30.11

30.11

Иллюстрацияләр

А.Арслановның “Пар ат” шигырен укуы яки И.Әхмәтҗанов укуы

Анализ дәресе. Дәреслектәге рәсем турында фикер алышу (шагыйрьнең хыялы).

Видеофайллар буенча эш. Сәнгатьле укырга өйрәнү.

Лирик геройның татар мәдәнияте үзәгенә омтылуын, Казанга зур өметләр баглавын күрә алу. Шигырьдә тасвирланган хис-кичерешләр, уй-фикерләрне үз хис-тойгыларың, уй-хыялларың аша үткәрә белү.

ӘТ: Шигъри сөйләм турында төшенчә.

“Пар ат” шигырен ятларга.

25

Класстан тыш уку. Г.Тукай шигырьләре.

1

2.12

2.12

“Г.Тукай. Тормышы һәм иҗаты” Китап күргәзмәсе.

Класстан тыш уку дәресе.

“Пар ат” шигырен яттан сөйләтү. “Таз” шигырен сәхнәләштерү.

Г.Тукайның балалар өчен язылган шигырьләрен сәнгатьле итеп уку, яттан сөйләтү: сәнгатьле уку конкурсы үткәрү.

Г.Тукайның балалар өчен язылган шигырьләрен белү. Шигырьне сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.

КТ: интерактив китаптагы I тестны эшләү.

Д.Аппакова “Тапкыр егет”,  Г.Кариев ис.  Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры спектаклен карарга.

* Театр атналыгында Г.Тукай әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән күренеш әзерләргә.

26

Фатих Әмирхан “Нәҗип” хикәясе. 1 нче бүлек.

1

7.12

7.12

“Фән һәм мәктәп” журналы: 1999 - №2, 94 бит. МК: 26-29 нчы бит.

Язучының тәрҗемәи хәле һәм әдәби текст белән танышу дәресе.

Язучы турында белешмә бирү. 1 нче бүлекне сәнгатьле уку. Эчтәлек буенча әңгәмә.

Язучы тормышындагы төп биографик моментларны белү. 1 нче бүлекнең сюжетын бәян итә алу.

Язучы биографиясе буенча дәфтәрләрдә эш: төп вакыйгаларны язып алырга.

27

Ф.Әмирхан “Нәҗип” хикәясе. 2 нче бүлек.

1

9.12

9.12

Әдәби текст. МК: 28-29 нчы бит

Әсәрне сәнгатьле уку. Эчтәлек буенча әңгәмә.

Хикәянең сюжетын белү. Нәҗип кичерешләренең самимилеген, хис-тойгыларындагы борылышларны мисаллар ярдәмендә аңлата белү.

129 нчы битттәге 5 нче сорауга җавап бирергә.

28

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

 “Нәҗип” хикәясен өйрәнүне йомгаклау.

1

14.12

14.12

Бәйләнешле сөйләм үстерү һәм нәтиҗәләр чыгару дәресе.

Кечкенә күләмле сочинение язу. Башламы: “Ахмак кеше генә үкенми. Мин көн дә үкенәм. Бервакыт шулай...” яки темасы: “Минем яраткан эшем”.

Уйлап язарга өйрәнү.

ӘТ: Хикәя турында төшенчә.

Г.Ибраһимов турында сөйләргә өйрәнергә (дәреслек матриалы буенча).

* Индивидуаль биремнәр: Г.Ибраһимовны портретларын тупларга.

Китап күргәзмәсе әзерләргә, бу китаплар турында  сыйныфташларыңа сөйләргә әзерләнергә. Әсрләренә иллюстрацияләр тупларга. Интернет материаллары буенча чыгыш әзерләргә (“Интернетта Г.Ибраһимов турында ниләр бар?”).

29

Галимҗан Ибраһимовның тормышы һәм иҗаты. “Алмачуар” хикәясе. 1-3 нче  бүлекләр.

1

16.12

16.12

Портрет. Китап күргәзмәсе.

Язучының тәрҗемәи хәле һәм әдәби текст белән танышу дәресе.

Әңгәмә. Язучы биографиясендәге төп моментларны язу. “Алмачуар” хикәясенең 1-3 нче бүлекләрен уку, эчтәлеген бәян итү.

Язучының кыскача иҗат биографиясен белү.

Укылган өлешнең эчтәлеген кыскартып сөйләргә өйрәнергә. 136 нчы биттәге сорауларга җавап бирергә.

30

Г.Ибраһимов “Алмачуар” хикәясе. 4-8 нче бүлекләр.

1

21.12

21.12

Әдәби текст, иллюстрацияләр.

Әдәби текст белән танышу дәресе.

4-8 нче бүлекләрне өйрәнү.

Хикәянең сюжетын җентекләп сөйләү күнекмәләре булу.

Укылган өлешнең эчтәлеген кыскартып сөйләргә өйрәнергә.

* Проект эше: ат җигү җайланмаларының рәсемле сүзлекчәсе.

31

Г.Ибраһимов “Алмачуар” хикәясе. 9-14 нче нче бүлекләр.

1

23.12

23.12

Әдәби текст, иллюстрацияләр.

Әдәби текст белән танышу дәресе.

9-14 нче бүлекләрне уку, эчтәлеге буенча әңгәмә.

Хикәянең сюжетын җентекләп сөйләү күнекмәләре булу.

15-16 нчы бүлекләрне укырга (143-148 нче битләр), 3 нче зат исеменнән сөйләргә өйрәнергә.

* Алмачуарның рәсемен ясарга.

32

Г.Ибраһимов “Алмачуар” хикәясе. 15-20 нче бүлекләр.

1

28.12

28.12

“Мәгариф” журналы: 1995 - №10.

Әдәби текст белән танышу һәм анализлау дәресе.

15-16 нчы бүлекләрнең сюжетын 3 нче зат исеменнән сөйләтү. 19-20 нче бүлекләр буенча эш.

Сүз-сурәт тукымасына анализ ясау.

Авыл малаеның табигатькә якынлыгын, атка мәхәббәтен, аңа бәйле хыялларын, хыялының җимерелүен әсәрдәге вакыйгалар һәм сурәтләү чараларына мисаллар ярдәмендә аңлата белү.

ӘТ: Пейзаж турында төшенчә.

КТ: Мөстәкыйль эш.

МТК: Әти-әниләр, әби-бабайлардан элек Сабантуй бәйрәменең ничек узуы турында сөйләтергә, нинди уеннар уйналганы турында сорарга, җыен турында белешергә. Ул нинди бәйрәм булган? Тагын нинди бәйрәмнәр уздырылган?

3 нче чирек (10 атна – 20 сәгать)

33

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Л.Фәттахның “Сабантуй” картинасы буенча иҗади эш.

1

13.01

13.01

Картина репродукциясе.

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Картина буенча эш.

Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү.

Сочинениене акка күчереп язарга.

34

Һади Такташ. “Ак чәчәкләр”, “Урман” шигырьләре.

1

18.01

18.01

Портрет, китап күргәзмәсе.

Язучының тәрҗемәи хәле һәм әдәби текст белән танышу дәресе.

Шагыйрьнең тормыш юлы турында белешмә бирү. Дәфтәрләргә кыскача язып кую. Шигырьләргә өлешчә анализ ясау. Чагыштыру алымы.

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатындагы төп моментларны белү. Әсәрләрендә табигать күренешләренең төгәл чагылдырылуын, шагыйрь күңелендә дөньяга соклану, яшәү куанычы хисләренең тууын мисаллар ярдәмендә аңлата белү. Әдәби әсәрләрдән җанландырылган табигать образларын таба белү, аларның вазифасын күзаллау.

ӘТ: Лирик герой турында башлангыч мәгълүматлар.

“Ак чәчәкләр” шигыреннән өзекне ятларга.

* Күренешне рәсем итеп ясарга яисә телдән сурәтләргә.

35

Һ.Такташ “Караборынның дусты”.

1

20.01

20.01

Иллюстрацияләр. МК: 51-53 нче бит.

Әдәби текст белән танышу дәресе.

160-166 нчы битләрдәге әдәби текст буенча эш.

Азатлык өчен көрәшнең гәүдәләнеш үзенчәлекләрен әсәр мисалында аңлата белү.

166 нчы бит: 1 нче сорау (укылган өлешнең кыскача эчтәлеген сөйләргә).

36

Һ.Такташ “Караборынның дусты”.

1

25.01

25.01

Иллюстрацияләр.

Әдәби текст белән танышу һәм анализлау  дәресе.

166-173 нче битләрдәге әдәби текст буенча эш: эчтәлекне сөйләү өчен план төзү.

Күренешләрнең тасвирлану үзенчәлекләрен күзәтү, чагыштыру.

Әйдүк һәм Караборын образларына бәяләмә бирә алу. Күренешләрнең Караборын образы аша тасвирлануын белү.

КТ: эчтәлекне сөйләү өчен план төзү.

Дүрт аяклы дустың турында сөйләргә әзерләнергә. Дустыңның башкаларныкыннан аермалы ягын күрсәтә белергә.

37

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение “Дүрт аяклы дустым”

1

27.01

27.01

ИР: тема буенча слайдлар тупланмасы.

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Ирекле темага язылган сочинениене әдәби әсәр эчтәлеге белән бәйләргә өйрәнү.

Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү.

Язма эшне редакцияләргә һәм акка күчереп язарга.

38

Класстан тыш уку. Һ. Такташ. “Картайдым шул”, “Пи-би-би-бип”.

1

1.02

1.02

Китап күргәзмәсе, портрет. Әдәби текст.

Класстан тыш уку дәресе. Һ.Такташ шигырьләрен сәнгатьле уку, эчтәлеге буенча әңгәмә, әсәрләрне чор үзенчәлеге белән бәйли белү, сәнгатьчә эшләнешенә өлешчә анализ. Сәнгатьле уку конкурсы.

Һ.Такташ шигырьләре белән таныш булу. Шигырьләрне сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.

Класстан тыш уку дәресенә С.Хәкимнең “Колын”, Н. Баянның “Сандугачка” әсәрләрен укырга..

39

Әмирхан Еникинең тәрҗемәи хәле. “Курай” хикәясе.

1

3.02

3.02

Презентация .

Язучының тәрҗемәи хәле һәм әдәби текст белән танышу дәресе.

Язучының тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясау. Әсәрне уку, эчтәлеген сөйләү.

Язуының тәрҗемәи хәле турында кыскача мәгълүматка ия булу. Сәнгатьле, йөгерек, аңлы һәм дөрес  уку күнекмәләрен камилләштерә алу.

182 нче бит: 4-6 нчы сораулар.

* Проект эше: “Татар халык уен кораллары” темасына фотогалерея (презентция), буклет яки рәсемле сүзлекчә.

40

Ә.Еникинең “Курай” хикәсендә курай һәм курайчы образы.

1

8.02

8.02

Курай.

Әдәби текст белән танышу һәм анализлау  дәресе.

Сүзлек эше: сүзләрнең мәгънәләрен ачу. Җөмләләрнең төрен билгеләү. Сурәтләү чараларын табу. Әкият һәм хикәянең бәйләнешен билгеләү. “Кеше тормышында җыр, музыканың роле” дигән темага әңгәмә.

МТК: М.Әхмәтҗановның курайда уйнавын карау, тыңлау.

Хикәянең халык иҗаты белән уртаклыгын табу.

Курай һәм курайчы образлары аша моңның кеше күңеленә тирән тәэсир итүен аңлау.

Әсәр буенча рәсем ясарга.

* Халык уен кораллары турында табышмаклар, җырлар, ребуслар һ.б. тупларга.

41

Ә.Еники “Бала”.

1

10.02

10.02

Укучыларның иҗади эшләре.

Әдәби текст белән танышу  дәресе.

Проект эшләре яклау.

Әсәрнең тулы вариантын уку.

Сәнгатьле, йөгерек, аңлы һәм дөрес  уку күнекмәләрен камилләштерә алу.

182-189 нчы битләр (укырга, сөйләргә),  189 нчы бит: 1 нче сорау.

42

Ә.Еники “Бала”.

1

15.02

15.02

Әдәби текст.

Әдәби текст белән танышу һәм анализлау  дәресе.

Әсәргә өлешчә анализ ясау: үзәк вакыйганы билгеләү, өлешләргә бүлү, солдатның эчке дөньясын ачу үзенчәлекләрен  ачыклау, сәнгатьчә детальләрне табу, аларның мәгънәви көчен ачу.

Әсәргә өлешчә анализ ясау күнекмәләрен камилләштерә алу.

Г.Кутуйның биографиясе белән танышып килергә.

* Китап күргәзмәсе ясарга.

43

Гадел Кутуй “Сагыну” нәсере.

1

17.02

17.02

“Мәгариф” журналы: 2000 - №7, 31 бит.

Язучының тәрҗемәи хәле һәм әдәби текст белән танышу дәресе.

Язучының тормыш юлына күзәтү ясау, нәсерне сәнгатьле һәм йөгерек укырга күнектерү, лирик герой кичерешләрендә Туган ил образының бирелеш үзенчәлекләрен билгеләү.

Язуының тәрҗемәи хәле турында кыскача мәгълүматка ия булу.

Туган ил образының лирик герой кичерешләрендә бирелүен белү.

ӘТ: Нәсер турында төшенчә. Инверсия.

“Без мәйданга керәбез...” өзеген ятларга.

44

Бәйләнешле сөйләм үстерү.“Сагыну” нәсереннән өзекне яттан уку.

1

22.02

22.02

Аудиоязма (CD).

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Өзекне яттан сөйләтү.

Сәнгатьле итеп яттан уку күнекмәсен камилләштерә белү. Башкаларның сәнгатьле сөйләменә һәм үз сөйләмеңә дәлилле бәя бирә алу.

Абага үсемлегенең рәсемен ясарга. Абаганың чәчәген ничек күз алдына китерәсез?

45

Г.Кутуй “Рөстәм маҗаралары”.

1

24.02

24.02

Әдәби текст, иллюстрацияләр.

Әдәби текст белән танышу  дәресе.

Фашистларга каршы көрәшнең фантастик маҗара стилендә бирелешен аңлату. Әсәрнең эчтәлеге белән танышу: 195-202 нче битләр.

Сәнгатьле, йөгерек, аңлы һәм дөрес  уку күнекмәләрен камилләштерә алу.

195-202 нче битләр: текстка якын итеп сөйләргә өйрәнергә.

46

Г.Кутуй “Рөстәм маҗаралары”.

1

29.02

29.02

Әдәби текст, иллюстрацияләр.

Әдәби текст белән танышу һәм анализлау  дәресе.

Әсәрнең эчтәлеге белән танышу: 202-208  нче битләр. Рөстәмнең характер сыйфатларын билгеләү. Фантастик әкиятләр белән бу әсәр арасындагы уртаклык һәм аермаларны табу.

КТ: Әсәр сюжетының планын төзү.

М.Җәлили турында материаллар тупларга. Китап күргәзмәсе өчен алып килергә. Ятлаган шигырьләрен искә төшерергә, сөйләргә әзерләнергә.

* Балалар өчен язылган фантастик повесть һәм хикәяләр укырга. (Мәсәлән, Л.Лерон, Г.Гыйльманов  әсәрләре).

47

Муса Җәлил  “Җырларым”.

1

2.03

2.03

ООО “Мастер” – фотопрезентация.

Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле һәм әдәби текст белән танышу, анализлау  дәресе.

Шагыйрь турында белгәннәрне искә төшерү, мәгълүматларны тулыландыру, шигырьләрен яттан сөйләү. Шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнү. Х.А.Якуповның “Хөкем алдыннан” картинасы буенча әңгәмә.

Язуының тәрҗемәи хәле турында кыскача мәгълүматка ия булу. Шигырьләрне сәнгатьле уку күнекмәсен камилләштерү. Шагыйрьнең эчке ышанычын, өметләрен аңлау, шигьриятне зурлавын күрсәтә алу.

ӘТ: рифма турында башлангыч төшенчә.

Өй сочинениесе: карточкадагы терәк сүзләр ярдәмендә Х.А.Якуповның “Хөкем алдыннан” картинасы буенча хикәя язарга.

48

М.Җәлил “Ана бәйрәме”, “Кызыл ромашка”.

1

7.03

7.03

“Ана бәйрәме” (кассета).

Әдәби текст белән танышу һәм анализлау  дәресе.

Сочинениеләрне класс алдында уку. “Ана бәйрәме”, “Кызыл ромашка”, “Сандугач һәм чишмә” әсәрләре буенча эшләнгән мультфильм карау. Төркемнәрдә эш: “Ана бәйрәме”, “Кызыл ромашка” шигырьләрен уку. Мультфильм эчтәлеге белән чагыштыру, аермалы якларын билгеләү.

Әсәрләрдә фаҗига, драматизм белән батырлык, фидакарьлекнең үрелешен, табигатьнең боларга актив мөнәсәбәтен билгели алу. Предметларны, табигатьне җанландырып сурәтләү алымын күрсәтә белү.

КТ: карточкалардагы биремнәр буенча төркемнәрдә эш.

“Җырларым” шигырен ятларга.

49

“Җырларым” шигырен яттан уку.

1

9.03

9.03

М.Җәлил һәйкәленең фоторәсеме.

Бәйләнешле сөйләм үстерү  дәресе. “Җырларым” шигырен яттан уку.

Сәнгатьле итеп яттан уку күнекмәсен камилләштерә белү. Башкаларның сәнгатьле сөйләменә һәм үз сөйләмеңә дәлилле бәя бирә алу.

Ф.Кәрим турында материаллар тупларга (индивидуаль биремнәр буенча эш).

50

Фатих Кәрим “Үлем уены”.

1

14.03

14.03

Презентация портрет.

Шагыйрьнең  тәрҗемәи хәле һәм әдәби текст белән танышу дәресе.

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына укучыларның күзәтү ясавы, чыгышлар тыңлау. “Үлем уены” шигырен сәнгатьле итеп уку, эчтәлек буенча әңгәмә. Сораулар һәм биремнәр буенча эш.

Язуының тәрҗемәи хәле турында кыскача мәгълүматка ия булу.

КТ: “Нәни солдатның тапкырлыгы” (язма эш).

“Кыр казы” шигырен ятларга.

51

Ф.Кәрим “Кыр казы”, “Сибәли дә сибәли”. “Кыр казы” шигырен яттан уку.

1

16.03

16.03

Китап күргәзмәсе, портрет.

Әдәби текст белән танышу һәм анализлау  дәресе.

Шигырьләргә өлешчә анализ ясау.

Эчтәлектә сәнгать әсәренең ничек оешуын, фикер үсешен бирү өчен төп рольне нинди образлар уйнаганын, фикер һәм хиснең үзара ничек үрелүен күрсәтә белү. Сәнгатьле итеп яттан уку күнекмәсен камилләштерә белү.

“Кыр казы” шигыренең эчтәлеген рәсем итеп ясарга.

52

МТК: Класстан тыш уку. Л.Лерон. Шаян хикәяләр, шигырьләр, әкиятләр.

1

21.03

21.03

Портретлар, китап күргәзмәсе.

Класстан тыш уку дәресе.

Л.Лерон иҗатына күзәтү ясау, шигырьләрен сәнгатьле уку, хикәяләре белән танышу.

Якташ язучыларыбыз иҗаты белән кызыксыну, балалар өчен язылган китаплар белән даими танышып баруга ихтыяҗ булу. Үзлектән китап укып, рухи дөньяңны үстерү өстендә эшли белү.

Әти-әниләрегездән, әби-бабайларыгыздан балачак истәлекләрен сөйләтегез. Кечкенә чакта үзегезнең иң истә калган мизгелне сөйләргә әзерләнегез.

4 нче чирек (9 атна – 18 сәгать)

53

Мостай Кәрим “Озын-озын балачак”. “Кеше тудыру” бүлеге.

1

23.03

23.03

Әдәби текст. “Мәгариф”: 1996 - №6, 35-37 битләр.

Язучының тәрҗемәи хәле һәм әдәби текст белән танышу дәресе.

Укучылардан балачак истәлекләре сөйләтү.

Язучының иҗат биографиясе белән таныштыру. Автобиографик әсәр төшенчәсен кабатлау. Йөгерек уку.

Әсәр героеның табигать һәм кешене аңлаудагы үзенчәлекле юлын сурәтләвен аңлау. Тормыш закончалыкларын, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлау-аңлатуда Олы инәй образының ролен билгели алу.

Укылган өлешнең эчтәлеген кыскача сөйләргә өйрәнергә (231-243 нче битләр).

* Безнең якларда бала туу белән бәйле нинди йолалар сакланган? Зурлардан шулар турында белешегез.

54

М.Кәрим “Озын-озын балачак”. “Искәндәр Әсгате” бүлеге.

1

4.04

4.04

Әдәби текст.

Әдәби текст белән танышу  дәресе.

Укылган өлешнең эчтәлеген кыскача сөйләү. Йөгерек уку. Халык йолалары һәм гадәтләре турында әңгәмә.

Әсәр героеның табигать һәм кешене аңлаудагы үзенчәлекле юлын сурәтләвен аңлау.

КТ: Өлешләргә бүлү. Исемләү.

255 нче битнең соңгы абзацына кадәр укырга. Укылган өлешнең эчтәлеген кыскача сөйләргә өйрәнергә.

55

М.Кәрим “Озын-озын балачак”. “Искәндәр Әсгате” бүлегенең дәвамы.

1

6.04

6.04

Әдәби текст.

Әдәби текст белән танышу һәм анализлау  дәресе.

Укылган өлешнең эчтәлеген кыскача сөйләү. Йөгерек уку.

Әңгәмә:

1)Әсгатьнең хыялы.

2)Олы инәй.

3) Явызлык һәм яхшылык.

Мөстәкыйль эш.

Әсәр героеның табигать һәм кешене аңлаудагы үзенчәлекле юлын сурәтләвен аңлау. Тормыш закончалыкларын, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлау-аңлатуда Олы инәй образының ролен билгели алу.

КТ: мәкаль булырлык төшенчәләрне язу.

264-265 нче битләр – укып сөйләргә.

56

Бәйләнешле сөйләм үстерү. М.Кәрим “Озын-озын балачак”. Иҗади эш.

1

11.04

11.04

Сценарий үрнәкләре.

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Өзекләр буенча сценарий язу.

Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү.

Иҗади эшне акка күчереп язарга.

57

Шәүкәт Галиев. “Шәвәли маҗаралары”.

1

13.04

13.04

Портрет. “Мәгариф”: 1998 - №10.

Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле һәм әдәби текст белән танышу дәресе.

Язучының иҗат биографиясе белән таныштыру. Шигырьләрне анализлау.

Язуының тәрҗемәи хәле турында кыскача мәгълүматка ия булу.

Балалар дөньясының конкрет вакыйгаларда, предмет-сыйфатларда чагылуын күкрү. Дөньяны танып-белүнең, тәҗрибә туплау, ачыш ясауның шаянлык һәм җорлык, юмор теле белән тасвирлануын аңлау.

КТ: Шәвәли образын ачу өчен, киңәйтелгән план төзү.

ӘТ: юмор һәм сатира турында төшенчә.

“Тамаша” шигырен ятларга.

58

Ш.Галиев Табышмаклар.

“Тамаша” шигырен яттан сөйләү.

1

18.04

18.04

Дәреслек.

Әдәби текст белән танышу һәм анализлау  дәресе.

Табышмак әйтешү.

Шигырьне сәнгатьле итеп яттан сөйләү. Сөйләгәннең аудиоязмасын тыңлау, иң уңышлысын сайлап алу, бәяләү.

Сәнгатьле итеп яттан уку күнекмәсен камилләштерә белү. Сабакташларның сәнгатьле сөйләменә һәм үз сөйләмеңә дәлилле бәя бирә алу.

М.Әхмәтҗанов шигырьләрен укырга, индивидуаль биремнәр буенча иҗатына күзәтү ясарга әзерләнергә. Бер-ике шигырен ятларга, иллюстрацияләр ясарга.

59

МТК: Класстан тыш уку.Р.Әхмәтҗанов шигырьләре.

1

20.04

20.04

Р.Әхмәтҗанов китаплары.

Класстан тыш уку дәресе.

Р.Әхмәтҗановның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан уку. Мөстәкыйль эш.

Якташ шагыйрьләребездән Р.Әхмәтҗанов иҗаты белән якыннанрак таныш булу, аның күпкырлы шәхес булуын аңлау. Шигырьләренең үзенчәлекләрен күрә белү, танырга өйрәнү.

КТ: шагыйрьнең кыска шигырьләре үрнәгендә шигырь иҗат итү.

КТЧ: Р.Әхмәтҗанов белән очрашуга әзерләнергә(ШАГЫЙРЬНЕ ИСКӘ АЛУ УҢАЕННАН).

60

Г. Сабитов “Ярсулы яз” хикәясе.

1

25.04

25.04

Портрет, ИР буенча тупланган материаллар.

Язучының тәрҗемәи хәле һәм әдәби текст белән танышу дәресе.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру. Әсәрне сәнгатьле итеп уку, эчтәлегенә төшенү. Сүзлек эше: күлдәвек, гөлбәч, киная һ.б.

Язуының тәрҗемәи хәле турында кыскача мәгълүматка, сәнгатьле, йөгерек уку күнекмәләренә ия булу.

291 нче бит: 3 нче бирем. Күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне табып, мәгънәләрен аңлатыгыз.

61

Г.Сабитов “Ярсулы яз” хикәясе.

1

27.04

27.04

Әдәби текст. МК: 112-113 нче бит.

Әдәби текст белән танышу  дәресе.

Сораулар һәм биремнәр буенча хикәянең эчтәлеген ачу.

Мәктәп тормышының үзенчәлекле детальләрдә чагылуын аңлау. Язучының укучы һәм укытучы мөнәсәбәтләрен, табигатьне бала күңеле һәм хисләре аша тасвирлавын белү.

Текстта сурәтләнгән күренешләрнең берәрсен рәсем итеп ясагыз яки телдән тасвирлауны дәвам итегез (ана каз хәрәкәте, бәрәннәр сурәтләнгән урын, учына язгы салкын тамчыларны җыеп, яз күренешеннән тәэсирләнеп торган Гамил һ.б.).

* Гөлүсәнең рәсемен ясагыз.

62

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Г.Сабитов “Ярсулы яз” хикәясе буенча иҗади эш.

1

2.05

2.05

И.Левитан “Март”, “Яз.Соңгы кар”, А.Саврасов “Язгы көн” һ.б. картина репродукцияләре яки ИР.

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Картиналар буенча эш. Яз күренешләрен күзәтүдән тупланган тәҗрибә буенча кечкенә күләмле хикәя язу.

Телнең сурәтлелеге турында аңлата алу. Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү.

КТ: мөстәкыйль эш - 291 нче биттәге 1 нче бирем.

Язма эшне төгәлләргә.

* Мөстәкыйль эш биреме: 332 нче бит, 2 нче бирем. Хуҗа Насретдин турындагы мәзәкләрне искә төшерергә.

63

Нәкый Исәнбәт “Хуҗа Насретдин”.

1

4.05

4.05

Кулъязма альбом. “Мәгариф” журналы: 1999 - №12, 26-27 битләр.

Язучының тәрҗемәи хәле һәм әдәби текст белән танышу дәресе.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру. Комедияне рольләргә бүлеп уку. Юмор турында төшенчә бирү.

Язуының тәрҗемәи хәле турында кыскача мәгълүматка ия булу.

Комедиядәге персонажның характерыннан чыгып, дөрес тон беләнукыйбелү.

ӘТ: Юмор (искә төшерү). Комедия турында төшенчә.

309 нчы биткә кадәр укырга, эчтәлекне сөйләргә өйрәнергә.

64

Н. Исәнбәт “Хуҗа Насретдин”.

1

9.05

9.05

Кулъязма альбом.

Әдәби текст белән танышу  дәресе.

Комедияне рольләргә бүлеп уку.

КТ: Пәрдәләргә исем бирү.

Әсәрне укып бетерергә.

65

Н.Исәнбәт “Хуҗа Насретдин”.

1

11.05

11.05

“Татар театрының 100 еллыгы”, IIтом (1975-1999),  җыентык.

Анализ дәресе.

Видеоспектакльдән өзек белән танышу. Әңгәмә. Сораулар ярдәмендә текстны анализлау.

Үзәк геройда халык авыз иҗатыннан килә торган сыйфатларның (җорлык, тапкырлык, акыл көче ярдәмендә дошманнарын җиңү) туплап бирелүен аңлау.

КТ: Хуҗа Насретдин образына характеристика бирү.

Характеристиканы акка күчереп язарга.

66

Атилла Расих. “Хәвефле сынау” повесте.

1

16.05

16.05

Әдәби текст.

Язучының тәрҗемәи хәле һәм әдәби текст белән танышу дәресе.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру. Сәнгатьле уку.

Язуының тәрҗемәи хәле белән таныш булу.

КТ: тест.

Укыган өлешнең эчтәлеген сөйләргә.

67

А.Расих “Хәвефле сынау” повесте.

1

18.05

18.05

Әдәби текст.

Әдәби текст белән танышу  һәм анализлау дәресе.

Повестьтан өзекләр белән танышуны дәвам итү. Эчтәлек буенча әңгәмә.

КТ: мөстәкыйль эш.

333 нче бит: 1-5 нче биремнәр.

68

Йомгаклау.

1

23.05

23.05

Тест биремнәре язылган тарату материаллары.

Нәтиҗәләр чыгару дәресе.

Ел буена өйрәнгәннәр буенча тест эшләү.

КТ: тест.

Класстан тыш уку өчен бирелгән әдәби әсәрләрне укырга.

69-70

Резерв дәресләр.

2

25.05 30.05

25.05

30.05


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11 класс әдәбият

11 класснын татар балалары очен эш программасы....

Ризаэддин Фәхреддинне беләбезме?.9 класс әдәбият дәресе

9 класс әдәбият дәресендә Р.Фәхреддиннең тормышы һәм иҗаты буенча ярыш....

Тест 7 класс әдәбият

Татар әдәбиятыннан 7 класста 2 нче чиректә алган белемнәрне тикшерү өчен тест...

5 класс, рус төркеме, әдәбият "Татар халык әкияте "Ак бүре"

Татар халык әкияте “Ак бүре”Максат: “Ак бүре” татар халык әкиятенең эчтәлеге белән таныштыру өчен шартлар тудыру; үзеңнең фикерләреңне һәм хисләреңне формалаштырып җиткерә белү...

рус төркеме өчен тест (әдәбият, 5 класс)

5нче сыйныфлар өчен әдәбияттан тест сораулары...

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү...

"Иммерсив театр алымы аша әдәбият дәресләрендә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү" темасына мастер-класс.

quot;Иммерсив театр алымы аша әдәбият дәресләрендә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү" темасына мастер-класс....