Җиңү көненә сценарий
методическая разработка по теме

Гаянова Фандалия Гильмегалиевна

Җиңү көненә сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon pobeda_60.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

Сәхнәдә Сабан туе күренеше.

“Сабан туе” җыры.

Сабан туе – хезмәт туе

Шатлык һәм бәхет туе шул

Уйнап-биеп, җырлап-көлеп

Бәйрәм итик көн буе.

Шау-гөр килә киң болыннар,

Кырлар һәм су буйлары шул.

Котлы булсын, авылдашлар,

Ямьле сабан туйлары!

2 укучы көрәшә.

2 укучы капчык белән сугыша.

Сигезле биюе башкарыла.

Биеп ятканда бер карт керә:

  • Балалар! Сугыш...

Шул вакыт радиодан Левитан тавышы. Ул сугыш башлану турында хәбәр итә ...

Сабантуйчылар акрын гына таралышалар.

Ике яктан ике кыз чыгып “ 41 нче ел сабан туе”(Р. Валиев сүзе,  Р.  Галимарданов көе) җырын башкаралар.

Егетләр биштәр асып китә. (Аналар, кызлар елап озаталар).

Алып баручы:

- Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калу өчен безнең Тат. Ямалы, Семиостров, Бүләк авыллары үзләренең типсә тимер өзәрдәй, баһадирдай   ир-егетләрен сугыш кырларына озатты.

Сәхнәнең бер ягына Ана чыга. Икенче яктан җырчы чыга:

Җыр: Улың киткән якка күзең текәп

           Торасыңмы капка төбендә

           Аңлыйм, әнкәй, ямансудыр сиңа

           Ялгыз яшәү картлык көнеңдә.

А.б.Ана белә үзенең балаларын

       Ана күңеле сак та, сизгер дә.

       Яудан кайтмый калган улларының

       Өлгермәгән күбесе килергә.

       Кайда соң сез, кайда, ник дәшмисез?

       Аналарыгыз көтә, кайтыгыз,

       Нинди хәтәр яуда югалдыгыз

       Имин калсын өчен илебез.

Җырчы җырын дәвам итә.

Җылы бияләйләр бәйлисеңдер

Тыңлый-тыңлый дөнья хәлләрен.

Хатлар язам, нигә бу арада

Килми әнкәй синең хәбәрең.

Авыр йөк күтәргән иңнәреңдә

Чайкаламы парлы чиләгең.

Тик торалмас җитез кулларыңда

Бии микән һаман иләгең.

Әкрен генә сәхнәнең бер ягына солдат чыга.  Кулында автомат. Икенче якта – Ана.

Солдат:

  • Син борчылма, әни,

Тыныч бул син –

Мине уйлап татлы йокың бүленмәсен.

Мин бит постта, әни,

Һәрчак уяу.

Кулда корал минем, күңелдә - син.

Ана:

  • Кайтырмын дип хатлар язуыңа

Айлар түгел, еллар үттеләр.

Ә юлларың миңа илетмичә

Еракларга алып киттеләр.

Солдат дәвам итә:

  • Бер кайтмасам әнкәй, бер кайтырмын

Утыңны сүндермичә мине көт.

Сине көттереп тә кайта алмасам

Кичер мине, әнкәй, гафу ит.

Ана:

  • Көтәмен мин хат ташучы килсә,

Кош теледәй сәлам бардыр дип.

Хат булмаса, өмет итәмен мин

Иртәгәсен бәлки кайтыр дип.

Солдат:

  • Юлга чыктым әнкәй кайтыр юлга

Утыңны сүндермичә мине көт.

Шушы юлда әгәр озакласам

Кичер мине, әнкәй, гафу ит.

А.б.

  • Сугышларда яраланган чакта

Көчле рухын солдат җуймаган.

Ул яңадан баскан утлы сафка

Фашистларны ярсып кыйнаган.

Кайтмадылар күпләр туган йортка

Инде бетте җирдә эзләре.

Ватан өчен алар керде утка

Ут булдылар шунда үзләре.

Җыр “Алар кайтмады”.

А.б.

     Ул елларны ничек онытасың

     Ил язмышы кылыч йөзендә

     Ир –  егетләр китте яу кырына

     Алып көче тоеп үзендә.

     Ирләр киттте, кырлар елап калды

     Елап калды иген өлгереп

     Кояш чыкты, һәркөн канга батып

     Фронтларның хәлен белдереп.

Җыр “Герман көе.”

А.б.  Дәһшәтле сугыш елларында совет хатын – кызлары тылда зур батырлыклар күрсәттеләр. Алар көрәкләр белән җир казып иген чәчтеләр, җилкәләре белән күтәреп симәнә ташыдылар. Эшләп тапканнарының барысын да диярлек фронтка озаттылар.

Уракчы кызлар биюе.

А.б.   Бөек Ватан сугышы елларында совет хатын – кызлары ялкынлы яу кырында илнең ир – егетләре белән иңгә-иң торып каһарманча көрәштеләр.

Сәхнәдән яраланган солдатларны медсестралар алып чыгалар.

Җыр. “Зар елады ана.”

Громкоговорительдән Левитан тавышы. Сугыш бетү турында сөйли.

       Борчылма син, ана, улларыңның

       Намуслары керсез, саф калды

       Европадан коллык богауларын

       Өзгән чакта алар югалды.

       Исән алар безнең күңелләрдә

       Каршыбызга чыгып басалар,

       Безнең белән бергә куанырлар,

       Безнең белән бергә булырлар.

А.б.  

Сугыш бетте, ярты гасыр үтте

Тормыш гөрли җирдә яңадан,

Ләкин әле йөрәк янулары

Басылмый гына ярадан.

Сугыш бетте дибез, бетмәде ул,

Без үзебез аны бетердек.

Аның явыз, комсыз дәһшәт утын

Каныбызны бөркеп сүндердек.

Яу туктады дибез, дөрес түгел,

Без үзебез аны бетердек.

Авыр тәгәрмәче асларына

Гәүдәләрне түшәп без яттык.

Бар да үтте. Үтте... берәү килә

Шык-шык баса ташка аягын

Сугыш өткән аның ике күзен

Сугыш өзгән сыңар аягын.

Аякларны таяк алыштыра,

Сукыр кала бирә тик күзләр,

Сүнгән солдат күзен балкытыра

Йолдызлар да, әйе, көчсезләр.

Нык басыгыз сафка, аяклылар,

Нык йомарланыгыз сау куллар

Сау күзлеләр, уяу күзәтегез

Кабат кузгалмасын давыллар!

Сугыш бетте. Илем солдатлары

Кабат кайтты таныш җирләргә

Яшьлегебез чәчәк аткан илнең

Кырларында иген игәргә.

Батыр сугышчы геройлар кайта

Җиңү бәйрәме илне балкыта

Алар шатлыгы – безнең шатлык ул.

Алар данлыгы – безнең дә данлык ул.

“Җиңү көне” җыры.

А.б.    Менә тагын җиргә май ае килде. Язлар җиткән саен сагыш та, сагыну да арта. Халкыбызның батыр уллары канлы сугыш кырларында яулап алган җиңү бәйрәменә 65 ел тулды. Табигатьтә яңа көчләр яңарганда, бүген тәүге зур бәйрәмне шатланып, олылап билгеләп үтәбез.

   Бәйрәм белән сезне котлап

   Яз кояшы күктә елмая

   Кояш төсле нурлы карашыгыз

   Ярый сез бар әле дөньяда.

Җыр.

  • Әйтмә син авыр сүз, әйтмә, түз,

Йөрәк бит болай да яралы

Җырларны шаулатып җырлыйсы

Гөрләтеп яшисе бар әле.

Татар биюе.

  • Кеше җирдә җылы язны сөя,

Кеше җирдә назны ярата

Игътибарлы, кайгыртучан булыйк

Кеше – олы затка карата.

Җыр “Шәмдәлләр.“

  • Гармун теле, сөенечләр китер

Китермә син сагыш, моң – зарны

Синең көйләр дәртләндерсен җанны

     Якынайтсын ямьле язларны.

Украина биюе.

  • Дәрья суы ничек шаулап акса,

Гомер дә бит шулай үтәдер

Әллә инде чал тарихмы шулай

Гасыр йомгакларын сүтәдер.

- Картаймагыз әле, ветераннар,

Картаймагыз, әй, тынгысыз җаннар!

Сезгә тиеш әле бик күп язлар,

Сезгә тиеш әле бик күп назлар.

Җыр “Җиде ятлар.”

Бергә:    Тынычлыкны яклап җирдә

               Сакка басыйк

               Җир - әнкәбез күкрәгендә

               Бакча ясыйк!

Кызлар вокале “Бәллүр чишмә.”

Таш һәйкәлләр балкый тыныч кына

Өйрәнгәннәр алар тынлыкка

Һәйкәлләргә килик! Гөлләр куйыйк!

Һәйкәлләрне тынлыйк тын гына.

Һәйкәлгә веноклар салу белән тәмамлана.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сценарий последнего звонка "Сценарий многосерийного фильма"

интересный тематический сценарий последнего звонка....

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»    Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»  Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...

разработка сценария "исторический КВН".Сценарий игры "исторический аукцион"

Сценарии "исторический КВН2и игра "исторический аукцион" способствуют к самореализации ученика, воспитание настойчивости, выдержки, способности принимать решения, т е все то, что необходимо для успеха...

Сценарий спектакля на английском языке "The magic gift". Сценарий спектакля "Волшебный дар"

Сценарий подходит для проведения предметных  недель на тему Хеллоуин, Рождество, День Святого Валентина.Мы поставили спектакль силами учащихся 7, 2, 3 классов. Выступили перед начальной школой на...

Сценарий праздника русского языка «СЛОВО О СЛОВАХ» (сценарий праздника русского языка, проведенного в рамках декады «Филология»)

Сценарий праздника русского языка   «СЛОВО О СЛОВАХ»(сценарий праздника русского языка, проведенного в рамках декады «Филология»)Щербак Е.В., МКОУ СОШ № 42013-2014 уч.год...

Сценарий праздничного концерта, посвященного международному женскому дню 8 марта «Песни весны в кругу семьи» методическая разработка мероприятия (сценарий).

Данная методическая разработка является сценарием праздничного концерта, посвящённого международному женскому дню 8 марта. В разработке представлен полный сценарий со стихами, авторами и названиями пе...