Визитная карточка на областном конкурсе "Учитель родного языка".
материал по теме
Предварительный просмотр:
Мин, Хөснетдинова Эльза Шамил кызы – Ульян өлкәсе Барыш районы муниципаль оешмасының гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Мин зарланмыйм, тормыш авыр диеп,
Авырдырмы, белмим үлчәвен...
Мин тормышны, авырлыгы белән түгел,
Матурлыгы белән үлчәдем!!!
1973нче елның 12 июнендә Барыш районында урнашкан Калда исемле татар авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килдем. Әтием, Таиров Шамил Абдулкадир углы, тарих укытучысы, ә әнием, Таирова Җәмилә Наги кызы татар теле укытучысы буларак гомерләренең зур өлешен мәктәпкә бирделәр. Апаларым да педагогик белем алдылар.
Мин бәләкәй чактан ук укытучы булырга хыяллана идем. Ул хыялым балаларны артык яратуым, аларга белем бирәсе килүдән чынга ашты. Сенгилей педагогия училищесын тәмамлау минем өчен зур бәхет иде. 1992 нче елдан башлап 1997 елга кадәр Ульян шәһәренең 15нче мәктәбе каршындагы мәдрәсәдә эшләдем.Бүгенге көндә мин Калда урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытам. 11нче сыйныфны җитәклим. Укучыларымны бик яратам, алар да мине хөрмәт итәләр. Укытучы хезмәте – ул һәрвакыт балалар йөрәге һәм җаны өчен көрәш, аның нәтиҗәсе – өченче меңеллыкта яшәргә һәм иҗат итәргә тиешле әхлаклы кеше.
Укучы, иң беренче, үз укытучысыннан үрнәк ала. Шуңа күрә мин югары әхлаклы кеше булырга һәм укытучы буларак үземдә психологик һәм эмоциональ культураны даими рәвештә камилләштерергә тиеш. Минем төп максатым – гомер буе укырга, башка укытучылардан һәм балалардан өйрәнергә.
Педагог буларак үземнең педагогик эшчәнлегемдәге төп бурычым итеп түбәндәгеләрне саныйм:
- Баланың сәләтен һәм талантын үстерү өчен кирәкле шартларны тудырырга.
- Аларны мөстәкыйльлелеккә өйрәтергә.
- Хәзерге авыр, ләкин гүзәл тормышта үзеңне табу күнекмәләрен үстерергә.
- Аларны үз – үзләрен һәм тирә - юньдәге мөһитне яратырга өйрәтергә.
- Һәр укучыга һәр дәрестә уңышка ирешү шартларын тудырырга.
- Үз укучыларыңның уйларын, кичерешләрен ихтирам итәргә, аларның кабатланмаслыкларын танырга.
- Эшнең сыйфатын күтәрергә:
- уңай якларны камилләштереп
- ирешелгән уңышларны үстереп
- кимчелекләрне бетереп
- хаталарны кисәтеп
Балалар белән аралашудагы төп принципларым:
- Укучының яхшы якларын хөрмәт итү принцибы.
- Укучының тормышка карашын узе билгеләве сәләтен, эшчәнлеген һәм тәртибен тану принцибы.
- Кешенең ирекле үсү принцибы.
Үз эшемдә иң мөһим бурычларның берсе итеп, укучыларда татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынуны тәрбияләү дип саныйм. Бала дәрескә шатланып, яңалыклар белергә ашкынып килерлек итеп, аны ничек үз фәнең белән мавыктырырга? Бу сорауга җавап эзләү дәверендә шундый нәтиҗәгә килдем, балаларда фән белән кызыксынуны, фәнне өйрәнүне стандарт булмаган алымнар белән оештырып кына тудырырга мөмкин.
Квалификациямне даими рәвештә үстерәм. Берничә еллар буе үз предметым буенча газета – журналлар алам. 2010 нчы елда татар теле укытучыларының бишенче Бөтенроссия съездында катнаштым. Өлкә һәм район оештырган һәрбер чараларда катнашам.
Берничә ел буенча түбәндәге тема өстендә эшлим:
“Шәхси ориентацияләнгән укыту нигезендә укучыларның иҗади сәләтен үстерү”.
Мине бу технология түбәндәге сәбәпләр буенча үзенә җәлеп итә:
- ул бөтен укучыларны да материалны уңышлы үзләштерүләрен тәэмин итә.
- Балаларның интелектуаль үсешенә һәм аларның мөстәкыйльлегенә, укытучыларга карата һәм бер – берсенә карата хөрмәтле булуларына ярдәм итә.
Уңышка шартлар тудыру бу технологиянең иң мөһим алымнарының берсе булып тора.
Стандарт түгел дәресләр, дифференциаль биремнәр, дидактик биремнәр бу технологияне практикада тормышка ашырырга булыша.
Стандарт түгел дәресләр - аеруча традициягә кермәгән эффектив укыту формасы. Стандарт түгел дәресләрнең эшкәртелгән системасы укучыларны рухи эзләнүләргә җәлеп итү юлларын ача, һәркайсына шәхси сыйфатларын исәпкә алып эшчәнлеген оештырырга мөмкинлек бирә. Коллективта иҗади мөнәсәбәтләр атмосферасын тудыра.
Укучыларның танып белү эшчәнлеген гадати булмаган күнегүләр ярдәмендә, проблемалы сораулар куеп, белемнең кирәклеген күрсәтә торган шартлар тудырып активлаштырырга тырышам.
Стандарт түгел дәресләрдән берсе әкиятләр темасына багышланган. Бу дәрес КВН формасында үткәрелә. Класс ике командага бүленә. Командалар үзләренә капитаннар сайлыйлар һәм исем белән девиз табалар. Балалар үзләрен төрле яктан ачалар, төрле өлкәдә сәләтләрен күрсәтәләр. Шулай ук дәрестә икетеллелек элементлары чагыла.
Традицион дәресләр үткәргәндә мин стандарт түгел биремнәр кулланырга тырышам. Стандарт түгел биремнәр – ул проблемалы шартлар тудыру, кайсында укучылар авырлыкка очрый. Ул авырлыктан чыгу юлын иҗади эзләргә кирәк. Стандарт түгел биремнәрне планлаштырганда укучыларның активлыгын билгеләүнең дүрт дәрәҗәсен күздә тотам:
- Нуль дәрәҗәсе
- Уртача актив
- Үтәү актив
- Иҗади
Кайчакларда дәресләрдә без кызыклы биремнәр бирәбез, ә кайбер балаларга ул кыенлык тудыра, баланың активлыгы югала. Мәсәлән: картина буенча кечерәк инша язарга.
- Нуль дәрәҗәсе
Картина буенча бирелгән исемнәргә сыйфатлар өстәп җөмләләр төзергә.
- 2. Уртача актив
Сүзтезмәләр уйлап, аларны киңәйтергә һәм бирелгән картина буенча 5 җөмлә төзергә.
- 3. Үтәү актив
5 – 6 җөмләдән торган кечерәк җөмлә язарга.
- 4. Иҗади
Рәсем репродукцияләрен чагыштырырга һәм кайсы күбрәк ошавын һәм никлеген әйтергә.
Мондый биремнәр укучыларга үзләрен ышанычлы сизәргә булыша.
Үз предметым буенча мин ничә еллар буе укучыларның белемнәрен тикшерү өчен мониторинг уздырам. Ул миңа киләчәк эшемдә проблемалы моментларны күрергә ярдәм итә.
Шулай ук үз предметым буенча класстан тыш чаралар үткәрәм. Ул чаралар укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну тудыра, аларда кызыксынучанлык тәрбияли, сөйләм культурасын активлаштырырга булыша. Класстан тыш чараларның формалары төрле:
- Әңгәмә
- Конкурслар
- Викториналар
- Уеннар
- КВН
- Иртәләр
- Кичәләр һ.б.
Һәр ел безнең мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы уздырыла. Мин аны үткәрү планын төзим. Һәр класс үзенә билгеле эш ала. Бу атналык дәверендә татар халык әкиятләрен сәхнәдә кую конкурсы кызыклы үтә. Атналык татар халкының герое шагыйре Муса Җәлилгә багышланган кичә белән бетә.
2009 нчы елда Д.В. Давыдовның 225 еллыгына багышланган өлкә этнографик фестиваленә команда хәзерләдем. Алар 2 номинация буенча өченче урын алдылар һәм Ульян өлкәсенең мәгариф министырлыгы дипломы белән бүләкләнделәр.
Мин «Сәләтле балалар” дигән план хәзерләдем. Сәләтле балалар белән эшнең төп идеясы – укучыларны хыялга, иҗади фикер йөртергә өйрәтергә, интеллектуаль һәм танып белү сәләтен үстерү өчен оптималь шартлар тудыру.
Бу юнәлештә эшләү узенең сизелерлек нәтиҗәләрен бирде.
Ничә еллар буе минем укучыларым татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән региональ олимпиадаларда призлы урыннар алдылар.
Укучының исем фамилиясе | Класс | Урыны | Ел |
Таирова Альфия | 9кл. | 5 | 2006-2007 ел |
Таирова Алина Таирова Альфия Камаева Эльнара | 9 кл. 10кл. 11 кл. | 3 2 3 | 2007-2008 ел |
Таирова Гузяль Таирова Алина | 9 кл. 10 кл. | 4 4 | 2008-2009 ел |
Таирова Гузяль Чатанова Айгуль | 10 кл. 9 кл. | 1 3 | 2009-2010 ел |
Эшкә намуслы мөнәсәбәтем өчен Ульян өлкәсе мәгариф министрлыгы тарафыннан һәм Барыш районы мәгариф управлениесы тарафыннан, шулай ук поселение тарафыннан мактау грамоталары белән бүләкләндем.
Мин әлдә үземне камилләшкән укытучы дип санамыйм. Мин шуңа омтылам һәм үземнең укытучы булуым белән горурланам, профессиямны, укучыларымны, гаиләмне, тормышны авырлыклары, шатлыклары белән яратам. Ирешелгән уңышлар белән генә тукталып калырга теләмим, һәрвакыт үсәргә, алга барырга тырышам.
Эштән буш вакытларымда укырга яратам. Үземнең яраткан шагыйрьләремнең шигырьләрен укыйм һәм үзем дә язгалыйм.
Чыгышымны үз шигырем белән тәмамлыйм.
ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҮЗЕМ
Эльза исемле ханым мин, Калда авылында мин
Мин Барыш якларыннан. Җәй аенда туганмын.
Сезне таныштырып үттем Тату, матур гаиләдә
Бәләкәй чакларымнан. Өченче кыз булганмын.
Гүзәл Калдинка елгасы, Урманнарга җиләккә дип,
Серле чишмә буйлары. Бара идек җәйләрен.
Барысы күңелдә саклана Тәмле була иде бигрәк,
Онытмаслык аларны. Шул җиләкнең чәйләре.
Яшьлегем чәчәк атканда
Киттем Сембер ягына.
Педагог булу теләге -
Алып барды калага.
"Укытучы булам"- диеп, Балаларны яратканга
Үз - үземә сүз бирдем. Сайладым шул һөнәрне.
Хыялыма ирешим дип, Укучыга белем бирү-
Училищены бетердем. Шушы минем теләгем.
Калда урта мәктәбендә Компьютер технологиясен
Үз хезмәтемне куям. Өйрәнеп беттем тәмам.
Эшемне бик яратканга, Нинди генә эш булса да,
Эшләве җиңел миңа. Чын күңелдән башкарам.
Тестларны, карточкаларны Алар белән һәр укучым
Һәр дәрескә ясыйм мин. Бик тырышып эшлиләр.
Темаларны үзләштерү Дәрес мавыктыргыч булгач,
Җиңелрәк булсын дим, Үткәнен дә сизмиләр.
Һәр укучым – бер хәзинә,
Шуны саклыйсы килә.
Шул сукмактан атлаулары
Җанга рәхәтлек бирә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Урок по немецкому языку 7 класс"Лицо города-визитная карточка страны"
Данный урок проведён в 7 классе по теме "Лицо города-визитная карточка страны" и посвящён Республике Мордовия. Одной из задач этого урока было повышение интереса к изучаемому предмету и формирование ч...
Урок немецкого языка в 8 классе по теме «Облик города – визитная карточка страны».
Урок ориентирован на формирование и развитие иноязычной коммуникативной компетенции анализа с элементами синтеза и совершенствование навыков понимания иноязычной речи с использованием ауте...
Исследовательский проект «Английский язык – визитная карточка современного человека»
Значение английского языка как языка межкультурной коммуникации и международного языка имеет в настоящее время неоспоримую значимость. Вся современная мировая общест...
Разработка урока немецкого языка с мультимедийным сопровождением в 7 классе по теме "Лицо города- визитная карточка страны", по УМК И.Л.Бим "Шаги-3".
Разработка урока немецкого языка с мультимедийным сопровождением в 7 классе по теме "Лицо города- визитная карточка страны", по УМК И.Л.Бим ...
Конспект урока по немецкому языку "Лицо города – визитная карточка страны"
Цель урока: Обобщение лексико – грамматического материала в устной и...
"Визитная карточка" учителя русского языка (2 варианта)
Данный материал содержит самопрезентацию учителя русского языка, представленную в стихотворной форме. Она может быть использована при подготовке к педагогическим конкурсам и мероприятиям различного ур...
Урок немецкого языка по теме "Лицо города - визитная карточка страны"
Учащиеся знакомятся с неопределённо-личным местоимением man, с особенностями его употребления. способом перевода; совершенствуют навыки устной речи по теме "Города Германии"...