Сабантуй-дәрес
план-конспект урока (6 класс) по теме
Предварительный просмотр:
6 нчы сыйныфта кабатлау дәресе
Кашапова Гөлүсә Васил кызы
Актаныш районы
Иске Айман төп гомуми белем бирү мәктәбе
Максат: Фигыль турында үтелгәннәрне системалаштыру, укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү; үтелгәннәрне хезмәт, гореф-гадәтләр белән бәйләп, туган авылга, хезмәт кешесенә хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: Сабантуй картасы, хезмәт турында мәкальләр, З.Мәҗитов портреты, “Кер бакчама” шигырьләр җыентыгы, ТР флагы, колгага бәйләнгән чигүле сөлгеләр, күчтәнәчле янчык, “Сабантуй мизгелләре” фотосурәтләрдән төзелгән презентация.
Дәрес барышы:
Оештыру өлеше.
Укытучы: Хәерле көн, кадерле укучылар! Без бүген гадәти булмаган дәрескә – Сабантуйга җыелдык. Сезнең белән иң хәрәкәтчән, иң эшлекле “ут” сүз төркем – фигыльне төгәлләдек, ә зур эшләрдән соң ял итеп алырга мөмкин. Сабантуй – зур хезмәт бәйрәме. Белгәнебезчә, бәйрәм әләм күтәрүдән, ачудан башлана. Быелгы бәйрәмдә кем әләм күтәрүгә лаек булды?
Укучы: Кыр Батыры Насыйров Мирзанур абый, терлекчелектә югары күрсәткечләргә ия булган Хәйретдинова Гөлсинә апа сабантуй әләмен күтәрделәр.
Укытучы: Бик дөрес. Ә без бу сүз төркемен гел “5” ле билгеләренә генә үзләштергән укучыны чакырабыз. Рәхим ит, Илдар, “Сабантуй –дәрес” әләмен күтәрергә.
1.Әләм күтәрү. Ачу.
Укытучы: Укучылар, ә хәзер мәкальләрне искә төшерик. Кем хезмәт турында мәкаль әйтә, шул укучы мәйданга үтә. Мәкальләрдән фигыльләрне табып, төркемчәсен билгелибез.
2. Сабантуй капкасыннан мәйданга үтү.
Укучылар. Кем эшләми, шул ашамый. Эшләми, ашамый – фигыль, хикәя фигыль. Калган эшкә кар ява. Калган (эшкә) – сыйфат фигыль, ява – хикәя фигыль. Һ.б.
Укытучы: Афәрин! Бик күп мәкальләр беләсез.Сабантуй мәйданына рәхим итегез!
3. Ат чабышы.
Укытучы: Бәйрәмнең иң данлыклы уеннарының берсе –ат чабышы. Малай, яшь-җилкенчәкләрне генә түгел, өлкәннәрне дә үзенә тарта бу уен. Атлар кемнәрне генә сокландырмый! Безнең халык тормышын гомер-гомергә ат белән бәйләгән. Әйдәгез, без дә чабышка! Ярышка!
Беренче бирем. Ярышу фигылен барлык затланышлы формаларга куярга.
Икенче бирем. Боерык фигыль формасын барлык-юклык формаларына куеп, зат-сан белән төрләндерергә.
Көтелгән җаваплар:
Беренче бирем:
Ярыш-ярышма – боерык фигыль.
Ярыша-ярышмый – хәзерге заман хикәя фигыль.
Ярышты-ярышмады – билгеле үткән заман хикәя фигыль.
Ярышкан- ярышмаган – билгесез үткән заман хикәя фигыль.
Ярышачак- ярышмаячак – билгеле киләчәк заман хикәя фигыль
Ярышыр-ярышмас – билгесез киләчәк заман хикәя фигыль
Ярышса- ярышмаса – шарт фигыль
Ярышса да- ярышмаса да – көтелгән эшнең киресе.
Икенче бирем:
/ ярышыйм ярышмыйм. / ярышмыйм ярышмыйк.
// ярыш ярышыгыз // ярышма ярышмагыз.
/// ярышсын ярышсыннар /// ярышмасын ярышмасыннар.
4. Көрәш.
Укытучы. Балалар, көрәш- сабантуйның йөзек кашы. Тормыш та көрәшләрдән тора. Бары тик көрәштә генә аң-белем, зиһен чарлана. Без дә сөлгеләр белән түгел, ә аң-белемнәребезне җигеп көрәшеп алабыз.
Укучылар ике төркемгә бүленәләр. Беренче төркем хәл фигыль, икенче төркем сыйфат фигыль турында сөйлиләр.
Укучылардан көтелгән җаваплар.
Беренче төркем. Хәл фигыль.
- хәл фигыль затланышсыз;
- үзендә рәвеш һәм фигыль билгеләрен йөртә;
- хәл фигыльнең 4 төре бар:
- / төре –ып, -еп, -п кушымчасы;
- // төре –а, -ә; -ый, -и кушымчалары кабатлана;
- /// төре –гач,-гәч; -кач, -кәч;
- /V төре –ганчы, -гәнче; -канчы, -кәнче(юклык төре кулланылмый);
- барлыкта-юклыкта була;
-юнәлеш формасында була;
-үзенә башка сүзләр ияртә ала һ.б.
Икенче төркем. Сыйфат фигыль.
- сыйфат фигыль затланышсыз;
- үзендә сыйфат һәм фигыль билгеләрен йөртә;
- заманнары бар;
- барлыкта-юклыкта була;
-исемләшә һ.б.
Кайсы төркем дөрес, тулы җавап бирә, көрәштә җиңүче була.
5. Кунаклар.
Укытучы. Бәйрәм кунаклар белән тагын да күркәм. Безнең бәйрәмгә дә авылдашыбыз Зәет Мәҗитов кайтты. Әйдәгез,шигырьләрен тыңлап үтик.
Укучы.
Чыклы таңның иркә сандугачы,
Кун бакчама, яса ояңны.
Яңа төшкән килен төсле итеп,
Корып җибәр, кошым, дөньяңны.
Мөстәкыйль эш. Дәфтәргә күчереп язарга.Фигыльләрне табып, төркемчәләрен билгеләргә.
Көтелгән җаваплар.
Кун, яса-боерык фигыль; төшкән(килен)- сыйфат фигыль; итеп, корып-хәл фигыль; җибәр-боерык фигыль.
6. Ял минуты.
Укытучы. Бәйрәм уен-көлке, җыр-биюсез булмый. Безнең укучылар да җыр бүләк итәләр. Әйдәгез, Фатыйхов Илдар башкаруында “Сабантуй” җырын тыңлап үтик.
7. Сабан туе – туганнар, авылдашлар, дусларның очрашу, күрешү бәйрәме. Әйе, авыл халкы гына түгел, читкә чыгып киткән авылдашлар да сагынып көтә бу бәйрәмне. Туганнар күрешә, дуслар очраша... Капка төпләре тулы бала-чага. Китә мактану, китә кәпренү.
Бирем.Мактану фигылен төрле юнәлешләргә куярга.
Көтелгән җавап.
Төп юнәлеш макта-у
Кайтым юнәлеше макта-н-у
Төшем юнәлеше макта-л-у
Уртаклык юнәлеше макта-ш-у
Йөкләтү юнәлеше макта-т-у
8. Мизгелләр.
Укытучы. Балалар, сезгә сабантуй кайсы яклары белән ошый? Бәйрәм мизгелләре турында сөйләгез әле.
Укучылар җавабы тыңлана.
9. Өйгә эш. Атлар, күз ачып йомганчы, мәйдан уртасына җитәрләр.
1.Җөмләдәге фигыльләргә морфологик анализ ясарга.
2. Фигыльләр кулланып, ”Сабантуй бизәкләре” темасына шигырь язарга.
10. Йомгаклау.
Укытучы. Укучылар, сез фигыль сүз төркемен яхшы үзләштергәнсез. Белемнәрегезне күрсәтә алдыгыз (билгеләр куела). Татар халкының милли бәйрәме турында да бик матур итеп сөйләдегез. Әйе, туган халкың, туган телең, гореф- гадәтләрең һәр кешенең йөрәк түрендә. Без шуның белән дә бик бәхетле.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Веселый сабантуй
Сабантуй - это татарский национальный праздник в честь окончания весенних полевых работ. Провела "Веселый сабантуй" в пришкольном лагере....
күңелле туй, шаян туй - Сабантуй
разработка школьного Сабантуя...
Фольклорные праздники татар. Славный Сабантуй .
Презентация на тему: Фольклорные праздники татар. Славный Сабантуй...
Классный час"Праздник Сабантуй"
Класный час о татарском национальном празднике Сабантуй....
Тема. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй. Презентация материалы.
Презентация татар халык милли бәйрәме Сабантуй мизгелләрен үз эченә алган слайдлардан тора. Бәйрәмдә уздырылган уеннар,бәйгеләр ,шулай ук аларга комментарияләр бирелгән....
Халкыбызның милли бәйрәмнәре. Сабантуй.
Әлеге дәрес рус мәктәпләренең 6 нчы сыйныфында (татар төркеме) үткәрелде. Укучылар милли йолалар буенча презентация карыйлар, әдәби әсәрләрдә бу теманың чагылышын күрәләр, иң мөһиме милли ...
"Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй"
татар халкының күркәм бәйрәме- Сабантуй турында мәгълүмат бирү...