Проект эше "Мөстәкыйль сүз төркеме буларак исем"
проект по теме
"Проектыбызның темасы бүгенге көндә актуаль. Сөйләмдә исем сүз төркеме бик еш кулланыла. Укучыларның исемне грамматик, стилистик яктан дөрес куллану - проектыбызның актуальлеген билгели.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
proekt.ppt | 1.08 МБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Татар теленнән проект
Төзеделәр: Нигаматуллина А.Р.Галеева Э.Р. татар теле һәм әдәбияты укытучылары121 нче лицей
Максат
Исем сүз төркеменең морфологик билгеләрен өйрәнү һәм гомумиләштереп кабатлау.Укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү.Сүз төркеме буларак, исемнең әһәмиятен билгеләү, аны урынлы куллана белергә өйрәтү.
Әлеге максатларга ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:
1. Аңлап укырга,сөйләргә,грамоталы язарга һәм дәреслек белән эшләргә өйрәтү;2. Исемнең грамматик категорияләрен барлау;3. Туган телне өйрәнүгә, саклауга, үстерүгә теләк тәрбияләү;
Проектның актуальлегеПроектыбызның темасы бүгенге көндә актуаль. Сөйләмдә исем сүз төркеме бик еш кулланыла. Укучыларның исемне грамматик, стилистик яктан дөрес куллану - проектыбызның актуальлеген билгели.
Көтелгән белем нәтиҗәләре (гипотеза)
Исемнәрнең грамматик категорияләрен истә калдыру һәм дөрес кулланылышка кертү, ягъни исемнәрне килеш һәм тартым белән төрләндерү; исемнәргә берлек һәм күплек сан кушымчаларын дөрес ялгау. Бәйләнешле сөйләм төзү күнекмәләре булдыру.
Аңлатма язуы
Татар теленнән проект эше рус мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен төзелде. Атнага 3 сәгать. Барлыгы-10 сәгать. Проект өстендә эш укучылар белән әңгәмә үткәрүдән башлана һәм темага кызыксыну уяту максаты белән укытучының презентациясе күрсәтелә. Сыйныф 3 төркемгә бүленә (көчле, уртача һәм йомшак укучылар). Укучылар укытучы тәкъдим иткән дидактик материалларны сайлап алалар, кирәкле информация чыганакларын билгелиләр, төркем эчендә эшләрне бүлешәләр. Проект эшенә кадәр укучылар бәяләү нормалары белән танышалар.
Татар теле һәм әдәбият буенча гомуми белем бирү стандартын исәпкә алып укучыларның эшләренә бәя бирелә.Һәр төркем дәрестә үз презентациясен яклый. Укучылар эшкә бәя бирәләр һәм иң яхшы эшне билгелиләр.Проект өстендә эшләгәндә укучының мөмкинчелегеннән чыгып эшләр бирелә. Ул шулай ук классташларыннан, укытучыдан ярдәм сорый ала. Үз эшен үзенә уңай формада тәкъдим итү мөмкинчелеге бирелә.
универсаль уку гамәлләре
Регулятив
Танып-белү
Коммуника-тив
Шәхескә ка-гылышлы
Регулятив гамәлләр: Коммуникатив: уку мәсьәләсен кую; Балаларны тыңлый белү, планлаштыру; әңгәмә кору, берәр . прогноз кую; мәсьәләне хәл итүдә контроль; катнашу; иптәшләреңнең коррекция; фикеренә уңай йогынты бәяләү; ясау, хезмәттәшлек итү. саморегуляция;Танып-белү: Шәхескә якын килү: алгоритм (адымлы); шәхеснең әхлаки-рухи сый- уку мәсьәләсен кую; фатларын камильләштерү; уку мәсьәләсен чишү; үз фикереңне башкаларга модельләштерү; җиткерү өчен тиешле сүз байлыгы булдыру.
Телнең төп вазифасы турында белү, татар теленең татар халкының милли теле, ТР дәүләт теле икәнен аңлау;Татар теленең фәнни нигезләрен үзләштерү, аның берәмлекләре һәм баскычлары арасындагы бәйләнешне аңлау;Ана теленең эстетик вазифаларын аңлау, матур әдәбият анализлаганда сөйләмнең эстетик ягын бәяләүгә сәләтлелек.
Предмет нәтиҗәләре
Проектны үтәгәннән соң укучыны тикшерү үрнәкләре(проблемалы сораулар, тест, иҗади бирем ярдәмендә укучыларның белемнәрен тикшерү)
Бәяләү графигы
Проектка кадәрге эш төрләре
Проект өстендә эш, биремнәр үтәү
Проектны үтәп бетергәннән соң эш төрләре
Укытучының укучылар белән презентациягә кадәр әңгәмә үткәрүе. Укучыларны төркемнәргә бүлү.Укучыларны бәяләү нормалары белән таныштыру.Дидактик материалларны сайлап алу.
Төркемдә эшләрне бүлешү.Эш планын төзү. Интернеттан мәгълүмат эзләү. Төрле чыганак белән эшләү. Презентация ясау. Укытучы консультациясе.
Проектны яклаганчы, эшләгән эшкә бәя бирү. Презентация - чыгыш ясау. Фикер алышу.
Бәяләү критерийларыТестИҗади бирем
Бирем
1
2
3
4
5
Max балл
3
1
2
1
3
Бирем
1
2
3
4
5
Max балл
2
2
2
2
2
9-10 балл
“5”
5-8 балл
“4”
3-4 балл
“3”
Проект нәтиҗәләрен диагностикалау
Проблемалы сораулар
Исем нәрсәне белдерә?Исем нинди сорауларга җавап бирә? Исемнең күплек сан кушымчалары нинди?Исем нәрсәләр белән төрләнә?Татар телендә ничә килеш бар?Чыгыш килешенең кушымчалары нинди? Исем җөмләдә күбесенчә нәрсә булып килә?
“Исем” темасы буенча тест
1.Исем нәрсәне белдерә?А) предметның билгесен; Ә) предметны;Б) предметның эшен; В) предметның санын;2. Исем нинди сорауларга җавап бирә? А) кем? нәрсә? Ә) нинди? кайсы? Б) нишли? В) нишләде?З. Күплек сандагы исемне билгелә .А) такта; Ә) урманнар;Б) укучы; В) елга;4. Кайсы сүзләр Кем? соравына җавап бирә? А) кайчы, урам; Ә) предмет, акбур;Б) дәреслек, тәрәзә; В) укытучы, пешекче;Кайсы сүз чыгыш килешендә?А) урамнан; Ә) предметның;Б) дәреслеккә; В) укытучыда;
-лар:
-ләр:
-нар:
-нәр:
Иҗади бирем ИСЕМНЕҢ КҮПЛЕК САНЫ (МНОЖЕСТВЕННОЕ ЧИСЛО СУЩЕСТВИТЕЛЬНЫХ)В татарском языке множественное число имен существительных образуется путем присоединения аффиксов:-лар /-ләр; -нар /-нәр (м, н, ң). Например:Кул — куллар (рука —руки). Урам — урамнар (улица — улицы).1. Напишите существительные во множественном числе.а) Такта, китап, укучы, кыз, малай, бала.ә) Урам, урман, үлән, буран, көн, төн, таң.2. Образуйте множественное число и запишите в таблицу.Укытучы, әни, су, ипи, келәм (ковер), балан (калина), идән (пол), апа, буран (метель).
Запомните! В татарском языке прилагательное никогда не согласуется с существительным, с которым употребляется. Яхшы көн — яхшы көннәр (хороший день — хорошие дни).3. Напишите словосочетания во множественном числе.Яңа укучы, яхшы дус, чиста дәфтәр, дөрес җавап, пычрак кул, тәмле аш, зур урман, салкын көн.4. Переведите. Образуйте множественное число.Красивый праздник, новая школа, хороший ответ, чистая рука.Запомните! В татарском языке существительные употребляются с числительными только в единственном числе. Например:Китап — китаплар — 2 китап (две книги).5. Переведите.Ученик — ученики — 5 учеников. Цветок — цветы — 2 цветка. Слово — слова — 3 слова. Урок — уроки — 4 урока.
Укытучыга инструкция.
Проект белән танышу; Проект белән балаларны таныштыру; Әлеге тема буенча балаларга мәгълүмат бирү (7 сәг.); Алынган мәгълүматны гомумиләштереп кабатлау (2 сәг.); Белемнәрне тикшерү ( тест, иҗади бирем) Нәтиҗәләр белән таныштыру.
Кулланылган әдәбият исемлеге:
Татар теле: Рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 4нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова.– Тулыл.2нче басма. – Казан: Мәгариф, 2010.- 175 б. : рәс. б-н. Тесты по татарскому языку: для 4 класса четырехлетней начальной школы (для русскоязычных учащихся) / К.С.Фатхуллова, А.Н.Газизова – Казань:Гыйлем, 2010. – 32 с. Хайдарова Р.З., Малафеева Р.Л. Татарский язык в таблицах: Таблицы по татарскому языку для работы с русскоязычными учащимися Наб. Челны, 2005. – 36 стр. 4. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәбияты укыту программасы. Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010 Харисов Ф.Ф., Харисова Ч. М., Айдарова С.Х. Татарский язык в иноязычной аудитории: программа и методические рекомендации.- Казань: ТГГПУ, 2007.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сүз төркеме буларак сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау
.Сыйфат темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең макстлары: Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу,укучыла...
Мөстәкыйль сүз төркеме- Рәвеш!
Татар теле дәресләрендә куллану өчен мөстәкыль сүз төркеме рәвешне өйрәтү....
Исем сүз төркеменә мөстәкыйль эш биремнәре
6 нчы сыйныфларның татар төркемнәре өчен исем сүз төркеменә мөстәкыйль эш биремнәре...
Кече төркем буларак гаилә.
8 сыйныфларда җәмгыять белеменнән куллану өчен дәрес эшкәртмәсе....
Дәрес конспекты. Сүз төркеме буларак сыйфатны гомумиләштереп кабатлау
Учебный проект Сүз төркеме буларак сыйфатны гомумиләштереп кабатлау Автор проектаҖиһангирова Римма Мирхатовна Предмет, классТатар теле, 6 нчы класс Краткая аннотация проектаДәрескә...
4 сыйныф Татар теле Р.З. Хайдарова Г.М.Ахметзянова Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме Исем, сыйфат, фигыль. Ел фасыллары. Кыш. Мөстәкыйль эш.
Исем, сыйфат, фигыль. Ел фасыллары. Кыш. Мөстәкыйль эш....
Мөстәкыйль сүз төркеме. Сыйфат (презентация)
Мөстәкыйль сүз төркеме. Сыйфат...