М.Юнысның "Занзибар зәңгәр болытлар артында" әсәре буенча дидактик материал
учебно-методический материал (11 класс) по теме

Нагимова Римма Ильдусовна

Дидактиктический материал по татарскому языку предназначен  учителям  с татарским языком обучения. Задания от фонетики до пунктуации  полезны при повторении целого курса родного языка.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon didaktik_material.doc78 КБ

Предварительный просмотр:

Милли – төбәк компонентын кулланып төзелгән татар теленнән дидактик материаллар. Авылдаш язучыбыз Миргазиян Юнысның  “Занзибар зәңгәр болытлар артында” автобиографик әсәреннән өзекләр алынды.

I . Фонетика һәм орфография

1 нче карточка.

Тексттагы асларына сызылган сүзләрне иҗекләргә бүлеп язарга

 Дөресен әйткәндә, миңа бернәрсә дә кирәк түгел иде. Кояш үзенең нурларын бушка сибә. Рәхәт итеп аркамны кыздырган йомшак комга хак түлисе юк. Җир йөзен чорнап алган җәйге саф һава исәпле – хисаплы түгел.

( Миргазиян Юныс).

2 нче карточка.

Тексттан сузыкка тәмамланган сүзләрне язып алырга.

           Ат караучылар печәнгә киткәннәр иде. Каравылчы өянке күләгәсендәге арбада тун бөркәнеп йоклап ята. Без шыпырт кына бригада йортына сөягән баскычны алып, абзар эченә кердек тә баскычны өрлекккә илтеп сөядек.

( Миргазиян Юныс).

3 нче карточка.

Сүзләрдә ничә хәреф, ничә аваз бар ?

            Карамадыңмы, төчкерергә, уятып, ярдәм, каравылчы, урынымнан, кояш, юкка, авыл, чыбыркы, судка, гадәтем, Габдрахман.

4 нче карточка.

Тексттагы сүзләрне сузыклар гармониясенә карап, 2 баганага аерып язарга.

            Бакчага кереп, Бибисараттәй күрсәткән төшкә килеп баскач, мин чүп үләннәрне утамыйча гына юкка чыгару турында бик озак баш ватып тордым. Үзара тату гына үсә бирсеннәр. Аңлатып бирсәң, бу даһи фикерне Бибисараттәй дә хуплаячак.                                                            ( М. Юныс)

5 нче карточка.

Иренләшкән сузыкларны булган сүзләрне бер баганага, иренләшмәгән сузыклары булгән сүзләрне икенче баганага язарга.

             Утау, үләннәр, ачу, орлыклар, имәнлек, абага, әрәмә, ылыс, эшсез, елак салам, утар, иртән, комлык, атлар, үләндә, чиннек, оядагы, Апуш, Габдрахман, бозаулар, тарак, алабута, Бибисараттәй, коймак, бәрәңге, Солтан бабай, агачлык, таулар.

6 нчы карточка.

Төшереп калдырган сузыкларны куеп язарга.

             К...лмәгем, кар...ңгы, а...клар, вак...тсыз, к...ңел, бәр...ңгеләр, к...штә, тө...нчек, койм...к, торм...шыбыз.

7 нче карточка.

Җөмләләрдән яңгырау тартыклардан торган сүзләрне – беренче, саңгырау тартыклардан торган сүзләрне икенче баганага язарга.

            Көймәдәгеләр Әдһәм тугаеның упкынлы төпсез урынын уңдарак калдырып, карт җәен яши торган кечкенә култыкка килеп туктадылар. Көймәне агым уңаена борып куйгач, озын кеше, ишкәге белән җәен яши торган чоңгылга төртеп күрсәтеп, нәрсәдер сөйләргә тотынды.

( М. Юныс).

8 нче карточка.

Тексттан борын авазларына башланган сүзләрне аерып алырга, фонетик анализ ясарга.

          Ык суы минем тәнне көйдереп алды. Бер минутка курку да, Рафаэльгә нәфрәт арту да су салкынлыгы астында калды. Мин битемдәге суны өреп ташлагач, Наилгә ияреп, пошкыра – пошкыра камышлыкка таба йөзә башладым.

II . Лексика

1 нче карточка.

Тексттагы асларына сызылган сүзләрнең мәгънәләрен аңлатырга.

          Безнең шөһрәтнең үсүенә газетадагы “ таныш түгел браконьерлар ”  дигән сүзләрнең бик зур файдасы тиде. Авылдашларның  күбесе “ браконьер”- ның кем икәнлеген белми иде.

2 нче карточка.

Асларына сызылган сүзләрнең мәгънәләрен аңлатырга.

         Салкынайта башлагач, Бибисараттәй чоландагы сандыгын өйгә кертеп, урынны миңа сандык өстенә җәя башлады. Беренче төнне мин бик озак йокыга китә алмыйча яттым. Өстәвенә, ачуымны китереп, мич артында чикерткә кычкыра.                                                                                    ( М. Юныс).

3 нче карточка.

Асларына сызылган сүзләрнең синонимнарын табарга.

          Ызгыш беркемгә дә шатлык китерми . Ул бер кузгалып китсә, син аны туктатырмын дип уйлама инде. Апуш белән бер дә ачуланышасым килми иде минем.                                                                                        ( М. Юныс).

4 нче карточка.

Түбәндәге сүзләрнең синонимнарын табарга.

           Тату яшәүнең кадерен ара бозылгач кына беләсең икән. Юкка гауга чыгарып, ачуланышмаган булсак, шау – гөр килеп, өчәүләп баруы нинди күңелле булыр иде.                                                                  ( М. Юныс).      

                                                                                     

5 нче карточка.                          

Төшеп калган хәрефләрне куеп, җөмләне күчереп язарга. Астына сызылган сүзләрнең антонимнарын табарга.

  Картлар с...йләвенчә, бик борынгы  з...манда безнең җир...безне басып алыр өчен зур г...скәр килгән.

6 нчы карточка.

Түбәндәге сүзләрнең антонимнарын язарга.

хәзер –                     җылы -

тәбәнәк –         куркак -

биек -         бабай -

 текә -         кыз -

озын -         дошман –

III.  Морфология

1 нче карточка.

Тексттан баш килештәге исемнәрне язып алырга.

           Таллык чокыры тауның теге ягында гына дип, Рафаэль мине юатыр өчен генә әйтте булса кирәк. Аның үзенең ул якка бер мәртәбә дә барганы юк иде. Тау арты турында без өлкәннәр сөйләве буенча гына белә идек. Аларның сөйләве буенча, тауның теге ягында Ачы чокыры булырга тиеш. Ачы чокыры артында Кушбүләк урманы һәм, урманны үткәч, Ияле сазлык булырга тиеш.

( М. Юныс).

2 нче карточка.

Тексттан ялгызлык исемнәрен аерып язарга.

           Сугышка кадәр Апушның әтисе “ Көтүче Исмай ” гына иде. Председатель итеп куйгач, “ иптәш Садыков“ка әйләнде. Көтүче Исмай чагында ул Туймазы базарына чабата сатарга барган җиреннән Төркмән авылы янында әллә нинди майга буялган кешеләрнең вышка утыртып йөргәннәрен күреп кайтты.

3 нче карточка.

Тексты күчереп язарга һәм уртаклык исемнәрнең килешләрен билгеләргә.

         Гани Ганиевич үзенең беренче дәресендә Җирнең ничек Кояш тирәсендә әйләнгәнлеген күрсәтер өчен Рафаэл белән Асыяны тактага чыгарды. Караярдан Бөгелмәгә кадәр араны күп мәртәбәләр урасаң, Кояшка барып җитәргә була. Апуш дәрес буена Гани абыйның сөйләвенә сокланып утырды.

                                                                                                              (М. Юныс).

4 нче карточка.

Тексттан Ю.к. исемнәрен күчереп язарга.

        Кояш кичкә авышып, тау артына кереп байый башлаганда, багана хәрәкәткә килеп, әкрен генә Ыкка таба барырга тотына. Багана караңгылык пәрдәсенә кереп югалгач, әниләр безне йокларга куып кертәләр.

                                                                                                           (М. Юныс).

5 нче карточка.

Тексттагы исемнәрнең килешләрен билгеләргә.

          Баулы ягындагы җир йөзе безнең тирәдәге җир йөзенә охшашлы икән.

Шул ук яссы кырлар, борылмалы чокырлар, күкшел урманнар. Көнчыгышта тау  сөзәкләнеп Ык үзәгенә төшә. Ыкның теге ягында башкорт тауларын урман каплаган.                                                                                          (М. Юныс).

6 нче карточка.

Тексттан хикәя фигыльләрне табып, нинди җөмлә кисәге булуын ачыкларга.

          Сугыш алдыннан Бөгелмә ягыннан килгән кешеләр тауның иң биек ноктасына чатлы багана утыртып  киткәннәр иде. Ни өчендер, шул багана өлкән кешеләрнең дикъкатьләрен яулап алып, кичке әңгәмәләрнең темасын     үзгәртеп җибәрде .                                                                          (М. Юныс).

7 нче карточка.

Җөмләдәге фигыльләрнең башлангыч формасын язарга.

         Нечкә билле кара кырмыскалар үлән төбендәге сукмакларыннан ашыгып, кышка азык хәзерләп йөриләр. Чуар камкалар кояшта кызынып туйгач, үрмәләп таш өстенә менәләр дә, кабык астына яшеренгән канатларын җәеп, выжлап очып китәләр.                                                                                (М. Юныс).

8 нче карточка.

Җөмләләрне күчереп язарга. Фигыльләрнең төркемчәләрен билгеләргә.

        Бәлки, мин сазлык яныннан үтәргә куркуымны “аяк тартмау “дигән хәйлә артына яшерергә азаплана торганмындыр. Рафаэльнең икеләнүе сәяхәтнең катлаулыгыннан, юлның таныш булмавыннан икәнлеге күренеп тора иде.

9 нчы карточка.

Тексттагы җөмләләрнең юнәлешләрен билгеләргә.

         Уң як капшалып беткәч, бармаклар машина артына беркетелгән запас көпчәккә ябыштылар. Көпчәктән соң машинаның сул ягы тикшерелеп үтелде. Радиаторның бал кәрәзенә охшашлы челтәрле тишекләрен җентекләп карап чыктык.                                                                                             (М. Юныс).

10 нчы карточка.

Җөмләләрдән хикәя фигыльләрне аерып алып, барлык заман формаларына куярга.

         Нәкъ шушы мизгелдә суның теге ягында фырылдап машина кабынган тавыш ишетелде. Шартлатучылар ашыга-ашыга әйберләрен машина әрҗәсенә төяп  азапланалар иде. Озын кеше сикереп менеп, кузовны бөркәгән брезент астына чумды. Юан кеше кабаланып кабинага кереп качты.            

                                                                                                           (М. Юныс).

11 нче карточка.

Хикәя фигыльләрне шарт фигыльгә әйләндереп  язарга.

               ишетелә                 якынлашачак

               китте                      башлар

               чыкты                    бармый

               өлгерә                    тыңламыйлар  

               керми                     калдырырлар

               сикердем                кызарган

12 нче карточка.

Җөмләләрдән сыйфат фигыльләрне табарга һәм нинди җөмлә кисәге булуын ачыкларга.

              Арыш кырын үтеп, чабылган болынга җиткәч, әрәмә алдындагы киндер батыра торган күл күренде. Сугышка кадәр судан чыгарып киптерергә куйган ак көлтәләр күлне урап алган була иде. Ә хәзер мөгезләрен тырпайтып, чәрелдәп йөргән ике тәкәрлектән башка бер нәрсә дә күренмәде.

                                                                                                             (М. Юныс).

13 нче карточка.

Өзектән хәл фигыльләрне күчереп алып, башлангыч формасын язарга.

          Үкенер үкенүен Апуш, гафу итегез дип, артыбыздан йөгереп, килер, ләкин соң булыр... Шундый авыр, шундый мәсхәрәле сүзләрдән соң андый кешегә шәфкать булырга тиеш түгел! Бераз койма өстендә утыргач, ачуым басыла төште… мине зур урынга куйсалар, җаваплы эштән эшләүчеләргә мин катлаулы мәсьәләләрне койма башына менеп чишәргә боерык бирер идем.

14 нче карточка.

Текстны күчереп язарга , фигыльләргә морфологик анализ ясарга .

            Салам өеме, төз лапас һәм ашлык суктыра торган машинаның агрегаты алдыбызга килеп баскач, без аларны урап үтә алмадык. Апуш бара торган җиреннән мәтәлчек атып, коелган бодайдан шытып чыккан йомшак яшел келәмгә ауды. Рафаэль иске салам өемендәутырган кошка балчык ыргытты .

                                                                                                         (М.Юныс).

                                IV.Синтаксис

1нче карточка.

Тиешле тыныш билгеләрен һәм хәрефләрне куеп, күчереп язарга .

Х...зер без чиксез б...хетле идек. Чөнки без ...әрәкәтсез ятк...н нәрсәне дошман с...ный идек. Әллә әйл...неп торган план...тада туып-үс...әнгә без хәрәкәткә килеп әй...әнеп торган нәрсәгә генә б...шия идек. Менә хәзер дә приво...ның әйләнгәнен кү...гәч, безне көтеп торган с...рле в...шканы да он...тып тәртәрләр арт...ннан йөгерергә тотындык.

2 нче карточка.

Тексттан сүзтезмәләрне аерып язарга .

       Көтелмәгән хәл иде бу. Без тәмам югалып калдык. Вышка карау теләге үзеннән –үзе юкка чыкты. Бәхетсезлек дөньядагы бар нәрсәне каплап китте. Хәзер без көчсез һәм мескен идек. Моннан берничә минут элек үзенең яңгыравыклы тавышы белән сокландырып торган чуен тәгәрмәч безнең иң зур дошманыбызга әйләнде.                                                      ( М.Юныс).

           

            3 нче карточка

Җөмләләрнең әйтү максаты буенча төрләрен күрсәтеп,  җөмлә ахырында тыныш билгеләрен куеп күчереп язарга

            Бәлки чыннан да интегеп бакча утап тору кирәк түгелдер  Бакча зур Их беләсе иде шул сихерле сүзне Нинди кансыз үсемлек бу эт эчәгесе Ачуым килеп китте...

            -Бәрәңгеләремне харап иткәнсең бит Орлыкка дип кенә үстергән җирем иде Күзең кая иде, җир йоткыры Күзләрең кая иде бәрәңгекәйләрне таптаганда

                                                                                                       (М.Юныс).

4 нче карточка.

Җөмләләрдәге баш кисәкләр астына сызарга.

             Утауга керешкән җиремдә бәрәңгеләр исән иделәр. Башта мин билемне бөгеп, иелеп утадым. Ятып утуган җирләрдә бәрәңге сабаклары тәмам боламыкка әйләнеп беткәннәр. Бибисараттәй җавап бирмәде, ләкин апам суны сибәргә рәхсәт бирмәде.

5 нче карточка.

Тесттан бер составлы җөмләләрне аерып язарга.

              Сугыш башланганнан бирле бер генә минут та ашыйсы килми торган чагым юк иде. Ул елларда  күп авырлыкка күнексәк тә, ашыйсы килү газабына һич тә күнегә алмадык. Бу юлы да ашыйсы килүемне Бибисараттәйдән яшерергә тырыштым. Ул базга төшкән арада, мин өйгә кереп, киштәдән күлмәгемне алып кидем.

                                                                                                 ( М.Юныс).

6 нчы карточка.

Җөмләләрнең баш кисәкләре нинди сүз төркемнәре белән белдерелгәннәр?

               Бригада турына җиткәч, мин тагын да тизрәк йөгерергә тотындым. Хәзер инде такта коймалар, йортлар, кое сиртмәләре тоташ соры ташкын булып артка таба агылалар иде. Алда Солтан бабайларның йорты күренде. Мин “газны” киметә төштем.

7 нче карточка.

Җөмләләрдәге хәбәрләрне табарга, нинди сүз төркеме белән белдерелүен күрсәтергә.

       Кызчыкның авызы ерылып китте. Шатлыгыннан уенчыкның кайсысына туктарга белмичә, без биргән әйберләрне җентекләп карый башлады. Уңайлы мизгелдән файдаланып калырга кирәк иде, без Рафаэльләрнең җил капкалары астыннан шуышып чыгып, тыкрыкка таба үрмәләдек. Тыкрык су буена төшә торган Чыпчык урамына тоташа иде.

                                                                                       (М.Юныс).

8 нче карточка.

Җөмләләрдән иярчен кискләрне табып, асларына сызарга.

        Рафаэль бозауны читәнгә кысрыклап тотты да, чәбәләнмәсен өчен, муеныннан кочаклап, тамак астын кашырга кереште. Мин читән буенда аунап яткан чабата киндерәсен суырып алып, Апушка бирдем. Апуш белән Сәмигулла бәләкәй арбаның тоткасын киндерә белән бозау койрыгына тагарга керештеләр. Бозау исә, бу тилеләр ни эшлиләр икән дигәндәй, башын борып, зур, моңлы күзләре белән арба тагучыларга карап тора иде.

9 нчы карточка .

Җөмләләрдән аергычларны аерылмышлары белән аерып язарга.

                    Авылыбыз белән әрәмә арасында колхозның яшелчә бакчасы урнашкан. Сугышка кадәр шушы бакчада сап-сары кавыннар, кара бизәкле яшел карбызлар тәгәрәшеп үстеләр. Өзелеп төшәргә торган кызыл помидорлар

сабакларын иеп, асылынып утырдылар. Хәзер яшелчә бакчасын чүп үләнне басып киткән. Без коелган орлыктан шытып чыккан сабаклар арасыннан кыяр эзләп карадык.

                                                                                     ( М.Юныс)

10 нчы карточка .

Җөмләләрдән аерымланган хәлләрне табарга, төркемчәсен язарга.

                  Ыкны кичеп чыксаң , теге як ярдан Башкортстан җиренә басасың. Билгеле, ике республика  арасындагы җирне беркем дә сакламый, аны чиккә санаучы да юк. Ык аръягындагы Карат малайлары  безнең мәктәптә укып йөриләр. Карат авылының кибетенә керосин кайтса, безнең авыл хатыннары “чик” аша чыгып , керосинга йөриләр.

11 нче карточка.

Аерымланган хәлләр янына тиешле тыныш билгеләрен куеп, күчереп язарга .

                   Учактагы ут көчәеп чытырдап яна башлагач, комбинезонлы кеше куак төбенә утырып бәрәңге әрчергә кереште. Көймәдәгеләр Әдһәм тугаеның упкынлы төпсез урынын уңдарак калдырып, карт җәен яши торган кечкенә култыкка килеп туктадылар. Көймәне агым уңаена борып куйгач, озын кеше ишкәге белән карт җәен яши  торган чоңгылга төртеп күрсәтеп, нәрсәдер сөйләргә сөйләргә тотынды.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"А" хәрефен өйрәнү өчен дидактик материал. 1 сыйныф, рус төркемнәре.

"А"  хәрефен  өйрәнү  өчен  дидактик  материал. 1  сыйныф,  рус  төркемнәре....

"М" хәрефен өйрәнү өчен дидактик материал. 1 сыйныф. рус төркемнәре.

"М" хәрефен  өйрәнү  өчен   дидактик   материал.  Презентация  һәм  уку  материаллары....

Бәйлек сүзләр.(алдында,артында,янында,каршында, өстендә, астында).

"Бәйлек сүзләр" темасы буенча 3нче сыйныфның рус төркемендә үткәреләгән дәреснең технологик картасы....

Өстәл артында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

"Өстәл артында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре" темасы буенча 3нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәреснең технологик картасы....

"Сан" темасы буенча дәрескә ѳстәмә материал (презентация)

Әлеге материал «Сан» темасына буенча дәрескә ѳстәмә материал буларак тәкъдим ителә. Презентация формасында ясалуы барлык укучы белән яки тѳркемләп эшләү мѳмкинчелеге бирә. Бу материалны теманы ныгыту ...

Башҡорт теленән дидактик материал.

Башҡорт теленән дидактик материал....

Олимпиадаға әҙерләнеү өсөн дидактик материал.

Олимпиадаға әҙерләнеү өсөн дидактик материал....