Кояшыбыз, аебыз.
методическая разработка на тему
Г.Тукайга багышланган класстан тыш чара.Рус группалары өчен.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Г.Тукайга багышланган класстан тыш чара. Рус группаларында. | 35 КБ |
Предварительный просмотр:
Габдулла Тукай.
Слайд2-3 -Уртак Ватан тарихында эзле иттең син безне,
Мәңге-мәңге тап кунмаслык көзге иттең син безне.
Сәнгатебез күкләрендә - Кояшыбыз, Аебыз,
Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз!
4-5 -Аңа үлгәндә бары 27 яшь кенә иде. 1886нчы елның апреле һәм 1913 елның апреле... Яз аенда туган, яз аенда үлгән...
6 -Тукайның биографиясе дөнья әдәбияты тарихында иң драматик биографияләрнең берсе.
7-8- Ул 1886 елның 26 нчы апрелендә хәзерге Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа.
9-10 -Габдулла 4айлык чагында әтисе Мөхәммәтгариф, ә 4яшендә әнисе Бибимәмдүдә дә бакыйлыкка күчә.
- 11-12Кулдан – кулга йөрүләр, кимсетелүләр... Тукай тиз өлгерә, дөньяга тиз чыга. Шагыйрьне үз халкы тудыра.
13-16 -Болай караганда аның узган юлы зур да түгел: Кушлавыч, Сасна, Өчиле, Казан, Кырлай, Уральск, яңадан Казан...
17-18\\- 6-7 елда ул татар халкының иң яраткан шагыйренә әйләнә.
19 -Махсус балалар өчен язылган “Бала белән күбәләк” шигырен 2нче сыйныф укучылары ...
башкаралар.
20-21- Тукай – горур шагыйрь. Халкын да , үзен дә башка халыклар белән тигез куеп сөйләшә.
22- Аның “Туган тел” шигыре һәрбер кешенең туган теленә мәдһия булып яңгырый
23-24-8сыйныф укучысы Федотова Екатерина башкаруында “Туган тел” җырын тыңлагыз.
25-26- Тукай – нечкә лирик. Туган ягы, әнисенә, хатын-кызга, туган телгә_ багышланган шигырьләре татар халык җырларының дәвамы кебек.
27- Ишеттем мин кичә: берәү җырлый,
Чын безнеңчә матур милли көй;
Башка килә уйлар төрле-төрле,-
Әллә нинди зарлы, моңлы көй.
-Түзалмадым, бардым җырлаучыга,
Дидем: “Кардәш, бу көй нинди көй?”
Җавабында милләттәшем миңа:
“Бу көй була, диде, “Әллүки”!
28 - .6нчы сыйныф укучылары .... һәм..... шагыйрьнең “Өзелгән өмет” шигырен башкаралар.
29-30 -Тукайныж 7еллык иҗат гомере батырлыктан тора. Батырлык ул – туры әйтә белү.
31-“Тугры Тукай” диләр. Тугрылык аның өчен – намусың кушканча язу.
32-Рус әдәбияты классиклары Пушкин һәм Лермонтовны Тукай үзенең остазлары дип саный. Ул халыкларны берләштереп торган рухи кыйммәтләрне шигъри тел ярдәмендә татарларга да җиткерә ала.
33_ Аның “Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл...”дигән юллары татар һәм рус халыклары арасындагы күп гасырлык дуслыкның шигъри манифестына әверелде.
34-9нчы сыйныф укучысы Павлов Дмитрий башкаруында “Китмибез” шигырен тыңлагыз.
- 35-36 1913 нче елда хастаханәдә үлем түшәгендә яткан Тукай “мин уяндым, инде мәңге йокламаска дип уяндым” дип яза. Үзенең үлемсезлеген ул алдан сизенгән!
37 -Тукайның шигърияте татар һәм Россиянеке генә түгел, бөтен дөнья мәдәнияты байлыгына әйләнде.
-2011елны Тюрксойл оешмасы бөтен төрки илләрдә Тукай елы дип игълан итте.
Аның турында шигырьләр, поэмалар, драмалар, опералар языла.
38-39 -Башкалабыз Казанның үзәгендә шагыйрьгә ике һәйкәл тора.
40 -Туган авылы Кушлавычта Тукайнының бюсты бар.
41 -“Минем дөньяга күзем ачылган урын”дигән Кырлайда шагыйрьгә музей- комплекс.
42 -Санкт-Петербургны да татар шагыйренең һәйкәле бизи.
43 -Татарстан шәһәрләренең иң матур урамнары, колхозлар Тукай исемен йөртә.
44 -Идел буйлап “Габдулла Тукай” теплоходы сәяхәт итә.
45 -Казан метросының бер станциясе Тукай исемендә.
46 -Башкалабызның иң матур йортларының берсендә Габдулла Тукай музее урнашкан.
47 -Казан дәүләт филармониясе Габдулла Тукай исемен йөртә.
48 -Әдәбият-сәнгать өлкәсендә иң зур уңышлар өчен Татарстанда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бар.
49 -Уртак Ватан тарихында эзле иттең син безне,
Мәңге-мәңге тап кунмаслык көзге иттең син безне.
Сәнгатебез күкләрендә - Кояшыбыз, Аебыз,
Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Йосыф Хуҗинның “Уртак язмыш кояшыбыз”(Иске Җияш авылы тарихы)дигән китабын тәкъдир итү кичәсе.
Сценарий внеклассного мероприятия ,посвященый презнтации книги...