Сүз төркемнәрен кабатлау.
план-конспект урока (5 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Шәрипова Рәйсә Васил кызының ачык дәрес планы.
Тема: Исем, сыйфат, фигыль темаларын гомумиләштереп кабатлау.
Максат:1.Исем, сыйфат, фигыль турындагы белемнәрне барлау, системалаштыру.
2.Табигатькә мәхәббәт, әйләнә- тирә мохиткә сакчыл караш тәрбияләү.
3.Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру.
Материал: дәреслек.
Җиһаз: “Кыш” картинасы,
интерактав такта, проектор,
ноутбук.
Дәрес барышы.
I. Оештыру.
Исэнләшү, уңай психологик халәт тудыру, дәресне башлау.
- Дәреснең темасын ачыклау.
Укучылыр, без бүген сезнең белән өйрәнеп үткән сүз төркемнәрен искә төшерербез, аңлашылмый калган өлешләр булса, ачыклык кертеп, кабатлап үтәрбез.
Ә хәзер мин сезгә уңайлырак итеп утырырга һәм күзләрегезне йомарга тәкъдим итәм. Мин сезгә шигырь укырмын, ә сез күзләрегезне ачкач, нәрсә күргәнегезне сөйләрсез. Җайлап утырыгыз, мин башлыйм.
“ Кырга ак кардан
Юрган ябылган.
Җир язга чаклы
Йокыга талган.
Ул тормас, йоклар
Кышлар үтмичә-
Кыйбладан кошлар
Кайтып җитмичә...” (Г.Тукай).
-Нәрсә күрдегез?
-Димәк, кайсы ел фасылы турында сойләшербез? (Кыш).
- Төп өлеш.
- Картина буенча эш.
Тактадагы картинага игътибар итик әле. Картинага карап, һәрберегез берәр җөмлә төзегез. Аннары җөмләләрдән хикәя төзеп карарбыз. Иң уңышлы дип тапкан 3 җөмләне дәфтәрләргә язып куярбыз. Сезгә җөмләләр төзергә җайлырак булсын өчен мин берничә сорау бирермен:
- Картинада кайсы ел фасылы сурәтләнгән?
- Кыш көне табигать ничек үзгәрә?
- Кемнәрне күрәсез?
- Кышның нинди уңай яклары бар?
- Кышның авырлыклары бармы?
( Җаваплар тыңлана).
- Ә хәзер хикәя төзеп карыйк инде? Кем кыюрак? (Бер-ике хикәя тыңлана).
- Ә кайсы җөмләләрне дәфтәргә язарбыз? (Башта тактага, аннары дәфтәрләргә язу).
Егерме дүртенче февраль.
Җомга.
Сыйныф эше.
Салкын кыш җитте. Балалар урамга чыктылар. Кыш көне күңелле.
- Өй эше бирү: Картина буенча хикәяне әниләргә сөйләп күрсәтергә.
2. Физкультминутка (обнимаем себя, поварачиваем головы, насос).
3. - Картина буенча җавап биргәндә нинди исемнәр, сыйфатлар, фигыльләр кулландык? Бәлки безгә аларның барысы да кирәк түгелдер?
а) кагыйдәләрне искә төшерү,
ә) исем ( исемнән генә торган җөмлә әйт),
б) фигыль ( исем+фигыль җөмләсе әйт),
в) сыйфат (бәлки, сыйфат кирәк түгелдер? Бар да аңлашыла бит... Әйе, сыйфат сөйләмне матурлау өчен кирәк.)
Нәтиҗә: сүз төркемнәре барысы да кирәк, алар сөйләмне тулыландыралар.
4. Диктант язу.
а) Дәфтәрләргә 4әр юллы 3 багана сызалар, аларга исем, сыйфат, фигыль дип язалар (слайд 1).
исем | сыйфат | фигыль |
ә) Мин әйткән җөмләләрнең сүзләрен баганаларга аерып язалар.
- Ак кар ява. Салкын җил исә. Шат балалар уйныйлар.
б) үз-үзләрен тикшерәләр, һәр баганага + яки – куялар, 3+ “5”ле, 2+ “4”ле, 1+ “3”ле куя. (слайд 2).
исем | сыйфат | фигыль |
кар | ак | ява |
җил | салкын | исә |
балалар | шат | уйныйлар |
5.“Сорау-җавап” уены.
Мин интерактив тактада сүзләр күрсәтәм, укучылар сүзләргә сораулар куярга тиеш.
Балалар-кемнәр?
Урман-нәрсә?
Аю-нәрсә?
Кызыл-нинди?
Бара-нишли?
Килде-нишләде?
Усал-нинди? Һ.б.
- “Үз урынына куй” уены.
Сүзләрдән җөмлә төзергә:
-өстен җир кар ак каплады,
-шуалар чаңгы балалар чана,
-ясадылар укучылыр җимлек кошларга,
-көне кыш булса да салкын күңелле,
-яратам кышны мин.
IV.Рефлексив йомгаклау.
1. Укучыларнын рефлексив йомгаклавы:
-мин буген дәрестә....белдем,
-миңа......ошады,
-миңа.......авыр булды,
-мин киләсе дәрестә.......телим.
2. Билгеләр кую.
3. Саубуллашу.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сүз төркемнәрен кабатлау өчен тестлар.
Укучыларның сүз төркемнәре буенча алган белемнәрен тикшерү өчен тестлар....
Сүз төркемнәрен кабатлау
Бу дәрес сүз төркемнәрен үтеп бетергәч,аларны кабатлау дәресе итеп үткәрелә...
Тема: Г.Тукай әсәрләре аша сүз төркемнәрен кабатлау. 2 класс (татар төркеме)
Татар теле - әдәби уку (интеграль дәрес), 2 класс (татар төркеме)Тема: Г.Тукай әсәрләре аша сүз төркемнәрен кабатлау....
План урока по татарскому языку "Сүз төркемнәрен кабатлау"
quot;Сүз төркемнәрен кабатлау"...
Исем, фигыль, сыйфат сүз төркемнәрен кабатлау
Дәрес планы 5нче сыйныфлар өчен татар теле дәресеннән....
Презентация. Сүз төркемнәрен кабатлау. 5 нче сыйныф.
Исем, сыйфат, рәвеш, сан, фигыль сү төркемнәрен кабатлау дәресе....
Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау.
Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау....