Теркәгечләрнең дөрес язылышы
план-конспект урока (7 класс) по теме

Зарипова Алинә Әнис кызы

7нче сыйныф татар төркеме өчен төзелгән дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon terkgechlrnen_dores_yazylyshy.doc64.5 КБ

Предварительный просмотр:

Теркәгечләрнең дөрес язылышы

                                             7а сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән ачык дәрес планы

Укытучы: Зарипова Алинә Әнис кызы

Максат: 1. Теркәгечләр темасын ныгыту, теркәгечләрнең дөрес язылышын аңлату

2. Телдән һәм язма күнегүләр ярдәмендә укучыларның белем һәм күнекмәләрен гомумиләштерү

3. Татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, туган телебезгә, туган илебезгә карата хөрмәт тәрбияләү.

Материал:                1) Р.Ә.Асылгәрәева, М.З.Зиннәтова,  7 нче сыйныф дәреслеге, Казан,    “Мәгариф”   нәшрияты, 2010 ел.

2)      Слайдлар /интерактив такта өчен эшләнгән/

 Җиһазлау:    дәреслек, дәфтәрләр, карточкалар, интерактив такта

 Дәрес барышы:

I.                  Оештыру өлеше.

1.       Исәнләшү.

      2.      Психологик уңай халәт тудыру

      3.      Дәреснең максатын хәбәр итү

   II.  Актуальләштерү

  1. Укучылар белән әңгәмә
  • Нинди сүзләр теркәгеч дип атала?
  • Теркәгечләр нинди ике төркемгә бүленә?
  • Тезүче теркәгечләрнең нинди төрләре бар?
  • Җыючы теркәгечләрне кем белә?
  • Каршы куючы теркәгечләрне кайсыгыз әйтә?
  • Бүлүче теркәгечләрне искә төшерик?
  • Нинди ияртүче теркәгечләрне беләсез?

Җавапларның дөреслеге 2 нче слайд ярдәмендә тикшерелеп барыла. Соңыннан текәгечләр таблицасы килеп чыга.


  1. Өй эшен тикшерү.  

Укучылар теркәгечләр кулланып язган җөмләләрен укыйлар, теркәгечне табалар, төрен билгелиләр, нинди сүзләрне яки җөмләләрне бәйләвен әйтәләр.

  1. Сайланма диктант.

Укучыларга таблица сызылган карточкалар таратыла (3 слайд). Текстта очраган теркәгечләрне алар тиешле баганага язып баралар.

Җыючы

Каршы куючы

Бүлүче

Ияртүче






      Мин чит илдә матур гөлләр һәм хуш исле чәчәкләр исним. Ләкин, күпме генә иснәмим, барыбер һава җитми, сулыш кысыла. Гүя үз илемнең энҗе чәчәкләре түгел, аның әреме дә миңа шифа булыр иде.

      Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!

      Мин шаулап аккан елгалардан, тирән коелардан алып, сап – салкын су эчәм.Әмма, күпме эчсәм дә сусавымны баса алмам.

      Мин горур атлыйм. Чөнки мин чит илдә әсир булып түгел, җиңүче булып йөрим.    

  1. Тикшерү. Укучыларның эшләре җыеп алына һәм тактада дөрес җавап күрсәтелә (4 слайд)

Җыючы

Каршы куючы

Бүлүче

Ияртүче

Һәм


ләкин, әмма


-

гүя, чөнки

  1. Яңа тема аңлату
  1. Уйлап карагыз. Тактада сорау:

ДА-ДӘ, ТА-ТӘ ?     ( 5 слайд)

( балаларга алдагы биремне үтәгәндә игътибарлы булырга кирәклек әйтелә, бу сорауга тагын әйләнеп кайту  искәртелә)

  1. Текст өстендә эш

           Безнең телебез бик - моңлы да, ягымлы да тел. Борынгы халык көйләрен тыңлаганда, моң, безнең күңелләребезне айкап, тирән уйларга, кичерешләргә сала. Шушы моң халыкның хәтере кылларына кагыла да, үткәнншрне бүгенге белән тоташтыра.

           Телнең матурлыгы, моңлылыгы композиторларга һәм шагыйрьләргә генә түгел, барыбызга да кирәк.  Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый да белә, ә андый кеше матур эшләргә омтыла.

                                                                              (Фәнис Яруллиннан)

  1. уку үрнәге
  2. сүзлек өстендә эш

айкап – кузгатып,    кыллар – струны

  1. тексттан теркәгечләрне табу, язылышына игътибар иттерү
  2. Әңгәмә

     -    Текст нәрсә турында?  Телне яхшы, камил белү ни өчен кирәк?

  • Укучылар, сез инде күргәнсездер, текстта да, дә сүзләренең астына сызылган. Чөнки без алда бирелгән сорауга җавап эзлибез.  Кайсы сүздә да кушылып язылган? (тыңлаганда)
  • Ни өчен?  (чөнки ул кушымча, ә кушымчалар кушылып языла?)
  • Без –да, -дә, -та, -тә кушымчаларын теркәгечләрдән ничек аерабыз?

(кушымчалар кемдә? нәрсәдә? кайда? кайчан? сорауларына җавап бирәләр)

  • Бик яхшы. Хәзер тексттагы теркәгечләрне табыйк инде.  (моңлы да, ягымлы да; кагыла да ... тоташтыра)
  • Ни өчен теркәгеч дип уйлыйсыз?  ( аларны һәм теркәгече белән алмаштырып була: моңлы һәм ягымлы, кагыла һәм ... тоташтыра)
  • Монысын да белдегез. Ләкин монда тагын да, дә сүзләре калды бит әле. Аларны кушымча яки теркәгеч дип әйтеп буламы?  ( юк)
  • Әлеге мисаллардагы да сүзе теркәгеч тә түгел, кушымча да түгел, ул кисәкчә була. Ә кисәкчәләр темасын без әле алдагы дәресләрдә өйрәнербез.
  • Да – дә, та – тә теркәгечләре ничек языла? (аерым).                                  Ә кушымчалары?     ( кушылып)
  1. Сорауга җавап бир (7 слайд)

ДА – ДӘ, ТА – ТӘ ?

     Кушымча            Теркәгеч             Кисәкчә

       ( тагын бер тапкыр ничек язылулары искәртелә)

  1. 3 дәрәҗәдәге бирем
  1. да – дә, та – тә теркәгечләрен, кушымчаларын, кисәкчәләрен кулланып 3 җөмлә төзергә;
  2. да – дә, та – тә теркәгечләрен кулланып ике җөмлә төзеп язарга;
  3. да – дә, та – тә кушымчаларын яки кисәкчәләрен кулланып җөмлә төзегез.
  1. Белемнәрне ныгыту, камилләштерү

1.   Бу кем?   (10 слайдта Тукайның кечкенә вакытындагы рәсеме һәм шигырь )

Кушлавычта туган бу малайга

Габдулла дип исем кушылган.

Каккан, суккан аны ачы язмыш.

Пар канаты сынган кош сыман.

- Дөрес, укучылар. Бу безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай. (11 слайдта Тукай портреты)  

2. - 26 апрельдә без аның туган көнен билгеләп үтәбез. Шуңа күрә, мин бүгенге материалны ныгыту өчен,  аның әсәрләренә мөрәҗәгать итәргә булдым. Сезгә бу өзекләрне сәнгатьле итеп укырга, кайсы әсәрдән алынуын әйтергә һәм да – дә, та – тә нең нәрсә булып килүен, ничек язылуын әйтеп бирергә кирәк

      12 слайд:

       1) И сабыйлар!  Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә - эш,

            Эш агачы Һәрвакыт (та) бик юмарт - китрер җимеш.

                                                                                                      (“Эшкә өндәү”)

       2) Инде мин әкрен генә килдем (дә) кердем басмага

          Җен оныткан, ахыры, - калган тарагы басма (да)

                                                                                                      (“Су анасы”)

        3) Эч поша, яна йөрәк, хәсрәт эчен (дә), уй (да) мин;

         Ичмасам иптәш (тә) юк ич, тик икәү без: уй (да) мин.

                                                                                          (“Пар ат”)

       4) Урманында кып – кызыл кура җиләк (тә), җир җиләк;

            Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк

                                                                                          (“Шүрәле”)

          Укучылар биремне үтиләр. Эш барышында башка теркәгечләрнең   язылышына да игътибар ителә.


3. Дәреслек белән эш

1)   кагыйдәне уку

2)  255нче күнегү мөстәкыйль  эшләнә

Бирем: күчереп языгыз. Да – дә, та – тә теркәгечләренең астына – бер, кисәкчәләренә ике сызык, кушымчаларының астына дулкынлы сызык сызарга.


1 вариант – 1, 2, 3 нче җөмләләр

2 вариант – 4. 5, 6 нчы җөмләләр


V. Йомгаклау

 

1.   Әңгәмә

 - Без бүген нинди тема өйрәндек?

- Теркәгечләр ничек языла?

- да – дә, та – тә теркәгечләрен нәрсәләр белән бутарга ярамый?

да – дә, та – тә кушымчалары ничек языла?


- Укучылар, бүгенге теманы аңлар өчен безгә кемнәрнең иҗаты ярдәм итте? (Г.Кутуй, Ф.Яруллин, Г.Тукай)

- Әйе, дөрес. Укучылар, инде белгәнебезчә, әлеге шәхесләрнең тормыш юллары катлаулы булган. Шуңа да карамастан.  алар сынмаган, сыгылмаган, киресенчә, янып – көеп халкыбызга, туган илебезгә, туган телебезгә хезмәт иткәннәр. Мин  сезнең дә туган телебезне алар кебек яратуыгызны һәм халкыбызның ихтирамга лаеклы уллары, кызлары булып үсүегезне телим.

2. Өй эше.

256 нчы күнегү

3. Билгеләр кую.

   





По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Теркәгечләрнең төркемчәләре" 7 нче сыйныф

7 нче сыйныфның татар төркеме өчен "Теркәгечләрнең төркемчәләре" темасына татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

Татар теленнән ачык дәрес. Каршы куючы теркәгечләр.

Тема.  Каршы куючы теркәгечләр      Максат.    1.Укучыларга каршы куючы теркәгечләр турында төшенчә бирү....

4 сыйныфта татар теленнән "Тиңдәш кисәкләр арасында теркәгечләр" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Дәрестә тиңдәш кисәкләр арасында теркәгечләр турында өйрәнелә. Презентация кулланыла, карточкалар белән биремнәр эшләнә....

Теркәгечләрнең дөрес язылышы

дәрес-презентация...

7нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән “Теркәгечләр ” темасына презентация

Тезүче һәм ияртүче теркәгечләр белән таныштыру; тезүче һәм ияртүче теркәгечләрне сөйләмдә активлаштыру.Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру, укучыларда та...

Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр

"Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне кабатлау"  дәрес эшкәртмәсе "Ачык дәрес" газетасында басылып чыкты....

Кушма җөмлә турында төшенчә. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.

7 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....