Ана күңеле балада, бала күңеле...(9нчы сыйныф)
методическая разработка (9 класс) по теме
План-конспект урока по татарской литературе в татарской группе для учащихся 9-х классов русских школ.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
ana_kunele_balada.docx | 18.94 КБ |
Предварительный просмотр:
ТЕМА: Ана күңеле – балада, ә бала күңеле кайда?
Максат: Ф.Яруллинның “ана” балладасын анализлау; аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне тикшерү; газиз Әниләргә мәхәббәт, ихтирам һәм бурычлылык хисе тәрбияләү; баланың ана алдындагы бурычы ни дәрәҗәдә зур булуын төшендерү.
Җиһазлау: аналар сурәтләнгән рәсемнәр, магнитофон язмасы, әниләргә багышланган җырлар, интерактив такта, презентация.
Укучылар дүртәр кешелек группалар белән утыралар
Дәрес барышы.
1.Оеш.өлеше.
- Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн.
2.Кереш.
- “Ана күңеле балада, ә бала күңеле кайда? Дип аталган дәресебезне башлыйбыз.
Бүген без сезнең белән җиһандагы иң кадерле кешеләребез – әниләребез турында сөйләшербез. Фәнис Яруллин иҗат иткән “Ана” балладасын анализларбыз, укыган әсәрләрдәге аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне искә төшерербез, тормыштан мисаллар китерербез, сезнең иҗади эшләрегезне карап үтәрбез..
3.Актуальләштерү.
- Үткән дәрестә без сезнең белән Фәнис Яруллин иҗатын өйрәндек. Укучылар, бу әдип, аның тормыш юлы турында нәрсәләр әйтә аласыз?
- Фәнис Яруллинның тормыш юлы авыр һәм сынауларга бай була.
- Дөрес! Язмыш аны ныграк кыерсыткан саен, шагыйрь әнкәсенең якынлыгын күбрәк тоя! Әдип иҗатында да бу тема кызыл җеп булып сузыла.
“Бөркетләр менмәс җирләргә
Менде әнкәм кебекләр”. – дип яза әдип әнисе турында.
Укучылар, сезгә ф Яруллинның иң матур әсәрләренең берсен - “Ана” балладасын - яттан өйрәнеп килергә иде.
Бу әсәрдә нинди образлар бар?
- Ана, акчарлак, сандугач, җил.
- Бик дөрес. Укучылар әдәбиятта кошларның, табигатьнең телгә килеп сөйләшүен ничек атыйлар?
-Җанландыру.
Ә. Ни өчен бу әсәрне баллада дип атыйлар?
- ...
Бик дөрес. Әйдәгез без дә бу әсәрне рольләргә бүлеп сөйлик әле.
(Автор –
Ана -
Акчарлак –
Сандугач –
,,Ана” балладасын сәхнәләштерү)
- Укучылар, төп герой - ананы кемнәр чакыралар?
- Акчарлак, сандугач, җил.
- Укучылар, Ана аларга нәрсә дип җавап бирә?
(Өзек сөйләнә)
- Ана ни өчен акчарлак, сандугач белән китми?
- Ул үләм, үз илемдә, үз нигеземдә үләм ди
-Җил хәбәрен ишеткәч, ана нишли.?
-Үлем түшәгеннән, бар булган көчен җыеп торып баса.
- Әйе, улы турында авыр хәбәр ишеткәч ана, үлем түшәгеннән тора. Баласы хакына үлемне дә җиңгән Ана образы бирелә әлеге балладада.
- Әниләргә багышлап язылган тагын нинди әсәрләрне беләсез? Шуларны искә төшереп үтик. Тактага без укыган әсәрләрдәге персонажлар сүзләре язылган. Сез бу сүзләрнең авторын атарга тиеш һәм андагы ана образына кыскача характеристика бирерсез.
1 өстәл. “...Аналар белә... Алар сизәләр; алар һаман баланы төзәп торалар...”,-диде карт.
“...Мостафа эндәшмәде.Ул бабайның “төзәп торалар”дигән сүзен аңларга тырыша иде: күңелләре һәрвакыт балада дигән сүздер...”.(Ш.Камал буранда)
2 өстәл Бер башыма кайда да урын табармын. Синең караватың янына урындыклар куеп булса да йоклармын. Җан биргәнгә, җүн бирер дигәннәр бит.(Ф яруллин “җилкәннәр җилдә сынала”)
3 өстәл. Кешеләр күп сөйли, күп сөйлиләр... балалар мине ташлады дип , аларны гаеплиләр....Шулай да мин аларны гаепләмим, рәнҗемим мин аларга! (А.Гыйләҗев “Җомга көн кич белән)
(Слайдтан цукыла, укучылар фикер алышалар.)
- Вакыт чыкты. Өченче номерлар җавап бирә.
- ...
- Укучылар, сез тагын нинди әсәрләр беләсез?
- - ...
- Рус әдәбияты, һәм башка әдәбиятларда аналарга багышланган тагын нинди әсрләр беләсез.
- ...
- Укучылар, без әдәби әсәр мисалында ана күңеле балада, бала күңеле далада булуын күрдек. Ә тормышта ничек була икән соң?
Хәзерге заманда булган, бара торган вакыйгалар белән сез бу мәкальне ничек бәйләр идегез. Бүгенге көндә ана-бала мөнәсәбәтләрен сез ничек күз алдына китерәсез. Өстәлдәге икенче номерлар үз фикерләрен җиткерсен иде.
- ...
- Безнең сыйныфтагы иҗади төркем түбәндәге сораулар белән мәктәбебез укучыларына һәм укытучыларына мөрәҗәгать итте. Видеоязманы карап үтик.
1.Әниләрегез сезне һәрвакытта да аңларга тырыша, кичерә. Ә сез?
2.Сез әниләр алдындагы бурычны ничек аңлыйсыз?
3.Әниләргә булган бурычны кайчан үти башларга икән соң?
4.Сез ул бурычны ничек үтисез?
5.Әгәр сез тылсымчы булсагыз, әниләрегезгә ниләр эшләр идегез?
6. әни - ул
- Шактый кызык җаваплар ишеттек без. Күренекле кешеләребез әниләр турында нинди сүзләр әйткәнен безгә икенче иҗади төркем әзерләде.
Слайдлар.
- Халык әйтсә хак әйтә дигән мәкалҗ бар. Әйдәгез, без дә әниләр турында булган мәкальләрне искә төшереп үтик.
Парталарда карточкалар бар. Аларның берләрендә мәкальләрнең башы, икенчеләрендә азагы.
Беренче өстәл башлагыз.
(Мәкальләр әйтелә.)
- Әйе, ана күңеле балада, ә бала күңеле кайда?.
(ана күңеле күбрәк балада... балаларның да күңеле анада була. Ләкин бала күңеле далада да булырга мөмкин. Бу ананы байлыкка, акчага, сөйгән кызга, егеткә алыштыру дигән сүз.)
-Әйе, укучылар, кызганычка каршы, ана алдындагы бурычны онытучылар бик күп шул хәзерге заманда.
Җиргә матурлыкны да,батырлыкны да әниләр бирә. Ф.Яруллин: ,,Ананы дөньяда һични алыштыра алмый!”- дип язган. Алар янәшәдә булганда гына без көчле дә, горур да, бар эшне дә булдырабыз.
Әйдәгез, без дә бергәләп әниләргә рәхмәт йөзеннән Әниемә дигән җыр башкарыйк әле. (караоке җырлана).
V.Өй эше.
1. “Ана күңеле балада, бала күңеле...” дигән темага инша яки шигырь язарга.
2. Әни, әнкәй, әнием...” дигән видеофилmм яки презентаwия әзерләргә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Мөстәкыйль эш 9нчы сыйныф(рус төркеме).
Р.Хәйдәрова дәреслеге буенча 9нчы сыйныф укучылары өчен мөстәкыйль эш биремнәре....
Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча 9нчы сыйныф өчен билетлар
Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча 9нчы сыйныф өчен билетлар...
Тапкан - ана түгел, баккан – ана. (А.Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәре һәм М.Гыйләҗевнең “Бибинур” фильмы аша ана образын ачу) 9нчы сыйныф, татар төркеме
А.Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" һәм М.Гыйләҗевнең " Бибинур" фильмнары аша ана образын ачыклау. Дәрес әлеге фильмнан өзек кулланылган презентация ярдәмендә алып барыла....
Ана күңеле балада, бала күңеле далада.
Рус мәктәбенең 9 сыйныфта укучы татар балалары белән уздырылган әдәбият дәресе эшкәртмәсе. Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" әсәрен йомгаклау....
Татар әдәбиятыннан эш прораммасы. 9нчы сыйныф (рус төркеме)
Эш программасы...
Татар теленнән эш прораммасы. 9нчы сыйныф (рус төркеме)
Эш программасы...
Ана күңеле балада, бала күңеле далада
Ана күңеле балада, бала күңеле далада...