Табын янына рәхим итегез!
методическая разработка (6 класс) по теме
Әдәплелек кагыйдәләрен беләбезме? Табын янында ничек утырырга кирәк? Исәнләшкәндә нинди сүзләр әйтергә кирәк?Берәр кешегә үтенечегез булганда нинди сүзләр әйтергә кирәк? Гафу үтенгәндә нинди сүзләр әйтергә кирәк? Хушлашканда нинди сүзләр әйтергә кирәк?
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tabyn_yanyna_rehim_itegez.doc | 474.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема. Табын янына рәхим итегез!
Сыйныф : 6в сыйныфы
Дәреслек: Татарча да яхшы бел. 6 сыйныф. Автор Р.Р.Нигъмәтуллина– Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2007 ел.
Дәреснең формасы: Интегральләштерелгән татар теле һәм инглиз теле дәресе
Максат: 1. Татар һәм инглиз теле дәресләрендә алган белемнәргә таянып
укучыларны табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен
ныгытуны дәвам итү, сүзлек байлыгын арттыру.
2. Укучыларның кругозорын, сөйләм телен үстерү.
3. Әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.
4. Татарча аралашуга омтылыш тәрбияләү.
Җиһазлау: диапроектор, компъютер, рәсемнәр, савыт-саба, ашамлыклар, салфеткалар.
Фәнара бәйләнеш: инглиз теле
Бинар дәрес үткәрү өчен шартлар:
-укытучыларның әлеге сыйныфта эшләүләре;
-дәрес өчен уртак тема булу;
-дәрестә куелган максатларның берлеге;
-белем бирү өчен сайланган алым, метод һәм технологияләрнең берлеге;
-укытучыларның психологик яктан бер-берсенә туры килүе.
Тип урока: урок систематизации, обобщения знаний , закрепления умений.
Цель: 1. На основе систематизации знаний по татарскому языку и английскому языку помочь детям закрепить знание правил этикета.
2. Совершенствовать навыки общения.
3. Повышать интерес к изучению, татарского и английского языков.
4. Развивать коммуникативные навыки при работе в группах.
5.Эстетическое воспитание учащихся.
Условия для проведения интегрированного урока:
- работа учителей в данном классе;
- общая тема для изучения;
- единство образовательных, воспитательных, развивающих и коммуникативных целей и задач урока;
- общие подходы к обучению, использование технологий, методов, приемов обучения;
- психологическая совместимость учителей.
Дәрес барышы
І Оештыру, уңай атмосфера тудыру
- Инглиз телендә әдәплелек кагыйдәләрен кабатлау.(Укытучы-укучы)1,5 мин
Советы на английском 1,5 мин.
- Татар теленд әдәплелек кагыйдәләрен кабатлау.(Укытучы- укучы)
Хәзер без сезнең белән табын янына чакыру,сыйлау,кунакларны озату сүзләрен кабатлап үтик әле.Мин татарча,ә сез русча әйтегез,аннан соң киресенчә.2 мин.
Ук. -Әйдәгез,табын янына үтегез!
- Барысыннан да авыз итегез!
- Чәйләрегез тәмле булсын!
- Тартынмагыз. Сыйланыгыз!
- Сыегыз өчен рәхмәт!
- Барысы да бик тәмле булды!
- Безгә дә кунакка килегез!
- Килүегез рәхмәт!
- Тагын килегез!
Ук. – Проходите к столу!
- Попробуйте все!
- Приятного аппетита!
- Большое спасибо за угощение!
- Все было очень вкусно!
- И к нам приходите в гости!
- Спасибо за то, что пришли!
- Еще приходите!
- Инглиз телендә укучылар белән сөйләшү.Өй эшен тикшерү.
ІІ Белемнәрне актуальләштерү
- Сезгә әдәплелек кагыйдәләрен кулланып, татар телендә,инглиз телендә,татар һәм инглиз телләрендә ситуация буенча диалог әзерләргә кирәк иде. Хәзер шул ситуацияләрне карап үтәрбез.
А) Кем инглиз телендә әзерләде?
Б) Кем инглиз һәм татар телендә әзерләде?
В) Кем татар телендә диалог әзерләде? Сезнең диалогыгыз ничек атала?Менә сезгә өстәл,сез аннан үзегезгә кирәкле савыт-сабаны һәм ашамлыкларны ала аласыз. Рәхим итегез! Ә сез игътибар белән тыңлагыз һәм диалогка нинди исем куеп булганын әйтерсез.
(Укучылар ситуация буенча әзерләнгән диалогларны күрсәтәләр)
ІІІ Тема өстендә эш
Без хәзер теманы өйрәнүне дәвам итәбез.
- -Хәзер сезнең игътибарыгызга аудиодискта текст тәкъдим итәм, игътибар белән тыңлагыз.Сез аның эчтәлеген 1-2 җөмлә белән әйтергә тырышыгыз.
(аудиодискта тыңлыйлар)- 2 мин.
-Текстта нәрсә турында сүз бара?
Ук. Малайның исеме ничек?
Ук. Аны урамда кемнәр көтә?
Ук. Әниләре аңа нишләргә кушмый?
- Дәреслек белән эш. 48 бит, 5 нче күнегү.(текстны уку)
- Татарча әйтегез:
-схватил горячий треугольник
- наедайся за столом
-нельзя есть стоя
- специально, чтобы есть стоя
- чтобы поесть между играми
- поставила точку на споре
- обратно сел за стол
4.Хәзер миңа текст буенча сораулар бирегез, ә мин ул сорауларны кире сезгә җибәрәм.
(сорауларга җавап бирү)
-Аязны кемнәр чакырды?
- Америкада аяк өсте ашау өчен нәрсә пешерәләр?
-Инглизләр аяк ашау өчен нәрсә пешерә?
-Татарларда аяк өсте ашау гадәте бармы?
-Ни өчен аяк өсте ашарга ярамый?
5.Хәзер уен уйнап алабыз. “Дөрес,дөрес түгел “
-Аязның әбисе тәмле пәрәмәчләр пешерде.(Д.т.)
-Әбисе Аязны туктатты.(Д)
-Мексикада хот-дог,сандвич пешерәләр.(Д.т.)
-Инглизләр ногыт пәрәмәче пешерә.(Д.т.)
-Татарларда аяк өсте ашарга ярамый.(Д)
6.Тест биремнәрен үтәү.
Ә хәзер тема буенча белемнәребезне тикшереп карыйк әле.
(Һәр командага берәр тест (инглизчә һәм татарча) бирелә)
Тест.
- Ни өчен аяк өсте ашарга ярамый
а) бәрәкәте булмый
ә) тәмле түгел
б)дөрес җавап юк
2. Кайсы илләрдә аяк өсте ашыйлар?
а) Төркия
ә) Америка, Мексика, Англия
б) Израиль,Германия
3. Татарларда аяк өсте ашау гадәте бармы?
а) әйе
ә) юк
б) дөрес җавап юк
4. Татар халык ашын күрсәт.
а) хот-дог, сандвич
ә) ногыт пәрәмәче белән кактус
б) өчпочмак, чәкчәк
5. Табын янында салфетканы кая куярга?
а) тез өстенә
ә) муенга бәйләргә
б) кая телисең, шунда
6. Өстәл янында ничек утырырга?
а) өстәлгә иелеп
ә) терсәкләрне өстәлгә куеп
б) төз утырырга
Тикшерү: (ачкыч таратып тикшерелә)
Кайсы төркемнең хатасы юк,кул күтәрегез.
Тикшерү.
ІV Белемнәрне ныгыту
(Инглиз телендә видеоролик карау) 4 мин.
Ә хәзер,әйдәгез әле,видеороликны аңлавыгызны тикшереп карыйк.
Ук.- Табын янында утырганда, салфетканы кая куярга кирәк?
- Салфетканы кая куярга ярамый?(өстәлгә, тәлинкәгә)
- Ашап бетергәч, чәнечке һәм кашыкны кая куярга?(тәлинкәгә)
- Ашны нинди тәлинкәдән ашыйлар?(аш тәлинкәсеннән)
- Кайнар ашны нинди тәлинкәгә куялар?(икенче тәлинкәгә)
- Авызга сөяк эләксә, аны ничек алырга?(кул белән алырга һәм тәлинкәгә куярга)
- Ипи кисәген кая куярга?(тәлинкәгә)
- Өстәлдәге ризык ерак булса, ничек алырга?(күршең алып бирә)
V Йомгаклау
Ә хәзер без сезнең белән бер уен уйнап алабыз.Тактада бирелгән сүзтезмәләрнең татарча һәм инглизчә парларын табарга кирәк. Кем чыгарга тели?
(Компьютерда дөреслеген тикшерү)
Өй эше. “Мин табын янында ничек утырам?” 8-10 җөмләдән торган инглиз телендә һәм татар телендә чыгыш әзерләргә.
Вакыт калса.
1. Игра для учеников (две команды).
На одной стороне доски записаны слова на татарском языке по теме для одной из команд, на другой стороне – для другой команды. Учитель называет слова на английском языке, ученики должны вычеркнуть эти слова с доски. Выигрывает та команда, ученики которой быстрее вычеркнут все татарские слова.
Don’t swing your arms over the table
табын янында
кулларыңны селтәргә ярамый
Don’t stretch over the table
өстәл аша сузылырга ярамый
терсәкләрне өстәлгә куярга ярамый
Don’t put your elbows on the table
табын янында кычкырып сөйләшергә ярамый
Don’t talk loudly at the table
Sit straight at the table
өстәл янында төз утырырга кирәк
тәлинкәнең сул ягына
чәнечкене куялар
сание интересного события. Надпись можно поместить в любое место документа. Для изменения форматирования надписи, содержащей броские цитаты, используйте вкладку "Работа с надписями".]
Place a fork on the left of the plate
тәлинкәнең уң ягына кашыкны куялар
Place a spoon on the right of the plate
Place a knife on the right of the plate
тәлинкәнең уң ягына пычакны куялар
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Интегрированный урок "Татарстанга рәхим итегез!"
англо-татарский интегрированный урок про универсиаду и про казань....
Ачык дәрес. 5 класс. "Табын янында"
5 нче сыйныфның рус төркемендә Хәйдарова Р.З дәреслеге буенча ачык дәрес коспекты. Дәрескә аудиокурс һәм презентация бар....
Табын янына рәхим итегез
Презентация к уроку "Табын янына рәхим итегез" , Р.Р. Нигъматуллина "Татарча да яхшы бел" 6 сыйныф...
презентация к уроку татарского языка "Табын янында"
Әлеге презентация 5нче сыйныфның рус төркемнәрендә укучылар өчен төзелде ("Минем туган көнем" циклы, “Табын янында”“ хикәясе)....
Рәхим итегез!Этномәдәни лагере «БЕЛЕМ».
Рәхим итегез!Этномәдәни лагере «БЕЛЕМ»....
Рәхим итегез!
Татар теле дәресе өчен технологик карта....
Дәрескә үзанализ. Тема -"Рәхим итегез!"
Дәрескә үзанализ үрнәге....