ОРфографиянең кыен очраклары.
статья по теме

Тинбакова Римма Варисовна

        Балаларга белем биргәндә, еш кына орфографиянең кыен очраклары белән очрашырга туры килә. Икенче төрле әйткәндә, укучыларда дөрес язу күнекмәләре формалаштырган вакытта, балалар еш кына бертөрле хаталарны җибәрәләр. Без, укытучылар моңа күнеккән. Бу хаталарны төзәтү өчен һәрберебезнең үзенең эш алымы да бар

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon orfografiyanen_kyen_ochraklary._tinbakova_rv.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

Орфографиянең кыен очраклары

Тинбакова Римма Варис кызы,

Азнакай шәһәре 3нче урта

гомуми белем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

        Балаларга белем биргәндә, еш кына орфографиянең кыен очраклары белән очрашырга туры килә. Икенче төрле әйткәндә, укучыларда дөрес язу күнекмәләре формалаштырган вакытта, балалар еш кына бертөрле хаталарны җибәрәләр. Без, укытучылар моңа күнеккән. Бу хаталарны төзәтү өчен һәрберебезнең үзенең эш алымы да бар.

        Укучылар җибәрә тоган типик хаталар бик күп. Мәктәптә укыту дәверендә ирен гармониясенә,  басымсыз иҗекләргә, власть, секретарь, календарь кебек сүзләр тартым белән төрләнүгә, дифтонгларга беткән сүзләргә сузык аваз кушымчалары ялгауга,  да, дә, та, тә кисәкчәләренә, сүзне аерып укыр өчен куелучы ъ, ь  хәрефләренә, -мы, ме, -мыни, мени сорау кисәкчәләренә  кагылышлы күп кенә төгәлсезлекләргә очрарга туры килә. Һәрбер кагыйдәне аңлаткан вакытта үзем төрле алымнардан кулланып карыйм. Мәсәлән, ирен гармониясе күренешен хәреф аңлаткан вакытта, 1 нче сыйныф укучыларына о, ө хәрефләренең язылышын өйрәткәндә үк, катгый рәвештә бу хәрефләрнең сүзнең беренче иҗегендә генә кулланылуын искәртәм. Әлеге хәреф кергән сүзләрне  диктант итеп яздырам, күрмә диктантлар бик яхшы нәтиҗә бирә, төшеп калган хәрефләрне куеп язу, шул сүзләр белән җөмләләр төзетү да яхшы. Һәр дәрес, әлбәттә үзләштергән белемнәрне кабатлаудан башлана.

         Укучы да, дә, та, тә -  кисәкчәме, теркәгечме, кушымчамы, дигән сорау алдында тукталмасын өчен, аларга аерым игътибар бирәм. Бу темага тулы бер дәресне багышласаң да була. Нәтиҗәсе искиткеч. Кайда? Кайчан?  Кемдә? Нәрсәдә? кебек  урын-вакыт килеше сорауларына җавап булучы сүзләрдә  да, дә, та, тә - кушымча. Моны әйтеп үтү генә җитми. Укучыларга сорауларның үзләренә игътибар итәргә кушам. Сорауларда алар кушылып языла, димәк, аларга җавап бирүче сүзләрдә дә бу шулай булырга тиеш. Кушымча булганда басым да соңгы иҗеккә төшә. Бу “закончалыкны” өйрәнгәннән соң, кисәкчә белән теркәгеч арасындагы аерманы гына аңлатырга кала.

          Татар телендә һәмзә [*] авазын белдерүче хәреф юк. Бу аваз гарәп теленнән кергән сүзләрдә күзәтелә. Язуда ул э, ь, ъ хәрефләре белән күрсәтелә: тәэсир, тәэмин, маэмай, мөэмин-мөселман, коръән, мәсьәлә. Ләкин кучылар еш кына әлеге хәрефләр урынына к хәрефен кулланалар. Әлеге һәм башка сүзләрне истә калдыру өчен, укучыларга сүзлек дәфтәрләре ясарга тәкъдим итәм. Шулай ук, укучыларым һәр дәрестә алаган белемнәрен ныгытсын өчен, кагыйдәләр дәфтәре алып барырга кушам. Әлбәттә инде, сүзлек диктантлары язабыз, сыйныфта укучылар төркемләргә бүленеп күнегүләр башкаралар, биремнәр эшлиләр. Бергәләп эшләгән очракта, балалар белемне яхшы үзләштерәләр.

             -мы, -ме, -мыни, -мени сорау кисәкчәләренә килгәндә, балалар аларны аерып язалар. Бу кимчелекне бетерү өчен, укучыларга бер сорау бирәм: мы, ме, мыни ягъни мени дигән сүзләр бармы? Алар нәрсә аңлата? Әлбәттә, аерым алганда алар мәгънә белдерми. Шушы рәвешчә логик фикер йөртү көткән нәтиҗәне бирә.

          Дифтонгларга беткән сүзләргә сузык аваз кушымчалары ялгаганда укучы хата җибәрсә, бу укытучы гаебе дип карыйм. Мондый сүзләрне язу өчен кирәкле булган белемне укучы башлангыч сыйныфта укыган чордан ук үзләштергән булырга тиеш. 5 нче сыйныфта ул камилләштерелергә тиеш. Гадәттә В хәрефе белдергән авазларны өйрәткәндә, укучы аңында В - [в] һәм [w] авазларына гына билге булучы хәреф буларак формалаша. Бу хатаны җибәрмәс өчен, беренчедән, дифтонглар кергән сүзләрнең транскрипциясен ныклап өйрәтү зарур.  Аннары [W] авазын язуда белдерү өчен кулланылучы В хәрефе белән беррәттән У,Ү хәрефләренең ролен дә ныклап күрсәтү кирәк.

          Укучыларга дөрес язу кагыйдәләрен өйрәткән вакытта килеп туган тагын бер авырлык: инфинитивларның язылышы. –арга, -әргә, -ырга яки -ергә - кайсын язарга?  Еш кына ятарга урынына ятырга,   килергә урынына киләргә, йөрергә урыныа йөрәргә сүзләре килеп чыга. Бу хатаны гаиләсендә күбрәк русча аралашкан, я рус телле укучылар ясый. Бигрәк тә китап укымаучы, сүзләрнең мәгънәсен яхшы сиземләмәгән балалар өчен бу авыр. Мондый кыенлыклар килеп туган очракта, укучыларга сүзнең ике вариантын да ясап карарга киңәш итәм. Мәгънәсез һәм төссез  яңгыраган очрагы, димәк, дөрес түгел.

           I затны белдергән боерык фигыль ясаганда -ыйм, -им, -ыйк, -ик кушымчалары ялгана.  Монысын укучылар тиз һәм җиңел үзләштерә: барыйм, кайтыйм, укыйк, тотыйк, күрим, сөйлим, төзик, биик.   Тик фигыльләр   я  , й  хәрефләренә беткән очракта бераз кыенлык туа. Әгәр фигыльнең тамырында й булса, ул тамырда үзгәрешсез кала, аңа кушымча ялгана. Сүзгә транскрипция ясап карыйк : төя [төйә] − төйим, төйик, сөя (сөяп куй мәгънәсендә)- сөйим, сөйик;  сөй − сөйим, сөйик, той − тойыйм, тойыйк, җый − җыйыйм, җыйыйк.  

        Орфографиянең кыен очраклары бик күп, әлбәттә. Балаларга шуларны дөрес аңлату, грамоталы язарага өйрәтү хәзерге көндә дә авыр. Тик без, заман укытучылары һәр кыен очракны җиңел генә аңлату юлларын таба белергә тиеш. Шунсыз компьютер артында күп вакытын уздырган, китапларны сирәк укучы балага  язу таныту катлаулы булачак.

       

     

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ия белән хәбәр арасында сызык куелу очраклары.

Тема: Ия белән хәбәр арасында сызык куелу очраклары. Максат: Ия белән хәбәр арасында сызык куелу очракларын аңлату, мисаллар белән ныгыту; сөйләмдә шушы тыныш билгеләрен д...

Дәрес конспекты "Орфографиянең төп принциплары"

10 нчы сыйныфның татар төркеме өчен дәрес конспекты....

"Өтер куелу очраклары"

План урока в 6 классе по татарскому языку в русскоязычной группе по методике Сингапура. Тема" Өтер куелу очраклары"...